Мәдәни җомга

Рәссам рухы хөрмәт сорый

Казаныбызда  атаклы рәссам Харис ага Якуповның 100 еллыгы уңаеннан төрле чаралар уза.

 Кремльдәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә картиналар күргәзмәсен ачтылар. Мәдәният министры үзе килде.  Элегрәк, Харис абый исән чагында,  президент күргәзмәләрнең даими кунагы булса, хәзер министрның килүе – рәссамнарыбызга күрсәтелгән иң зур дәрәҗә булып калды... Шунда ук фәнни-гамәли конференция уздырдылар. 17 декабрьдә Мәскәүдә Россиянең сәнгать академиясе бинасында Якуповның картиналарыннан кечкенә генә экспозиция оештырылды. Анда күренекле рәссамыбыз Фиринат Халиков ­булып кайтты.


Зур Кызыл урамындагы Рәссамнар йорты бинасына истәлек тактасы әзер. Тик аны май  җитәрәк Бөек Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәм ителгән вакытларда ачасылар икән. Шулай итеп, Харис Якуповның истәлек тактасына лаек булу-булмау мәсьәләсен ачыклау өчен вафатыннан соң ун ел вакыт таләп ителгән...

Озакламый Х.Якуповның васыять итеп язып калдырган «Жить так» исемле китабы басылып чыгарга тиеш дип ышандырдылар. Күләме  зур булу сәбәпле, хакимиятнең  китапны бастыруга бүлеп биргән акчасы җитмәгәч, ул да «Заман» нәшриятында ун ел тузан җыеп яткан.  Хәзер аны кыскартып-кысып булса да чыгарырга дигән карарга килгәннәр.

Харис Якупов исеме һәммә кешегә билгеле булса да, аның иң зур тормыш вә иҗат казанышларын искә төшереп узу артык түгел.  Якупов Казанда гади эшче Габдрахман абый һәм Маһикамал апа гаиләсендә дөньяга килгән. Казан сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң армиягә киткән, шуннан кайтып та тормыйча, Бөек Ватан сугышы мәхшәренә башын тыккан һәм 1946 елга кадәр яу кырында кая – ядрә, кая – пропаганда листовкалары, каһарманнарыбызның портрет­лары, Гитлер карикатуралары белән фашистларны тар-мар итүдә катнашкан.  Казаныбызга әйләнеп каткач, җиң сызганып иҗат эшенә керешкән. 1951 елда «В. И. Ленинның ТАССР оешу турындагы декретка кул куюы» исемле картинасы (рәссам Лотфулла Фәттахов белән бергәлектә башкарыла) Сталин премиясенә ия була. 1958 дә шулай ук сабакташы, дусты, туганы Лотфулла Фәттахов белән бергә татар халык әкиятләренә иҗат ителгән рәсемнәр шәлкеме өчен республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Камаз төзүчеләренә багышланган «Чаллы чибәрләре» картинасы һәм Питрәч районы Шәле авылы көтүчеләренең хезмәтен күрсәткән сурәте 1976 елда И.Репин исемендәге РСФСР Дәүләт премиясенә ия була. Шулай итеп, Харис Якупов – өч дәүләт бүләге иясе. «Минем шәлелеләрем» картинасы Мәскәүдә атаклы Третьяков галереясендә саклана. Шул ук Шәле шәлкемендәге, бөтен үзәк матбугатны әйләнеп чыккан, саллы сәнгать китапларының тышлык­ларында бастырылган дуңгыз караучы Мәрзия Галиуллина портретын ГДРда узган бер күргәзмәдән соң СССРга кайт­канда тимер юл вокзалында урлаулары да рәссам Якупов иҗатының үз заманы өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын күрсәтә. Рәссам Галиуллинаны кабат иҗат итә, әмма тәүге мәхәббәтне кайтарып булмаган кебек, беренче сурәткә салынган садә хисләрне дә кабатлап булмый инде...

1963 елда Харис Якупов өлкә, край, автоном республикаларының сурәт осталары арасында беренчеләрдән РСФСРның халык рәссамы исеменә ия була. Татарлардан бердәнбер СССРның халык рәссамы да ул.  Россия сәнгать академия­сенең әгъза-корреспонденты исеменә ия булган Фешиннан соң, Якупов – бу олуг дәрәҗәгә лаеклы дип табылган беренче татар рәссамы (аннан соң Фиринат Халиков кына мөхбир әгъза булды), ә 1997 елда Харис ага Россия сәнгать академиясенең академигы дәрәҗәсенә дә ирешә. 

Моннан тыш Якупов СССР Югары Советы депутаты була, дүрт тапкыр Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлана. Нинди хөрмәт, ихтирам күргән рәссамнарыбыз! Мәдәният министрлыгының нурлы йөзенә бер карар өчен, бүгенгедәй, алдан язылып, атналар буе чират көтмәгән.  Харис Якуповның 70 яшьлеген Г.Камал театрында зурлап уздырганнар. Хәзер рәссамнарныкын түгел, язучыларның иҗат кичәләре дә академия театрында бик сирәк күренешкә әйләнде...  

Ниһаять, Харис Якупов – сугыш һәм иҗат кырларындагы батырлыклары өчен  җиде орден иясе. Медальләре хисапсыз. Егерме биш ел Рәссамнар берлеге рәисе буларак, республика рәсем сәнгатен үстерде, Татарстан сәнгать тарихын тас­вирлап   җиде китап язды. 

Харис ага зур рәссамнар династиясенең башында торучы булып та күз алдына килә. «Безнең нәселдән уналты рәссам санап чыгардым, – дип сөйләде Харис аганың улы Фәрит әфәнде, – бәләкәй чакта бөтен кешеләр дә рәссам дип уйлый идем. Хәзер өйләренә кайтырлар да, кылкаләмнәрен тотып мольберт янына утырырлар сыман тоела иде». Харис ага үзе фронтовик рәссам Байназар Әлмәновның сеңлесе, шулай ук сурәт остасы Рушанга өйләнә. Үзенең сеңлесе Суфия­не – сабакташы Лотфулла Фәттаховка, Мәдинәне иҗатташы Барый Маннаповка кияүгә бирә. Өч улының икесе – рәссам. Лотфулла Фәттаховның улы Рәшит – шулай ук кылкаләм остасы...

Картиналар – рәссам Харис Якупов мирасының бер өлеше генә. Әле ул  төзеткән Рәссамнар йорты,   күргәзмә залы, рәссамнарыбыз өчен даулап алган остаханәләр, һәм ниһаять, 1977 елда Мәскәү һәм Ленинградтан соң беренче буларак Казаныбызда ачтырган СССР сәнгать академиясенең иҗат остаханәләре бар. Болардан бүген  остаханәләр генә үзгәрешсез сакланган, бу вакыт эчендә анда илледән артык рәссам осталыгын чарлады. Алар арасында Зөфәр Гыймаев, Фәрит Якупов, Шамил Шәйдуллин, Фиринат Халиков һ.б. мактаулы осталарыбыз бар.  Мәскәүдә, Ленинградта Суриков, Репин институтларын тәмамлап кайткан рәссамнар иҗат остаханәләрендә киндер, буяу, пумала ише бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителде, бушка иҗат командировкаларына бару мөмкинлегенә ия булды. Иҗат остаханәләре бүген дә уңышлы эшләп килә. Җитәкчесе – Фиринат Халиков. 

Якупов төзеткән рәссамнар йортын, күргәзмә залын исә югалттык, остаханәләрне дә һаман югалта барабыз. Бер миллионнан артык кешесе булган Казанда рәссамнарның картиналарын күрсәтерлек урын калмавы бик кызганыч, әлбәттә. Артист, музыкантлар кебек үк, рәссамнарның да халык каршына чыгасы, хуплау табасы килә ич. Олпат шәхесебезнең 100 еллыгы – күргәзмә залы, рәссамнар йорты тарихын яңартыр өчен тагын бер   форсат. Шуннан СССРның халык рәссамы Харис Якуповның мирасын ничек саклавыбыз да  әйбәт күренәчәк. 

Сугыштан соң  Казаныбызның үзәк Ленин (хәзерге Кремль урамында)  Рәссамнар берлеге өчен бер бүлмә генә бүлеп бирелә. 1951 елда Рәссамнар берлеге рәисе итеп сайлангач, Харис Якупов Черек күлгә карап торган, хәзер Әмир Мәҗитов галереясе буларак билгеле бинаны кылкаләм осталары өчен сорап ала. Биредә салон да, остаханәләр дә урнаша. 

1957 елда Мәскәүдә зур дәрәҗәдә Татар мәдәнияте һәм сәнгате көннәре узганнан соң, республикабыз рәссамнарын бүләкләү йөзеннән, берлеккә берничә фатирлык акча бирәләр.  Остаханәләр, сәнгать фонды, киндер, буяу кибете бер тирәдә урнашса иҗат өчен җайлы булачак, дип үзенчә фикер йөртеп,  Харис Якупов акчаны фатирларга тотмаска, рәссамнар йорты салдырырга була. Харис ага төзелешне үзе болай дип искә алып язган: «Шәһәр уртасында рәссамнар йортын салу өчен урын табу, иҗатташларым белән юаннан-юан бүрәнәле зур, иске сарайларны сүтү, нигез ташларына бик тирән һәм гаять зур котлован-нигез чокыры казу кирәк иде. Төзүче башлыклар, шушыларны эшләмәсәгез, йортыгызны салмыйбыз, диде. Өч кат күтәргәч тә, аны төзү тукталды. Чөнки ул чакларда – «салкын сугыш» чоры, Америка белән мөнәсәбәтләр бик тә начар иде, сугыш башлана диеп торабыз. Шуңа күрә партиянең Үзәк Комитеты карары белән илдә бөтен мәдәният учакларын төзү тыелды. Йорт тәрәзәләрен такталар белән кадакладык. Шуңа да карамастан, яңгыр, көзге ачы җилләр, кар сулары аны җимерә башлады. Кызганыч булып калган төзелешне фотосурәткә төшереп, Мәскәүгә Үзәк Комитетка киттем. Искәрмә буларак йортыгызны салып бетерергә рөхсәт бирелде, дигән хәбәр алгач, кош тоткандай Казаныбызга әйләнеп кайттым. 1963 елда рәссамнар йортына урнашып эшли башладык». 

Бүген сәнгать фонды таралды, остаханәләр бик кызганыч хәлдә. Аларны сипләү өчен, рәссамнарны бүген-иртәгә бинадан чыгарырга торалар, ремонттан соң кылкаләм осталарының кабат остаханәләренә әйләнеп кайтуы бик икеле...

1980 елда Казанда беренче тапкыр «Зур Идел» төбәк күргәзмәсен үткәрер­гә карар кылына. Бөтен Идел буеннан Казанга рәссамнар, Мәскәүдән зур-зур җитәкчеләр киләчәк дигән сүз. Әмма шәһәрдә шулкадәр кешене кабул итәрлек, киңәеп күргәзмә ясарлык бина юк. Харис Якупов бина салдыру хәстәренә керешә һәм бу юлы да аңа байтак кыенлыклар аша үтәргә туры килә. «Иң әүвәл, ул бина өчен шәһәр уртасында урын табу читен булды, төзелешкә бик кыска вакыт бирелде, акча җитмәү һәм башка сәбәпләр эшне тоткарлады, – дип рәссам ул авыр елларны искә алып язган. – Бу бина өчен җаваплы кеше буларак мине ничә мәртәбә Мәскәүгә чакыртып «кыздырдылар». Тоткарланган төзелешнең фотоларын тотып, тагын Мәскәүгә Россия Рәссамнар берлегенә юл тоттым... Хәлемнән килгәннәрнең барысын да эшләдем, «Зур Идел»гә күргәзмә залын өлгерттек. Ниһаять, Казаныбызда рәссамнарның картиналар күргәзмәләре өчен мәһабәт сарай калыкты». Бу төзелеш тулаем рәссамнарыбызның сәнгать фондында эшләгән акчаларына алып барыла, анда йөзләп кылкаләм остасы катнаша. 1980 елда күргәзмә залын тантаналы рәвештә ачалар. Бина каршындагы скульптураның каян килгәне дә мәгълүм булсын – Харис ага аны «Зур Идел» күргәзмәсендә күреп ала һәм Казанда калдыруны үтенә. Хәзер күргәзмә залын бу скульптурадан башка күз алдына да китереп булмый. 

Шуннан соң рәссамнарыбыз өч катлы бинада хуҗа булып озак вакыт рәхәт яшәде.  Биредә күпме мөһим күргәзмәләр үтте, аларны Мәскәүдән, чит илләрдән нинди генә зур кунаклар килеп карамады. Үзебезнең түрәләр дә бу бинаны яратты, үз итте.

Аннары тора-бара биш катлы рәссамнар йорты да, янәшәдә үк урнашкан өч катлы күргәзмә залы да хуҗасызга әйләнә барды. Сәнгать фондының җитәкчесе итеп билгеләнгән Гыймранов атлы адәм аны тәмам бөлгенлеккә төшерде. Нәтиҗәдә, 2010 елда аларны сатуга куйдылар! Рәссамнарның хәләл акчаларына, төн йокыларын йокламыйча, илһамланып иҗат иткән картина, скульптураларының әҗер хакына төзелгән биналарны, мәсхәрәләнгән хатындай, кулдан кулга җибәрделәр. Харис Якуповның үлгән елына ничек туры килүен күр әле! Республикабыз рәсем сәнгатен мәсхәрәләү, түбәнсетү булды бу. 

Гәрчә аңа бернинди катнашы булмаса да, бүген анда сынлы сәнгать музее хуҗа. Сынлы сәнгать музее җитәкчелеге күргәзмә залын сипләттереп, былтыр  заманча сәнгать галереясе ачты. Тантаналы ачылышка президентыбыз Рөстәм Миңнехановны чакырдылар. Шунда Харис Якупов, Татарстан рәссамнары турында ник бер сүз әйтелсен! Галереядә абстракт сәнгатькә йөз тотучы рәссамнарны колач җәеп каршы алалар, килмешәкләр алдында егылып китәләр, Татарстан рәссамнарына исә үз йортларында урын калмады...

Рәссамнар йортын җиңел генә кулларына төшерүчеләр сынлы сәнгать музеен да Харис ага ачтырганын онытып җибәргәнме әллә? 1950 елларда ул зур булмаган картиналар галереясе буларак хәзерге Кремль урамындагы дәүләт музеенда урнашкан була.  

Харис ага Карл Маркс урамында нәкъ күргәзмә залы каршындагы элеккеге губернатор Сандецкий йортын сынлы сәнгать музее өчен сорап ала. Әмма  ул вакытта биредә туберкулез диспансерында үпкә авырулы халык дәвалана. Аны күчерү озак вакытны ала. Авыруның бер күзәнәге дә калмасын өчен,    губернатор утарын өч еллап бикләп тотканнан соң гына  төзекләндерү эшенә керешәләр. Ремонт бик озакка сузылгач, Якупов кабат Мәскәүгә юнәлә һәм РСФСР рәссамнар берлеге рәисе Серов, атаклы скульптор, Волгоградтагы «Ватан-Ана» һәйкәленең авторы Вучетичны, академик Ромас, сәнгать белгече Кузьминаны ияртеп  кайта. Аларны республикабыз җитәкчелеге белән таныштыра, рәссамнар һәм эшчеләр белән очрашулар оештыра, телевидениегә Мәскәү кунаклары катнашында тапшырулар төшерелә. Өч көн Казанда кунак булганнан соң, мәскәүләр кайтырга җыена башлый һәм хушлашу мәҗлесендә партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Табеев Бөек Октябрьнең 50 еллыгына музейны ачарга сүз бирә һәм сүзендә тора. Әмма бүген бу бинаның ишекләре дә республикабыз рәссамнары өчен ябык. Музей Шишкин, Репин, Фешин кебек осталарның гасырларда сыналган  югары сәнгате өчен хезмәт итә, янәсе. Ә шул вакытта  үз-үзенә сокланып туя алмаган Никас Сафроновны килде-китте рәсемнәре белән музеебызда колач җәеп көтеп торалар... 

Шулай итеп рәссамнар өчен Кремльдәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясе генә калды. Шуңа күрә анда бөтенесенә дә чират җитми һәм үз чиратларын көтеп алган бәхетлеләрнең күргәзмә үткәрү вакыты  бер айдан да артмый. Биредә хәтта Харис Якуповның үзенә дә урын ­кысыла бара. 

Харис Якуповның галереясе мәсьәләсе рәссам үзе исән чагында ук күтәрелә. «Әкият» курчак театрына әкияти бина уйлап чыгарган архитектор Светлана Мамлеева галереянең проектын да эшли. Ул Карл Маркс урамындагы күргәзмә залы каршында хәзер Аксенов музее торган урында урнашырга һәм галереядән тыш балалар иҗат студиясен, китапханәне сыйдырырга тиеш була. Әмма ул урындагы тарихи әһәмияткә ия булган агач йортны саклап калу һәм Рәссамнар йортындагы иҗатташларыннан аерыласы килмәү сәбәпле, Харис ага ­шәхси галереядән баш тарта. Шуннан Казан Кремленең элеккеге юнкер училищесы урнашкан бинада ачылачак «Хәзинә» галереясендә беренче катны Якуповның иҗатына багышларга булалар. Чыннан да, 2005 елда «Хәзинә»нең ачылган мәле бик матур булып хәтерләргә уелып калган. Анда президентыбыз Минтимер Шәймиев, шул ук вакытта «Эрмитаж» үзәгенең һәм «Манеж»ның  ачылышына килгән дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Санкт-Петербургның  хакимият башлыгы Валентина Матвиенко, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Сынлы сәнгать музее директоры Анатолий Сластунин катнаша.  Харис Якуповның алты залда иркен итеп эленгән картиналарын да бик озаклап тамаша кылалар. Әмма  сынлы сәнгать музееның җитәкчелеге алышынгач («Хәзинә» галереясе исә шулай ук аның карамагында), Якупов галереясе кысылганнан-кысыла бара. Бүген ул нибары бер залдан гыйбарәт...

Харис Якуповның картиналарыннан кала эшләрен саный китсәң дә, бер газета җитмәс иде. Шулай да тагын бер-ике мәсьәләгә тукталмыйча мөмкин түгел. 1936 елда оешкан вакытта Рәссамнар берлегендә нибары егерме ике кылкаләм остасы исәп­ләнгән. Барысы да казанлылар. Бөек Ватан сугышы беткән елны казанлыларга Чистайдан нибары бер рәссам – Иван Нес­теров  килеп кушылган. Респуб­ликабыз шәһәр, районнарда үзләренең рәссамнары булмау сәбәпле, алар вак-төяк бизәү, матурлау эшләренә дә казанлыларны җәлеп итәргә мәҗбүр булган. Шулай бервакыт Усман Яруллин атлы Казан рәссамын Арчаның бер авылына бизәлеш эшләренә чакырганнар. Гонорарны тере сыер белән түләгәннәр. Усман ага сөтлебикәне Казанга кадәр җәяүләп ияртеп кайткан. Бу вакыйганы Х.Якуповның улы Фәрит әфәнде искә алып сөйләде. Ул чакта Якуповлар Әҗем мәчетеннән ерак түгел Яңа бистәдә яши торган булган. Фәрит Якупов «мөгезле гонорарны» хәл итеп, өләшеп йөрүләрне бүгенгедәй хәтерли. 1950 еллар башында Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорскида сәнгать фондлары булдырыла, бераз соңрак Түбән Камада, Чаллыда рәссамнар оешмалары барлыкка килә. Шулай ук Алабуга, Яшел Үзән, Зәй, Чистай районнарында рәссамнар оешып иҗат итә башлый. Моннан тыш егерме ел эчендә бер Казаныбызда гына да алты мең квадрат метр зурлыгындагы мәйдан рәссам остаханәләре өчен бүлеп бирелә. Бүген Зайцев, Попов, Ершов, Шоссейная һәм, әлбәттә инде, Зур Кызыл урамындагы кылкаләм осталарының остаханәләре – нигездә Якупов заманында кулланылышка тапшырылган. Хәзер исә күптән инде остаханәләр төзелми...

Рәссам Харис Якуповның бу һәм башка күп кенә казанышлары  фәнни-гамәли конференциядә телгә алынган, әлбәттә. Әмма барыннан да бигрәк галим-голәманың игътибарын бер чыгыш җәлеп иткән. Бик мөхтәрәм Мәскәү сәнгать белгеченең докладын конференциядә рәссамның улы Фәрит тетрәнеп укыган. 1980 елда бу галимә Якуповның иҗаты турында бик саллы альбом нәшер иткән иде. Гомумән, ул Татарстаныбыз сәнгатенә гомере буе игътибарлы булды. Аның республикабызның үткәне һәм бүгенге торышына багышланган хезмәтләре байтак чыкты. Ни хикмәттер, Мәскәү галимәсе сәнгатебезгә карашын кинәт үзгәрткән һәм аерым алганда, рәссам Якуповтан әллә нинди гаепләр тапкан. Кырыс реализм тарафдары буларак, Якупов бүтән юнәлештә иҗат итүче рәссамнарга үсәргә ирек бирмәгән, дигән. Мәскәү галимәсенә әллә кайчангы әллә булган, әллә булмаган хәлләрне бүген күтәрү нигә кирәге чыккандыр? Әмма сәнгать белгече моның белән генә чикләнмәгән, Якуповның рәссам Лотфулла Фәттаховка кылган яхшылык­л­а­рын чеп-чи ялган, әкият дип атаган.  Харис ага, чыннан да, Лотфулла Фәттаховка берничә тапкыр ярдәм кулы суза. 1934 елда каләм тиб­рәтүче Лотфулла, «Яшь ленинчы» газетасын укып,  Казандагы унөченче мәктәптә шагыйрь Хәсән Туфан җитәкчелегендә әдәбият түгәрәге эш­ләвен белгәч, җәяүләп башкалабызга килә. Алар Харис белән бер сыйныфта укый. Харисның әнисе Маһикамал апа торыр урыны, ашар ризыгы булмаган Лотфулланы кызганып, сигезенче бала итеп гаиләләренә ала. Шуннан алар Харис белән бергәләп сәнгать училищесында укый. Бергә сугышка китә. Лотфулла сугышның башында ук әсирлеккә эләгеп фашист конц­лагеренда җәфа чигә. Ыжгырып барган поездның агач идәнен сүтеп җәзалаучыларыннан качып котыла. Һәм кулына корал тотып җиңү көненәчә гомерен аямыйча сугыша. Биш ел буена бер хәбәре булмагач, Якуповлар Лотфулланы үлгән дип исәпли.  1946 елда Хариска Лотфулладан сәлам хаты килеп төшкәч, шатлыкларының чиге-чамасы булмый. Лотфулланың беренче булып Хариска хат язуы да дуслыкларының нык булуын дәлилли. Шуннан соң ун ел буе  Фәттаховны Черек күлгә чакыр­тып интектерәләр, шпион түгелме икән, дип шикләнәләр. Ә 1951 елда Фәттаховның Якупов белән бергә Сталин премиясен алуы гаҗәп түгелме?  Дөрес, иң башта Лотфулла Фәттаховка Дәүләт премиясен бирмәскә дип карар кылалар, бу хакта Якуповка Өлкә комитет сәркатибе Хаҗи Рәхмәтуллин хәбәр итә. Лотфуллага бирмәсәгез, премиягез миңа да кирәкми, дип Якупов кырт кисә. 1951 елда Сталин  үзе исән чакта була бу хәл! Сталин премиясе  Фәттаховка КГБның эзәрлекләвеннән котылырга да ярдәм иткәндер әле.  Кем белә, шул вакытта Якупов дустын яклап чыкмаса, Фәттаховның «Сабан туе», «Игеннәр өлгерде», «Яңа бүрәнәләр» һәм башка гүзәл картиналарын күрмәгән дә булыр идек, бәлки...

Мәскәү галимәсенең үлгән рәссамнарыбыз арасына әнә шулай чөй кагуы башка сыймый. Исәннәрне бер-берсенә каршы котыртып, берничә берлеккә бүлүләре, алар үзара тарткалашкан арада рәссамнар йорты һәм күргәзмә залын шома гына кулларына төшерүләре җитмәгән, инде үлгәннәрнең рухын мәсхәрәләп нишләмәкче булалардыр? Рәсем сәнгатебездәге якты маякларны юк итеп, яшь буынны адаштыру өчен махсус кыланалар бугай. Алар урынына ялангач портретлары белән бөтен илгә танылган Никас Сафроновларны үрнәккә куймакчылардыр. Исәннәрне һәм үлгәннәрне бер-берсенә каршы кую игътибарларын күргәзмә залы, рәссамнар йорты, остаханә мәсьәләләреннән читкә алып китү өчен кирәк дигән фикер туа.  Татарстан рәсем сәнгатен  эчтән, тыштан, кем ничек булдыра ала – шулай таркату, шәрәләндерү  бара. Ни кызганыч, бөтен гомерен Татарстаныбызның сурәт сәнгатен үстерүгә багышлаган олуг рәссам Харис Якуповның 100 еллыгын без әнә шундый бик аяныч хәлдә каршы алабыз...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: