Мәдәни җомга

Музейда Җәлил рухы

Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры торак йортның дүртенче катында урнашкан. Бу фатирда Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил гаиләсе белән бер елга якын яшәгән, биредән аны ике тапкыр фронтка озатканнар. Музей-фатир хезмәткәрләре бирегә килүчеләрне чын хуҗабикәдәй ихластан каршы алып, хатирәләр, шагыйрьнең ядкәрләре белән таныштыра. Директорлары Нәзирә Фәттахова шагыйрьнең...

Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры торак йортның дүртенче катында урнашкан. Бу фатирда Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил гаиләсе белән бер елга якын яшәгән, биредән аны ике тапкыр фронтка озатканнар.


Музей-фатир хезмәткәрләре бирегә килүчеләрне чын хуҗабикәдәй ихластан каршы алып, хатирәләр, шагыйрьнең ядкәрләре белән таныштыра. Директорлары Нәзирә Фәттахова шагыйрьнең тормыш һәм иҗат сәхифәләре турында сәгатьләр буе да сөйли ала.
Җәлил бу фатирга 1940 елның сентябрь ахырларында күченә. Ул ике гаиләгә уртак кухнялы коммуналь торак була. Ша­гыйрь 1939 елның 25 апреленнән Язу­чылар берлеге рәисе, опера театрында әдәби бүлек җитәкчесе, һәм Казан шәһәр советы депутаты кебек дәрәҗәле вазифалар башкарса да, аңа фатирдагы өч бүлмәнең икесен генә бүлеп биргәннәр.
Җәлилнең музей-фатиры биредә 1983 елның 15 февралендә -аның туган көнендә, ул яшәгән бүлмәләрдә ачыла. 12 елдан соң музейга тагын бер фатир бирәләр. Хәзер музей өч бүлмәле ике фатир мәйданын били.
1940 елда ук төзелгән әлеге бина тышкы һәм эчке яктан шактый нык күренә. Җәлил бу йортка үзенең гаиләсе белән беренчеләрдән булып күченеп килә. Биредә танылган язучыларыбыз, артистларыбыз, әйтик, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, күрше подъездда Мөнирә Булатова гомер иткән. Заманында Җәлил яшәгән подъездда Нәҗип Җиһановның да фатиры булган.
Торак бик иркен булмаса да, хуҗалар аңа, Мәскәүдәге Столешников тыкрыгындагы коммуналь фатирдан соң, бик шатланып күченгән, аларның берсен шагыйрьнең эш бүлмәсе, икенчесен торак бүлмә иткән. Ул аларга зал да, йокы бүлмәсе дә булган.
Ике гаилә өчен уртак җыйнак кына кухняда исә плитә тора. Фатир үзәктән җылытылса да, анда ашарга утын ягып хәзерләгәннәр. Биредәге савыт-сабаларны Әминә апа биргән.
Музей-фатир төп нөсхә экспонатларга бай. Ядкәрләрнең барысын да шагыйрьнең җәмәгате Әминә апа саклап калган һәм аларның барысын мирасханә фондына тапшырган.
Шагыйрьнең эш бүлмәсен язу өстәле бизи. Аны Җәлил 1935 елда Мәскәүдә сатып алган. Дөрес, ул аны комиссион кибеттән эзләп тапкан. Аңарчы җиһазның кемгә хезмәт иткәнлеге билгеле түгел. Ул Җәлил өстәле буларак кадерле. Күп санлы тартмалардан торган өстәлнең кечкенә генә шкаф сыман бүлеме дә бар. Алар барысы да ачкыч белән бикләнә. Шагыйрь өстәлне сатып алганда, әле өйләнмәгән булса да, хатынымнан яшерен кәгазьләрне мин биредә саклармын, дип шаярта торган булган.
Муса Җәлил шушы өстәл янында күп санлы мәкаләләр, шигырьләр, "Алтынчәч" либреттосын, "Хат ташучы" поэмасын иҗат иткән. Шуңа күрә бүген өстәлгә "Алтынчәч" либреттосының кулъязмасы һәм "Хат ташучы" поэмасының беренче басмасы куелган. Өстәлдәге язу әсбаплары - барысы да шагыйрь­нең иҗат шаһитләре.
Эш бүлмәсендә шагыйрьнең китапханәсе саклана. Муса китапларны кечкенәдән ярата, Оренбург шәһәрендәге Хөсәения мәдрәсәсеннән ерак булмаган татар китапханәсенә (бүген Хөсәен Ямашев исемендәге) йөреп китаплар укый, газета-журналлар белән таныша. Муса үз китапханәсен булдыру турында бала чагыннан хыяллана. Музейда күрсәтелгән китапханә - ша­гыйрьнең Мәскәү чорында туп­лаган басмалары. Алар китап шкафына тезелгән. Шагыйрь аны 1936 елда сатып ала. Китап­ларның бер өлеше этажеркага урнаштырылган. Шунда ук шагыйрьнең алфавит тәртибендә төзегән китаплар исемлеге сак­лана. Һәр сатып алынган, бүләк ителгән китап аның өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуын шушы исемлек раслый. Бүген музейда 216 китапны күрергә мөмкин.
Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1931 ел), шагыйрь белемен арттыру өчен Кызыл профессура институтына кереп укырга кирәк, дигән фикергә килә. Ләкин шагыйрьне 1935 елны Казанда ачылачак Опера-балет театрына эшкә чакыралар, ул, институтта укуын читкә куеп, шушы эшкә алына. Бәлки шушы сәбәпледер китапханәдә В. Ленинның сайланма әсәрләре дә, Маркс белән Энгельсның, Плехановның хезмәтләрен дә күрергә мөмкин. Ләкин зур урынны әдәби әсәрләр алып тора. Тукай, Дәрдемәнд, Шәриф Камал китаплары янәшәсендә Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Гоголь басмалары урын алган. Шунда ук шагыйрь­нең замандашлары Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Гали Хуҗи әсәрләре тезелгән. Җәлил украин әдәбияты белән дә кызыксынган. Аның китапханәсендәге П.Тычина, М.Терещенко кебек әдипләрнең җыентыклары бар. Китаплар шагыйрьнең татар теленә Пушкин, Некрасов, Шевченко һәм үз замандашлары әсәрләрен дә тәрҗемә итүен дә искәртә.
Китаплар арасында музыка өлкәсенә караганнары да шактый. Шагыйрьнең матур тавыш белән җырлавы турында хатирәләр бар. Ул үзлегеннән мандолина һәм пианинода уйнарга өйрәнгән. Аның опера театрына эшкә чакырылуы да юкка түгел. 1934 елда сатып алынган мандолинасы музей экспозициясенә куелган. Шагыйрь, кызы туганнан соң (1937), аңа пианино сатып алырга ниятли, әмма өлгерми, сугыш башлана. Пианино шагыйрь күңелендә йөргән иң зур хыялларның берсе булгандыр. Хәтта сугышка барышлый юлда язылган хатында да Мәскәү кибетләренең берсендә пианино күрүе, аны Чулпанга бүләк итәргә теләве, ләкин өлгермәве турында ачыныбрак язган юллар бар. Ул хатында пианиноның 900 сум торуын да искә алган.
Бүген шагыйрьнең хыялы тормышка ашкан, дип әйтергә мөмкин. Аның оныгы Татьяна Малышева Мәскәүдәге Гнесиннар исемендәге музыка йортында фортепиано классында белем алган. Ә оныкчыклары Михаил һәм Елизавета профессиональ дәрәҗәдә музыка белән шөгыльләнә, скрипкада уйный.
1966 елда Казанның Беренче Май мәйданына куелган һәйкәлдән аермалы буларак, музей экспозициясендә шагыйрь үзе исән вакытта эшләнә башлаган сын аеруча кадерле ядкәр буларак саклана. Аны үзешчән скульптор, Җәлиловларның гаилә дусты Гыймат Тимербулатов иҗат иткән. Ул үзе Мәскәү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән. Шагыйрь 1936 елда аның остаханәсендә берничә тапкыр булган, аның каршында утырып та торган. Җәлилгә бу вакытта 30 яшьләр тирәсе. Инде биш шигырь җыентыгы дөнья күргән була. Минем шагыйрьлегемне күрерләр, син музыкаль бармакларыма игътибар ит, дип әйтә ул иҗатчыга. Сынны сугыштан соң гына тәмамлау насыйп була. Ул зур түгел, нибары 22 сантиметр. Замандашларының истәлекләренә караганда, сында Җәлилнең йөз чалымнары да, музыкаль бармак­лары да ачык чагыла.
Фатир 1940 елларга хас булганча, тыйнак һәм җыйнак. Җәлилнең шушы йорттан сугышка чыгып китүе дә музей экспозициясендә чагылдырыла. Кабинетта нибары ике генә экспонат. Стенада эленеп торган репродуктор-радио, аңардан халыкка сугыш башлану турында хәбәр җиткерелгән. Тумбочка өстендә - илебез азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелергә чакырган газеталар. Аларда шулай ук "Советинформбюро"сы хәбәрләре дә бар.
Торак бүлмәдә 1940 елларга хас мохит тудырылган. Стеналардан гаиләнең бәхетле чакларындагы фоторәсемнәре елмая. Бүлмә уртасындагы өстәлгә куелган фотоальбомны 1937-1941 елларда шагыйрь үзе төзегән. Өстәлдә шулай ук партиясе тәмамланмаган шахмат... Комод өстендә дисбе... Алар - Җәлилгә дусларының бүләге. Биредә Әминә ханымның да шәхси әйберләре куелган. Бала почмагында курчаклар. Алар арасында иң кызыклысы - негр кызы. Аны күргәч, шагыйрьнең "Джим" поэмасы искә төшә. Андагы кыз­ның шундый курчагы булган. Шагыйрь соңрак курчакны кызы Чулпанга да бүләк иткән. Элгечтә - шагыйрьнең соңгы тапкыр иртәгә сугышка чыгып китәсе дигән кичтә, әби-бабалары йоласын искә алып, кабат очрашуны өмет итеп, Нәҗип Җиһанов белән алмашкан бил каешы...
1941 елның 13 июлендә шагыйрь повестка ала һәм полит­работниклар курсына укырга китә. Дөрес, Җәлилнең Казанда калу мөмкинлеге булган. Ләкин ул бу форсаттан баш тарта. Политработниклар курслары Курск өлкәсендә башланып китә, ләкин аларны, фронт сызыгы якынлашкан саен, тылга чигерә баралар. Моны, бер караганда, шагыйрьгә күпмедер дәрәҗәдә уңай килгән, дияргә дә мөмкин. Алар, күченә-күченә, Татарстанның Минзәлә шәһәренә кайтып урнаша. Курсларны тәмамлаганнан соң, шагыйрьгә Казанга кайтып килергә рөхсәт бирелә. Шулай итеп, 1942 елның башында Җәлил шушы фатирда бер атнага якын яши. Соңгы мәртәбә аны 8 гыйнвар көнне озаталар. Кызганыч, ул бирегә кабат әйләнеп кайтмый. Шагыйрь үзенең җәмәгате Әминә апа исеменә язылган хатларын шушы адрес белән юллаган. Ул хатлар белән бергә кулъязмаларын да җибәргән. 1941 елның 9 сентябрендә язылган "Әминәгә" дигән шигырьнең кулъязмасы да экспозициядә шушы вакыйгаларны хәтерләтеп тора.
Киттем дускай якты бәхетебезне
Бирмәс өчен дошман кулына.
Егылганда алга егылырмын,
Киртә булып аның юлына...
Кызына язылган хатлар барысы да бүген Чулпан ханымның үзендә саклана. Музейның экспозициясенә бер генә хатның күчермәсе куелган. Аның төп нөсхәсе - Татарстан Милли музеенда. Ул 1942 елның 9 нчы мартында открыткага язылган ачык хат. Җәлил анда үзенең сугышка чыгып китүен хәбәр итә.
Аны 8 гыйнвар көнне сугышка озатканнар. Мартка кадәр ул, Мәскәүдә запаста исәпләнгән. Ә инде 1942 елның язында, сугышның авыр бәрелешләр барган урынында - 2 нче удар армиянең "Отвага" газетасы хәрби коррес­понденты булып ул сугышка керә. Бу басма русча нәшер ителгән. Безнең көннәргә кадәр сакланган газета сәхифәләренә күз салсак, һәр санда шагыйрь­нең язмалары, хәбәрләре бирелеп барган. Шул ук вакытта иҗат белән шөгыльләнүен дә дәвам иткән.
Бөек Ватан сугышы елларында да шагыйрьнең ике китабы дөнья күрә.1943 елда "Тупчы анты", ә 1944 елда рус теленә тәрҗемә ителгән "Письма из окопа" дигән җыентык басылып чыга. Шагыйрьнең яу кырындагы эзләрен күрсәтү музейның мәйданы киңәйтелгәннән соң гына мөмкин була.
Музейның хәзер, зурлап әйткәндә, әдәби-музыкаль салоны бар. Аның диварларына "Шигъ­рият, мәхәббәт, сугыш", дип аталган экспозиция куелган. Бу экспозициядә шагыйрь иҗатының һәм тормышының бик кыска гына чоры чагылдырыла. Анда Җәлил үткән авыр фаҗигале юл да бик фрагментар рәвештә күрсәтелә.
Шагыйрьнең иң авыр бәрелеш­ләр барган ноктага эләгүен экспозициягә куелган Икенче удар армия хәрәкәтенең карта-схемасын карап күзалларга мөмкин. Музейга килүчеләр "Отвага" газетасының күчермәсен дә бик кызыксынып карый. Шагыйрьнең әсирлеккә эләгүен "Отвага" газетасында җаваплы сәркәтибе Виктор Кузнецовның чолганыштан чыкканнан соң төзегән исемлеге күрсәтә. Бу кечерәк кенә кәгазьдә ике баганага аерып фамилияләр теркәлгән. Ә һәр исем аерым кешенең язмышы турында сөйли. Баганаларның берсе бик кыска, соңгы фамилия итеп Муса Җәлилнеке язылган. Соңыннан аны сызганнар. Чөнки шагыйрьне чолганыштан чык­каннар исемлегеннән алырга туры килә, ул авыр яралы хәлдә әсирлеккә эләгә. Бу документ - шагыйрьнең авыр хәлгә таруын күрсәтүче экспонат. Моннан соң Җәлилнең язмышы күп санлы лагерьлар белән бәйле. Аннан ул "Идел-Урал" яшерен оешмасына барып тоташа. Музейның экспозициядә шушы эшчәнлекне күрсәтү өчен мөмкинлекләре бик чикле, мәйданы кечкенә булганлыктан, бу чор бары тик бер генә документ белән тәкъдим ителә. Ул - 825нче батальонның партизаннар ягына чыгуын раслаган докладная запискасы. Мондый рәсми кәгазьләр күп, алар белән Белоруссиянең дәүләт архивында танышырга мөмкин. Бу документның да төп нөсхәсе шунда саклана. 825нче батальонны кабул иткән партизаннар бригадасы командиры сафында булган Михаил Бирюлинның фоторәсеме дә экспозициягә куелган.
Шагыйрьнең алдагы ачы язмышы, Плетцензее, Шпандау, Моабит кебек төрмә сәхифәләре Моабит дәфтәрләренең факсимиле басмасы аша күрсәтелә. Бу дәфтәрләрнең электрон версиясе дә булдырылган. Дәфтәрләрдәге шигырьләр гарәп һәм латин хәрефләре белән язылганлыктан, аны һәр кеше дә укый алмый. Электрон версиядә исә Кирилл хәрефләренә күчерелгән варианты тәкъдим ителгән. 15 февральдә үткәрелә торган "Төп нөсхә" көнендә Моабит дәфтәрләре күрсәтелә. Әмма анда бер генә битне күреп була. Электрон версиядә теләге булган кеше һәр битне ачып, шигырьләр белән таныша, хәтта шагыйрь тарафыннан куелган һәр өтер-ноктага игътибар итә ала.
Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсе Милли музейга 1966 елның 16 мартында тапшырыла. Алар фондта аерым шартларда саклана. Бу дәфтәрләрдә ша­гыйрь­нең үз иҗатына искиткеч игътибарлы булуын, нык җавап­лы каравын тоемламый мөмкин түгел. Моны Икенче удар армиядән җибәрелгән васыяте дә раслый.
Шагыйрь Моабит дәфтәрләренең беренче шигырьләрендә әсәрдә ничә юл булганлыгын яза барган. Соңыннан язылган шигырьләрдә ул бу гамәленнән баш тарта. Бәлки, аның күңелендә шигырьләренең ватанына кайтып җитәчәгенә ышаныч тугандыр. Моны беренче Моабит дәфтәренең соңгы битенә язылган шагыйрь васыяте дә күрсәтә. Белгәнебезчә, беренче васыять 1942 елның май аенда язылган һәм Гази Кашшафка адресланган. Ә Моабит дәфтәрләрендә Җәлил "Татарча язу танучы дуска!" - дип мөрәҗәгать итә. Безнең халкыбыз шушы васыятькә тугрылыклы калган.
Кайчандыр Җәлилнең күршеләре яшәгән бүлмәдә - бүген музейның күргәзмәләр залы. Анда "Язмыш бүләк иткән очрашулар", "Җәлил - рәсем сәнгатендә" дигән күргәзмәләр эшләнгән. Хәзерге вакытта биредә "Мусаларда кунакта" дигән интерактив күргәзмә белән танышырга мөмкин. Килүчеләргә бу залда шагыйрьнең бала чагы, шаян, шук, тиктормас Муса турында бәян ителә. Шул ук вакытта халкыбыз тарихыннан да мәгълүмат бирелә. Чөнки мондый кашага, пәрдә, сандык-сәкеләрне, авылларда күрә алмыйбыз инде. Ә шәһәр баласы өчен бу мохит бик кызыклы.
Музей - фатир шактый кысынкы булса да, анда очрашулар уза, шагыйрьнең үзенең, җәлилчеләрнең, шагыйрьләрнең юбилейлары билгеләп үтелә, Җәлилнең яңа гына табадан төшкән китаплары тәкъдим ителә, танылган кешеләр белән очрашулар оештырыла. Гомумән, музейда Җәлилнең үзе яшәгәндәге кебек җанлы тормыш дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: