Мәдәни җомга

Рабис Сәлахов – рәссам әфәнде

“Рәсем  ясамаган  вакытымны хәтерләмим  дә, – ди  Татарстанның  халык рәссамы  Рабис  Сәлахов. – Чиста  язу дәфтәрендәге  хәрефләр... бераздан рәсемнәр  белән  алышына  башлагач, и, яман эләгә  дә  иде инде миңа!

Әмма  әти-әни ачулануына  да,  укытучылар  кисәтүенә  дә  карамастан, ясалды да ясалды  инде  ул  рәсемнәр! Иң әүвәл  ал төстәге каләм кисәге белән машина  сурәте ясавымны бик  яхшы  хәтерлим”. 


Башкортстанның Бүздәк районы Иске Актау авылындагы крестьян гаиләсендә туган  балага  әтисе Мөгаллим ул чакта да, хәзер дә сирәк яңгыраган Рабис исемен кушкан. Ул башкортларга  һәм  бу җирләрдә  яшәүче  татарларга  гарәпчә “Рабби”, ягъни “әфәнде” сүзенә таянып чыгарылган  исем булырга  мөмкин. Әмма  рәссам  аны үзенчә аңлата: “Исемем  1919 елда төзелеп, 1953 елга кадәр эшләп  килгән  зур оешма – РАБИС – сәнгать  эшлеклеләренең Бөтенроссия  профсоюз оешмасы аталышы  белән бәйле булырга тиеш”. Менә шулай  “рабочее  искусство” сүз тезмәсеннән  алынып, сәнгать  белән бәйле  исем кушылса  да, әти-әнисе биш бала арасыннан нәкъ шушы улларының беркөн Татарстанның  халык  рәссамы  дәрәҗәсенә  ия булачагын  алдан һич тә күз­аллый  алмаганнардыр,  шәт! Бу  гаиләдә  башка  беркем  дә  рәсем ясауга шулкадәр  хирыс  булмаган һәм  бу  тылсымлы  һөнәрне  сайлап  алмаган. Рабис  Мөгаллим  улы  белән  Әлфия  Флүр  кызының  үз  уллары – тарихчылар. 

“Уфа сәнгать мәктәбенә бер ел соңарып кердем, – ди оста. –  Сынлы сәнгать  мәктәбе булмаган авылда  үсү  үзен шулай  белдертте, әмма  бу сәбәп аны уңышлы тәмамлап чыгарга һич  тә киртә булмады. Андагы укытучым, рәссам  Әнвәр  Сәгыйтов белән  мин  хәзер  дә  аралашып  яшим  әле”.  Хезмәт  юлын  Алабугада, район  остаханәсенең  баш  рәссам  вазифаларын  үтәүдән  башлап җибәргән яшь белгечне бераздан Менделеев  шәһәрендәге  химия  заводына рәссам итеп эшкә чакыралар. Әлеге шәһәрдә  ул  үзен керамика остасы  буларак таныта. Биредә кайчандыр  яшәгән һәм  бу җирлектә  химия  заводын төзеткән эшкуар Ушковлар  үзле балчыктан  төрле  савыт-саба  ясап  сата  торган булган, тарихи чыганакларны  өйрәнеп, шушы  өлкәгә  үз  практик  өлешен  керткән  рәссам бераздан  янә  Алабугага  кайта. Ә менә  Чаллы  рәссамнар  берлегендә эшләү  тәҗрибәсе,  Алабугадагы  бар  рәссамнарны бергә  туплап, Татарстан  Рәссамнар берлегенең  Алабуга  бүлекчәсен  төзегән  мәлдә кирәк булып куя. Рабис  Сәлаховның  активлыгы белән  биредә “Провинция” дип аталган картиналар галереясы  ачыла. Соңрак  бу шәһәрдәге  башка  мәдәният  биналарын: шәһәр тарихы  музеен, М.Цветаеваның  истәлек  йортын, Н.Дурова  музей-утарын, В.Бехтерев  исемендәге  өяз  медицинасы  музеен  ачуда  хезмәт  куйган  иҗатчының  башына  тагын  да  күркәмрәк фикер  килә.

Алабуга  дәүләт  тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль  директоры итеп Гөлзадә Руденко билгеләнгәч, Рабис,  талантлы рәссам Салават Гыйләҗетдинов белән берлектә, шәһәрдә үткәрелә башлаган плэнерларны этника темасы белән бәйле арт-симпозиумнар  белән  алыштырырга  тәкъдим  итә. Һәм яңа  җитәкче, аларны тыңлап, шушы  юнәлешне  сайлап  ала. Нәтиҗәдә, без инде биредә бүгенге заман  этносәнгать музеен күрәбез. Берничә дистә рәссамнар катнашы белән башланган арт-симпозиум инде 2010  елда  ук  Халыкара  статуска  ия  була. 

– Әйе, – ди  проект  кураторы, –  без  шушы елларда  Алабуга риваятьләреннән  кала, милли орнаментларга, мәхәббәт  кыйссаларына, Бөек  Ефәк  юлы  тарихына багышланган, төрки  халыкларның  мәдәниятенә кагылышлы  булган халык  гореф-гадәтләрен, уеннарын, йолаларын, бишек  җырларын, халык  җырларын  хәтеребездә  яңартып, күп  картиналар  иҗат  иттек. Аларның  барысы  да  Алабуга  дәүләт тарих-архитектура  һәм  сәнгать  музей-тыюлыгы  фондында  саклана. Сан  буенча  мең  ярымга  якынлашып  килгән  әлеге әсәрләрнең  күбесен  төрле шәһәрләрдә  яшәүче сәнгатьсөярләргә  күргәзмә  рәвешендә  тәкъдим  итәбез, бу әсәрләр  ике  Халыкара  күргәзмәдә катнашты: аларның  берсе – Пекинда, икенчесе – Казахстанның  Актүбә  шәһәрендә  узды  һәм  Шанхай  хезмәттәшлек  оешмасы  вәкилләре  тарафыннан югары  бәяләнде. Чөнки  аларда  сурәтләнгән йола һәм бәйрәмнәр төрлелеген  тагын  кайда  күреп  булсын  ди! Безнең арт-симпозиумнарыбызда  Мисыр, Һиндстан, Шотландия, Кытай, Төркия...  дәүләтләреннән  һәм  Россиянең, таркалган  илебезнең төрки халыклары яшәүче бөтен төбәкләреннән, барлык  рес­публикаларыннан, Кавказдан  килүчеләр дә, Идел  буенда яшәүче  рәссамнар да  бик теләп катнаша. Быел  узачак  симпозиумның  да  темасы  игълан  ителде: “Туй  ыгы-зыгысы”. Анда  катнашырга теләгән  һөнәри  рәссамнар  ике  картина  эскизын электрон почта  аша  безгә  җибәргәч, араларыннан  иң  кызыклы  күренгән  эшләрне  генә  сайлап  алабыз  һәм  шул  авторларга чакыру  җибәрәбез. Алабугага  килүнең  юл  бәясен алар  үзләре күтәрә, ә ун  көнгә  сузылачак  бар кунакчыллык – безнең  өстә. Ул  Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары  булышлыгында, “Россия  мәдәнияте” федераль  программасы  кысаларында  уза. Әле  җирле иганәчеләребез  булуы  да  безне  бик куандыра.  Быел  да  бездә  иң  талантлы  рәссамнар  җыелыр  дигән  өмет  бар. 

–  Бу алар өчен  дә шатлыктыр, – дим  шундый  зур  мәдәни  чара  җитәкчеләренең  берсенә. – Исемнәре  безгә  бик  мәгълүм  булмаган, Россиянең  башка  шәһәрләрендә  яшәп иҗат  итүче  бик  сәләтле  милләттәшләребез  дә, хәтта бик  ерак  араларны узып, татар  халкын  якын  итеп килгән, Алабуга  табигатенә  сокланган,  башка  милләт  рәссамнары  да булган биредә! Менә  Сез  үзегез  дә  узган  ел  азагында  исемегезне, татар  сынлы сәнгате әһеле буларак,  еракта  танытып  кайткансыз. Ерак  илнең  миллиардеры һәм  башкаларга  үрнәк  булырлык  зат – Суат  бәй  Гүнсәлнең  кунакчыллыгын татыгансыз. Бу  хакта  да  тулырак  сөйләп  үтегез  инде? 

–  Мин һәм тагын өч татар  рәссамы, аның  чакыруы буенча, Төньяк  Кипрның Төрек  Республикасына бардык. Ун  көн дәвамында  унар-уникешәр  сәгать  буе  зур  күләмле  триптих  язып, аны  яңа  гына  төзелеп  килгән  музейга  бүләк  итеп  кайттым. Эшкуар, мәгърифәт  сөюче Суат  Гүнсәл, Якын  Көнчыгыш  университеты  ректоры  да  буларак, мәгърифәт  мәнфәгатьләрен кайгыртып  яши. Америка Кушма  Штатларында  нәшер  ителә торган  Forbes  журналы  аны  планетаның  йөз  иң  уңышлы, алдан күрә белеп эш итүче эшмәкәрләр исемлегенә керткән. Бу  университетта  124  илдән җыелган  25 меңгә  якын яшь  кеше  инглизчә белем  ала  һәм  ул  18  факультетны, 6 институтны, 28  фәнни тикшеренүләр үзәген үз  эченә  ала. Университетның үз  шифаханәсе, ветеринария  клиникасы, зур  китапханәсе, йөзү  бассейны, компьютер, спорт  һәм клуб  үзәкләре  бар. Менә шуларга  өстәп, Суат  бәй  инде  узган  ел  җәендә  Кипрда  заманча  сәнгать  музее төзи  башлаган. Ул башлыча гомумтөрки  халыклар  сәнгатен  яктыртуны  күз  алдында  тота  һәм мирасханә 2020  елда  инде  төзелеп тә бетәр төсле. Музей  20 мең квадрат  метр  мәйданда  урнашачак.

“Чишмә  җыры”, “Әдрән диңгез”, “Сау­буллашу” картиналарымнан  тәшкил  булган  триптихны  менә  шушы  яңа музей  өчен бүләк  иттем. Кунакчыллык, билгеле, тарихи  урыннардагы  кызыклы  экскурсияләр  белән  дә  бәйле  булды, әмма кечкенә генә үкенеч калды калуын: алардагы  авылларны, авыл  тормышын  күрергә  җитешмәдем, – диде  оста үз  иҗади  сәяхәте  хакында. Бу көннәрдә ул янә Төньяк Кипрда, Суат бәй Гүнсәл чакыруын кабул итеп, аны үзенең һәм башка татар рәссамнарының иҗат җимешләре белән таныштыра.

Рабис  Мөгаллим  улы  иҗаты  белән  таныш  булучылар  искәртте: аның  әсәрләрендә  камил  төсләр; тыныч, бәхетле, гади  авыл  тормышын  сурәтләп  биргән  композицияләр  төрлелеге, татар, төрки, Пазырык  корган таулар тирәлегендә  яшәгән  борынгы  ыру  орнаментлары; бер күрүдә  үк  күңелләрдә  истә калырлык  самимилек, чын  тормыш  калейдоскобының кыйпылчыклары, чын  һәм  мифологик  җанварлар, пар кошлар, алтын боланнар, туган  як  хозурлыгы...  бераз  моңсу, әмма  шул моңсулыклары сәбәпле  серле, чибәр  кызлар, кыю  баһадирлар, игелекле  сунарчылар, төрки  әдәбияты  аша  килгән гашыйклар  һәм  риваять  каһарманнары...  Рәссам  картиналарының  берсен – “Кызлар тавы”н  гына  алыйк. Аның  бик  төгәл  гармония  принцибы  буенча  сурәтләнүе безнең хәтерләребездә бер  мизгел  эчендә  Тырышмал хуҗа һәм аның  унике кызының язмышлары  хакындагы риваятьне яңарта.  Мәрҗән  шәһәрен яклап  һәлак  булган  Иштирәк  баһадир  һәм  Нәркәс  сылу  сурәтләнгән  картина  да тамашачы  күңелендә  мәхәббәт  җыры  булып  яңгырар  төсле!  Милләт кызларына  хас уңганлык, тырышлык, булганлык, нәзакәтлек сыйфатлары  останың “Зәңгәр шәл”, “Уракчы  кыз”, “Мәтрүшкә исе” һ.б. картиналары  аша да  яктыртылган. Аның  бер картинасы “Сөембикә алмасы” дип атала. Ул да башка иҗатчыларның фантазияләреннән аермалы. Ни өчендер күп рәссамнар арасында Сөембикә  образын  бары тик ханбикә буларак кына сурәтләү калыпка кергән: йә ул биек тәхеттә утыра, йә ул тәхетеннән бер адымда басып тора, йә ул Сафагәрәй  хан кабере янында, йә инде  Үтәмешгәрәй белән янә тәхетендә утыра. Хакимият атрибутикасы, сарайның эчке бизәлеше, ханбикә  киеме... ни  өчендер  барлык  рәссамнар тарафыннан да диярлек  шушы  детальләр  аша  гына  иҗат  ителгән  Сөембикә образы  тамашачыларны  бераз  туйдыргандыр  дип  уйлыйм. Рабис  Сәлахов исә картинасын  яшь, үзенең  коточкыч  фаҗигаләр  аша  үтәсен  һич  тә  күзалламаган Сөембикә  образы  аша  чишә. “Бер  риваять  буенча, бер хаҗи алма  агачы үсентесен  утырта, ул  үсеп  җитеп, сусыл  алмалар  биргәч, Сөембикә  аларны  башкаларга  өләшә  торган  булган, имеш,” – дип  аңлатты  әлеге  әсәрен  рәссам. Риваять  дөреслек  белән  дә тәңгәлдер, чөнки  тарихи чыганаклар буенча, Казан  ханбикәсен  халык “хөсни  җамал” ягъни “искиткеч гүзәл” дип кенә атап калмый. Тарихчы язучыбыз  Һади  Атласи  хезмәтен  укысак, аның  һәрвакыт  нәкъ шундый, игелекле  җан  булуы: “Сөенбикә  чиктән  тыш  акыллы  вә шуның  илә  бәрабәр  бик  юмарт, шулай ук халыкның һәркайсына  мәрхәмәтле булганлыгы өчен, аны Казаннан җибәрү халыкка бик  кыен  тоелды” дигән  җөмлә  белән  дә раслана.    

Рабис  Сәлахов – Татарстан  Республикасының  атказанган  сәнгать эшлеклесе, Бакый  Урманче исемендәге  Дәүләт премиясе  лауреаты. Бүгенге көндә  иҗатчы  киң  колачлы  җәмгыять  эше  белән  дә  бәйле, ул – “Россия  Рәссамнар  берлеге” Бөтенроссия  иҗади  иҗтимагый оешмасына караган “Татарстан  Рәссамнар  берлеге”нең  төбәк  бүлегендә  күргәзмәләр  оештыру  буенча  җаваплы  сәркатип. Узган ел бу оешма уздырган  күргәзмәләрнең тема төрлелеген, сан  ягыннан  да  күп  хисаплы  булуларын  байтак  рәссамнар  үзләре  дә  билгеләп  үтте. “Быел  узачак  күргәзмәләребез дә  берничә дистәгә җитәчәк”, – ди  Рабис Мөгаллим  улы. Кайбер  рәссамнар  хакында  – “ул  бит  иҗатчы, шуңа  күрә  сез  шалтыратканда телефонны алмаска  мөмкин, вакыты  тардыр, гомумән,  илһам  килеп  иҗатында  дөрләп  янган  мәле”  дигән  аңлатмаларны  ишеткәч, аптырап  калам. Мондыйлар  рәтенә әле  картина яза  белмәсә  дә, үзе  тудырган  мәшһүрлек  күгенә  башын  терәп  йөрүчеләрне  дә  кушып  була. Ә  менә  чын  талант  иясе  бер  шалтыратуда  ук  үз  остаханәсен  киң  ачып, әңгәмәгә  әзер  булуын  белдерә. Әсәрләренең  башкаларда  кызыксыну  уятуына  ихлас шатлана белә.  Рабис  Сәлахов  та  шундыйлардан. Бу  аның тормыш  юлдашының  да талантлы  журналист  булуы  белән  генә бәйле  түгел, билгеле. Рабис  Мөгаллим  улы  холкында  –  гадилек, зыялык, мөстәкыйль  фикер  иясе  буларак  үз  сүзендә  нык  торучанлык, таләпчәнлек, гаять  активлык. Минминлек, тәкәбберлек, сүлпәнлек күләгәсендә утыручы  әңгәмәдәш  итеп  аны  беркем дә  истә калдырмый. Алабугадагы арт-симпозиумнарга  багышлап  нәшер  ителгән  калын  каталоглар аша  да мин, әйтерсең рәссамнарның  тулы  бер  яңа  дөньяларын күрәм, яңа исемнәр барлыйм.  Каталог­ның  һәр  битендә  милли  киемле, йөзе  елмаюдан  балкып  торган  рәссам  чагылдырылган. Әлеге  саваплы  эш  башында  торучы  оста  үзе  генә  ни  өчендер  җитди  карашлы... Бәлкем, ул  әлеге фотосурәтләрдә хәзерге  замандагы  төрки  халыкларның  борынгы  һәм  бүгенге,  сынлы  һәм гамәли  сәнгатьләрен  тагын  да  алга, үргә  таба  илтү  өчен  кирәк  булачак  сәнгать-сәнәгать  академиясен  ачуның  инде  көн  тәртибенә  куерга кирәклеге  турында  уйланып  төшкәндер. “Бу академиягә әллә кайсы дәүләтләрдән  дә, үз  республикаларыбыздан  да  килеп, белем  алырга теләүче  яшьләр  күп  булыр  дип  ышанам. Ул  инде Суат  Гүнсәл җитәкләгән  университеттагы  камил  дәрәҗәдәге  уңайлыкларга  ия  булмас, әмма  Казанда  тулы  сәнгать  циклындагы  югары  белем  бирү  учреждениесе  ачылып, андагы студентлар,  өченче  курстан  башлап  ук,  гомумтөрки сәнгатьләрне  тирәнтен  рәвештә  өйрәнә  башласа – минем  өчен  зур  шатлык  булыр  иде. Чөнки  ватанпәрвәр  сәнгатькярләрне  татар  җирлегеннән  йолкып  алып, Мәскәү җирлегендә  монастырьлар  һәм  чиркәүләр  генә  ясатып әзерләп  булмый, шуңа  күрә  мин  рәссам  Илнур  Сираҗиевның  Казанда  академия  ачу  буенча  башлап  җибәргән  кыю  адымнарын  бик хуплыйм”, – диде  Рабис  Сәлахов.                                       

XI “Халык  җырлары  сакральлеге”  Халыкара арт-симпозиумында  шушы  темада эшләүче  рәссамнар  өчен  төрле  милләтләрнең халык  җырлары фон  булып  яңгырап  тора. Берничә  рәссам  татар җырлары  арасыннан бүген  дә үз актуальлеген югалтмаган “Иске  кара  урман”ны сайлап  алып, картиналар  иҗат  иткән. 

“... Карурманны  чыккан  чакта 
Кисеп  алдым  пар  каен,
Ай, аерылмыйк, дускаем!”  

Бу  рәссамнар, татар  җирен, татар  моңын  һәм  сәнгатен  бик  сагынып  килгән башка рәссамнар  да  әлеге  мәдәни җыен тәмамлануга, Рабис  Сәлаховка  үз  рәхмәтләрен  кат-кат  белдереп  киткән. Алдагы  көннәрдә  дә  шулай  булсын!  

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.    

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: