Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

МАТУР ЯЗУ НУРЛЫЙ КҮҢЕЛЛӘРНЕ

Күптән түгел Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның эшләреннән торган «Матур язу нурлый күңелләрне» исемле күргәзмә ачылды. Биредә берсеннән-берсе бай эчтәлекле һәм зәвекъле яңа шәмаил, тугралар, ләүхә, китап мөһере, шәҗәрәләрне хозур кылырга мөмкин. Түрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның нәсел шәҗәрәсе тора. «Татнефть»нең элекке генераль директоры Ринат Галиевнең туграсы...

Күптән түгел Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның эшләреннән торган «Матур язу нурлый күңелләрне» исемле күргәзмә ачылды.

Биредә берсеннән-берсе бай эчтәлекле һәм зәвекъле яңа шәмаил, тугралар, ләүхә, китап мөһере, шәҗәрәләрне хозур кылырга мөмкин. Түрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның нәсел шәҗәрәсе тора. «Татнефть»нең элекке генераль директоры Ринат Галиевнең туграсы исә кораб рәвешендә сурәтләнгән. Монда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләренә багышланган эшләр дә шактый. Бигрәк тә пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһү галәйһи вәсәлләмнең хәдис шәрифләре язылган шәмаилләр игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. «Һәр чиргә шифа бар», «Игелек кыл», «Тыйнаклык - иманнан», «Аллаһы исемен телгә алганда күңелләр тынычлана» һ.б. шундый хәдис шәрифләре күңелдә өмет уята, җанны дәвалый.

Күпләр билгеләп үткәнчә, Нәҗип Нәккаш - татар тасвирый сынлы сәнгатенең соңгы 80 ел эчендә онытылып торган төрен - гарәби каллиграфияне тергезеп, яңартып җибәрүче. «Ул гарәп язуының төрле өслүпләрендә иркен эш итә, аның әсәрләре якты, ачык, төгәл, композицион яктан тотрыклы, аларда милли төсмер, колорит яхшы сизелеп тора», - ди аның турында сәнгать белгечләре.

Нәҗип Нәккаш - меңнән артык туграның авторы, шуларның 400дән артыгы пыялада ясалган. Рәссам «Алмаз холдинг» зәркән ширкәте белән хезмәттәшлектә алтын-көмештән ясала торган бизәнү әйберләренә гарәби язу эскизлары эшли, татарча бизәк-орнаментлар иҗат итә.

«Нәҗип Нәккаш - традицион татар каллиграфиясен нигез итеп алып, ХХ йөз ахыры татар сынлы сәнгатендә үз мәктәбен булдыру дәрәҗәсенә ирешкән зур рәссам да, үз белгәнен белмәгәннәргә белдерергә ашыккан мөэмин остаз да, татар мәдәниятенең һәр өлкәсендә үз фикерен белдереп, аңа үзенең төпле бәясен бирә алган галим дә», - дип яза аның турында тәкъдимнамәләр китабында Татарстан Милли китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлеге мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр Рәмзия Абзалина.

Белүебезчә, Н.Нәккаш күпсанлы республика, зона, халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Ә инде 2001 елны Иранда узган «Коръән һәм каллиграфия» дигән күргәзмә - алар арасында иң мәртәбәлеседер. Моннан тыш, хәттат республиканың төрле шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләр оештыра. Ул бизәгән китапларның, календарьларның исә исәбе-хисабы юк.

Ә иң мөһиме, Нәҗип Нәккаш - бик күпләрнең остазы, каллиграфия сәнгатен армый-талмый популярлаштыручы.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Рәссам-хәттат Нәҗип Нәккашның күргәзмәгә куелган кайбер эшләре.

.Нәҗип Нәккаш. Рәссам Эрот Зарипов эше.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев