Мөһаҗир гаилә серләре
Татарстан Милли музеенда "Вәлиеффлар коллекциясе: татар мөһаҗирләре язмышы" дигән күргәзмә бара. Анда хәзерге вакытта Австралиянең Аделаида шәһәрендә гомер итүче София Вәлиеффнең (Сафия Вәлиева) картиналары һәм аның әбисе, әнисенең затлы милли истәлекләре урын алган. Экспозиция "Шәхси коллекцияләрдән" дигән проект нигезендә тормышка ашырылган. Cафия ханым үзе - чит илдә, башка халыклар арасында...

ашырылган.
Cафия ханым үзе - чит илдә, башка халыклар арасында яшәүче Вәлиевләр нәселенең дүртенче буын вәкиле. Аңа мәктәптә белемне татар телендә алу насыйп булмый. Әмма - ул бик күп авыр сынаулар аша үтеп тә бирешмәгән, әти-әнисенең, үзенең тырышлыгы белән, милләтен яратуына күрә телебезне өйрәнгән, динебезне саклап калган бик күп милләттәшләребезнең берсе.
Күргәзмәгә куелган экспонатлар арасында милли киемнәребез, борынгы калфак, күлмәк, ефәк шәл, әбиләренең үзе тукыган сөлгесе, затлы намазлыклар, әнисенең бирнәсе - чаршау һәм кашага кебек XIX-XX гасыр ядкәрләре, "Бәйрәм шатлыгы", "Балалар бәхете", "Австралия", "Милләтләр берлеге", "Иртә яз", "Серле сукмак" дигән картиналар бар. Алар тулы бер нәселнең иң истәлекле, әмма сагыну хисләре белән тулы вакыйгалар турындагы серләрне саклый. Ядкәрләрнең тарихына гомерләрен Ватаннарыннан читтә үткәрергә мәҗбүр булган барлык татар мөһаҗирләренең уртак язмышы сыеп беткән сыман. Аларны Казанга алып килгән Сафия Вәлиева истәлекләрнең үзләре өчен бик кадерле икәнлеген, экспонатларның тарихы 150 ел белән исәпләнүен, әти-әнисе бу мирасны зур кыенлыклар белән саклап калуын, аларны Казанга алып килүе дә авыр булуын әйтте.

Ибраһим әфәнденең төпчек улы Салих, Өремчедә ачылган бухгалтерлар курсын тәмамлап, "Тусан гоңсы" сәүдә ширкәтендә хисапчы хезмәтен алып бара. Ул шул ук вакытта тиреләрне сортларга аеру буенча әйбәт белгеч тә була. Ир-егет бераздан ширкәтнең Карашәһәрдә ачылган бүлекчәсенең директоры итеп куела, аны озак еллар җитәкли.

Фатыйманың әтисе Әхмәтнәҗип Сафин Кукмара ягындагы Арпаяз авылында дөньяга килгән. Ул да, Казанда татар мәктәбен тәмамлагач, 1881 елда әнисенең абыйсы Исхакбай Габделҗаббаровка ияреп, Өремчегә чыгып китә, аның сәүдә ширкәтендә эшли башлый.
Ибраһим Вәлиев белән Әхмәтнәҗип Сафин, танышып беркадәр аралашканнан соң, дусларга әверелә, алар бергәләп җәмәгатьчелек файдасына зур игелекләр кыла, фәкыйрьләргә, ятимнәргә булыша, өйләрендә үксез балаларны тәрбияләп үстерә, мөстәкыйль тормышка аяк бастыра. Идел-Урал төбәгендә ачлык башлангач, бу афәттән качып, Өремче шәһәренә килгән татарларны урнаштыруда да ике дус бик ярдәм итә.

Шул елларда Салих Вәлиев, коммуналашу дулкынына ияреп, халык өчен күп файдалы эшләр башкара, үзе төзегән план нигезендә инешләр ерып, тау суларын авылга бора, игенчелек өчен уңайлы шартлар тудыра. Бер үк вакытта электр җитештерү машинасын да кора, өйләргә яктылык бирү белән бергә, он, сөт порошогы ясау заводлары төзи. Аның җәмәгате Фатыйма да кул кушырып утыра торганнардан түгел, ул кием-салым тегү эшендә үз осталыгын күрсәтә. Үзе тукый, кисә, тегә, чигә, карап туйгысыз, затлы күлмәкләр килеп чыга. Ул, остаханәләр оештырып, башка хатын-кызларны да, тегәргә өйрәтеп, һөнәрле итә.

Бу елларда Вәлиевләрнең Өремче каласында медицина институтында белем алучы олы кызлары Сөенгөл эш күнекмәләре ала. Кыз шул чакта уку йортында белем бары тик кытай телендә генә бирелүе, ашханәдә мөселманнар өчен ризык дуңгыз итеннән әзерләнүе кебек гаделсезлекләргә каршы сабакташларын берләштергән оешма төзи. Моның өчен Сөенгөлне өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Бу хәбәрне ата-ана гаять хәсрәтләнеп кабул итә. Әмма ул авырлыкларның башы гына була әле.

Йортны тентегән көн Сафия ханымның хәтерендә аеруча авыр хатирә булып саклана. Беркөнне кулларына төрле шигарь, өндәмәләр тоткан "хунвейбиннар" Вәлиевләрнең ихатасына бәреп керә. Мао Цзэдунны мактаган шигарьләр кычкыра-кычкыра ишек алдына җыелалар, Коръән һәм башка китапларны чыгарып бирергә кушалар. Аннары өйләренә басып кереп, авыру Салих абзыйны да, балаларны да ишек алдына куып чыгаралар. Барлык милли киемнәрне, Фатыйма апа үз куллары белән теккән мендәр тышларын, тәрәзә фәрдәләрен, карават япмаларын, сөлгеләрне, хәтта кызларның үзләре чигеп теккән бәйрәм күлмәкләрен дә җыеп гаиләнең күз алдында утка ягалар. Алар арасында Нәҗип бабайның әтисеннән калган читекләре, әнисенең үзе тукыган Казан сөлгесе, бик кадерле борынгы һәм татар мәдәниятенә кагылышлы китаплар да була. "Хунвейбиннар", өйнең астын өскә китереп, Коръән китабын, яшерелгән байлык эзли. Идән такталары куптарыла, базга кадәр актарыла. Тырыша торгач, амбардагы бәрәңге базыннан, бер метр тирәнлектә казып, су үткәрми торган пакетка әйбәтләп кат-кат төреп куелган Коръәнне - Казан басмасын табып алалар. Бу хәл дини мәктәп тәмамлаган, җиде яшеннән намазын калдырмый укыган Фатыйма апага бик авыр тәэсир итә, аның аяклары кинәт хәлсезләнә, ул сыгылып җиргә ава. Табиб та чакыру белән килә алмый, аңа йортны тентүчеләр Вәлиевләргә баруны тыя.
1976 елда мәдәният инкыйлабы да ахырына якынлаша. Ул китергән яралар аз булса да җөйләнә, хәрабә хәленә килгән биналар төзекләндерелә башлый. Вәлиевләрнең кыз-улларының күбесе укытучы булып эшли. Шул көннәрдә Фатыйма апа төш күрә. Анда ата белән ана балаларының кулыннан тота да канатланып оча. Зәңгәр томанлы биек таулар, яшел аланнар артта кала. Туктап ял итәргә ниятлиләр, әмма шулчак океан башлана. Озак очалар. Ай да калка. Таң атканда, төсле утлар белән бизәлгән шәһәр күренә. Бер йорт түбәсенә утырып ял итәргә ниятләгәндә генә, кара тәнле бер төркем халык, кулларына сөңгеләр тотып, боларга карап йөгерә. Вәлиевләр, яңадан күтәрелеп, тау ягына таба очып китә. Шунда бакча уртасында бер йорт күренә. "Шуның түбәсенә утырып канатларны ял иттерик", - диләр. Аякларының "дөп" итеп түбәгә кагылуыннан уянып китә Фатыйма апа. Төшне хәерле сәфәргә чыгуга юрыйлар. Юраган юш килә. 1981 елның сентябрендә гаилә туып-үскән Кытай илен, якыннарын, туганнарын, дусларын калдырып, Австралиягә кузгала. Алар сөйгән ярлары, сердәшләре, туган-тумачалары белән аерылышуны бик авыр кичерә. Чит илдә гаиләнең беренче тукталган каралтылары әниләренең төшендә күргән бакча уртасындагы йорт була.
Әлбәттә, Аделаида каласында да, тормыш бер эзгә төшкәнче, шактый кыенлыклар күрергә туры килә. Шуларның иң авыры - инглиз телен белмәү була. Акрынлап барысы да җайлаша, гаилә үз тырышлыгы белән матди җитешлеккә дә ирешә. Салих абзый тәмам сихәтләнеп бетә алмый, чит илдә яши башлавына дүрт ел булды дигәндә, бакыйлыкка күчә. Фатыйма апа, аның вафатыннан соң берничә тапкыр хаҗ кыла, ата-бабасы туып-үскән Арпаяз авылына, иренең туган яклары - Апас районына да кайтып китә, Татарстанда ул чактагы Президент Минтимер Шәймиев белән дә күрешә. Ул, 90 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчә. Фатыйма Вәлиева танышларының туганнарының, дус-ишләренең хәтерендә чиста-пөхтәлеге, иң авыр елларда да сынмавы, зарланмавы, һәр авырлыкны "Аллага шөкер!" дип кабул итүе, балаларын һәрвакыт тавыш күтәрми генә, сабырлык белән тәрбияләве, кыен хәлдә калганнарга хәер-сәдака, белешләренә, балаларга бүләк бирергә яратуы белән кереп калган.
Салих абзый белән Фатыйма апаның өч баласы язучы булып танылган. Олы кызлары - Сөенгөл Чанышеваның "Күз яшьләре белән сугарылган җир" дигән китабы инглиз, татар, рус, төрек, уйгур, япон телләрендә Англиядә, Төркиядә, Казахстанда һәм Казанда басылып чыга. "Атмаган таң" исемле икенче китабы төрек һәм уйгур телләрендә дөнья күргән. Ул - бүгенге көндә Бөтендөнья язучылар берлеге әгъзасы. Сөенгөл Чанышева язучыларның ПЕН үзәге эшчәнлегендә даими катнашып килә һәм ул оешманың Төркиядә, Кыргызстанда, Швейцариядә, Монголиядә, Кырымда, Кореяда узган конгрессларына делегат итеп сайлана. Гайшә ханым Маски язган "Сабантуй" исемле китап, иске гарәп имлясы белән татар телендә һәм инглизчә басылып чыгып, Австралия хөкүмәтенең югары бәясен алган. Язучының "Иркенлеккә сәфәр" дигән китабын да җәмәгатьчелек яратып кабул иткән. Сафия ханымның да "Әнием" дигән документаль повесте Казанда дөнья күрде. С. Вәлиева әдәбият сөючеләргә шагыйрә буларак та таныш. Аның "Йөрәк хисләрем" дигән китабына кергән бик күп шигырьләренә танылган композиторлар көй язган. Моннан тыш Сафия ханымны рәссам буларак та беләләр. Аның картиналарында табигатьнең гүзәл почмаклары - пейзажлар сурәтләнә, матурлык тудырыла.
Вәлиевләр бүген Австралиядә, татар-башкорт җәмгыяте төзеп, милләтебез данын тарата, Аделаидада яшәүчеләргә милли ашларыбыз, киемнәребез, җыр-биюләребез аша мәдәниятебезне күрсәтә. Алар шулай ук Сабан туе бәйрәмнәрен оештыруда, якшәмбе мәктәбе булдырып, татар балаларына телебезне өйрәтүдә дә башлап йөри.
Сөембикә КАШАПОВА.
Материал Сафия Вәлиеваның "Әнием" документаль әсәрен файдаланып язылды.
.Сафия Вәлиева күргәзмәгә куелган картиналары янында.
.Фатыйма апа.
.Сафия Вәлиева әнисе Фатыйма апа һәм кызы Шәмсия белән.
.Фатыйма апаның ефәк шәле белән күлмәге.
.Илаһи елан.
.Австралиянең Улуру тавы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз