Мәдәни җомга

МАМАДЫШТА ЯҢА МУЗЕЙ

Без Мамадыш районының Кече Сон авылы мәктәбендәге - Фәрит Яруллин, Россия мәктәпләре арасында бердәнбер булып, Тәкәнештә сакланган "Яшь гвардиячеләр" музее турында алдагы саннарда язган идек инде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтеннән Мамадышта тагын бер музей ачылды, байлык артты. Биредә манзара кылып һәм сокланып кайттык. Аны тасвирлауга керешкәнче үк, Мамадыш соңгы...

Без Мамадыш районының Кече Сон авылы мәктәбендәге - Фәрит Яруллин, Россия мәктәпләре арасында бердәнбер булып, Тәкәнештә сакланган "Яшь гвардиячеләр" музее турында алдагы саннарда язган идек инде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтеннән Мамадышта тагын бер музей ачылды, байлык артты. Биредә манзара кылып һәм сокланып кайттык. Аны тасвирлауга керешкәнче үк, Мамадыш соңгы елларда кичергән үзгәрешләр алдында да баш иясе килә.

Мамадыш - изгеләр каласы түгел, аңа финанс-байлык дигәннәре дә күк йөзеннән яумый. Әмма Мамадышка килеп төшкән саен, андагы үзгәреш-яңартуларны күреп, сокланмыйча булмый.

Елга-күл ярларына сыенып урнашкан авыл һәм калалар бездә йөзәрләгән. Ләкин фәкать Әлмәт уртасында гына яр буйлары беркадәр җиһазланып, яланында әңгәмә-бәхәс куертып утырырдай чатырлар корып куелган да, башка үзәкләрдә андый сквер-бакчаларны эзләп табып булмый. Ә Мамадыштагы Нократ буена төштеңме, андагы яр буе паркы байлык-гүзәллеге белән хәйран итә. Йөзәрләгән метрлы хәтфә чирәм, брусчатка җәйгән аллеялар, әллә нинди нәкышләр белән бизәлгән ничәмә-ничә чатыр-утыргычлар, агачтан чокып ясалган һәм меңәрләгән сабый карап туймас әкият геройлары, борынгы замандагы кораб рәвешендә корылган ризыкнамә йорты, концерт-тамашалар үткәрү өчен булдырылган амфитеатр, парк уртасында кичләрен төрле төсләргә чумып һәм музыка яңгыратып уйный торган мәһабәт, зур фонтан. Мондый әкияти бакча һәм парклар хәтта Казан каласының да төшенә керми әле!..

Һәм, әлбәттә, Мамадышның Советныкы дип аталган урамы турында аерым сүз. Дөрес, аның исеме генә элеккечә, асылда ул яңа урам инде. Шулай да, анда гасыр ярым элек "дошман-буржуй" сәүдәгәрләр төзеп куйган мәһабәт йортларны шартлатып бетермичә һәм сүттермичә яшәгән советларга рәхмәт. Хәзер Мәскәүдәге - Арбат яки Казандагы Бауман урамнары шикелле үк, монда бер генә техника да керми. Җәяүлеләр өчен генә булдырылган һәм дистәләгән гектар брусчатка җәелгән бу тын урам бүген - Мамадышның үзәге һәм җаны. Монда - Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә мәңгелек ут, яуда сигез баласын югалткан Фатыйха Әүхәдиева хөрмәтенә куелган Герой-Ана һәйкәле, сугыштагы каһарманлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 6 мамадышлы-якташ аллеясы, фронтовик әдибебез Шәйхи Маннур һәм 29 яшендә әрәм булган бөек композитор Фәрит Яруллин сыннары. 9 май иртәсендә әлеге парк-аллеяга тагын ядкәр - Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә калыккан һәйкәл, аның янәшәсенә махсус стела өстәлде. Хәзер әлеге үзәк яки паркны гади урам дип атавы да читен. Юк, хәзер Мамадышның, халкыбызның хәтер бакчасы, ачык һава астында булдырылган аерым музей бит ул!

Менә шушы хәтер-бакча янәшәсендә 9 май көнне тагын бер яңа музей ачылды. Туган якны өйрәнү музее, хәтер-ядкәр йорты. Ходайга мең шөкер, район башлыклары аның өчен аерым бина, яңа сарай салып интекмәгән. Мамадыш үзәгендә ХIХ гасырда ук элекке сәүдәгәрләр төзеп калдырган йортлар дистәләгән. Элек ярминкәләр үзәге булган сарай мәһабәтлеге һәм гүзәллеге белән бүген дә сокландыра. Сәүдәгәр Николай Щербаков төзеп калдырган искитмәле зур йорт ничәмә-ничә еллар буена элек - партия райкомы, хәзер исә район мәгариф идарәсе булып хезмәт итә.

Туган якны өйрәнү музеен булдыру өчен дә җитәкчелек Иван Захаров төзеп калдырган йортны сайлап алган. Бу сәүдәгәр ХIХ гасырда Нократ буендагы авыллардан ашлык җыйнап һәм пекарнялар төзеп эшен җайга салган. Ул сеңлесен хәтта Петербургтагы бай сәүдәгәр Николай Фигнерга кияүгә бирү бәхетенә ирешкән. Евдокия белән Николай Фигнерлардан туган бала соңыннан Александр патшаны үтерергә ымсынып, "Тимер Вера" исемле революционерка данын алган. Үтерергә маташкан, ә патша аны барыбер гафу иткән. Аның җиде ел чамасы гомерен Келәүш урманындагы шәп утарда яки Мамадышка килеп йөри торган "сөргендә интегүен" җәза-михнәт дип атап буламыни?!.

Район җитәкчеләре Захаров йортын заманча зәвык белән яңартып аякка бастырган һәм, билгеле, анда Мамадыш сәүдәгәрләренә һәм Фигнерлар гаиләсенә багышланган аерым почмаклар бар. Музейда Мамадыш җирлегендә табылган археологик ядкәрләр дә, Нократ буе урманнарында яшәүче җәнлекләр сыны да лаек урын алган. Стендлардан Мамадыш районында барлыкка килгән тәүге тимер һәм бакыр кою заводларының карталарын, хәтта экспонатларын да табып була.

Мамадыш җирлеге - байтак тарихи вакыйгалар кичергән, истәлекле туфрак. 1774 елның июнендә биредә 4 тәүлек буена Емельян Пугачев тукталып торган һәм якын-тирә авыл крестияннарыннан, соңыннан Казанны яулап алу өчен үзенә гаскәр туплаган. 1918 елның язында Мамадышка Колчак гаскәренең алдынгы отрядлары килеп җиткән, берничә атнадан соң аны Азин дивизиясендә С.Домолазов җитәкчелегендәге кавалерия полкы азат иткән. Мамадышлылар Беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында гына түгел, хәтта әле 1812 елгы Ватан сугышы хәрәкәтләрендә дә актив катнашканнар. Тарихның аянычлы битләрен дә яшереп булмый: бу төбәк тә 1930 елларда мәчетләрне ябу, чиркәүләрне шартлату кебек афәтләрне дә күргән.

Музей әле яңа гына ачылса да, экспонатлар чиксез. Мамадыш туфрагы милләтебезгә Заһид, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннарны, Шәйхи Маннур, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Рафаил Газизов, Шаһинур Мостафин кебек шәхесләрне бүләк итүе белән танылса да, сәнгать әһелләренә багышланган почмакны бер стенд белән генә чикләп куярга мәҗбүр булганнар. Мамадыш төбәген чәчәк аттыру өчен рус сәүдәгәрләре белән беррәттән хатыны Түбән Ушмы авылыннан булган Казандагы атаклы Юнысовлар да күп көч һәм байтак байлык койган. Рус елъязмаларына Х-ХI гасырларда ук барып кергән Аккирмән һәм Кирмән авыллары тарихын, татар язмышына кагылышлы ядкәрләрне, әйтик, бар республикабызга билгеле Ханнар зиратындагы кабер ташлары турындагы мәгълүматларны да музей түрендә күбрәк һәм лаеклырак итеп күрсәтергә мөмкин. 1523 елгы Сәхибгәрәй хан ярлыгы да Мамадыш өязеннән табып алынган бит, музей диварында аның күчермәсен күрү бик мәслихәт. Аннары бу төбәктәге татар муллаларыннан Әҗмәт-Хаҗимөхәммәт белән Олыяз авылы имамы Фазыл көчләп чукындыруга бирешмәве белән тарихларга кергән. Баскыннар алдында тез чүкмәгән өчен аларның берсен олы казан эченә салып кайнатканнар, икенчесен бозлы сулар сибә-сибә катырып үтергәннәр. Ачы истәлек, әмма бу да безнең олы һәм михнәтле язмыш...

Татар тарихы чиксез бай, музей залларында йөри-йөри моңа мең кат ышанасың. Аннары музей ядкәрләре заллардагы экспонат һәм ядкәрләр белән генә дә чикләнми, элек Советныкы дип йөртелгән урам үзәгенә тезелгән һәйкәл һәм стелалар да алдан уйланылган, бербөтен музей-комплекс булып хезмәт итә. Җитәкчеләр аны тагын да киңәйтү һәм камилләштерү юлыннан һич тайпылмый. Туган як музеен киңәйтү өчен күршедәге тагын бер сәүдәгәр йортын яңартырга әзерләнүләре, Нократ ягына сузылган ерым уртасында Чернобыль афәтендә һәлак булган якташлары хөрмәтенә һәйкәл калкытулары - һәммәсе дә мамадышлыларның киң колачлы һәм тирән хәтерле булуларына якты дәлил.

Мәскәү якадан тота бит яки акча юк, дип зарланырга яратучы ялкау җитәкчеләр өчен Мамадышта кылынган изге эшләр - олы үрнәк. Йомгак итеп, бөек Лев Толстой 1876 елда ук язган атаклы сүзләрне нәсыйхәт урынына кабатлыйсы килә:

- Венеция, Рим, Неапольгә караганда мин Мамадышта яшәргә теләр идем!..

Вахит ИМАМОВ.
Казан-Мамадыш-Казан.

12 май, 2015.


.Музейның тышкы күренеше.

.Мамадыш архитекторы Рамил Миңнеханов.

.Бөек Ватан сугышына багышланган почмак.

.Дошман амбразурасын күкрәкләре белән каплап һәлак булган, әмма Герой исеменнән мәхрүм ителгән Әхмәтгали Мөхәммәдиев, Нух Идрисов, Хәбибулла Хәмидуллин рәсемнәре.

.Пугачев явына багышланган почмак.

.Җәнлекләр галереясы.

.Мамадыш үзәгендәге Герой-Ана һәм Советлар Союзы Геройлары аллеясы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: