Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

РЕСПУБЛИКАНЫҢ ХӘТЕР МӘГАРӘСЕ

Россиянең иң борынгы хәтер мәгарәләренең берсе булган Татарстан Милли музее - республикабызның, халкыбызның зур горурлыгы. Биредә үткәннәребезне, тарихыбызны чагылдырган, мәдәниятебезне күрсәткән рухи байлык 900 меңнән артык кабатланмас, саклау берәмлеге исәпләнә. Шушы көннәрдә Татарстан баш хәтер мәгарәсенең беренче тапкыр тантаналы төстә ишекләрен ачуына 120 ел тула. Бу исә музейның оешуы, тууы,...

Россиянең иң борынгы хәтер мәгарәләренең берсе булган Татарстан Милли музее - республикабызның, халкыбызның зур горурлыгы. Биредә үткәннәребезне, тарихыбызны чагылдырган, мәдәниятебезне күрсәткән рухи байлык 900 меңнән артык кабатланмас, саклау берәмлеге исәпләнә. Шушы көннәрдә Татарстан баш хәтер мәгарәсенең беренче тапкыр тантаналы төстә ишекләрен ачуына 120 ел тула. Бу исә музейның оешуы, тууы, үсеше тарихына, рухи байлыгына тагын бер күз атып алу өчен олы сәбәп.


Татарстан Милли музееның нигезләнү тарихын һәрчак бертуган Иван һәм Андрей Лихачевлар исеме белән бәйлиләр. Россия флоты вице-адмиралы Иван Лихачев, бертуганы - коллекционер, археология һәм көнчыгыш нумизматикасы белгече Андрей Федоровичның вафатыннан соң, аның җәмәгатенә мирас булып калган 40 мең берәмлектән торган коллекциясен сатып алу өчен шәһәр хакимиятенә үз акчасын бирә.

Хәйрияче Ольга Гейнс та зур юмартлык күрсәтә, музейга бина сатып алуга тәгаенләп, 500 мең көмеш акча бүләк итә. Хәтер мәгарәсе өчен Казанның тарихи урынында - Кремль диварлары каршындагы мәйданда урнашкан мәһабәт бина сайлап алына. Элек кунак йорты булган бинаны музей өчен махсус үзгәртеп коралар. Ул Казан шәһәр фән-сәнәгать музее сыйфатында тантаналы төстә ачыла.

Әлбәттә, Иван Лихачевның Казан шәһәре өчен кылган игелеге бәяләп бетергесез. Тупланмадагы 39920 берәмлек ядкәр музейның нигезен тәшкил итә. Бу коллекция бүген дә хәтер мәгарәсенең иң кадерле экспонатларыннан исәпләнә. Аларның 24 меңнән артыгы болгар, Алтын Урда, грек, рим, фарсы акча-тәңкәләре, 315 е - медальләр, 420 е - картиналар, 1400ләбе - китаплар, 628 е - милли бизәнү әйберләре, 14 меңләбе археологиягә һәм этнографиягә мөнәсәбәтле әйберләр була.

Лихачевларның нәсел утары Шәһри Болгар янәшәсендә була. Андрей Федорович кечкенәдән үк борынгы әйберләр, тарих белән кызыксына, сирәк очрый торган төрле әйберләрне җыя башлый. Гадәттә, язгы сулар үзләре белән металл бизәнү әйберләрен дә агызып чыга. Табылдыкларның бер өлешен Казан көмешчеләренә сатсалар, кайбер крәстиәннәр үзләре тапкан ядкәрләрне А.Лихачевка күтәреп килгән, ул исә гаҗәеп табышларны үзенә сатып алган.

Татар-болгар бизәнү әйберләрен җыючыларның тагын берсе - белеме буенча рәссам, чыгышы белән француз, укытучы Леон Сиклер. Аның бизәкләр төшерелеп, гаҗәеп нәфис эшләнгән әйберләрдән торган коллекциясе була. Әмма шәһәр музее казнасы такыр, бу ядкәрләрне сатып алырга акчасы юк. 1919 елда Казанга рәссам И.Э.Грабарь җитәкчелегендә сәнгать экспедициясе килә. Алар Л.О.Сиклерның 5000 әйбердән торган коллекциясен күрә, аны шундук 200 мең сумга сатып та ала һәм Мәскәүгә юллый. 1920 елда, озак сөйләшүләр алып барганнан соң, 1700 тирәсе ядкәр кире кайтарыла. Зур өлеше Болгар һәм Биләрдә табылган ядкәрләрдән торган тупланма татар этнографиясен өйрәнүчеләр өчен үзе бер хәзинә була.

Хәтер мәгарәсенең мәйданнары арта, фондлары тулыландырыла бара. Бу елларда фондларга дворян утарларыннан шәхси коллекцияләр, монастырьлар, Благовещение кафедраль гыйбадәтханәсеннән алынган предметлар өстәлә. Соңрак бирегә Кустар-сәнәгать, Шәрекъ халыклары һәм Пролетариат инкыйлабы музейлары, Шәрекъ педагогика институты, таратылган Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең коллекцияләре, Казан университетының Нумизматика музееның бай тупланмалары да килеп кушыла.

Билгеле ки, музейның исеме дә, статусы да илдә барган үзгәрешләргә бәйле рәвештә, оештыручысына карап, даими үзгәртелә. Ул Казан шәһәр музее, Губерна, ТАССР Үзәк, ТАССР Дәүләт музейлары булып йөри. 1981 елда инде ул ТАССР Дәүләт берләштерелгән музее, 2001 елдан ТР Милли музее статусын ала. Белгәнебезчә, хәзер аның оештыручысы - ТР Мәдәният министрлыгы.

Әлбәттә, 1987 елда музей белән уртак бинада урнашкан оешмаларның берсендә чыккан янгын коллективка зур сынаулар алып килә. Музейчыларның фидакарьлеге белән генә экспонатлар бу бәладән имин кала.

Фондлары отыры байый бару белән бергә, музей хезмәткәрләренең дә эшчәнлеге арта. 1938 елда музейда археологик һәм этнографик тикшерүләр алып бару системасы кабат яңартыла, хәтер мәгарәсе фәнни хезмәткәрләре экспедицияләрдә катнаша.

1950 еллардан татар халкының мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен күрсәткән коллекцияләр формалаштырыла башлый. Бер үк вакытта Г.Тукай, М.Җәлил, С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов һәм башка сәнгать әһелләренең шәхси әйберләрен туплау бара.

Гомумән алганда, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова искәрткәнчә, музей 120 ел эчендә фәнни-тикшеренү, экспонатлар туплау, экспозиция кору һәм мәдәни-агарту эшчәнлегендә зур уңышларга иреште. Әлбәттә, эшне Гыйльми совет, фән-методика, экспозиция кору белгечләре белән киңәшеп башкару, алар ярдәмендә фәнни-гамәли конференцияләр, укулар үткәрү хәтер мәгарәсенең эшчәнлеген күтәрүдә әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Республиканың Милли музееның бүген 13 филиалы бар, ул моннан тыш 400 дән артык муниципаль, мәктәп һәм иҗтимагый музейлар өчен методик үзәк. Республиканың баш хәтер мәгарәсе белгечләре, фәнни хезмәткәрләре ярдәме белән районнарда өр-яңа музейлар корыла. Әйтик, Арча, Буа, Баулы, Бөгелмә, Чистай районнарында туган якны өйрәнү, Яуширмә авылында Гаяз Исхакый, Болгардагы тарих музее - шундыйлардан. Хәтта Оренбург өлкәсенең Мостафа авылындагы Муса Җәлил музее да - Казан музейчыларының иҗат җимеше.

Милли музей төрле елларда үз эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча, әйтик, күргәзмәләр булдыруда, республика хәтер мәгарәләре өчен генә түгел, Россиянекеләр өчен дә үрнәк булып тора. Ул илебездәге төбәк музейлары арасында фондлары буенча да иң зурысы һәм әйдәп баручы үзәк буларак танылган. Шул ук вакытта Татарстан Милли музее үзенә килүчеләрне, үткәннәр, тарих белән тоташтырып, аларны уйланырга мәҗбүр итә торган учак та ул.

Республиканың баш хәтер мәгарәсе татар халкының тарихы һәм мәдәнияте буенча дөньяда кабатланмас, тиңе булмаган тупланманы саклый, аны Россия һәм дөнья киңлегендә күрсәтә. Билгеле ки, татар әдәбияты, сәнгате әһелләренең шәхси әйберләре, кулъязмалар, милләтебез мәдәниятенә кагылышлы ядкәрләр, татар, гарәп, фарсы телләрендәге борынгы китаплар, шәмаилләр тупланмасы һәрвакыт музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Халык шагыйре Г.Тукай, мәгърифәтче галимнәр Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, язучы һәм сәяси эшлекле Г.Исхакый, дин галиме Р.Фәхретдин, каһарман-шагыйрь М.Җәлил, Ф.Кәрим, шагыйрьләр Х.Туфан, С.Хәким, язучыларыбыз Г.Әбсәләмов, Ш.Камал, композиторларыбыз Ф.Яруллин, С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, Н.Җиһанов һәм башкаларның шәхси әйберләре аерым кыйммәткә ия. Әлбәттә, Муса Җәлилнең данлыклы Моабит дәфтәрләре - музей хезмәткәрләренең горурлыгы.

Татарстан Милли музее хәзинәләрендә татар халкы өчен бик тә кадерле ядкәрләр саклана. Шуларның берсе - Казан ханлыгы чоры бүлегендә сакланучы, 1521-1524 елларда - Казан, 1532-1551 елларда Кырым ханы булган Сәхибгәрәй хан ярлыгы. 1523 елның 1 гыйнварында Сәхибгәрәй хан тарафыннан 7 аксөяккә - Шәех Әхмәткә, аның улы Абдуллага һәм туганнарына бирелгән тарханлык ярлыгы ул. Гарәп имлясында язылган кәгазьдә аларның хокуклары раслана һәм салым түләүдән азат ителүләре әйтелә. Тарханлык ярлыгы 1912 елда танылган тарихчы, археограф, педагог Сәет Вахиди тарафыннан хәзерге Саба районы Мамалай авылы крәстиәне Рәхмәтулла Әхмәров өендә табылган. Дәүләткүләм әһәмияткә ия документ - Казан ханлыгы чорында эш кәгазьләренең бер үрнәге дә. Ярлыкның ахырында ал төстәге тамга - Жучи ыруы мөһере дә сугылган.

Шушы ук бүлектәге җиз кувшин да серлелеге белән танылган. Нәфис савытның як-яклары, хәтта тоткасы да гарәп имлясындагы сүзләр белән бизәлгән. Ул Каюм Насыйри урамындагы иске йортның яшерен куышыннан табып алынган. Язулардан күренгәнчә, әлеге савыт Казан ханлыгының хөкемдары Мөхәммәт Әмин ханның гаскәр башлыгы Кубикка бакыр эшләре остасының углы Насыйр тарафыннан бүләк ителгән.

Музейның 1 нче катында урнашкан археология бүлегендәге көмеш битлек борынгы ядкәр булуы белән җәлеп итә. Ул, көмеш булса да, вакыт сынавына шактый бирешкән, кырыйлары шактый ашалган, кителгән. Аның тарихы болгар бабаларыбызның 922 елда Ислам динен рәсми кабул иткәнчегә кадәргесе тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә барып тоташа. Идел буе болгарларының мөстәкыйль дәүләте барлыкка килгән чорга караган битлекне Казан археологлары Е.Халикова һәм Е.Казаков 1960-1980 елларда Татарстанның Сике районындагы Танкеевка каберлегендә үткәрелгән тикшерүләр вакытында табып алган һәм Милли музейга тапшырган. Битлек мәҗүси бабаларыбызның үз җирләү йолалары булуына да дәлил.

Археология бүлегендәге экспонатлар арасында тагы бер ядкәр - музейчылар телендә Әбүбәкер йозагы дип йөртелгәне аеруча кызыксыну уята. Үзендәге язуда 1146-1147 елларда, һиҗри вакыт исәбе белән 541 елда эшләнгән бу йозак Андрей Лихачев коллекциясендә була. Мондый йозакларны, гадәттә, Европа осталары ясаган, читкә дә озаткан, әмма аларның мондый техника белән бик азының гына эшләве мәгълүм. Идел буе Болгарстаны остасы Әбүбәкер йозагы Европада табылганнарыннан да шактый өстен тора икән. Белгечләр әйтүенчә, ул бик хикмәтле техника белән ясалган. Йозакта гарәп имлясындагы "Әбүбәкер Әхмәт улы" дигән язу белән бергә, ул вакытта мөселман ияләренә хас булганча изге теләкләр дә бар. Анда "Мәңгелек дан һәм уңыш, бәхет, бөеклек, муллык юлдаш булсын әлеге йозакның хуҗасына" дигән юлларны да укырга мөмкин.

Шушы ук бүлектәге кош сурәтле асма бизәк - музейга килүчеләрнең иң яратып карый торган экспонатларның берседер, мөгаен. Аларны, нигездә, Болгар дәүләтенең үзәк районнарында таба торган булганнар. Бизәкләрнең таралу вакыты төрлечә күрсәтелә. Белгечләр исә XI йөзнең ахыры XII йөзнең беренче яртысы, дип тәгаенли. Асма бизәкнең вак алтын бөртекләр белән нәкышләнеп бизәкләнүе дә хәйран итә. Асма бизәкләр Идел Болгарстанында ясалып, башка районнардагылар белән бигүк тәңгәл килми икән. Аннары дөньяда мондый асма бизәкләр берничә генә табылган.

Гомумән, музейдагы нәфис бизәнү әйберләре: беләзекләр, йөзекләр, муен һәм күкрәк бизәкләре, чигә боҗралары, алкалар, хәситәләр болгар зәркәнчеләренең осталыгы турында да сөйли.

Этнографик тупланмаларны фондның йөзек кашы дип йөртәләр. Ул нигездә 1890 елда Казанда узган фәнни-сәнәгать күргәзмәсе материалларыннан һәм Андрей Лихачев коллекциясе әйберләреннән тора. Бу тупланмада Казан татарлары матди мәдәнияте чагылдырган өс-баш, аяк киемнәре, калфаклар, сөлгеләр, намазлыклар, бизәнгечләр күп. Чигүле читек-чүәкләребез исә - күп эшкәртү сәнәгате һәм итекчеләребезнең осталыгын тасвирлый.

"X-XV гасырларда тауар - акча мөнәсәбәтләре һәм сәүдә юллары" бүлеге үзе бер аерым хәзинә кебек. Экспозициядә тәңкәләр: акча, сәүдә, кирәк-яраклары кебек ядкәрләрдән тыш карта да күрергә мөмкин. Төбәкнең Идел-Чулман кисешкән җирләрдә урнашуы сәүдәнең алга китүенә китергән. Экспонатлар - урта гасырлардагы сәүдә элемтәләре шаһиты. Зөя уртасындагы макетта исә гарәп галиме әл-Идриси картасының бер өлеше күрсәтелгән. Анда Болгар, Биләр, Казан шәһәрләре билгеләнгән. Карта урта гасырларда Болгар һәм Алтын Урда шәһәрләренең сәүдә һәм мәдәният үзәге булуы турында мәгълүмат бирә.

Татарстан Милли музее горурлыгы булырдай экспонатлар санап бетергесез. Шуларның берсе кырпы (белуга) карачкысы. Ул музейга килүчеләрне иң әүвәл 4 метр 17 сантиметрлы буе белән таң калдыра. Аның авырлыгы да 960 килограмм. 1921 елда республиканың Тәтеш шәһәре янында да шундый ук кырпы тотулары билгеле. Аның озынлыгы 5 метрга җиткән. Ә бу балыкны Санкт-Петербург шәһәренең зоология музеенда әзерләгәннәр. Аннары аны патша Николай II әмере буенча Казан шәһәре фәнни-сәнәгать музеена бүләк иткәннәр.

Милли музейның Казан губернасы 18 нче гасырда дигән экспозициядә иң затлы, уникаль экспонатларның берсе - ул "Галиҗәнап каретасы". Патшабикә Екатерина икенче 1767 елның яз ахырында Тверьдан Себергә сәяхәткә чыга. 26 май кичендә "Тверь" дип аталган император галерасы Казан Кремленең Тайницкая манарасы янына килеп җитә. Әби патшаның Казанга 5 көнлек сәфәре әнә шулай башлана. Хәзер инде шушы экипажны музейга килүчеләр карап кинәнә.

Әлбәттә, тарихыбыз, үткәннәребез шаһитләрен, ядкәрләрне саклап, халыкка күрсәтү өчен җан атучы музей хезмәткәрләрен борчый торган мәсьәләләр дә хәтсез. Әйтик, хәтер мәгарәләре эшләгән акча хәзер эшне бәяләү күрсәткеченә әверелеп бара. Бу исә мирасханәләрнең иҗтимагый асылын юкка чыгара. Шуңа карамастан, Татарстан музейчылары үзләренең активлыгын арттыра. Залларда төрледән-төрле кызыклы чаралар, осталык дәресләре уза, экспозицияләр җанландырыла. Соңгы елларда музейны аеруча балалар, мәктәп укучылары, яшьләр, студентларның үз итүе куандыра.

Музей республикада тиңе булмаган фәнни, методик, ял итү һәм мәдәни үзәк булса да, катлаулы шартларда эшли. Фондларны саклау өчен бина проблемасы инде 27 ел дәвамында хәл ителә алмый. Республика җитәкчелеге фондларны урнаштыру, заманча саклау урыннары булдыру өчен өстәмә рәвештә 4827 квадрат метрлы бина да биргән иде. Аның кунак йорты комплексына керүе дә отышлы. Әмма бинада, зурдан кубып сипләү үткәрмичә, эшне башлау мөмкин түгел. Югыйсә музейны комплекслы үстерү концепциясе һәм программасы да күптән әзер. Ә коллекцияләр елдан-ел ишәя, аларны урнаштыру, кешеләрне кабул итү кыенлаша бара. Хәтер мәгарәсендә урта, XVIII-XX гасырларга кагылышлы ядкәрләрне күрсәтү мөмкинлеге юк.

Республикабызның үткәннәрен, халкының мәдәниятен бәян итүче Милли музеебыз затлы бинага да, заманча витриналарга да бик лаек.

Сөембикә КАШАПОВА.

Рәсемнәр Милли Музей фондыннан алынды.


.Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

.Галиҗәнап каретасы.

.Кош сурәтле асма бизәк.

.Шиһабетдин Мәрҗани мөһере.

.Сәхибгәрәй хан ярлыгы.

.Каюм Насыйри глобусы.

.Әбүбәкер йозагы.

.Җиз кувшин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев