Мәдәни җомга

РЕГАТА ХӘТЕР ЯҢАРТА

Татарстан Милли музее I республика музей регатасы кысаларында берничә автобус экскурсиясе дә оештырды. Аның берсе Казан шәһәре буенча булса, икенчесе Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгына сәяхәт иде. Өяз турында хатирәләр Чистайга сәфәребез Казанның Кремль урамыннан - республиканың баш хәтер мәгарәсе бинасы яныннан башланып китте. Экскурсия алып баручыбыз, Милли музейның...

Татарстан Милли музее I республика музей регатасы кысаларында берничә автобус экскурсиясе дә оештырды. Аның берсе Казан шәһәре буенча булса, икенчесе Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгына сәяхәт иде.


Өяз турында хатирәләр

Чистайга сәфәребез Казанның Кремль урамыннан - республиканың баш хәтер мәгарәсе бинасы яныннан башланып китте. Экскурсия алып баручыбыз, Милли музейның методика бүлеге мөдире Елена Карташова сүзне Чистайга илтүче юл, аңа бәйле хатирәләр белән таныштырудан башлады. Автобусыбыз элеккеге Нугай юлы буйлап үтә. Ул хәзерге Тукай мәйданы тирәсеннән башланып киткән. Соңрак бу юлның бер өлеше Георгиевский дигән исем белән йөртелгән, аның бер очы Сукно бистәсе буларак формалашкан.

Юлыбыз Оренбур тракты аша уза. Ул бүген дә республика, башкала тормышында әһәмиятле роль уйный. Казанның тарихи биналары турындагы хатирәләрне тыңлый-тыңлый башкалабыздан чыгуыбызны сизми дә калабыз, Лаеш районы биләмәләренә барып керәбез. «Хәзер Чистайга илтүче тракт, бәлки, элекке Нугай юлы белән бигүк тәңгәл дә килмидер. Үзгәрешләр булган. Әмма аның юнәлеше шул ук», - диде Елена Карташова. Аның тарихны, үткәннәрне әйбәт белүе сизелеп тора, ул юл буендагы бистә-авылларның тарихына бәйле хатирәләрне хәтеребезгә сала бара. Имәнкискә культурасы, Лаеш өязенә кергән Кашан шәһәрлеге валлары, Шуран авылы, Идел Болгарстаны, Казан ханлыгы, Биләр шәһәрлеге белән мавыгып, дингез кебек җәйрәп яткан Чулман белән хозурланып бара торгач, вакыт төшенчәсе дә югала, Балык Бистәсе, Алексеев районнары артта кала, Чистайга килеп җитәбез.

Чистайда безне экскурсия йөртүче Елена Хәбибрахманова каршы алды. Элек бу районга кергән биләмәләрдә 1441 елгы урыс елъязмаларында Жукотин исеме белән теркәлгән Җүкәтау дигән болгар кенәзлеге булган. 1331 елда Туктамыш хан явы, вятичлар, Новгород ушкуйникларының, корабларга төялеп килеп, талавыннан соң кала үзенең данын кабат кайтара алмый. Әмма Җүкәтауның гадәт-йолалары, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре булачак Чистай шәһәре халкының рухи һәм матди мәдәниятенә зур йогынты ясый.

1781 елда Екатерина II фәрманы белән Чистай өяз шәһәре дәрәҗәсенә күтәрелә, аның халкы бик тиз арта башлый. Ә инде Логутов, Маклаков, Челышев, Мешкичев, Поляков, Маланьичев, Шашин кебек читтән килгән сәүдәгәрләр биредә урнашып калгач, бу данлыклы династияләрнең затлы йортлары пәйда була. Чистай шул чор өчен шактый зур шәһәргә, административ һәм эре сәүдә үзәгенә әйләнә. Бүген инде Чистайның үткәннәре турында архитектура һәйкәлләре, мөселман, нәсари, староверларның төзелеш сәнгате әсәрләре, Акбердин, Вахитов, Генке, Камалов, Мельников, Мясников, Маклаков, Челышев, Чукашов, Шашин йортлары һ.б. хәтерләтеп тора. Гасырдан артык вакыт узса да, бу биналарның алгы якларында, капкаларында кирпеч белән ясалган бизәкләр, челтәрле чуен рәшәткәләр сакланып калган. Әлбәттә, аларны матурлыгы ягыннан бернинди заманча корылма да алыштыра алмый. Нәкъ менә борынгы йортлар югары тәэсирләр уятып, романтик хисләр белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирә. Ә бүген Чистайда музей-тыюлык булдырылган икән, бу инде тарихи биналарны киләчәк буыннарның да күрә алачагына ышаныч бирә.

Чистайда татар бистәсе

Чистайда да татар бистәсе бар. Аңа хәзерге М.Вахитов һәм Г.Тукай урамнары керә. Гидыбыз Елена Хәбибрахманова безне әлеге бистәнең үткәннәре белән таныштыра. Татарлар электән шәһәрнең бу тирәләрендә урам - урам булып яшәгән. Аларның исемнәре дә Беренче, Икенче, Түбән Татар урамнары дип йөртелгән. Бистәгә шулай ук хәзерге Бебель, элекке Николаев һәм Иске Каземат урамнарының да бер өлеше кергән. Агач мәчет һәм «Камалия» кызлар мәдрәсәсе мәхәлләнең үзәге булып исәпләнгән. Бу районда моннан тыш дин әһелләре, урта кул сәүдәгәрләр, хәлле крәстиәннәрнең да йортлары урнашкан. Чистай татарлары теккән түбәтәйләрне, бизәкле күн әйберләрне осталарның өйләренә үк килеп ала торган булганнар.

Кызлар мәдрәсәсендә яшьләр шунда яши-яши белем алган. Аларга дин гыйлеме белән бергә дөньяви фәннәр, француз һәм инглиз телләре дә укытылган. Кызларны тегү эшенә дә өйрәткәннәр, бию сәнгате серләренә дә төшендергәннәр. Хәзер бу бинада педагогика көллияте урнашкан. Бистәдә элекке йортлар сакланып калмаган, ут-күз әфәтеннән көлгә әйләнгән. Ә инде янган мәчет урынына бик тиз генә яңасын торгызганнар. Ул 1859 елда Малмыж өязе, Югары Сасна авылы сәүдәгәре Хәсән Якупов акчасына төзелгән. Аллаһ йортында 1846 елдан 1893 елга кадәр күренекле дин әһеле, ишан Мөхәммәтзакир Мөхәммәткамалов имам-хатыйб булып торган. Аның эшен 28 ел дәвамында, танылган мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтнәҗип Әмирханов дәвам иткән. Шунысы үзенчәлекле, «Нур» мәчете беркайчан да эшчәнлеген туктатмаган, совет хакимияте елларында да гөрләп эшләп торган. Татарстанда Казанның Шиһап Мәрҗани һәм Чистайның «Нур» мәчетләренә генә шушы бәхетле язмыш насыйп булган.

Ә менә татар бистәсеннән ерак түгел урнашкан «Әнәс» мәчете матурлыгы белән хәйран итә. РФ Эчке эшләр министрлыгы Тикшерү комитетының тәэмин итү үзәге башлыгы урынбасары Тәлгат Әхмәтҗанов башлангычы белән төзелгән Аллаһ йорты аның әтисе хөрмәтенә Әнәс исеме белән аталган. Гомумән, Чистай шәһәрендә һәм районында бүгенге көндә 5 мәчет эшләп тора икән.

Бүген инде бистәдә татарлар яшәвен җете төсләргә буялган койма-капкалардан, тәрәзә төпләрендә яран гөлләр чәчәк атып утырган йортлардан чамалап була.

Кала әдипләргә илһам биргән

Чистай районында шәһәрнең үткәненә, анда яшәгән мәшһүр кешеләргә кагылышлы берничә музей бар. Аларның берсе классик татар әдибе, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнография комплексы. «Тагын 15ләп музей булдырырга җыенабыз. «Шәҗәрә», «Балыкчы», «Репрессия һәм диссидентлык корбаннары» кебекләре аеруча кызыклы. Әйтик, соңгысын Гаяз Исхакый тоткын булган төрмәдә оештырырга ниятлибез», - диде Е.Хәбибрахманова.

Безгә исә Өяз шәһәре һәм Борис Пастернак музейларында булырга туры килде.

Ватан сугышы елларында Чистай йөзләрчә әдәбият һәм сәнгать әһелен үзенә сыендыра. Алар арасында Борис Пастернак, Леонид Леонов, Михаил Максимов, Николай Асеев, Анна Ахматова, Арсений Тарковский, Александр Фадеев һ.б. була.

Борис Пастернак зур булмаган бинаның икенче катындагы кечкенә генә бүлмәдә яшәгән. Аның янәшәсендәге зуррагында Вавиловлар гаиләсе көн күргән. Безне Борис Пастернакның тормышына кагылышлы вакыйгалар, музейда шагыйрьгә бәйле ядкәрләр белән өлкән фәнни хезмәткәр Рафаэль Хисамов таныштырды. Аның Борис Пастернакның тормышын шулкадәр яхшы һәм нечкәләп белүенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Әдип кечкенә генә бүлмәсендә 1941 елның 18 октябреннән 1943 елның июнь ахырына кадәр яшәгән, биредә У.Шекспир әсәрләрен тәрҗемә иткән. Бүлмәдә барысы да шагыйрь яшәгәндәгечә: өстәле, язу машинкасы һәм әсбаплары, кәрәчин лампасы, урындыгы, караваты һәм хәтта аның япмасы да... «...и мил моему сердцу Чистополь, и зимы в нем, и жители, и дома...» дип язган соңрак Б.Пастернак.

Әлбәттә, Чистай кунакларны үзенең данлы үткәннәре, мәшһүр композитор София Гобәйдуллинаның туган ягы, татар әдәбияте классиклары Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан яшәве, татар язучылары Рәйсә Ишморатова, Барлас Камалов һәм Кояш Тимбикованың канат ныгыткан төбәге булу белән бергә, матурлыгы белән дә җәлеп итә. Заманында Казан губернаторы булган Скарятин бакчасы, Ватан сугышы каһарманнары аллеяләре - чистайларның яраткан ял итү урыны. Күптән түгел Чистайда «Хәзинә» скверын да булдырганнар. Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, София Гобәйдуллина, Кояш Тимбикова бюстлары куелган, челтәрләп эшләнгән беседкалар белән бизәлгән бакча да безне матурлыгы белән җәлеп итте.

Сөембикә КАШАПОВА.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: