Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Президент – китап йортында

​​​​​​​Атнаның дүшәмбе көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Островский урамында әле күптән түгел генә ачылган Шәриф Камал исемендәге Татар китабы йортында кунакта булды.

Озакка сузылган реставрация эшләреннән соң ачылган һәм элеккерәк елларда татар әдәбияты классигы Шәриф Камал исемендәге музей булып саналган әлеге мирасханә хәзер Казандагы үзәк урамнарны бизәүче бинага әверелде. Заманына яраклаштырылып, музей хәзер киң профильле итеп эшләнгән. Анда татар китапларын язучыларның автографлары белән сата торган махсус бүлек тә, яшь каләмчеләрне җыеп һәртөрле остаханә яки әдәби бәйгеләр үткәрерлек матур бүлмәсе дә, икенче катында иҗат кичәләре яки китап тәкъдире уздырырлык залы да бар. Әлбәттә инде, бина яңача җиһазланган, күңелгә бик якын.

Музей җиһазлары белән танышып  чыкканнан соң, Президент бирегә чакырылган язучылар һәм галимнәр белән әңгәмә дә уздырды. Филология фәннәре докторы, узган айда гына 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән галимебез Хатыйп ага Миңнегуловның тәкъдимнәре игътибарга лаек:

- Әлеге китап йорты якын киләчәктә ачылачак зур Әдәбият музееның башлангычы булса ярар иде. Горурланырлыгыбыз бар, без – мең дә биш йөз еллык язмача әдәби мираска ия халык.

Чыннан да, музей диварларына әле 732 елда ук Алтай далаларында Күлтәгин каган истәлегенә куелган кабер ташының күчермәсе дә, Болгар дәүләтендә ХII гасырда ук һөнәрче оста Әбүбәкер куллары белән ясалган йозакны бизәүче язмалар да беркетелгән. Китап йорты, чыннан да, яңа бер милли үзәк, татар әдәбият сөючеләр өчен юаныч булыр кебек.

Президент белән бергә Татар китабы йортында хөкүмәтнең рәис урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, мәдәният министры Ирада Әюпова да булды. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев