Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ПУШКИН БЕЛӘН ОЧРАШУ

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш. Габдулла ТУКАЙ. «Мәдәни җомга» гәзитендә даими бирелә торган «Белеп торыгыз» рубрикасындагы мәгълүматларны карап утырганда, «10 февраль - бөек урыс шагыйре Александр Сергеевич Пушкинны (1799-1837) искә алу көне» дигән юллар игътибарымны җәлеп иткән иде. Шул мизгелдә...

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш.
Габдулла ТУКАЙ
.

«Мәдәни җомга» гәзитендә даими бирелә торган «Белеп торыгыз» рубрикасындагы мәгълүматларны карап утырганда, «10 февраль - бөек урыс шагыйре Александр Сергеевич Пушкинны (1799-1837) искә алу көне» дигән юллар игътибарымны җәлеп иткән иде. Шул мизгелдә совет чорында Ленинградка баруыбыз, андагы тарихи урыннарда, Разлив тугаендагы В.Ленинның шалаш-һәйкәлендә һәм дә инде Пушкин шәһәрендә бөек шагыйрь укыган лицейда булуыбыз күңелдә яңарды. Шуннан соң түбәндәге кечкенә генә сәяхәтнамәне гәзит укучыларына тәкъдим итеп карарга булдым.


...Бөек урыс шагыйре А.Пушкин белән бәйле урыннар илебездә байтак. Ул Казанда да булган. «Тиңдәшсез шагыйрь булдың, афәрин, Пушкин Александр!» -дип тә язган Тукай, аңа сокланып. Бөек шагыйрьнең эзләрен чал Казан һаман кадерләп саклый. Ул тукталган йортка истәлек тактасы куелган. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янына һәйкәл урнаштырылган.

Шушы урында А.Пушкинның балалык еллары үткән һәм аның шагыйрь булып формалашуында зур роль уйнаган элеккеге Царское Село (1937 елдан Пушкин) шәһәрендәге Лицей мемориаль-музеенда алган кайбер тәэсирләрем белән уртаклашасым килә. А.Пушкин үзе Мәскәүдә туган. Аның атасы Сергей Львович борынгы дворяннар нәселеннән килгән алпавыт булган, ләкин хуҗалык эшләре белән рәтләп шөгыльләнмәгән, шуңа утар-имениеләре аз файда биргән. Сергей Львович күңел ачуларны яраткан. Шигырьләрне урысча да, французча да ансат язган. Әдәбият белән кызыксынган, күбрәк французча китаплардан торган бик бай китапханәсе булган. Пушкинның ата-анасы балаларын тәрбияләү белән дә ныклап кызыксынмаган, алар француз гувернанткалары кулында үскән. Пушкин үзе дә белем алырга бигүк хирыс булмаган, бигрәк тә математиканы яратмаган, әмма әдәби китапларны яшьтән үк бик күп укыган. 8 нче яшендә французча шигырьләр яза башлаган, өйдә гел чит телдә генә аралашканлыктан, урысчага караганда французча яхшырак сөйләшкән.

1811 елда Сашаны Царское Селодагы лицейга - дәрәҗәле кешеләр өчен яңа ачылган уку йортына биргәннәр. Менә без Ленинград өлкәсендәге Пушкин шәһәрен (1918 елга кадәр Царское Село, аннан 1937 елга кадәр Детское Село дип атала) манзара кылып йөрибез. Бу шәһәргә 1708 елда ук нигез салына. Ул урыс патшаларының шәһәр яны резиденциясе итеп төзелә. Искиткеч матур итеп эшләнгән Сарай-парк ансамбле 1752 елда төзелә башлый. Шушы ансамбльнең зур дүрт катлы флигеле бөтен уңайлыклары белән лицейга бирелә. Аның беренче катында хуҗалык идарәсе, икенчесендә - ашханә, аптека белән шифаханә, өченчесендә уку заллары, китапханә була. Александр Сергеевичның яшьлеге шушында үтә, биредә шагыйрь Пушкин туа: 130лап шигырь иҗат ителә, «Руслан һәм Людмила» поэмасы языла башлый, танылган журналларда беренче язмалары басыла. Лицей хәзерге урта яки югары уку йортлары дәрәҗәсендә белем бирергә тиеш була. Бер елдан лицейдагы укытучылар һәм надзирательләр Пушкинга мондый рәсми характеристика бирә: «Төпле булудан бигрәк, өстән генә ялтырый торган илһамлы, тирән акыллы булудан бигрәк, тиз кабынучан һәм үткен акыллы... Аз көч сорый торган предметларга гына сәләтен күрсәтә, шуңа күрә уңышы аз... Тырышып укымый... Тапкыр, ләкин буш сүзләргә генә... Җиңел акыллы».

Әмма бу өстән караучы кешеләргә генә шулай тоела. Чынлыкта исә Пушкин лицейда бик күп эшли, укый, фикерләү сәләтен арттыра. Ул «Шәһәрчек» дигән шигырендә үзе яраткан язучыларны санап китә. Менә алар (бу вакытта аңа 15 яшь була): Гомер, Вергилий, Гораций, Тассо, Мольер, Парни, урыслардан - Державин, Фонвизин, Карамзин, Дмитриев, Крылов һәм башкалар.

...Менә без лицей залына үтәбез. Ул элекке вакыттагы тантаналы көннәрдәге кебек җиһазланган: кызыл сукно белән капланган өстәл, алтынланган кәнәфиләр, өстәлдә - лицей грамоталары. Танылган архитектор В.Растрелли югары зәвекъ белән бизәгән залның диварларыннан һәм түшәменнән, күз карашыңны ала алмыйча, бераз югалып каласың. Нәкъ менә шушы залда, 1815 елның 8 гыйнварында, лицейда кече бүлектән өлкән бүлеккә күчүчеләр кешеләр алдында имтихан тоткан. Имтиханда, шәрәфле кунаклар арасында, урысның XVIII гасырдагы иң күренекле шагыйрьләреннән берсе - Гавриил Державин да булган. Менә Пушкинга чират җиткән. Ул, Державиннан ике адым чамасы ераклыкта торып, аның патриотик одалары өслүбендә язылган «Царское Село истәлекләре» дигән шигырен укый башлаган. Шигырь бик күпләрдә соклану тудырган. Державин, күзләренә яшь тулган хәлдә, Пушкинны кочакларга ташланган. Бу хәлдән каушап калган Пушкин йөгереп чыгып киткән, ә Державин аның артыннан:

- Менә Державинны кем алыштырыр! - дип кычкырып калган.

Зал белән рәттән - китапханә. Киштәләргә Пушкин чорындагы китапларның төп нөсхәләре урнаштырылган. Дәресләрдән соң шөгыль бүлмәләрендә лицейда укучыларның кулъязмалары, журналлар, карикатуралар белән танышырга мөмкин. Шунда ук Пушкин ясаган рәсемнәр дә куелган. Уку классы да уңайлы итеп эшләнгән: алты ярымтүгәрәк өстәл, берсе икенчесеннән биек итеп урнаштырылган эскәмияләр, язу тактасы, кафедра һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Физика кабинеты приборларга байлыгы белән аерылып тора. Күңелдә мәңгегә җуелып калганы йокы коридоры булды. Биредә 50 номер, ягъни 50 ишек тезелеп киткән. Ишекнең пыялалы өлешенә тышкы яктан пәрдә корылган. Шуларның берсендә № 14 «Александр Пушкин» дигән табличка тора. Тар гына бүлмә. Аларның һәрберсендә тимер карават, комод, конторка дип аталган язу өстәле, көзге, урындык, юыну өстәле...

Өлкән курсларда укыган чагында Пушкин Царское Селода торган гусар полкының лейбгвардиясе офицерлары белән танышкан. Ул вакытта гвардия офицерлары хөкүмәткә карата бик нык оппозицион рух белән сугарылган булган. Пушкин алар аша ул вакыттагы яшерен әдәбият белән танышкан. Офицерларның берсе - соңыннан атаклы булып киткән фикер иясе, язучы һәм философ П.Чаадаев яшь шагыйрьгә зур сәяси йогынты ясаган.

Пушкинның замандашларыннан берсенең әйтүенчә, Чаадаев Пушкинга лицейга караганда күбрәк белем һәм акыл биргән. Шуңадыр күрәсең, 1818 елда, лицейны тәмамлап чыкканнан соң, Пушкин «Чаадаевка» дип исемләнгән атаклы шигырен язгандыр да.

«Музейларда халык хәтере», дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Лицейда булганнан соң, аның Пушкин мемориаль музейларының иң кызыклыларыннан берсе булуына тагын бер тапкыр инанасың.

Гомумән, миңа соңгы елларда күп кенә язучыларның музейларында булып, якты тәэсирләр алырга туры килде. Мәсәлән, Пенза өлкәсендә М.Лермонтовның балалык еллары узган элеккеге Тархан авылындагы музей-тыюлыкта, шуннан ерак түгел В.Белинскийның музей-йортында, Түбән Новгород шәһәрендә М.Горький, Сарытауда Н.Чернышевский һәм К.Федин музейларында йөргәндә, әлеге мәшһүр затларның тормыш юллары күз алдында кабат җанлангандай булды. Бертөркем мөхәррирләр белән Германиянең Веймар шәһәрендә алман халкының мәхәббәт җырчылары Һете һәм Шиллер яшәгән йорт-музейда булу да күңелдән мәңге җуелмастай истәлекле вакыйга булып калды. Шуңа күрә без дә үзебезнең күренекле язучыларыбыз белән бәйле урыннарны кадерләп сакларга бурычлы.

Тәлгат НӘҖМИЕВ.

Саба.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев