Мәдәни җомга

Мәшһүр җырчы үзәге

Казанның «Туган авылым» милли комплексында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз Әлфия Авзалованың иҗат үзәге эшли. Анда безне Әлфия апаның үзе кебек көләч,  шаян телле кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова каршы алды, үзәктәге ядкәрләргә бәйләп, әнисе турында истәлекләр сөйләде.

Әлфия апаның язмышы кечкенәдән үк авыр булган. Ул Башкортстанның Краснокама районындагы Яңа Кабан авылында дөньяга килә. Әмма сабый чакта ук ятим кала. Әниләре тифтан бакыйлыкка күчкәндә, Әлфия апага – биш, бер сеңлесенә өч яшь була. Әтиләре, балаларны калдырып, каядыр киткән. Аны тапмаганнар. Сыерны сатканнар, ә балаларны тәрбиягә алырдай кеше табылмаган. Авзаловларның Гөлсирин исемле тагын бер кечкенә кызлары булуы мәгълүм. Аның гомере салкын сөт эчергәннән соң өзелгән. Әниләренең Актанышта яшәүче бертуган апасы кызчыкларны үзенә алып киткән. Ләкин анда ике ел гына яшәп калганнар. Балаларны ашатырга дип, ярты стакан ярма урлаган апаларын җиде елга төрмәгә утыртканнар. Балалар тагын ятимнәр йортына күчкән. Әлбәттә, кызларга исән калу өчен әле күп авырлыклар кичәргә туры килгән. 

Әлфия Авзаловага 16 яшь булган чакта иң талантлы җырчыларның берсе Рәшит Ваһапов Актанышка концерт белән килә. Шунда ул кызның моңлы җырлавына игътибар итә. «Әлфия кызым, тавышың бик матур, сиңа Казанга барып укырга һәм җырчы булырга кирәк», –дип киңәшен бирә. Әлфия апа, әлбәттә, профессиональ артистның үз җырлау сәләтенә биргән бәясенә куангандыр, ул бер-ике айдан Казанга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә килә. Аны биредә тагын тыңлап карыйлар. Әлфия апа ансамбльдәге кызлар-егетләрне күреп, үзе дә Казанга барырга дигән ныклы фикергә килгән. Җыр һәм бию ансамбле коллективында аны бер-ике-өч айдан солистка итеп куялар. Ул хор белән җырлый һәм солист та була. Әлфия апаның иҗат юлы шулай башланып китә. Әмма җырчы бервакытта да туган ягы белән бәйләнешне өзми, кайтып йөри. Актаныш районының баянчысы, беренче аккомпаниатор Хәмит абый Раянов белән төшкән фото да шушы хакта искәртә.

Әлфия апага җырчы-биючеләр туп­ланган коллективта озак эшләргә туры килми. Бу елларда ансамбль дә, симфоник оркестрлар да, әдәби-музыкаль лекторийлар да, эстрада бүлеге дә филармония карамагында була. Аңа филармониядә, «Илһам исемле җырчы егет тә килде. Сез – яшьләр, икегез, бер бригада булып, гастрольләргә йөрерсез», – дип тәкъдим итәләр. Ике яшь артист дуслашып, бер-берсен аңлап эшли башлый. Татар моңын, җыр сүзләрендә булган хисләрне йөрәкләре аша үткәреп тыңлаучыларга җиткерә торган җырчылар бик тиз халык күңеленә дә үтеп керә. Шуңа да аларга бергә озак эшләргә туры килми. Илһам абый үзе, Әлфия апа белән бергәләп, бер-ике ел ат чаналарында, трактор арбаларында татар авыллары, шәһәр концерт залларында гөрләтеп концерт куеп йөргәч, юлларны аерырга киңәш итә. Ике мәшһүр җырчы аерым концерт бригадасы төзеп иҗат итә башлый. 

Әлфия апа тормышка чыга, кызы Гүзәл дөньяга аваз сала. «Әнинең беренче ире инженер булган, аның турында, яхшы кеше иде, дип искә алганын хәтерлим. Әни аның белән биш еллар тирәсе яшәгән. Аннары аерылышканнар», – ди З.Нигъ­мәтҗанова-Авзалова. Җырчы икенче ире – Зөлфиянең әтисе белән дә ел ярым гына бергә гомер иткән. Әлфия апа үзе бу уңайдан «Чөнки хатынының айлар буе гастрольләрдә йөрүе бер генә иргә дә ошамый. Өйдә ашарга пешмәгән, балалар карау да әтиләренә йөкләнә. Кемгә кирәк инде андый хатын, дип уйлаганнардыр», – дип әйтә торган булган. Җырчы гас­трольләрдә йөргәндә, кызларны мәрхүм әнисенең (әбиләрнең) бертуган апасы тәрбияли. Ул балалар өчен кадерле әби булып кала.

Ә.Авзалова үз концерт бригадасын булдыра. Ул аңа «Казан утлары» дип исем куша. Ул алып баручы, нәфис сүз остасы, биючеләрдән торган шактый ишле коллектив туплый. 

Үзәк диварларына куелган Әлфия апаның елмаеп төшкән фотоларына игътибар итәбез. Зөлфия әнисенә еш кына, бер фотоны күрсәтеп, «Бу сурәттә бигрәк матур төшкәнсең. Тешләрең дә – тигез, ап-ак. Голливуд артистлары кебек», – дип әйтә торган була. Җырчы, гадәттә, андый мәлләрдә «Хәер сорашып йөргән Әлфия инде бу», дип җаваплый. Фотосурәтләр Әлфия апаның 1966-1967 еллар үзенең концерт бригадасы белән йөргән чагын, Башкортстанда үткән гастрольләрен искә төшерә. Ә бер рәсемгә Әлфия апа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән төшкән. Республика җитәкчесе Әлфия апа өчен аерым әһәмияткә ия кеше була, ул аны бик ихтирам итә. Минтимер ага да җыр­чыга игътибарын кызганмый. Үзәккә куелган «Ямаха» колонкалары нәкъ менә аның бүләге икән. Ул елларда бик нык дефицит булган бу тавыш көчәйткечләрне Әлфия апа бик яраткан. «Бу бит, малакаем, Япониядә эшләнгән «Ямаха», дип әйтеп куя торган була. Фотолар Ә.Авзалованың С.Фәтхетдинов белән дуслыгы турында да искәртә. Җырчының Салават иҗатын аеруча яратуы мәгълүм. Әлфия апаның җырларын тыңлап үскән ир-егет аңа өлкәнәйгән көннәрендә дә терәк була. Еллар узган саен чибәр, сәхнәләрне гөрләтеп хезмәт иткән артист картая. Ул инде халык алдына чыгарга ояла башлый. Әлфия апада да шундый уңайсызлану хисе барлыкка килә. Еш кына «Картайдым бит, кызым!» – дип әйтеп куйгалый. Шунда Салават аңа «Юк, түти сәхнәгә чыгасың! Әйдә, бергә!» – дип аны рухландыра. Ул көненә берничә тапкыр шалтыратып, җырчының хәлен белешүне дә гадәт итә. Әлфия апа Салаватка «улым», дип дәшә, «Минем ике кызым һәм улым бар», – ди.

Витриналарда – Әлфия апаның концерт күлмәкләре. Ул хәтта бер күлмәкне үзе дә теккән. Бу тукыманы бозарга кирәкми, шулай гына калсын, дип, аңа кайчы белән баш тыгарга тишек ясап, күлмәк иткән, бик ошатып кигән. Үзәкнең иң түрендә Ә.Авзалованы үзе яратып сәхнәгә чыга торган кызыл күлмәкле фото куелган. Бу – рәссам Зөфәр Гыймаев ясаган картинаның күчермәсе. Кылкаләм остасы аны Ә.Авзалованың туган көненә бүләк иткән. Җырчы картинаны бик ошата. «Нәкъ үзем. Минем холкым да күренеп тора», – ди. 

Әлфия апаның 60 елга якын дәвам иткән хезмәте ике тапкыр Кызыл Байрак ордены, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены белән бәяләнгән. Бу зур бүләкләр дә витриналарда җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә. Үзәктә баян, гармун коллекциясенә дә күз төшә. Алар Әлфия апаның баянда уйнаганга җырлавы турында искәртә. Арада 1910 елда эшләгән гармун да бар. Аны оста Расих Сабирҗанов яңарткан.

Әлфия Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте. Аны үзенең васыя­те буенча кызыл күлмәген кидереп ­җирләделәр. 

Халкыбыз Әлфия апаны онытмый, җырларын бүген дә яратып тыңлый. Рес­публикада аның исемен мәңгеләштерү эшләре дә башкарыла. Әйтик, 2018 елда Ә.Авзалова исемендәге I Беренче халыкара фестиваль үткәрелде. Венера Ганиева – жюри рәисе, Салават Фәтхетдинов баш продюсеры булды. Бу бәйге хәрәкәте ЮНЕСКО канаты астында уза торган фольклор фестивальләренең Европа ассоциациясенә кабул ителгән һәм Казан Бөтендөнья музыка шәһәре номинациясендә беренче урынны алган. Ә.Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль дә шунда кертелгән. Драматург Илгиз Зәйниевнең пьесасы буенча куелган «Әлфия» дигән спектакле дә халкыбыз күңеленә хуш килде. Сәхнәдә уен барышында беркем бер сүз әйтми. Әмма артистлар курчак белән эшли һәм шул ук вакытта Әлфия апаның фонограммасы бара. Җырчының ятимлек еллары, балачагы күз алдыннан үтә. Татар телендә «Әлфия Авзалова» дигән китап та дөнья күрде. Ул инглиз теленә дә тәҗемә ителеп (Гөлназ Солтанова тәрҗемәсе) укучылар кулына килеп ирешкән. Анда Әлфия апаның «Үзем турында» дигән беренче китабы, аның репертуарыннан 100 җыры, нота-текст материалы да бар. Бас­мага шулай ук музыкантларының, балаларының истәлекләре дә кергән. Китапны рус теленә дә тәрҗемә итәргә ниятлиләр, чөнки аны музыка мәктәпләре, училищелар үзләрендә кулланма материал итеп булдырырга тели. Казанның Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнашкан, күренекле татар җырчысы Ә.Авзалова яшәгән йортка мемориаль такта да куелды. Туган ягы Актанышта Әлфия апаны аеруча хөрмәтлиләр. Биредә аңа бик матур һәйкәл куеп та өлгерделәр. Әлбәттә, Казанда Әлфия Авзалова исемендәге урам һәм концерт залы, аның хатирәләрен, истәлекләрен саклый торган музей да сорала. 

Сөембикә КАШАПОВА.

(Автор фотолары.)
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: