Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Мәрҗани мирасы

Гыйнвар аенда татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, илаһият галиме, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел тулды. Шушы уңайдан Татарстан Милли музеенда галимгә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды, шулай ук "Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы" дигән темага күргәзмә эшли башлады. Аның ачылышында Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре, Татарстан Милли музее фәнни...

Гыйнвар аенда татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, илаһият галиме, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) тууына 200 ел тулды. Шушы уңайдан Татарстан Милли музеенда галимгә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды, шулай ук "Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы" дигән темага күргәзмә эшли башлады. Аның ачылышында Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре, Татарстан Милли музее фәнни хезмәткәрләре, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре, педагоглар, язучылар, китапханәчеләр, шәкертләр һ. б. катнашты. Тантананы Милли музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова ачып җибәрде.
Шиһабетдин Мәрҗани - гаять тирән белемле, затлы шәхес булган. Ул, төрки телләрдән тыш, гарәпчә, фарсыча да камил белгән, хезмәтләрен дә шул телләрдә язган. Замандашлары аны "Болгар җиренең иң укымышлы кешесе", "Үз чорының Платоны", "Татар Геродоты", дип атаган. Бу аңлашыла да, чөнки Шиһабетдин хәзрәтнең (аны еш кына туган ягында шулай дип йөрткәннәр) гыйльми эшчәнлеге гаять күптармаклы була, ул тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география кебек фәннәрне, халык иҗатын тирәнтен белгән. Аның, гомумән алганда, утыз томнан артык төрле өлкәләргә караган фундаменталь хезмәт язуы билгеле.
Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында дин әһелләре гаиләсендә туып-үскән егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Әмма аның белем алырга омтылышы гаять зур була һәм 20 яшьлек Шиһабетдин 1838 елда Бохарага китә. Ул анда төрле дини уку йортларында белем өстәгәч, Сәмәркандтагы "Шердар" мәдрәсәсенә юл ала, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган "Мир гарәп" мәдрәсәсендә белемнәрен тагын да тирәнәйтә. Моннан тыш галимнең 1880 елда Истанбул аша Гарәбстанга баруы, хаҗ кылуы Мисыр мәмләкәтләрендә сәфәрдә йөрүе, анда галимнәр белән аралашып, китапханәләрендә гыйльми эзләнүләр алып баруы мәгълүм.
Шиһабетдин Мәрҗани 1850 елда туган якларына берничә дөя йөге китап белән әйләнеп кайта, Казанның Җәмигъ мәчетендә (хәзер ул Мәрҗани мәчете дип йөртелә) имам булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. 1867 елда галим Казан мөхтәсибе итеп тә билгеләнә, ахун хәзрәт дәрәҗәсенә ия була. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы хезмәтләрне башкара, дини вазифаларны, белем бирү һәм гыйльми-тикшеренү эшләре белән бергә бәйләп алып бара.
1876 елда Казанда Татар укытучылар мәктәбе ачыла. Анда башлангыч сыйныф укытучылары әзерләнә. Укыту нигездә, шәригать дәресләреннән кала, рус телендә алып барыла. Мәктәп инспекторы В.Радлов тәкъдиме буенча Ш. Мәрҗани, татар мөселман дин әһелләреннән, беренчеләрдән булып, анда дин сабагы укытырга ризалаша. Мәктәпне ачу тантанасында ул, татарларны әлеге мәктәптә укырга чакырып, сәламләү сүзе белән чыга. Галим шушы уку йортында тугыз ел белем бирә, аның педагогик советында әгъза булып тора, күп дәресләрне үз программасы буенча алып бара.
Ш.Мәрҗанине аның хезмәтләре югары күтәрә. Ул зур дәрәҗәләргә ирешү белән бергә, исеме бөтен дөньяга танылган абруйлы галим була. Шиһабетдин хәзрәт үзе катнашкан чараларда, бер сүз әйтмәсә дә, аның анда килүе зур мәртәбә исәпләнгән. Галим Дамир Шаһавиев Ш.Мәрҗанинең, татар халкының һәм Россия мөселманнарының гына түгел, хәнәфи мәзһәбенә керүче барлык мөселманнарның да горурлыгы икәнлеген белдерде. Ислам динендәгеләрнең күбесе - нәкъ менә хәнәфи мәзһәбендә. Шиһабетдин Мәрҗани бу мәзһәб эчендәге дин белгечләренең дәрәҗәләрен билгеләү мәсьәләсен өйрәнгән. Ул аңарчы XVI гасырдан бирле госманлы Ибн Камал Баша кабул иткән тәртиптә барган. Ш. Мәрҗани мөселман дин белгечләре дәрәҗәләрен билгеләү мәсьәләсендә Ибн Камал Баша күрсәтеп калдырган тәртиптә төгәлсезлекләр булуын күрсәткән. Әйтик, Гыйрактагы бериш галимнәр, гыйлемнәре ягыннан күпкә өстенрәк булуларына карамастан, Урта Азиядәге кайбер соңрак килеп чыккан дин белгечләреннән түбәнрәк йөргән.
Якын Көнчыгыш һәм Төркия, Урта Азия, Гарәп илләре мөселманнары дин белгечләре дә Шиһабетдин Мәрҗанигә игътибар иткән һәм шундый галимнең үзләре яшәгән төбәкләрдән - Куфи, Багдад кебек Ислам дине үзәкләреннән чыкмавына, ә бәлки алардан еракта туып-үсеп тә дәрәҗәле фикер иясенә әверелүенә гаҗәпләнгән.
Рус гыйлем ияләре дә Шиһабетдин Мәрҗанине, аның журналларда басылган мәкаләләреннән күреп алып, күп кенә татар галимнәре һәм дин белгечләреннән аермалы буларак, таныган, югары бәяләгән. Әлбәттә, аны русчаны камил белгән дип әйтеп булмый, әмма ул бу телне үзара аралашырлык дәрәҗәдә үзләштергән. Бу елларда аның Каюм Насыйри, үзенең укучысы булган, соңрак зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановлар белән аралашуы, танылган тюрколог В.Радлов, профессорлар И.Готвальд, Н.Катанов, А.Казембек, В.Вельяминов-Зернов кебек рус профессорлары белән хезмәттәшлек итүе мәгълүм. Аларның берише Шиһабетдин хәзрәтнең өенә дә килеп йөргән. Петербург һәм Мәскәүнең рус ориенталистлары да, Лондон университеты галимнәре дә аның белән элемтәгә кергән. Шиһабетдин хәзрәт Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда да катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә Идел Болгарстаны турында татар телендә доклад ясый. В. Радлов аны русчага тәрҗемә итеп аңлатып бара. Бу доклад һәр ике телдә "Труды IV археологического съезда в Казани" дигән җыентык­та Казанда басыла.
Түгәрәк өстәл утырышында галимнәр Марат Гыйбатдинов, Хатип ага Миңнегулов белдергәнчә, Шиһабетдин Мәрҗани - безнең тарихыбызны системалы өйрәнгән беренче галим. Ул, мәгълүматларны төрле чыганак­лардан туплап, аларны фәнни нигездә анализлап, бәяләп язган. Галимнең шулай ук фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты темаларына караган хезмәтләре дә бар. "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" ("Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр") Шиһабетдин хәзрәтнең иң танылган хезмәте булып исәпләнә. Аны галим Әнвәр Хәйри хәзерге татар теленә кыскартып тәрҗемә иткән. Ул 1989 елда басылып чыкты. "Мөстәфадел-әхбар..."не татар халкы тарихы дип тә атарга мөмкин. Анда милләтебезнең этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар табарга мөмкин.
Галимне дөньяга таныткан икенче бер хезмәте - "Вафийийәт әл-әслаф. Вә тәхият әл-әхлаф". Бу җиде томлык биобиблиографик хезмәт Көнчыгыш галимнәре һәм аларның тормышы, хезмәтләре, фәнни-фәлсәфәи фикер тарихы турында. Шиһабетдин хәзрәт Коръәнне иң әйбәт белүче булып та исәпләнгән. Ул Диния нәзарәте кушуы буенча 1860 елдан Изге Китабыбызның Казан басмаларында, шул исәптән Казан университетында нәшер ителгәннәрендә дә төгәлсезлекләр китмәвен күзәткән.
Бүгенге көндә Ш.Мәрҗанинең кулъязмалары Казан федераль университетының Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Әмерханова Ш. Мәрҗанинең безнең көннәргә кадәр 39 кулъязмасы килеп җитүен әйтә.
Күргәзмәдә экскурсияне алып барган Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәрләре Алсу Хәйруллина, Флера Дәминова тамашачыларның игътибарын экспозициягә куелган Казан федераль университеты китапханәсендә сакланучы кулъязмаларга юнәлтте. Риваятьләр буенча, 1920 елда Ш.Мәрҗанинең китапханәсе янган. Әмма төрле шәхси тупланмаларда галимнең хезмәтләре табылып тора икән. "Билгеле, бу Шиһабетдин хәзрәтнең дәрәҗәсе зур булуыннан, кешеләрнең аның басмаларын үзләрендә булдырырга тырышуларыннан да киләдер. Бәлки китапханәнең бер өлеше генә уттан зыян күргәндер", - ди Алсу Хәйруллина.
Күргәзмәдә Татарстан Милли музее, Дәүләт архивы, Тарих институты фондларында сакланучы ядкәрләрнең бергә күрсәтелүе аеруча отышлы. Экспозициядә кулъязмалардан тыш, Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышын, яшәү рәвешен күзалларга ярдәм итә торган гаять кызыклы ядкәрләрне күрергә мөмкин. Милли музейда сакланган бу ядкәрләр мирасханәгә галимнең нәселен дәвам итүчеләрдән килгән. Ш.Мәрҗанинең 1864-1865 елларда Истанбулда тау бәллүреннән эшләнгән шәхси мөһере, җиз комганы, таягы, юл сандыгы, кече кызы Һава өчен махсус эшләтеп кайтарткан алтын җеп­ләр белән бизәкләнгән тукымадан тегелгән юрган галимнең матур, затлы әйберләр яратуы турында сөйли. Безгә килеп җиткән истәлекләрдә дә аның зәвык белән матур итеп киенеп йөрүе сөйләнелә.
Шиһабетдин хәзрәтнең бюро-секретере, ике урындыгы, җыйнак кына кәнәфие, стена сәгате, никахлашу йоласына чакыру, кебек истәлекләрне Милли музейга Апанаевлар тармагы буенча туганнары тапшырган. Экспозициядә шулай ук 1915 елда Ш.Мәрҗанинең юбилее уңаеннан нәшер ителгән басманы да күрергә мөмкин. Ул күп галимнәр һәм язучылар катнашында әзерләнгән. Ә менә моңарчы Татарстан Дәүләт архивында сакланган 1863-1903 еллардагы метрикә кенәгәсе, Шиһабетдин хәзрәтнең Искеташ мәчетендә һәм Казан Татар укытучылары мәктәбендә эшләгәнен раслаучы документлар беренче тапкыр күрсәтелә.
Шиһабетдин хәзрәтнең шәхси тормышында фаҗигаләр дә була. Аңа өч хәләл җефетен, җиде баласын җирләргә туры килә. Уллары Борһанетдин белән Мөхәммәт әтиләренең эшен дәвам итә, мулла вазифаларын алып бара. Күргәзмәдә Ш.Мәрҗанинең кече улы Борһанетдиннең һәм кызы Һаваның гаиләләре белән төшкән фоторәсемнәре дә тамашачыларда кызыксыну уята.
Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев искәрткәнчә, татар халкының затлы улы булган Ш.Мәрҗанине совет чорында оныттырырга тырыштылар. Аның исеме мәктәп дәрес­лекләрендә дә телгә алынмады. "Без Шиһабетдин Мәрҗанине, аның шәхесен бишектән үк өйрәнә башларга тиешбез", - дип белдерде Разил әфәнде.
Әйе, бүгенге көндә галимнең тормыш юлы һәм хезмәтләре белән кызыксыну арта бара. Әмма әле безнең алда, иң зур бурычларның берсе булып, Ш. Мәрҗанинең мирасын халкыбызга кайтару, аларны өйрәнү тора. Аның бүгенге көндә дә кулъязма хәлендә сак­ланучы хезмәтләре дә бар икән. Китапларын исә хәзерге татар теленә тәрҗемә итү ана телебездән тыш, гарәп, фарсы телләрен әйбәт үзләштергән белгечләр, археографлар әзерләүне сорый. Ә алар хәзергә - юк дәрәҗәсендә. Ш. Мәрҗанинең нәшер ителгән хезмәтләрен дә хәзер яңадан бас­тырып чыгару кирәктер.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев