Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Максим Горький «Университетлары»

Дистәләрчә ел дәвамында Горькийның үзенә һәм аның иҗатына берьяклырак мөнәсәбәт яшәп килсә дә, шунысы хак: аның әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый. Язучының тормышы югары очышлар һәм түбән тәгәрәүләр, фаҗигаләр һәм бөеклекләр белән тулы. 

Күптән түгел журналистларга язучының тууына 150 ел тулуга багышланган “Горький – Казанда” дигән яңа музей маршрутын тәкъдим иттеләр. Татарстан башкаласының Горький исеме белән бәйле урыннар белән А.Горький һәм Ф.Шаляпин музее өлкән фәнни хезмәткәре Ирина Вавилечева таныштырды.

Гимназист Николай Евреинов Алексейны, аңа белем алырга кирәклеге турында инандырып, Казанга килергә өнди. 16 яшьлек Алексей Пешков, Император университетына укырга керер­гә дип, Казанга юл тота. Үсмернең әүвәлге яшәгән урыны – Беренче тау дип йөртелгән урында урнашкан йортта (хәзерге Ульяновлар урамы) яшәүче Евреиновлар фатиры. 

Бер катлы йортның тар гына бүлмәләрендә гомер итүче Евреиновлар гаиләсе Варвара Ивановнаның (Николайның әнисе) аз гына пенсия акчасына яши. Тол хатын һәр иртәдә базарга бара һәм начар гына ит кисәкләреннән өч егетне көн буе тукландырыр­лык ризык әзерләү мәсьәләсен чишә. Алексейга моны күрү авыр, ул ашамас өчен өйдән чыгып китә, һава торышы начар булганда подвалда, ташландык корылмаларда утыра һәм, әлбәттә, тамагын туйдырырдай эш эзли. Экскурсия барышында без Евреиновлар яшәгән йортка да күз салдык. Ул карап торышка бүген дә нык әле.

Үсмер тора-бара бөтен дөньяга мәшһүр галимнәр укыган һәм белем биргән данлыклы уку йортының үзе өчен тормышка ашмастай хыял гына булуын аңлый.

Алексей Пешков дүрт ел дәвамында шәһәребездә яшәп, пристаньда, ночлежкаларда, студентлар һәм йолкышлар арасында, пекарняларда, яшерен түгәрәкләрдә үзенең “университетлар”ын, башкача әйтсәк, тормыш “дәресләре”н ала. Ул Казанда авыр хезмәт мәктәбен үтә, күп укый, гашыйк була, шигырьләр яза, кешене әйләнә-тирә мохит белән каршылыкка керү генә формалаштыруын аңлый, беренче тапкыр үзе һәм матди җитешлеге турында гына түгел, ә Россиянең киләчәге хакында уйлаучы кешеләрне очрата. Ярым татар шәһәрендә Алексей Пешков рухи үсеш чорын, әдип булырга әзерлек елларын үтә. Үсмердә Казанның үзенчәлекле архитектурасы – чиркәү гөмбәзләре һәм мәчет манаралары кызыксыну уята. Калага милли киемнәрдән йөргән кешеләр, азан тавышлары Көнчыгыш төсмере бирә. А.Пешковның күңеленә татарлар, алар яшәгән бистәдәге тынычлык, аек тормыш алып барулары, чисталыклары, эшчәнлеге, алдашмаулары хуш килә. 

Соңрак ул, язучы булып җитешкәч, күргәннәрен үзенең әсәрләрендә бәян итә. Аралашып яшәгән кешеләре, шулай ук Татар бистәсендә гомер итүче татарлар да Горькийның повесть-хикәяләре геройларына әверелә. “Тормыш төбендә” – Хәсәнне, “Матвей Кожемякинның тормышы”нда – Шакирны, “Макарның тормышында булган бер вакыйга”да Мостафа Юнысовны һәм башкаларны очратабыз.

Печән базары – шәһәрнең иң җанлы почмагы. Янәшәдә генә “Болгар” кунакханәсе. Алексей бик авыр чакларында Кабан күле буена килә, уйланып утыра торган була.

 

Максим Горький үзенең күп әсәрләрендә “Марусовка” дип аталган ике катлы һәм чардаклы, каралмаган, пычрак һәм тәртипсез, ярым җимерек бер йортны искә ала. Балык базары урамындагы ул йортны “...әйтерсең хуҗаларыннан ач студентлар, фахишәләр һәм ниндидер кеше өрәкләре яулап алган...”. “Ялгызым гына калгач, мин “Марусовка”ның караңгы почмаклары һәм коридорлары буйлап , үзем өчен яңа кешеләрнең ничек яшәүләренә күз төшергәләп йөрим”. Бина “Кеше белән шыгрым тулы кырмыска оясына охшый”. Бу йорттагы тавыш-гау­га шәһәр кешеләрен дә борчыган. Хәзерге Пушкин урамының 26нчы йорты булган бу бина бүген дә ярым җимерек хәлдә тора, төзекләндерү көтә.

 

Алексей Пешков ике ай тирәсе генерал Корнэ хатынында бакчачы һәм ишек алды себерүче булып эшли. Ул бик тупас һәм дуамал хатын-кыз була. Ул милләте буенча француз, русча начар сөйләшә, әмма шәп сүгенә. Корнэ хатыны еш кына исерек хәлдә бакчага чыга һәм бакчачыга бәйләнә башлый. Бу бакчаның күпмедер өлешен бүген дә күрергә мөмкин икән әле. 

 

Үсмер 1886 елның көзендә аена өч көмеш тәңкәгә (3 целковых) В. Семеновның крендель пешерә торган пекарнясында эшли. Еллар узгач биредәге хезмәт турында “Хуҗа” повесте дөнья күрә. Ул Балык базары урамы чатында урнашкан “Крендельная”ның хуҗасы “акыллы мужик”, әмма шул ук вакытта “сәер һәм куркыныч зат”, – дип яза. Кечкенә тәрәзәләренең “пыялалары камыр белән сылап куелган”, түшәмнәре корымланып һәм үрмәкүч оясы белән капланган, кысан, тынчу, подвалда көннәр буе камырдан, “В” хәрефенә охшаган крендель ясыйлар. Журналистларга бу пекарняның да хәзерге рәвешен күрергә насыйп булды. Анда (Пушкин урамы, 11 нче йорт) заманча «Левен Брассерия кафесы» урнашкан.

Экскурсия А.Пешков икмәк пешерүче булып эшләгән Деренков пекарнясы йортына урнашкан А.Горький һәм Ф.Шаляпин музее бинасында тәмамланды. Кунакларга биредә Прохор  җитәкчелегендә камыр әвәләп күмәч пешерү мөмкинлеге дә тудырылды. Соңыннан филиал мөдире Марианна Гаврилова журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев