Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ОСТА ИҖАТЫНЫҢ ИКЕ ДӘВЕРЕ

Портретчы рәссам Зөфәр Сибгатуллин үзенең иҗатын да, тормышын да ике чорга бүлеп карый. Беренчесе - 2007 елга кадәр туган җирдән читтә яшәп иҗат иткән чор булса, икенчесе - Казан, туган як чоры. Һәм бу бүленеш очраклы түгел. Тормыш рәвеше, яшәү мохите, билгеле ки, рәссамның иҗатында да мөһим роль уйный. Казанның...

Портретчы рәссам Зөфәр Сибгатуллин үзенең иҗатын да, тормышын да ике чорга бүлеп карый. Беренчесе - 2007 елга кадәр туган җирдән читтә яшәп иҗат иткән чор булса, икенчесе - Казан, туган як чоры. Һәм бу бүленеш очраклы түгел. Тормыш рәвеше, яшәү мохите, билгеле ки, рәссамның иҗатында да мөһим роль уйный. Казанның Иске Татар бистәсендә туып-үсеп, шундагы мәчеттә урнашкан 5 нче сәнгать мәктәбендә рәсем серләренә төшенә башлаган татар баласын язмыш ерак Себергә, Красноярски каласына илтеп ташлар дип кем уйлаган?

Казан сәнгать училищесын кызыл дипломга тәмамлаган егет алдагы эшчәнлеген шәһәр төзелеше белән бәйләргә теләп, Казан дәүләт төзүче инженерлар институтына, архитектура факультетына укырга керә. Әмма аны рәсем сәнгате үзенә ымсындыра, күп вакытын ул буяулар һәм төсләр хозурында үткәрә. Шулай итеп, Зөфәр бер елдан И.Репин исемендәге Югары сәнгать академиясенә укырга керә. Ул вакытта анда бер урынга 40лап кеше дәгъва кыла. Егетне, укуын тәмамлагач, узган гасырның 70-80 нче елларындагы гадәт буенча, читкә, Красноярски каласына эшкә җибәрәләр. Үзенең хезмәт юлын ул биредә В.Суриков исемендәге сәнгать училищесында укытучы булып башлый һәм менә инде 30 елдан артык остазлык итә. Красноярскида Зөфәр Сибгатуллин портретчы рәссам буларак таныла. Портрет язганда ул мөмкин кадәр төгәллеккә ирешүне максат итеп куя. Ә үзен, яисә туганын, якынын картинада күрергә теләүче өчен бу - иң мөһиме. Рәссам шуңа да игътибар иткән - Казанда портрет жанры бигүк популяр түгел икән. Моны ул үзе Ислам диненең кеше сурәте ясауны тыюы белән бәйләп аңлата.

Рәссам саф һәм чиста сулы гүзәл Енисей буендагы калада 30 ел гомере үткәнен сизми дә кала. Моннан 5 ел элек Казанга кайтып төпләнгәндә ул инде туган шәһәренең танымаслык булып үзгәргәнен күрә.

Енисей буеның һавасы сафрак булса да, туган җир һавасы барыбер дә шифалырак. Рәссам яңа иҗат дәрте белән яши башлый. Туган ягының пейзажларын язу белән мавыгып китә. Зөфәр Мөхәммәт улы монда кайткач та, мөгаллимлек эшен туктатмый. Казан сәнгать училищесында рәсем, нәкыш сәнгате, композиция, композиция теориясе, төс фәннәрен алып бара. 3 ел эчендә генә дә аның 6 шәкерте югары уку йортларына укырга керә.

- Казан сәнгать училищесы коллективы дус һәм фикердәшләрдән тора, - ди рәссам. - Бөтенебез бер максатка хезмәт итәбез, студентларда югары сәнгати зәвекъ тәрбияләргә тырышабыз.

Әйтик, Зөфәр Сибгатуллин өлкән укытучы, рәссам Айрат Хәмидуллин белән үсмер чактан, 5 нче сәнгать мәктәбендә укыган вакыттан ук дуслар. Күптән түгел ул аның портретын да язган. Рәссамның бу эше "Зур Идел" күргәзмәсендә иң уңышлы эшләрнең берсе буларак бәяләнә. Аны Татарстан дәүләт Сынлы сәнгать музее сатып та ала.

Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында нәкыш сәнгатенең үз мәктәбе бар. Яшь рәссамнарда яктылык хисен үстерә торган махсус программа да төзегәннәр. "Мөгаллимлек итү дәверендә Русиянең күп сәнгать училищеларында булганым бар, әмма Казан мәктәбе нәкъ менә шул ягы белән нык аерылып тора, - ди Зөфәр Мөхәммәт улы. - Мин моны Айрат Хәмидуллинның тырышлыгы һәм казанышы, дип беләм. Айрат Мәскәүдә Скуридин дигән укытучыда белем алган. Скуридин исә рәссам Николай Крымов укучысы. Анысы - мәшһүр Архип Куинджиның укучысы. Крымов системасы нидән гыйбарәт соң? Мондый картиналарда, бигрәк тә пейзажларда вакыт төшенчәсенә зур әһәмият бирелә. Сәнгать сөюче әлеге эшләрдә көннең яисә төннең кайсы вакыты икәнен белерлек булсын. Атаклы импрессионистлар Мане, Ренуар, Писсарро һ.б. шундый өслүбтә иҗат иткән. Аларга кадәр әле беркем дә иртә, кич, көн уртасы, төн уртасы һәм башка вакытларны төгәллек белән тасвирламаган.

Зөфәр Сибгатуллинның да Казанга кайткач яңа сулышы ачыла. Ул дәрт һәм дәрман белән импрессионизм алымы белән туган якның гүзәл күренешләрен яза башлый. "Менә бу картинада вакыт күпме?" - дип сорый ул миннән, остаханәсендәге төгәлләнеп бетмәгән бер картинасына күрсәтеп. "Көндезге 12", - дим мин һич икеләнүсез, һәм дөрестән дә шулай булып чыга да. Бу картина "Каенлыкта көн уртасы" дип атала икән.

Рәссам бигрәк тә соус техникасын яратып файдалана. Әлеге материал XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башында мәгълүм була һәм бигрәк тә Русия рәссамнары арасында киң тарала. Бу техника белән Репин, Ярошенко, Саврасов кебек күренекле рәссамнар эшләргә яраткан. XIX гасыр ахырында соус сирәк кулланыла башлый. Хәзер бу техника белән бик аз рәссамнар эшли. "Һәрбер картинамны музейга куярлык эш булсын, дигән ният белән язам, - ди Зөфәр Сибгатуллин. - Шәкертләрем ни әйтер икән, дип уйлыйм. Алар алдында бәямне төшерү иң хурлыклы хәл булыр иде".

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Рәссамның әнисе.

.Рәссам Айрат Хәмидуллин портреты.

.Роза.

.Урманда җәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев