Мәдәни җомга

Мөхәммәт ага мирасы

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә милли гореф-гадәтләребез турында аеруча күп язылган. Язучы “Торналар төшкән җирдә”, “Бәхилләшү” әсәрләрендә туган ягы, көнкүрешебездәге татар халкына гына хас гаҗәеп сәгадәтле мизгелләрне аеруча тәмләп бәян итә.

Гөберчәкнең Сафый чишмәсе, торналар үз иткән үзәнлек, ат җене кагылган Шәйдулла, Керәнне юл өстендәге менә егылам-егылам дип торган Өчиле урманы кебек истәлекләрнең барысы да Мөхәммәт аганың туган ягыннан, балачагы үткән Гөберчәктән, ул эшләгән шушы яктагы авыллардан  алынган. Язучы үз туган ягын, аның кешеләрен кадерләгән кебек авылдашлары-райондашлары да, Мөхәммәт аганың истәлекләрен туплаган мирасханә булдыр­ган. М. Мәһдиев үскән йорт биләмәсендә бүген “Казан арты” тарих-этнография мирасханәсенең филиалы булган “Мөхәммәт Мәһдиев музее” урнашкан һәм язучының туып-үскән йорты саклана. Мирасханәдә «Ак калфак» татар хатын кызларының иҗтимагый оешмасының Арчада үтә торган күчмә утырышына килүчеләрне филиал мөдире Халидә Габидуллина каршы алды, экспозицияләр белән дә үзе таныштырды.


Музейга килгән һәр кешене ачык йөзле, һәркемгә хәерхаһлы булып яшәгән Мөхәммәт ага үзе каршы ала сыман. Бу бинаны 1996 елда бүрәнәләрдән махсус төзегәннәр, ул 2000 елның 6 июлендә рәсми ачылган. Мирасханәдә экспозиция өч залга урнаштырылган. Беренчесе юллар темасы белән бәйле. Чөнки Мөхәммәт ага үз вакытында әсәрендә болай дип яза: “Элек тә юк иде юллар, бүген дә юк юллар. ...Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан нәкъ җиде юл кайтып керә. Һәр җиде юлдан кайт­канда авыл, минем туган йортым җиде төрле булып күренә”, – ди. Биредәге фоторәсемнәрдә язучының туган авылының төрле чорлардагы юллары, шул исәптән, аның үз әсәрләренә керткән балчыклы, канаулылары да  күрсәтелгән. Хәзер инде аларга асфальт түшәлгән. Кызганыч ки, Мөхәммәт агага шундый юлларны күрергә насыйп булмаган. Шулай да, авылдашлары аңа иң олы рәхмәтләрен әйтә, чөнки Гөберчәктә Мөхәммәт ага туып үскәнгә, шушында аның музее булганга авылга кадәр асфальт юл килеп җиткән. Гөберчәк авылы ике урамнан тора, аның берсе Мөхәммәт Мәһдиев, икенчесе Гариф Ахунов исемен йөртә. Чөнки Г. Ахуновның әнисе Бибинур апа – Гөберчәк авылы кызы. Кечкенә Гарифның Гөберчәккә кунакка килеп йөрүен хәтерлиләр икән әле. 

Музей мөдире кунакларының игътибарын диварга эленгән бер борынгы картага юнәлтә. Ул 1910 елда бастырылган. Анда авылның беренче исеме Кече Му дип язылган. Аннары ул 1930-1933 елларда гына тарихка Гөберчәк исеме белән кереп киткән. Мөхәммәт ага моңа, күп орчык дигән сүздән алынган дип, төгәл аңлатма бирә. Монда удмуртлар килеп, урман кисеп, авыл барлыкка китергән, дигән гыйльми фараз да яши икән.  Бер стендта – Мөхәммәт аганың әтисе Сөнгатулла абзый, әнисе Рабига апаның фоторәсемнәре. Сөнгатулла абзый үзе төп чыгышы белән күрше Сикертән авылыннан.  Сатыш мәдрәсәсендә 10 елдан артык, аннары  Арчада ике ел татар-рус мәктәбендә белем алган укымышлы егет 1914 елда Гөберчәккә мулла итеп билгеләнгән, 1915 елда Саба районының Түбән Симет кызы Рабига апага өйләнгән.  Хәзрәт 1916 елда шушы биләмәдә йорт сала. 

Сөнгатулла абзый авылда, беренчеләрдән булып, умартачылык эшен башлап җибәрә. Экспозициягә куелган бал кыргычы, үзе ясаган, кулланган бал тәпәне дә, аның шушы һөнәрен искә төшерә. Бер гасырга якын вакыт элек – 1923 елда хәзрәт кулланган календарь битенең алгы һәм арткы битләре дә килүчеләр өчен кызыклы.

“Рабига апаның шәхси әйберләре бик аз сакланган”, – ди Х.Габидуллина. Музейда аның чәч тасмасын, тарагын, алкаларын күрергә мөмкин. Экспозициядә шулай ук Мөхәммәт ага туып-үскән чор ядкәрләре урын алган. Язучының кызы Гәүһәр күптән түгел генә чормадан табып тапшырган уфалла арбасы тәгәрмәчләре дә, алар гаиләсенеке булган агач ипи савыты, Рабига апаның уклавы, ипи калагы – музейның кадерле ядкәрләреннән. Алар сугыш һәм аннан соңгы елларда гаилә өчен бик кирәкле көнкүреш әйберләре булган. Мөхәммәт ага әнисе хакында язганда, аның кызгылт тышлы тартмачыкта документларын саклавын телгә алган. Бүген ул да – музей экспозициясендә. Биредә шулай ук язучы үскән  заманнарда бик яратып кулланылган такта чәй дә хатирәләрне кузгата. Аны бүгенге яшьләр белми. Шуңа да чәйгә карата  мирасханәгә килүчеләрнең, аеруча балаларның сораулары күп була. 

Музей мөдире игътибарыбызны агачлар рәсемләнгән картинага юнәлтә. Аны рәссам Фаил Зиязов ясаган. Картинада чыршы агачы да бар. Бу – Мөхәммәт ага үз ишек алларына утырткан агач. Ул озак еллар Мәһдиевләр биләмәсендә җәелеп үскән. Фаил Зиязов, Татарстан Милли музееның баш рәссамы буларак, мирасханә экспозициясе  иҗат төркемендә эшли һәм, Мәһдиевләр биләмәсен рәсемгә алганда, чыршыны да картинага кертә. Әмма 2009 елның 18 апрелендә чыккан давылда  ул сына. Гомумән, Сөнгатулла абзый бу нигездә яши башлагач, бик күп агачлар утырткан. Бу күркәм гадәт Мөхәммәт агага да күчкән. Ишек алдында, бакчаларында язучы утырткан агачлар бүген дә бар әле. Сөнгатулла хәзрәт утырткан алмагачлар исә 1941 елгы зәмһәрир салкыннарда һәлак була. 

Татар халкы элек-электән чис­талыкка, сафлыкка омтылган. Сөлге, комган, чиккән сөлге-тас­тымаллар һәрвакыт баскыч төбендә торган. Музей фондларында да комганнар хәтсез сак­лана. Экспозициядә ак төстәге җирлеккә бизәк төшереп эшләнгән затлы һәм кыйммәтле комган  куелган. Бу Рабига апага бүләк булган. Ул аны кадерләп тоткан. Аннары күз Мөхәммәт ага әнисенең читекләренә төшә. Үз заманының кыйммәтле аяк киеме булган ядкәр – бүген дә музей бизәге. Мәчет таягын Сөнгатулла абзый үзе ясап кулланган. Мәчет исә музей янындагы, димәк ки, Мәһдиевләр йорты белән янәшәдәге биләмәдә булган. Хәзер анда – башлангыч мәктәп. Бу бинаны төзер алдыннан мәчет корылмаларын тикшерәләр. Ул  бик нык черегән булып чыга, шуңа аны сүтәләр. 

1930 елларда бу якларда колхозлашу мәрәкәләре башлана. Сөнгатулла абзый, гариза язып, үзенең күмәк хуҗалыкка керү теләген белдерсә дә, “Син оешкан колхозны таркатырга уйлыйсың,” дигән гаепләү белән аны бер елга төрмәгә утырталар. Музейда 1933 елда хәзрәтне ирегеннән мәхрүм иткән документларның күчермәләре бар. Ул аннан исән-сау кайта. Ләкин берничә елдан 1937 елның 19 декабрендә, зәмһәрир салкын көндә Сөнгатулла абзыйны гаиләсеннән соңгы тапкыр алып чыгып китәләр. Мәһдиевләр гаиләсенә соңыннан “Әтиегез 1942 елда йөрәк параличыннан вафат булды,” дигән хәбәр ирештерәләр. Мөхәммәт абыйга күпмедер вакыттан соң хәрби архивта документларны табу мөмкинлеге туа, шул вакытта ул әтисенең 1938 елның 5 гыйнварында атып һәлак ителгәнлеген белә. Язучы-галим, шушы хакта укыганнан соң, минем әтием 16 көн генә газап чиккән, ач-ялангач килеш, Черек күл подвалында җәлладлар кулында озак интекмәгән бит, әле кайберәүләр таш капчыкларда еллар буе авыру-ач хәлдә җан асраган, гомерләре барыбер шунда газаплаулар аша өзелгән, дип яшь аралаш шатлана. 

1941-1944 елларда Мөхәммәт ага Арча педагогика училищесында белем алган. Ул укырга фанердан эшләнгән чемодан белән йөргән. Бүгенге көндә музей түрендә сакланган чемоданга бәйле кызыклы вакыйгалар да хәтсез икән. Шуларның берсе язучы Вакыйф Нуриевның әнисе Нәкыя Абдуллина белән бәйле. Ул – үзе Сикертән кызы. Мөхәммәт абый белән алар Сикертән мәктәбендә дә, Арча педагогика училищесында бергә белем алган. Нәкыя апа да нәкъ шушындый чемодан ясаган. Берара училищеда аларга паек – ипи бирә торган булганнар. Мөхәммәт абый Нәкыя апага, мин бүгенге паекны өйгә алып кайтырмын дигән идем, син үзеңнең чемоданыңа тыгып тор әле, ди. Нәкыя апа борчыла, ипине чемоданнан берәрсе урласа, мин аны сиңа каян алып бирермен, үземә дә юк бит, ди. Мөхәммәт абый көлемсерәп куя да, “И-и –и, Нәкыя, кешенең башы ике дип белдеңме, синең чемоданыңа кем курыкмыйча кулын тыксын инде”, – ди. Абыйсы фронтта булу сәбәпле 14-15 яшьлек Нәкыя  чемодан ясаганда, әллә белмәгән, әллә көче җитмәгән, тыштан кадакланган һәр кадак эчтән тырпаеп торган. Шуны һәр студент белгән, Нәкыя апаның чемоданына кулын тыгарга җөрьәт итмәгән. 

 Музейда эленеп торган мандолинаның да үз тарихы бар. Мөхәммәт ага педагогика училищесында укыганда мандолинада уйнарга өйрәнә. Беркадәр еллар узгач аңа кемдер мандолина бүләк итә. Соңыннан язучының җәмәгате Лилия апа, ул аны кем бүләк иткәнен хәтерләми, әмма ул аны гомер буе саклады, дип сөйли. Кунаклар арасында “Бу мандолина уйныймы?” дип кызыксынучылар булды. Уйнамый  икән. Мөхәммәт ага үзешчәннәр белән Эзмә авылында спектакль куярга бара. Әлбәттә, ул анда үзе дә катнаша.  Шул вакытта, мандолина ялгыш ватыла.

Халидә Габидуллина Бөек Ватан сугышына багышланган экспозициядә яуда катнашып исән кайтканнар фотолары арасында Мөхәммәт ага белән үгез җигеп кырда эшләгән Нургали Гомәровны тәгаенләп күрсәтә.  

Язучы үзенең әнисе Рабига апа турында үз әсәрләрендә бик матур итеп яза. Аның кырыс та булуын, укуын тәмамлап, диплом алып кайтуына бер хис-тойгы белдермәвен дә әйтә. Чөнки аның әнисе уйларынча, улы Мөхәммәт укыган, диплом алган булырга тиеш. Әниләре Рабига апаны Мәһдиевләр гаиләсе белән бергә бердәнбер фоторәсемендә күрү мөмкинлеге бар. Иң өлкән балалары Рәфига апа сугыш вакытында окоп казырга йөреп, суык тидереп кайта, вафат була. Төп йортны саклаучы Равия апа гомере буе Гөберчәк башлангыч мәктәбендә белем биргән. Шунда ук  – Казан шәһәрендә яшәгән Рауза апалары, Рәшит  абыйлары (ул Бөек Ватан сугышы ветераны). Аның  командиры 1944 елда Рабига апага әйбәт, батыр егет тәрбияләп үстергәне өчен Рәхмәт хаты җибәрә. Ул хат музейда саклана. 

1950-1954 елларда Мөхәммәт абый хәрби флотта хезмәт итә. Музейда бу хакта моряк киемнәре дә искәртә. Солдат каешы да – армия хезмәте истәлеге. 

Тагын бер экспозиция Мөхәммәт абый тормышының төрле чорын күзалларга ярдәм итә. Язучының педагогика училищесында укыган студент еллары, мәктәптә дәрес биргән вакытлары, армиядән отпускка кайткач, апалары белән фоторәсемгә төшүе бер-бер артлы күз алдыннан үтә. Мөхәммәт ага армиядән офицер дәрәҗәсендә кайта. Аңа хәрби хезмәттә фамилиясен алмаштырырга кушалар, чинын күтәрергә вәгъдә итәләр. Әмма егет нәселенә тугры кала, соңрак үзенең үҗәтлеге белән барыбер офицер дәрәҗәсен ала. Мөхәммәт ага армиядән соң Казанбаш мәктәбендә дә укыткан, булачак тормыш иптәше Лилия апа белән дә биредә танышып гаилә корган. Аларның Казанбашта эшләгәндә дөньяга тәүге авазын салган кызлары – кечкенә Гәүһәрнең фоторәсеме дә игътибарны җәлеп итә. 

1956 елда бу яктагы авыллар Яңа Чүриле районына керә. Аның район газетасы “Сталинчы” исеме белән йөртелә. 1947 елда басмада Мөхәммәт аганың “Юлбашчыларның биографияләрен өйрәнәбез” дигән кечкенә генә бер язмасы басыла. Шул газета материалы Мөхәммәт аганың киләчәктә олуг язучы исемен алачагына ишарә булуы да ихтимал. Музейда Мөхәммәт аганың барлык документларын, хәтта чит илгә йөргән паспортын да күрергә мөмкин. Экспозициягә М.Мәһдиев китапларының беркадәре куелган. Язучының әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Бер үк әсәрнең берничә тапкыр тәрҗемә ителгәннәре дә бар. “Мәңгелек яз” әсәренең прототибы – Мөхәммәтнур абый Хәйретдин булуы мәгълүм. Бу ике гаилә (Мәһдиевләр һәм Хәйретдиневлар) элек-электән дус булып йөрешкән, аларның әтиләре хәтта төрмәдә дә бергә утырган. Мөхәммәтнур абыйның әтисе Хәлим абый Г.Тукайга кием теккән кеше буларак та танылган. Аның тегү машинасы бүген дә алар гаиләсендә саклана. Мөхәммәт абыйның әсәрләрендә, авылларында алты тегүче булуы, аларның ак һәм кара тегүчеләргә бүленүе турында да мәгълүматлар бар. Аклары Г.Тукайга һ.б. танылган кешеләргә кием теккән. “Лилия апа әйтүенчә, язучының иҗатын бәяләп бик соң гына исемнәр бирелгән. Татарстанның халык  язучысы дигән исемнең документы да биредә саклана”, – дип ачыклап үтә Х.Габидуллина.

Мирасханәнең бер почмагына Мөхәммәт аганың Казан фатирындагы эш бүлмәсе күчерелгән.  Аны караганда уйчан кыяфәтле Мөхәммәт аганың идән паласына басып йөрүе, сервантыннан китаплар актарган мәле күз алдына килә. Шунда ук эшкә тотып йөргән таныш дипломаты, әсәрләрен, хатларын язган машинкасы да куелган. Музейда шулай ук Мөхәммәт агага истәлеккә бүләк ителгән китаплар (аларның хәтсезе авыл китапханәсендә саклана), кедр чикләвеге, сәгатьләрен, пычагын, кырыну станогын да күрәбез. Мирасханәгә “Салават күпере” журналы да куелган. Анда  язучының көлдергечләре басылган. Алар юктан бар булмаган. Мөхәммәт аганың улы Искәндәр кайбер авазларны дөрес әйтмәгән. М.Мәһдиев шуларны теркәп барган да кече яшьтәгеләр өчен көлдергечләр язган. Бу аның игътибарлы ата булуына да бер дәлилдер, мөгаен. М.Мәһдиев шигырьләр дә иҗат иткән. Музейда килүчеләр игътибарына 1959 елда дөнья күргән, 1960 елда иҗат ителеп, 2000 елда гына “Арча хәбәрләре” газетасында басылып чыкканнары тәкъдим ителә. 

Бер фотода Мөхәммәт абыйның беренче тапкыр педагогика училищесына укырга барган 14 яшьлек вакыты сурәткә алынган. Ул анда группадашы, дусты Мансур Мусин белән. Фото Рәйсә апа Хәмитова аша килеп кергән. Ул сурәтне  Арча үзәк китапханәсе бүлек мөдире, Гөберчәктә туып-үскән Әзия Галимовага биргән. Ул исә аны музейга тапшырган. Халидә ханым кечкенә генә бу фотоны Арчада зурайтып ала.  

Язучының “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә “Алай да чишмә бар әле” дигән бүлек бар. Анда авылның Сафый чишмәсе турында языла. Музейда ул Фаил Зиязов иҗат иткән картинада сурәтләнә. Ә инде мирасханәнең түрендә эленгән Мөхәммәт аганың портретын  Эрот Зарипов ясаган.

Мөхәммәт ага авылга төрле бәйрәмнәрдә, аеруча Сабан туенда кайтырга ярата. Алар, гадәттә, күрше Сикертән авылында уза. Шул вакытта ул авылдашларын видеога төшереп,  аны телевидениедән күрсәтү мөмкинлеге тудырган. Билгеле ки, бу авыл кешесе өчен гайре табигый хәл итеп кабул ителгән, аны соңыннан озак искә алып сөйләгәннәр. 

Мөхәммәт ага – Г.Тукай иҗатын аның тормыш юлын тирәнтен өйрәнгән кешеләрнең берсе. Ул шагыйрьнең һәр шигырен диярлек яттан белгән. Аның лекцияләрен тыңлаган яшьләр истәлекләрендә, аңа сорау биргән очракта, М.Мәһдиевнең аларга Тукай шигырьләре белән җавап бирүе турында әйтелә. Нинди генә бәйрәмнәр, сөйләшүләр булмасын, язучы Г.Тукай шигырьләрен кулланган. Аңа хәтта “Тукай” романын язарга тәкъдим итәләр. Кызы Гәүһәр апа әйтүе буенча, ул бу эшкә алынмаган. 

Мөхәммәт ага күп кенә эшлекле делегацияләрдә катнашкан. Беренче Президент М. Шәймиев белән йөргәндә төшерелгән фоторәсемнәре шушы хакта сөйли. 

М.Мәһдиев “Пенсия яшенә җитүгә мин эшемнән туктармын” дигән сүзенә тугры калып, 1990 елның декабрендә соңгы лекциясен укый. “Минем шушы көннән, сәгатьтән пенсия яшем җитте”, – ди. Музейда шул лекциянең фоторәсеме дә – экспозиция бизәге. 

Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Гомеренең бер мизгелендә кеше соңгы сулышын ала.1995 елның 14 июнендә Мөхәммәт ага вафат булды, аны, үзенең васыятьнамәсендә язылганча, Гөберчәк авылы зиратына кайтарып, Казаклар авылы болынына карап торган якка, әнисе, туганнары каберләре янында җирлиләр. Мөхәммәт Мәһдиев вафатыннан соң, Аяз Гыйләҗев әйткәнчә, “Гөберчәк авылының статусы шушы көннән башлап үзгәрә”.

Язучы бу дөньядан үткәннән соң, Чепьядагы Дуслык музее директоры Гарифҗан ага Халидә Габидуллинаны чакырып ала. Мөхәммәт ага, вафатына бер ел кала, Чепьядагы Дуслык музеена хат яза. Аңа, музей турында зур, саллы мәкалә язарга сорап, хат юллаган булалар. Мөхәммәт ага моның гади генә эш түгеллеген,  һич югы музей хезмәткәрләре белән берничә көн аралашырга кирәклеген, шуңа да бу эшне башка язучыга тапшыру дөрес­рәк булачагын әйтә. Бу хатның күчермәсе дә музей экспозиция­сенә куелган.

Музей мөдире, экскурсия тәмамланганда, кунакларга яшел төстәге өч басма күрсәтте. Арча районында туып-үскән шәхесләрнең, аларның биографияләрен язып һәм иҗат үрнәкләрен туплап, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты белән берлектә башлангыч, уртанчы һәм югары сыйныф укучылары өчен уку әсбабы бас­тырып чыгара башлаганнар. Бу өч томда да Мөхәммәт аганың әсәрләреннән өзекләр бар.  

Музей – Мөхәммәт аганың туганнарының, балаларының игътибар үзәгендә. Аның фонд­лары кызы Гәүһәр һәм апасы Равиянең кызы Җәүһәр ярдәмендә даими баетылып тора. Мөхәммәт ага әдәби мирасын кызы Гәүһәргә, төп йортны  апасы Равиянең кызы Җәүһәргә васыять итә. Алар төп нигез янында аккалфак­ларны каршыларга да кайткан иде.  

“Шушы нәселдә тууым белән  бәхетле, – дип сөйләде кунакларга Гәүһәр Хәсәнова. – Әлбәттә, бу – бик зур җаваплылык. Чөнки мин – Мәһдиев кызы. Шуңа да башка кызлар кылган гамәлләрне мин беркайчан да эшли алмадым. Ләкин икенче яктан күңелле дә. Халыкның ике олуг шәхескә (әтисе М. Мәһдиев, бабасы Г. Бәширов) булган мәхәббәтенең, ихтирамының бер өлеше миңа да эләгә, әлбәттә, игътибар һәрвакыт күңелне күтәреп җибәрә. Алар бу дөньядан үткәнгә дә шактый еллар узды. Әмма кешеләрдә аларга карата бик җылы хисләр саклана, мин моны тоеп яшим.” 

Гәүһәр ханым, әлбәттә, язу­чылар оныгы һәм кызы булып кына йөрми, әтисенең архивын эшли. Ул элеккеге елларда Мөхәммәт аганың биш томлыгын туплап чыгарган булган, анда күбрәк басылган әсәрләре кергән. Г.Хәсәнова хәзер аның 10 томлыгын әзерләгән. Аларның бишесендә Мөхәммәт аганың моңарчы күренмәгән иҗаты белән танышырга мөмкин. Алар архивта калган материалларыннан җыелган. Аңа кайсыдыр заманнарда газета-журналларда басылган, онытылып бара торган, әмма актуальлеген югалт­маган мәкаләләре дә кергән. Моннан тыш Гәүһәр ханым берничә ел элек әтисенең фәнни мәкаләләреннән дә җыентык әзерләп чыгарган иде. Бу бас­мада Мөхәммәт аганың галим буларак язган мәкаләләре, анда хәзерге заманның популяр шәхесләре, тарихчылар, галимнәр, сәясәтчеләр, язучылар, сәүдәгәрләр турында да язмалары бар. “Хәзерге биш томлыкка кергән темаларның чишмә башы шунда. Ул аларны 1950-1960 елларда архивтан табып, ачыклаган, язган. Хәзер бу мәкаләләрдән файдаланалар, әмма бу тикшеренүләрне Мәһдиев башлаган иде, дигән искәртмәләрне куймыйлар. Шуның өчен бу хезмәтләрдән аерым китап ясадык. Әйтик, кеше  датасын карый да, ул 1961 елда язылган икән, аңарчы бу хакта бер кеше дә язмаганлыгын аңлый. Бәлки, томнар чыкса, алар арабыздан киткән галимнәргә ихтирамны арттырырга ярдәм итәр”, – дип сөйләде Гәүһәр Хәсәнова.

Төп нигездәге сап-сарыга буялган, кояш кебек балкып торган йортның, капка төпләренең, каралты-кура, койма, ишек алларының, бакчаларының караулы булуы, тәртиптә тотылуы да күңелләребезгә май булып ятты. Өйнең тәрәзә төпләрендә Рабига апа яраткан яран гөлләр дә  шау чәчәктә утыра. 

Йортның салынуына 104 ел булса да ул әле нык күренә. Аның бүрәнәләрен  мари урманнарыннан кайтартканнар. Совет хакимияте урнашкач, Сөнгатулла хәзрәтнең гаиләсен, бу бинадан күчереп, бик кечкенә бер өйгә урнаштырганнар. Стенада бу йортта яшәп алган кешеләрнең балалары сызган язулар әле дә саклана икән. Соңрак авыл халкы йөреп, хәзрәтне барыбер үз өенә кайтарган. 

Мөхәммәт аганың серләре бертуганы Равия апа белән аеруча килешә торган була. Икесе дә укытучы, бер мәктәптә дә эшли, берсеннән  икенчесенә бергәләп күчә. Аннары үзләре янына әниләрен алып киләләр. Равия апаның кызы Җәүһәр Галимова шушы йортта туып-үсә. Мөхәммәт ага әтисез үскән Җәүһәргә дә игътибарын киметми, көндәлекләрен дә тикшергәләп ала торган була. Аннары ул укытучы дипломы алган Җәүһәрне КХТИ китап­ханәсенә эшкә урнаштыра. Язучы Равия апасы белән гомер буе элемтәләрен өзмичә яши. Кесә телефоннары уйга да кермәгән бу елларда авыл белән ике арада хәбәрне исә Җәүһәр ташый. “Тормыш кешене күп сыный. Аларны узганда Мөхәммәт абый терәгем булды”, – ди Җәүһәр Галимова.

Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: