Мәдәни җомга

Могҗизаи Галәм әхрамы

Илгиз Мәснәви улы – Иске Аракчинодагы Галәм әхрамының бүгенге эшчәнлеген яшәтүче шәхес. Галәм әхрамын төзүче, меңнәрчә кешеләрнең җаннарына игелек өләшкән дәвачы, рәссам, сынчы Илдар Хановның бертуган энесе ул. Бераз талчыккан, көне буе – хезмәттә. “Әхрам ишекләре иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр һәркем өчен ачык. Керү бәясе – нибары йөз сум. Туристлар да, үз юллары белән килүчеләр дә байтак, экскурсияләр үткәрәбез, – ди ул. – Янымда әхрам идеяләренә, ягъни бар дөньяда тынычлык һәм татулык булдыруга теләктәш ун-унике кеше бар, шул фикердәшләр белән бергәләп биналарны кабат төзекләндерәбез”. 

Биредә Илгиз әфәнде тарафыннан инде ярты елдан артык йога дәресләре үткәрелә. Казаннан килүче ун-унбиш кеше атнасына өч тапкыр үз сәламәтлекләрен ныгыта. Күнегүләр бушлай, сәгать ярым бара. Хатха-йоганың кайбер сулыш алу күнегүләрен Илгиз абый туристларга да аңлата.

Галәм әхрамы төзелә генә башлаган елларда, 1996 елның җәендә дустым белән дәвачы янына бардык. Илдар абый елмаеп каршы алды, дәвалады, әле су буе чиратлар да юк һәм өйдә ул әнисе Бибиасма апа белән иде. Бибиасма апа дустыма үз шигырьләрен укыды. “Илдар улым – яхшы кеше”, – дип улын мактап алды, дустыма яулык бүләк итте. Бик бәхетле көннәре иде сынчының... Беркадәр вакыттан соң Илдар абый төрле газеталарга биргән әңгәмәләрендә безне инде үзенең башка көн тәртибе белән таныштырачак, әхрамның төп максатларын аңлатачак:

“– Күпме йоклыйсыз? 

– Аз дигәндә – бер, күп дигәндә – өч сәгать. Кайчак иртәнгә кадәр кеше өзелми. Төнлә вакытым калса, картина иҗат итәм, шигырь язам.”

“Минем тормышым хәзер сәгатьләп түгел, ә минутлап язылган”.

“Бу – дини әхрам түгел, ә мәдә­ният, дөрес белемнәр әхрамы. Күп диннәрнең төп тәгълиматларында без никадәр күбрәк белемгә ия булсак, шулкадәр Аллаһыга якынаябыз дип төшендерелә. Мин инде берничә тапкыр әйттем, Галәм әхрамында бернинди дә дини йолалар үткәрелмәячәк”.

“Галәм әхрамында йога дә­ресләре булачак, группаларның бер өлешендә булса да дәресләрне үзем алып барачакмын... Мозаика дәресләре үткәреләчәк”.

“Әхрам үз эшчәнлегендә, балалар өчен рухи гимназия буларак, дөньяви мәдәният музеен хәтерләтәчәк. Балалар бирегә әти-әниләре белән киләчәк һәм орган залына, шәхси театрыбызга йөриячәк. Рәсем ясау, сынчылык, мозаика, сынлы сәнгати композиция класслары һәм балаларга матурлыкны аңлатып кына калмыйча, аны үз куллары белән иҗат итәргә өйрәтүче башка класслар да эшләячәк. 

Мин яшь философлар бәхәс­ләшәчәк һәм тәүге шигырь һәм музыкаль әсәрләр яңгыраячак бина төзим. Менә шушындый сәнгать конгломераты идеал кеше үсешенә булышырга тиеш тә инде.

Безнең гимназияне тәмамлаган яшьләр өч телне булса да белергә, философиянең бар юнәлешләре белән танышырга, профессиональ йоглар булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш”.

“Әхрам төзү – минем өчен Югарыдан җибәрелгән тормыш программасы. Әхрам нәкъ менә бүген кирәк. Дөньяда хәлләр шундый: кешелектә физик юкка чыгу куркынычы гына түгел, рухи һәлакәт белән янаучы таркаулык булуга да карамастан, рухи бердәмлеккә китерүче гомуми берләштерүче башлангыч юк. Мин бернинди дә яңалык әйтмәвемне аңлыйм, ләкин кешелек киләчәге хакына чаң сукмыйча булдыра алмыйм. Моны хәзер эшләмәсәк, бераздан соң булырга мөмкин”.

“Бар көчемә миһербанлык, белем орлыклары чәчәргә тырышам”.

“Теләсә кайсы кеше өчен, ә дәвачы өчен аеруча, иң мөһиме – кешеләрне ярату. Ихлас яратусыз дәвалау була алмый. Гиппократ анты гына җитми, аны Аллаһы Тәгалә алдында бирергә кирәк. Әгәр дә син моңа әзер түгел икәнсең, дәвалау өлкәсенә керергә ярамый...”

“Әгәр дә Югарыдан ярдәм булмаса, ышанам, төзелеш инде күптән тукталган булыр иде”.

“Неру да, Фидель Кастро да миңа Галәм әхрамын үз илләрендә төзүне берничә тапкыр тәкъдим итте яисә аларга барып эшләп алырга чакырды. 

– Ә нишләп бармадыгыз?

– Кайчак бәлкем, барасы да калгандыр дип уйлыйм. Нинди шартлар тудырачакларын исәпкә алсак, миңа үз максатларымны тормышка ашырырга зур мөмкинчелекләр бирелгән булыр иде. Ләкин мин үзем теләгән игелек орлыкларын үз Ватанымда чәчүне өстен күрдем”. 

Илдар Ханов Мәскәү истә­лекләре белән дә уртаклашачак:

“...Яшьлегемдә хирург миңа операциягә ятарга тәкъдим итте. Мин катгый рәвештә баш тарттым, үзем йога белән шөгыльләнә идем бит. Ач тора башладым, кырыс аскетизм кабул иттем. Аякларыма массаж ясадым. Унҗиденче көнне авыр­ту галәмәте бетте. Кырык көннән артык ач тордым һәм тәмам ябыктым. Егерме дүрт сәгатьнең алты-җиде сәгатен сулыш алу тренингы белән шөгыльләндем, миңа медитация җиңел бирелде. Минем рухым тәнне биш-җиде секундка калдырып чыга башлады һәм шушы вакыт эчендә мин Күктән теләсә нинди информацияне ала идем. Ачлык шундый мөмкинчелек бирә. Үтәли күрү сәләте көчәя. Бу чорда Володя Высоцкийның янәшәдә булуы миңа бик булышты”.

“... Володя белән без кызык таныштык. Суриков исемендәге институтка укырга кергәч, мин төнлә иҗат итә идем. Минем аякларым авырта иде, табибләр аларны хәтта кисеп ташларга теләде. Ә мин таяк белән һәм аркама этюдник асып институттан остаханәгә бара һәм анда һәр көн төнге уникегә кадәр иҗат итә идем. Остаханәдән төнлә генә тулай торакка кайтам, ә ул Рижское метросы янында, анда мин иртә һәм кичләрен какао белән күмәч сатып ала идем.

Бер көнне, чират торып, һәрвакыттагыча үземнең какао белән күмәчемне алдым, ләкин өч тиен акчам җитми булып чыкты. Бар кесәләремне актарам, юк кына бит өч тиен. Шулчак артта торучы эндәшә: “Бар, үзем хәл итермен”. Аннан соң ул минем өстәл янына берничә күмәч белән какао китерде. “Мә, сыйлан!” – ди ул. Минем исемемне сорады, үзен Володя Высоцкий дип атады. “Калган күмәчләрне этюднигыңа сал”. Шуннан соң без миңа киттек. ... Сәгать инде төнге ике иде, шуңа күрә Володяга минем остаханәдә йокларга туры килде. “Син миңа ошыйсың. Әйдә иртәгә тагын очрашабыз”, – диде Высоцкий. Мин аңа аякларым авыртуы турында сөйләдем. “Минем яхшы табибләрем бар. Мин сине аларга күрсәтермен”. Без шулай очраша башладык...”

“Сугыш вакытында безнең гаиләне дә хәсрәтләр урап узмады. Дәү әтине атып үтерделәр. Аннан соң күзләре начар күрү сәбәпле, тылда калдырылган әтине эштән куып чыгардылар, соңыннан – әнине. Икесенә дә озак вакытка “халык дошманы” ярлыгын тагып, гаиләне билгесезлектә һәм куркуда калдырып, икесен дә ипи карточкаларыннан мәхрүм иттеләр. 1944 елны, бар бәхетсезлекләргә өстәп, икмәк уңмады, ачлыкка түзәрлек түгел иде.

Суык гыйнвар ае. “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!” – кайгыга баткан йөзле әбием Аллаһы Тәгаләдән чираттагы оныгын җәфалардан коткаруын үтенә. Онык – ул мин. Әти-әни өйдә түгел. Әти әле генә завод­ның тимер юл тармагына йөкче булып эшкә урнашты, өйдә аны атналар буе күрми идек. Әни теләсә кайсы эшкә, иң авыр хезмәткә алына иде. Сөяк туберкулезыннан хәлем китеп, әтиемнең сырылган телогрейкасына төренеп, мин караватта үлем көтеп ятам. Әбиемнең моңлы, ямансу догасы, җил улавы белән кушылып, сагыш һәм котылгысызлыкны арттыра. Лампа, янып бетеп, сүнде һәм минем аңым караңгылыкка чумды. Башта минем эчемдә нәрсәдер әйләнә башлады, бәлкем, өйдә голланд миче булгангадырмы, мин сызгыру тавышы ишеттем. Аннан соң канатлы фәрештәләр төшүен, аларның мине кулларымнан алуын, күзләремне ачуын һәм мич торбасын күрсәтүен бик яхшы хәтерлим. Мин никадәр озаграк очсам, эчемдәге барлык әгъзам шулкадәр кысыла барды. Аннан соң шартлау булды һәм искиткеч көй ишеттем. Соңрак аны берничә мәртәбә яңадан кабатларга тырыштым, ләкин мин ул көйне бары бик өзек-өзек кенә итеп уйный алдым. Аннан соң мин чиста Күк йөзе, яшеллек, матур бакчалар, гөмбәзле өйләр, таныш булмаган кайберләрен яхшы белгән күп кенә кешеләрне күрдем, мәсәлән, үземнең үлгән дәү әтиемне. Күптән түгел генә ачлыктан үлгән күршебез Искәндәрне, безнең урамда яшәгән, әле күптән түгел генә күмелгән әбине... Миңа барысы да әкияти кинофильмны хәтерләтте. Кеше төркеме арасыннан ак киемгә киенгән берәү чыкты һәм әйтте: “Мин – Гайсә пәйгамбәр, мин сиңа Оҗмахны һәм Тәмугны күрсәтергә телим”. Һәм шундый картиналар күрсәтте, рухны җәлеп итте. Оҗмахта музыка уйный, биек әхрамнар һәм пирамидалар калкып тора. Һәм, әлбәттә, ризык таулары бар иде. Тәмуг үзенең кайнап торган казаннары белән каршы алды...

Ә аннан соң кое пәйда булды – Җиргә кире кайту юлы. Гайсә пәйгамбәр аның капкачын ачты: “Син анда төшәргә тиеш”. “Ләкин анда куркыныч, анда – ачлык, ялангачлык, анда – салкын... Мин анда кире кайтыр­га теләмим!” “Син анда очарга тиеш. Син кешеләргә кирәк”. Ул боерыклы хәрәкәт ясады, һәм мин уяндым. Нәкъ шул вакыт кемдер кулындагы тазын төшереп җибәрде. Тормыш чиксез авырту булып минем тәнемә кире кайтты, һәм аңлап бетерә алмаслык сагыш җаныма тулды. Күзләремне дә ачарга хәлем булмыйча, урында ята идем. Күршенең тавышын ишетәм: “Аны инде бүген җирләмәбез. Хәзер гәүдәсен генә юарбыз”. Минем тирә-янымда хатын-кызлар утыра, дога укыйлар, хушлашалар. Күршеләр кереп-чыгып йөри. Мине кайда җирләргә карар кылучыларның тавышларын баса төшеп сөйләшүләрен ишеттем. Әни тазга җылы су салып тынгысызлана, әбием йомшак итеп кенә ак кәфенлеккә төрә. Кинәт ул куркып, кулын читкә алды һәм кычкырып җибәрде: “Сөбханаллаһ! Ул исән!” Аның артыннан башка хатын-кызлар да кычкырды...

Үлемнән соң мин дөньяны үтәли диярлек күрә башладым. Алты яшемә кадәр начар сөйләштем, әмма песи чирләсә, аны дәвалый белә идем, мәсәлән, аның бөерләре яктыруын күрә идем...” (Өзекләр “Звезда Поволжья” газетасыннан алынды).

“ – Илдар абый, Сез гел хәрә­кәттә, төзелеш эшләре белән дә шөгыльләнәсез, шигырь язырга, рәсем ясарга да өлгерәсез. Энергиягез һәрчак ташып тора, үзегез, Ходайга шөкер, сау-сәламәт. Моның сере нәрсәдә?

– Кешеләрне яратуда, эштән, тормыштан рәхәтлек алып яшәүдә. Һәр иртәне намаздан башлыйм. Медитация белән шөгыльләнәм – теләгән эшемне җанымны биреп башкаруны мин шулай атыйм.

– Кешеләрне ничек дәвалыйсыз?

– Бисмилладан башлыйм, Алладан рөхсәт сорыйм. Миңа авыруга диагноз кую өчен бер-ике минут вакыт җитә – моның юлын үзем генә беләм...” (“Матбугат.ру” . 2011 ел).

Әхрам каршында басып торам. Ул бик чистарып һәм матураеп киткән, төсләре ачылган. Бер төркем туристларга ияреп, әхрам эченә атлыйм. 

Биредә рәссам турында фильм­нар карарга мөмкин. Бу юлы туристларны Илгиз Ханов үзе каршы алды һәм үз язмышында булган могҗизалы вакыйга белән таныштыра башлап, христиан диненә кагылышлы кечкенә залга алып керде. Анда – изгеләрнең иконалары. Ары узгач... йөз меңнәрчә кеше биредә үзләренең сәламәтлеген яхшырткан, төрле авырулардан шифа табып терелгән таныш бүлмә ... Илдар абыйның дәвалау бүлмәсе. Ул бүген ябык. Бераздан аны ачарга җыеналар. Коридор киң залга алып чыга. Ул Мисырга багышланган, бу илнең рәсем-символлары белән бизәлгән ике колоннага ия. Икенче зал – күргәзмә залы. Анда Илгиз Ханов тарафыннан агач такталарга пигментлы буяулар белән язылган сөйкемле татар кызлары образлары беркетеп куелган. Алар бик ачык төсләр белән язылган, арада Сөембикә-ханбикәгә багышланганнары да бар. Биредә кечкенә балаларның ханбикәне сурәтләп караган рәсемнәренә дә урын табылган. Икенче кызыклы күргәзмәдә – курчаклар иҗат итүче ике оста: Алла Суркова һәм Асия Глебова эшләре. Алар да туристлар күңелендә кызыксыну хисе уята, аеруча Асия Глебова курчакларының матур милли киемнәренә сокланып карыйлар! Ары китеп Илгиз абый инде киң һәм иркен концерт залына алып чыга. Биредә хәйрия концертлары да уза. Орган да куелган. Сәхнә түрендә – Илдар Хановның тәүге әсәрләреннән берсе – “Паганини” картинасы. Үзлегеннән өйрәнеп, скрипкада, думбрада, фортепианода көйләр уйнаган рәссам гомере буе музыкага мөкиббән иде. Өстәвенә, ул безгә талантлы рәссам һәм сынчы буларак кына түгел, ә шагыйрь буларак та билгеле. 

... Концерт залының сәхнә артындагы ары бүлмәсендә дә рәссамның берничә картинасы эленеп тора. Дусты, рәссам, каллиграф Владимир Попов тарафыннан махсус иҗат ителгән туграсы да бирегә урнаштырылган. Экскурсия шуның белән тәмам. Ә без әхрамның башка залларына да күз төшерик.

Икенче катта мозаика ясау остаханәсе урнашкан һәм теләге булганнар өчен дизайнер, рәссам Анна Солнечная биредә осталык дәресләре алып бара. Әхрамда тагын бер остаханә бар. Бүгенге көндә анда яңа сфинкс иҗат ителә. Әхрам янына күптән урнаштырылган ике сфинкс янына өстәләчәк бу мифик зат бик үзенчәлекле. Һәрхәлдә, кайберәүләр аңа карагач, Гагаринның йөз чалымнарын күргәндәй була икән. Илдар абый сфинксларның биредә булуын бик теләгән микән, бу хакта кистереп әйтүе кыен, әмма космонавтларны искә алсак, аның студент вакытында ук, аңа бик яхшы мөгамәләдәге дусты, баш конструктор Сергей Королев гозере буенча, беренче космонавтлар: Николаев, Терешкова һәм Береговойны очышка әзерләүдә катнашуы мәгълүм. Аларга космоста ялгыз калудан туачак курку хисен җиңү җиңел бирелмәгән. 

Сергей Королев рәссамга космос технологиясендә генә кулланылган бик чиста буяулар бүләк итеп биргән һәм “Чакыру”, “Гасыр туу” картиналарын рәссам нәкъ шул буяуларны кулланып язган. 

Менә бер турист үз соравын бирә: “Галәм әхрамының төп бурычы нәрсәдән гыйбарәт булачак дип уйлаган соң философ-сынчы?” Әхрам эчендә инде яңа кунаклар өчен экскурсия алып баручы Динара Шаммасова һәркемгә аңлаешлы итеп җавап бирә, ә мин исә Илдар Хановның үз аңлатмасына мөрәҗәгать итим: “Галәм әхрамының максаты, бирегә килүче кешеләр, бигрәк тә яшьләр, мондагы күптөрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнеп, музыка тыңлап яисә картиналар карап, узган буыннар туплаган барлык яхшылыкны, игелекне үз җаннарына сеңдерә алсын өчен, төп уналты дөнья мәдәниятендә тупланган бар уңай энергияне бер урынга җыю”.

Галәм әхрамы эчендә Коръән китабы бар. Бинаның бизәлешенә гарәп каллиграфиясе мулдан кертелгән. Бер диварда кешелеккә гасырлар буе җибәрелгән пәйгамбәрләрнең исемнәре төшерелгән. Тимер юл ягындагы диварда исә кирпечләр ярдәмендә “тынычлык”, “шатлык”, “тигезлек”, “дуслык”, “бердәмлек” сүзләре дә язылган, бу якка хәзер бик матур бина салынган. Бу бина Япониягә багышланачак. Ул үзенең тышкы кыяфәте белән үк хризантема чәчәген хәтерләтә. “Безнең илдә Япония хакында бик аз беләләр. Без бу җитешсезлекне киметергә булдык”, – ди Илгиз Мәснәви улы. Рәссам иҗатында да Хиросима фаҗигасенә багышланган тулы бер цикл бар, Илдар абый үз гомерендә Хиросимага багышлап ике дистә әсәр язып, кешелекне тату яшәргә өндәгән. 

“Киләчәктә биредә хәзерге заман сынлы сәнгать галереясын да булдырып, халыкны яшь рәссамнарның һәм дизайнерларның беренче әсәрләре белән дә таныштырып барырга уйлыйбыз”, – ди Илгиз Ханов.

Яңа туристлар төркемен алып килгән экскурсовод сүзләренә колак салам: “Бу әхрамга Минтимер Шәймиев бик булыша. Башка иганәчеләр дә шактыйдыр дип уйлыйм әле”, – ди ул. Ләкин аның сүзләре дөреслеккә туры килми. “Юк, – ди Илгиз Мәснәви улы. – Безгә дәүләт эшлеклеләре тарафыннан беркем дә булышмый. Иганәчеләребез дә юк. Биналарны бары тик әхрамны күрергә теләүчеләр калдырган сәдака акчасына таянып төзекләндерәбез”.

Әхрамга озын-озак сәяхәттән соң, шатлыклы нәтиҗәгә киләм: бирегә яшьләр бик күп килә! Әхрам белән кызыксынып, сорауларын да бирәләр, планетаның үзенчәлекле әхрамнары исемлегенә кергән бинаны фотога да төшерәләр.

“Аллаһы Тәгалә илаһи сәләтләр бүләк иткәндә, Илдарга нибары өч яшь ярым була, Галәм әхрамы төзелешен башлап җибәргән көнне – 1994 елның 12 апрелендә – абыема илле өч яшь иде. Ул беркайчан да шушы якты идеясеннән кире кайтмады, гомере буе изге максатына таба барды! Биредә тиздән тагын бер мәчет бинасы төзеләчәк һәм ул өч каттан торачак”, – ди Илгиз Ханов һәм әхрамның киң мәйданлы эчке ягын күрсәтә. 

Рәссам, сынчы чиксез күп ватандашларын, шул исәптән Япониядән, Германия, Голландия, АКШтан килгән адәм балаларын да сәламәтләндергән, кайчандыр илбашлары булган Брежневны һәм Ельцинны да дәвалаган. Аның ике сурәте алдымда. Берсендә ул – бик ягымлы, яраткан песиен кулларына алып, бәхетле елмаючы Җир кешесе. Икенчесендә ул инде Җир кешесенә охшап та бетмәгән, әйтерсең лә космик зат, йөзендә – илаһилык, көчле рух ныклыгы, зирәклек... Бу сурәт аның медитация халәтен чагылдыра, ахры. Барысын да камиллек дәрәҗәсенә җиткерә белгән һәм олуг романтик булган, безнең өчен үрнәк шушы хөрмәтле кешенең иҗади манифесты да үтә төгәл: “Теләгем – сугышларсыз дөньяда иҗат итү, кешелекне тагын да бөегрәк, хөррәк һәм бәхетлерәк итеп күрү. Тормыш максатым: рухи практика, дәвалау, тирә-юнь мохитне гуманлаштыру, Галәм әхрамын төзү. Иҗади мөмкинлекләр чигендә яшәү”. 

Илгиз Хановтан әхрамдагы “Әни чишмәсе” хакында сорамыйча калсам, бу язма тулы булмас иде. Тик җавап кына күңелсез булып чыкты: “Илдар үлгәч, ул чишмә Җир астына кереп югалды”.

... Илдар абыйны үлеменә ике атна кала күрдем. Ул миңа үз киңәшләрен бирде һәм: “Син бит тагын килерсең әле?” – дип сорады. Хәтеремдә, сынчының йөзенә игътибар белән карадым, аның күзләре яшәү көче белән тулы иде... Үлемгә ул әзер булгандыр дип әйтә алмыйм, мөгаен, әҗәле аның җаны тарафыннан да һич тә көтелмәгән халәт буларак кабул ителгәндер... 

Илдар Мәснәви улы Җирдән мөселман буларак китте һәм аны Җиргә күмә башлагач та... февраль ае күгенә Аллаһы Тәгаләнең хөрлек билгесе – салават күпере чыкты. Бу салават күпере аны күмеп бетергәнче күктә торды һәм барысы да аңлады: Җирдән изге күңелле, Аллаһы Тәгаләнең үзенә йөкләнгән бурычын үтәп чыга алган, сөекле бәндәсе китте...

...Ә хезмәте калды. Һәм бу хезмәт турында күпсанлы кунак­лар күңелдәге хис-фикерләрен биредәге калын дәфтәргә язып калдыра: “Искиткеч глобаль идея!”, “Җаныбызга рухи көч һәм илһам алдык!”, “Бу – космик корылма!”, “Әлеге әхрам – Татарстанның горурлыгы!” 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Фотолар Интернеттан һәм Илгиз Хановның шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: