Мәдәни җомга

РУШАН ШӘМСЕТДИНОВНЫҢ ИҖАТ МИЗГЕЛЛӘРЕ

Төрки рәссамнар җыены Күпләребез чираттагы ялын җәй айларында алырга тырыша. Чыннан да, пычрак көзләрдә, салкын кышларда күңелне җылытырлык, кәефне күтәрерлек тәэсирләр туплау өчен бер дигән вакыт бу. Ә рәссам халкы өчен җәй - кызу урак өсте. Озын көннәрне сәгате, минутына кадәр файдалы үткәрергә тырыша алар. Ә инде быелгы җәй Татарстанның...

Төрки рәссамнар җыены

Күпләребез чираттагы ялын җәй айларында алырга тырыша. Чыннан да, пычрак көзләрдә, салкын кышларда күңелне җылытырлык, кәефне күтәрерлек тәэсирләр туплау өчен бер дигән вакыт бу. Ә рәссам халкы өчен җәй - кызу урак өсте. Озын көннәрне сәгате, минутына кадәр файдалы үткәрергә тырыша алар. Ә инде быелгы җәй Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов өчен аеруча җаваплы булды.

Алмагачлар чәчәккә бөреләнгән бер вакытта ТЮРКСОЙ оешмасыннан республикабызның Мәдәният министрлыгына хат килеп төшә. Анда исә 20 майдан 3 июньгә кадәр Төркиядә төрки халыкларның рәссамнары өчен оештырылачак плэнерда катнашу өчен Татарстаннан танылган бер рәссамны җибәрүләрен сорыйлар. Әйтергә кирәк, ТЮРКСОЙ әлеге чараны быел 15 нче тапкыр оештырды. Максатлары - төрки рәссамнарны очраштыру, аралаштыру, аларга тәҗрибә уртаклашыр өчен мөмкинлекләр тудыру, төрки халыкларда рәсем сәнгатенең бүгенге торышын ачыклау, рәссамнарыбызга тагын да үсәргә этәргеч бирү һ.б. Плэнер дәвамында иҗат ителгән рәсем, картиналар ТЮРКСОЙ оешмасында кала. Соңыннан алар күп кенә чит илләрдә күрсәтелә. Шул рәвешле, Аурупа, Америка һ.б. кыйтга халыклары төрки илләрнең бүгенге көн рәсем сәнгате белән танышу, аңа бәя бирү, аннан нәрсәләргәдер өйрәнү мөмкинлегенә ия була. Менә нинди мөһим һәм җаваплы чара ул ТЮРКСОЙ оештырган плэнер!

Быел анда Әзәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кырым, Әфганстан, Македония, Хакасиядән һ.б. җөмһүриятләрдән 20ләп танылган рәссам катнашкан. Арада Башкортстаннан Ләйсән Рәхмәтуллина да була. Татарстаныбызның данын исә кылкаләм остасы Рушан Шәмсетдинов яклый. Аның әйтүенә караганда, плэнерда рәссамнар төрлесе - төрле реализм, сюрреализм, экспрессионизм, абстракционизм өслүбләрендә иҗат иткән. Белүебезчә, Үзбәкстан бик көчле шәрекъ миниатюрасы мәктәбе белән дан тота. Бу юлы да Хәйретдин Мөхетдинов атлы рәссам бу мәктәпнең данын төшермәгән, иҗатташларын һәм төрек хуҗаларны гаҗәеп гүзәл миниатюралар белән сөендергән. Рәссамнар Догапарк дип йөртелгән оҗмахка тиң гүзәл табигать кочагында иҗат иткән. Аңа миллиардер, химаяче Әхмәт Шаһин нигез салган. Парк кытай, японнарның, Аурупа халыкларының традицияләренә нигезләнеп корылган аерым өлешләрдән гыйбарәт икән. Анда фламинголар, аккошлар, каз, үрдәкләр, маймыллар, кәҗәләр, боланнар һ.б. кош-кортлар, җәнлекләр үзләрен иркен хис итә, ди. Әхмәт Шаһин исә үзе һөнәре буенча очучы икән. Шуңа күрә аның резиденциясендә чып-чын самолетларның булуы рәссамнарга гаҗәп тоелмаган. Өстәвенә, ул борынгы йорт җиһазлары җыючы-антиквар да, ди. Кыскасы, Әхмәт Шаһинның өе төрек солтаннары резиденциясеннән бер дә ким түгел икән.

Рәссам Рушан Шәмсетдинов Төркиянең данлыклы "Айя Суфия" мәчетен, Эфес шәһәре күренешләрен сурәткә алган. Алтын Урданың Мәнгу Тимер ханына һәм Олуг Мөхәммәд ханга багышлап, шәрекъ миниатюрасы өслүбендә ике картина иҗат иткән, "Бисмиллаһ" исемле шәмаил язган, татар халык иҗатына нигезләнеп, "Юха елан" декоратив композициясен эшләгән. Соңыннан плэнерда катнашкан һәр рәссамның икешәр әсәрен сайлап алып, зур күргәзмә оештырганнар. Югары дәрәҗәдә узган бу чарага Төркия Президенты Абдаллаһ Гюл, мәдәният министры Бешир Аталай, Сапанджа округының өяз башлыгы Осман Сары һәм, әлбәттә инде, ТЮРКСОЙ оешмасының генераль сәркәтибе Дюсен Кесеинов килгән. Дәрәҗәле кунаклар һәр рәссамның эшләре янында тукталып, һәркайсы белән озаклап әңгәмә корган. Күргәзмәдә фото, видео репортерлар, журналистлар мыжгып торган. Шулай итеп, кылкаләм остасы Рушан Шәмсетдиновның картиналарын бөтен дөнья күрәчәк. Ә үзенә истәлеккә ул берничә пейзаж алып кайткан.

Сәнгать һәм башмак

Билгеле булганча, әле Франциядә, әле Америкада гомер кичерүче рәссам Михаил Шемякинның Русиядә үз фонды бар. Ул әледән-әле төрледән-төрле күргәзмәләр оештырып тора. Чираттагысы "Сәнгатьтә башмак" дип исемләнгән иде. Рәссамнар алдында башмактан этәрелеп китеп, сәнгать әсәре тудыру бурычы куелды. Бәйгегә 2 меңләп рәсем, картина җибәрелгән. Үз иҗатында борынгы чорларга әйләнеп кайтса да, бер үк вакытта заман сулышын да тоеп яшәүче танылган рәссамыбыз Рушан Шәмсетдинов та бәйгегә берничә эшен юллый. Нәтиҗәдә, Иске Татар бистәсендә үзе яшәгән йорт янындагы бакчада ат кузгалагы арасында таякка кигезелгән иске башмаклар сурәте һәм аяк киеменнән үсеп чыгып, тирә-юньдәге кешеләрне сытучы баш рәвешендә тасвирланган борынгы Рим императоры сурәте бәйгедән соң оештырылган экспозициядә урын алган. Әйтергә кирәк, күргәзмәгә 40лап рәссам гына үткән, һәркайсының 2шәр эше сайлап алынган. Р.Шәмсетдинов исә анда Татарстаныбыз сәнгатен тәкъдим итүче бердәнбер рәссам булган. "Сәнгатьтә башмак" күргәзмәсен Санкт-Петербургта сентябрьгә кадәр күреп булачак. Ә аннан соң рәссамнарның "Сәнгатьтә урындык" темасына язылган картиналар күргәзмәсе эшли башлаячак.

Иске бистә яңара

Белүебезчә, 2012 ел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Бу җәһәттән Казан үзәгендәге яңа төзелешләрне, иске йортларны ныклап тикшерделәр. Шуның бер нәтиҗәсе буларак, Казан үзәгендәге берничә агач йортны төзекләндерү Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына йөкләнелде. Алар арасында рәссам Р.Шәмсетдинов гаиләсе яши торган, К.Насыйри урамында урнашкан йорт та бар. Бүгенге көндә ике катлы бу йортта Шәмсетдиновлар белән бергә тагын бер гаилә яши. Йорт бик борынгы. Аның бер өлеше - 1857 елда, икенче өлеше 1903 елда төзелә башлый. 1929 елда рәссамның Гайнетдин бабасы аны Исәнбаев атлы мулладан сатып ала. Әмма совет хакимияте баерак тормышлы кешеләрне кыса башлагач, йортның яртысын сатарга мәҗбүр була. Шулай итеп, Исәнбаев йортында бүгенге көндә Шәмсетдиновларның өченче һәм дүртенче буыны яши. Дөрес, 1990 елларда аларга туган йортларын калдырып өр-яңа фатирга күченергә тәкъдим итеп, шәһәр идарәсеннән хат юллыйлар. Әмма Шәмсетдиновлар бу тәкъдимне кабул итми, шул рәвешле алар тарихи мирасыбызның нәни генә бер өлешен бик күп борынгы йортларның башына җиткән афәттән - яндырылудан, җимерелүдән, сүтелүдән саклап кала. Бүгенге көндә Урман хуҗалыгы министрлыгының көче белән йорт сипләнә. Сентябрьдә ул Иске Татар бистәсендә иң матур йорт булыр, мөгаен. Төзекләндерү эшләре башланганчы, Шәмсетдиновларда Президентыбыз Р.Миңнеханов та кунак була. "Рәссам халкының күңеле матур, тирә-юне дә матур булырга тиеш", - дип, катгый нәтиҗәгә килә ул.

. Рәссам Р.Шәмсетдинов һәм Төркия Президенты Абдаллаһ Гюл.

. "Шәмаил".

. "Татарстан".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: