Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Мәдәният әхрамы

Мәдәният әхрамы Казансу яры буендагы элеккеге “Ленин мемориалы” бинасында нигезләнгән Милли мәдәният музее үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Музейның мирасханәсендә 50 меңнән артык саклау берәмлегеннән гыйбарәт тарихи-документаль фондны һәм XVIII – XXI гасырларга караган сынлы сәнгать, графика, скульптура, гамәли бизәлеш сәнгате әсәрләренең тулы коллекциясе тупланды.

Әлеге вакыт аралыгында музей 10 миллионга якын тамашачыны кабул итте. Алар арасында Башкортстан, Удмуртия, Ульяновск, Пенза, Сочи, Саратов, Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоградтан килгән кунаклар, Төркия, Иран, Кытай, Германия, Финляндия һ.б. илләрнең галимнәре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, хөкүмәт һәм  эшлекле даирә делегацияләре бар.

Ә 2008 елның 9 июнендә Милли мәдәният музее экспозициясе белән ЮНЕСКО карамагындагы Бөтендөнья музейлары киңәшмәсенең (ИКОМ) Лондон, Нью-Йорк, Сеул, Шанхай, Афина, Портленд, Истанбул һ.б. шәһәрләрдән килгән вәкилләре танышып, “түгәрәк өстәл” үткәрде. ИКОМ оешмасының сәркатибе Ин Джонс беренче татар музеен “Көнчыгыш Европадагы иң яхшы музейларның берсе” дип атады. 

Музейлар барлыкка килү тарихы бик ерак гасырларга барып тоташа. Югары мәдәниятле борынгы юнаннар музейларны нәфислек һәм гүзәллекне бергә җыйган сәнгать учагы, алиһәләр әхрамы итеп күзаллаган.

Музейлар төзү сәнгате татар халкы өчен дә чит-ят күренеш түгел. Борынгы төрки бабалардан, Болгар, Казан дәүләте чорлары аша үтеп исән калган язма истәлекләрдән шул заманнарга хас гаҗәеп музей образы калкып чыга.

Ул сарайны менә шулай эшләтсеннәр:
Ун мең төрле нәкыш белән бизәсеннәр, 
Диварларын бәллүр белән эчләсеннәр, -
Алтын-көмеш белән балкып торсын имди.

Түшәмнәрен сурәт белән бизәсеннәр, 
Дүрт диварга төрле рәсем ясасыннар,
Йосыфның да сурәтен ясап куйсыннар, -
Үзеңә дә охшаш сурәт булсын имди.

Болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан китерелгән бу өзектә Зөләйха төзеткән сарай турында сүз бара. Ул күз алдына чын мәгънәсендә бөек сәнгать сарае, заманының зәвыклы музее булып  баса. Борынгы башкалага килгән чит ил сәяхәтчеләрен таң калдырган мәчет-мәдрәсәләр, зиннәтле хан сарайлары, алардагы хәзинәләр, риваять­ләргә кергән Сөембикә ханбикә китапханәсе дә шулай ук музей үрнәге, музей башлангычы булып санала ала.

. Казан шәһәренең символик ачкычы. Р.Мөхәммәтшин. Көмеш, алтынлау, сердолик, фирәзә; үтәли кисү, бөртекләү, җепкыр, кабарынкы җепкыр, чүкеп бизәкләү, инкрустация, уемлау.

 

 

 

Татарның милли каһарманы Г. Исхакый үзенең 1904 елда басылган «Ике йөз елдан сон инкыйраз»  әсәрендә татар музеен болай сурәтли: «Рәсемнәр берлән зал тулган иде. Һәммәсе дә болгар тормышыннан булганга, болгар мөхиббанына күп мәгънә алырлык иде. XIX гасырдан башлап, беткәнчегә кадәр килгән болгарларның зур кешеләре, мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре, шагыйрьләре, драматурглары, хәкимнәре, музыкантлары, народникла­ры – һәммәсе үзләренең иң мәгълүм вәзгыятьләрендә төшерелгәннәр иде...

. Казан ханнары таҗы. XVI гасыр. Көмеш, алтын йөгертү, каралту, асылташлар, мех. Авторлары: Ш.Хәялиев, Ш.Латыйпов. Реконструкция.

 

Җәгъфәр әфәнде икенче залга чыкты... Монда тарих белгән заманнан бирле булган болгарларның әйберләре бар иде. Акчалары, киемнәре, зиннәтләре, өй җиһазлары, табак-савытлары... Болар арасында Үзбәк ханга Мисыр хәлифләреннән җибәрелгән кылыч та бар иде...»

XX йөз башында бөтен дөньяда музейлар төзү шаукымы башлангач, татар зыялылары да бу эштән читтә калмый. 1913 елда шәһәр думасы депутаты Г.Апанаев Казанның борынгы нәселләрендә сакланган тарихи ядкәрләрдән Милли музей төзү идеясен күтәреп чы­га. Бу чорда инде әлеге музейның нигезен тәшкил итәрлек бай шәхси коллекцияләр дә оешкан була: Ш.Мәрҗани,  X.Акчурин,  Г.Баруди, С.Вахиди һ.б. тупланмалар. Әмма шәһәр хакимияте музей мәсьәләсен уңай хәл итми. 1917 елда Казан университе­тында үткәрелгән «Шәрык халыклары мәдәнияте» күргәзмәсе материалларыннан музей оештыру идеясе дә тормышка ашмый кала.

Бу вакыйгалардан соң бер гасыр үтеп, XXI йөз бусагасына атлаганда,  татар милли музее идеясе инде хыял гына түгел, ә зарурият буларак калкып чыга. 1992 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты элеккеге Ленин мемориалы бинасында Милли мәдәният музее төзү турында рәсми карар кабул итә.

Милли мәдәният музее үз алдына Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяга таралып яшәүче татар халкының меңьеллык бай матди һәм рухи мирасын туплап, музей залларында халкыбызның иң борынгы дәверләрдән алып хәзерге көннәргә кадәрге чын, гадел тарихын һәм мәдәниятен күрсәтүне төп бурыч итеп куйды.

Мәдәни мирас туплау юлында беренче булып, Казан уни­верситетының – фәнни, Татарстан Милли китапханәләреннән, Башкортстан төбәкне өйрәнү музееннан, Г. Камал театрыннан, шәхси коллекционерлардан алынган ядкәрләрне, «Тат-арт», «Чыңгызхан» төркеме әсәрләрен берләштергән «Сәнгать җәүһәрләре» күргәзмәсе урын алды. Татар темасын кискен Европа авангарды шәкелләре аша сурәтләп, татар мохитенә яңарыш алып килүче шау-шулы зур вернисаж иде ул. Аннан бер-бер артлы «Мирсәет Солтангалиев: Хакыйкать юлы», «Кайт әле монда, Ватанга...» (Г.Исхакыйның 115 еллыгы уңае белән), «Татар шәҗәрәләре» («Буыннар хәтере»), «Тарих дулкыннарында... Болгар иле», «Ислам һәм татар халкының рухи мәдәнияте», «Евразия яугирләре», «Татар дөньясы» һ.б. күргәзмәләр оештырылды.

 

. Дәрвазә. Казанның алтын капкасы. 2005 ел. Агачны уеп бизәкләү, алтын йөгертү, төсле буяулар. Авторы: А.Кулишкин. 

 

 

Милли мәдәният музее кыска гына вакыт эчендә татар тарихын, сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләрне чагылдырган ядкәрләр тупланмасын булдыруга иреште. Алар арасында Чулман буенда та­былган сасанилар чоры көмеш чүлмәкләре (VII-IX гасырлар); «Каратун хәзинәсе»ннән Алтын Урда тәң­кәләре; Идел буе Болгар дәүләтендәге тормыш-көнкүрешкә караган металл, сөяк әйберләр, ат бизәү җайланмалары, сугыш кораллары һәм башкаларны эченә алган В.Токмин коллекциясе. XIX-XX гасыр татар этнографиясе һәм гамәли бизәлеш сәнгате үрнәкләре, борынгы кулъязма һәм басма китаплар; «маклашеевка җайдагы», сорау билгесе рәвешендәге болгар алкасы һәм Болгар җирендә табылган бик сирәк очрый торган кеше сыны (V-VII гасырлар); Кабан күленнән табылган казан (ХV-ХVII йөзләр); «Сөембикә ханбикә һәм аның улы Үтәмеш Гәрәй» парсунасы; Ю.Котляровның Шаляпин коллекциясе; ХVIII -X1Х йөз чит ил граверларының басма әсәрләре; Б.Урманче әсәрләре тупланмасы бар.

Халкыбызның драматик тарихы аның күпсанлы сәнгать җәүһәрләренең, язма чыганакларының һәлак булуына, дөнья буйлап сибелүенә китергән. Ул ядкәрләрнең бер өлеше хәзер дә төрле музейларда, шул исәптән, Мәскәү Кремленең Кораллар пулатында, Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажында, Рус һәм Этнография музейларында аноним сәнгать әсәрләре буларак саклана. Алар арасында – дөньякүләм әһәмияткә ия Казан ханнары таҗы һәм тәхете, Мономах бүреге, Кубрат хан хәзинәсе...

. Ватандашларыбыз – күренмәс фронт каһарманнары. Күренекле совет разведчиклары И.Әхмәров, И.Алимова, Ш.Хәмзин һәм Н.Горшков эшчәнлегенә багышланган яңа экспозиция. 2017 ел.

 

 

 

 

Татарстаннан читтә сакланучы рухи-матди кыйммәтләрне туган җиренә кайтару бүгенге музей кануннары нигезендә тыелганга күрә, музей экспозициясендә уникаль татар раритетларының күчермәләрен файдаланырга һәм, беренче чиратта, ханлык чоры дәүләт регалияләрен күрсәтергә карар кылынды. Музейара килешүләр кысаларында «Казан ханнары таҗы» һәм «Казан тәхете»нең фәнни реконструкцияләре, бераз соңрак «Кубрат хан хәзинәсе» ядкәрләренең күчермәләре эшләнде. Алар, борынгы Россия музейлары һәм Кораллар пулаты тасвирламаларына (1807, 1835) һәм бүген Мәскәү музей экспозицияләренә куелган нөсхәләргә таянып, тарихи нигезгә аваздаш виртуоз техникаларда Казан зәркән осталары тарафыннан башкарылды. Әлеге раритет экспонатлар Татарстанда беренче мәртәбә Милли мәдәният музее тарафыннан кулланышка кертелде.

. Мирза Мөхәммәтшәриф Әл-Бохари. Китаб әл-хакания. Күчерүче: Бикәш бине Ишмөхәммәт Казани.
1693 ел. Фарсы телендә. 2005 ел. Агачны уеп бизәкләү, алтын йөгертү, төсле буяулар. Авторы: А.Кулишкин.

 

 

Милли мәдәният музее би­зәлешендә дә монументаль нәкыш белән скульптур пластиканы кушу, бинаның эчке архитектурасын саклап, биредәге витрина комп­лексларын, аудио-визуаль бүлмәләрне һ.б. җиһазларны яңа музей ихтыяҗларына яраклаштыру юлы сайланды. Нәтиҗәдә, витриналарда - күпсанлы фоторәсем, документаль материаллаp, гамәли бизәлеш сәнгате үрнәкләре, диварларда татар тарихындагы иң мөһим вакыйгаларны эченә алган «Төрки дөнья», «Алтын Урда», «Казан һәм казанлылар» кебек күләмле паннолар урын алды, элеккеге экспозиция мәйданчыкларында «Казан ханнарының тәхет залы», «Казан китапханәсе», «Татар мәгърифәтчесе йорты», «Беренче театр» кебек яңа күренешләр барлыкка килде. 

2005 елда башкаланың олуг юбилее уңаеннан коллективка Милли мәдәният музее кысаларында Казанның 1000 еллыгы музеен төзү бурычы йөкләнде. Музей залларында Россия һәм Татарстанның 14 әйдәп баручы музее, шул исәптән, Дәүләт Эрмитажы, Рус музее, Россия Дәүләт борынгы актлар һәм Татарстан милли архивлары һ.б. катнашында «Борынгы Казан» һәм  «Меңьеллык Казан» кебек фундаменталь тарихи-документаль күргәзмәләр оештырылды. 

Казан шәһәре белән бәйле раритетларның оригиналга тиңдәш сирәк күчермәләре, реконструкцияләре экспозициядә беренче буларак урын алды һәм фәнни әйләнешкә керде. «Лапидарий»га кергән таш сыннар, кыпчак балбалы һәм соңгы йөзьеллыкларга караган кабep ташлары, Казан таҗы, шулай ук Казанның риваятьләргә кергән капкасы да әнә шундыйлардан. Бүгенге көн рәссамнары тарафыннан «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү», «Борынгы Казанда сабан туе», «Нурлы Казан» (XVI гасыр Казаны) һәм тарихи темага ижат ителгән башка сурәтле паннолар исә шул чорның этник мохитен һәм татар халкының гомумиләштерелгән иҗтимагый-мәдәни портретын торгыза.

Сирәк фоторәсемнәр һәм дагерротипияләр файдаланып иҗат ителгән «Казан һәм казанлылар» монументаль фотокомпозициясе (ХIХ-ХХ гасырлар чиге), аның янәшәсендәге реаль һәм типологик персонажларны берләштергән «Шәһәр бакчасы» манзарасы, рус мәдәниятенең «көмеш чорын» чагылдырган «Әдәби салон» күренеше дә шундый ук мәгълүмати әһәмияткә ия.

Индүсә МИНҺАҖЕВА, Милли мәдәният музее фондларының баш саклаучысы. 

Розалина ШАҺИЕВА, «Казан» милли мәдәният үзәгенең баш сәнгать белгече.


. «Казан» милли мәдәният үзәге бинасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев