Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

МИЛЛИ ГАМЬ

Рәссам Рөстәм Шәмсутов безне һәрвакыт гаҗәпләндерә килде. Беренче карашка, ул бик тыныч табигатьле кеше. Әмма аның башкарган эшләре үзен беренче күргәндә күңелдә туган хис-кичерешләргә каршы килә. Ул - шәмаил тарихын җентекле өйрәнеп, диссертация яклаган, "Слово и образ в татарском шамаиле" китабын чыгарган, "Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы"н оештыруда актив катнашкан,...

Рәссам Рөстәм Шәмсутов безне һәрвакыт гаҗәпләндерә килде. Беренче карашка, ул бик тыныч табигатьле кеше. Әмма аның башкарган эшләре үзен беренче күргәндә күңелдә туган хис-кичерешләргә каршы килә. Ул - шәмаил тарихын җентекле өйрәнеп, диссертация яклаган, "Слово и образ в татарском шамаиле" китабын чыгарган, "Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы"н оештыруда актив катнашкан, каллиграф-рәссамнарның "Әлиф" ассоциациясен оештырган, Кол Шәриф мәчетендә татар шәмаиле һәм каллиграфия галереясе ачкан, республика, Русиякүләм, халыкара дәрәҗәдә уздырылган каллиграфия һәм шәмаил күргәзмәләрен оештыруда тырышлык куйган, үзе дә аларда катнашкан оста.

Рөстәмнең тәүге мәхәббәте - архитектура. Ул Мәскәүдә архитектура институтын тәмамлый. Аның да, бик күп яшь талантларыбыз кебек, Мәскәүдә калу, берәр чибәр марҗага өйләнеп, Иван, Мариялар үрчетү, ана телен оныту ихтималы зур була. Әмма безнең бәхеткә, Рөстәм - төпле милли тәрбия алган егет. Мәскәүдә укыганда бәгырьне кимергән җирсү хисе, Казанга әйләнеп кайткач, аны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияте бүлегенә укырга керергә этәрә. Анда ул ныклап гарәп телен өйрәнә. Шуннан башлана да инде әлиф тирәсендә әйләнүләр. Рөстәм Шәмсутов эшләгән Кол Шәриф мәчете проекты бәйгедә 2 нче урынга лаек була. Ул гарәп хәрефләрен кулланып, заманча фәлсәфи картиналар иҗат итә. Ә беренче мәхәббәте архитектурага ул бүген дә тугры кала. Әле былтыр җәен генә аның проекты буенча Актаныш районында төзелгән "Нур" мәчетенең эчен бизәделәр. Бер үк вакытта ул Казан дәүләт төзелеш-архитектура университетында яшьләргә белем-күнекмәләр бирә.

Әмма ирешкәннәре белән канәгатьләнеп, тукталып калса, ул Рөстәм Шәмсутов булмас иде, мөгаен. Хәзер рәссам, мәсәлән, татар сувенирларын кайгыртып йөри. Дөресен генә әйткәндә, безнең сувенирларыбыз юк дәрәҗәсендә, дияргә була. Кызганыч ки, профессиональ рәссамнарыбыз ни өчендер бу мәсьәләгә әлләни әһәмият бирми. Сувенир тармагын үз дәрәҗәләреннән түбәнрәк саныйлар булса кирәк. "Юкса, шәхсән үземә сувенир эшләү серләренә төшенү бер картина иҗат итүдән күпкә авыррак тоела", - ди Рөстәм. Кул хезмәте үзе авыр, үзе озак вакыт сорый. Ә сатудагы бәясе хезмәтенә күрә түгел, бик кечкенә, чөнки нәни генә сувенирны беркем дә ат бәясенә сатып алмаячак. Рөстәм уйлап тапкан сувенирларның бер төре - тугра. Ул үзе сәнгатьчә матур, үзе тирән мәгънәле, үзе татар халкы язма мәдәниятенең бер чагылышы булып тора. Кыскасы, Казан турында бер дигән шәп истәлек. Туграларны татар кешеләре генә түгел, урыслар да, чит илдән килүчеләр дә яздырып алып китә, ди Рөстәм. Шуннан соң ул татар милли тәлинкәсен торгызу теләге белән янып йөри башлый. Милли бизәкләрне хәтердә яңартып чыга, Санкт-Петербургтагы керәч заводында тәҗрибә туплап кайта, татар тәлинкәсен бизәү буенча беренче республика бәйгесен оештыра. Әйтергә кирәк, тәлинкә бизәү дә бик четерекле эш, чөнки гасырлар буе тәлинкә бизәгән төрекләрне, яисә иранлыларны кабатлау ихтималы зур. Рәссам Р.Шәмсутовның кайбер эшләрен Татарстан Рәссамнар берлеге каршында эшләп килгән "Синяя птица" гамәли-бизәү сәнгате галереясендә күрергә мөмкин. Андагы һәр эштә Рөстәмнең күңел байлыгы, сурәтләү осталыгы, милли гаме шәйләнә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Рәссам Рөстәм Шәмсутов һәм аның кайбер эшләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев