Мәдәни җомга

ӘЛМӘТНЕҢ ХӘТЕР МӘГАРӘСЕ

Республика музейлары гаять кызыклы һәм җанлы тормыш белән яши. Аларның һәркайсында көн саен диярлек эреле-ваклы чаралар, күңелле вакыйгалар булып тора. Әлмәт төбәкне өйрәнү музеенда исә берьюлы ике республикакүләм зур чара узды. Аның берсе - ТР Мәдәният министрлыгы, Милли музей, Татарстан музейлары ассоциациясе, Әлмәт районы башкарма комитеты белән берлектә "Төбәк тормышында...

Республика музейлары гаять кызыклы һәм җанлы тормыш белән яши. Аларның һәркайсында көн саен диярлек эреле-ваклы чаралар, күңелле вакыйгалар булып тора. Әлмәт төбәкне өйрәнү музеенда исә берьюлы ике республикакүләм зур чара узды. Аның берсе - ТР Мәдәният министрлыгы, Милли музей, Татарстан музейлары ассоциациясе, Әлмәт районы башкарма комитеты белән берлектә "Төбәк тормышында музей" дигән фәнни-гамәли семинар булса, икенчесе - Татарстан Милли музее каршында инде 20 ел дәвамында эшчәнлек алып барган "Борынгы ядкәрләрне саклаучы" клубы утырышы иде. Бу чараларда Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин, республика музейчылары катнашты.


Семинар-киңәшмә, гадәттәгечә, Әлмәт төбәкне өйрәнү музее тарихы белән танышудан башланып китте. Хәтер мәгарәсе 1994 елда ачыла. 9 нчы мәктәп укучылары һәм укытучылары, шәһәр һәм район халкы тапшырган ядкәрләрне туплаудан башланып киткән музей эшчәнлеге елдан-ел тирәнәя һәм байый бара, экспонатлар саны да бик тиз арта. Музей өчен 141 квадрат метрлы бина кысан була башлый. "2003 ел - музейның кабат туган елы, дип әйтергә мөмкин", - диде Әлмәт төбәкне өйрәнү музее директоры Винера Зәйдуллина. Әлмәт шәһәренең ярты гасырлык юбилеен үткәрергә әзерләнгән көннәрдә музей өчен 700 квадрат метрлы бина тәгаенләнә. Кыска гына вакыт эчендә экспозиция корырга кирәк була. Ул, Татарстан Милли музее күрсәтмәләреннән тайпылмыйча, тарих фәннәре кандидаты Алсу Хәйруллина проекты буенча эшләнә.

Бүген инде хәтер мәгарәсендә 6100 саклау берәмлеге исәпләнә. Музей, якынча исәпләүләр буенча, 1720 елда барлыкка килгән гади бер татар авылының зур, заманча шәһәргә - Татарстанның нефть төбәге башкаласына әверелүе турында сөйли торган кадерле истәлекләрне саклый. Анда төбәктә бронза чорында яшәгән халык, аның көнкүреше турында шактый тулы материал да тәкъдим ителә. Музей фондларында археологик табылдыклар, борынгы көнкүреш әйберләре, этнография, нумизматика, рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать ядкәрләре, фотосурәтләр, документлар, китаплар саклана. 8 медальле Тула самавыры, татар халкының борынгы бизәнү әйберләре, керәшен костюмы, XIX гасыр нимес фотоаппараты, ат тышавы, борынгы заманнарда яшәгән бизонның баш сөяге һәм мөгезе, сөяктән ясалган әйберләр һ.б. кадерле экспонатлар - музейның горурлыгы.

Шунысы аеруча кызыклы: коллектив, экспозицияләрне тәкъдим итүдә иҗади эшләп, тамашачыларның яшьләренә карап, ядкәрләр белән таныштыруның кызыклы формаларын тапкан. Әйтик, "Музей һәм балалар", "Безнең ишегалды уеннары", "Музейга-дуслар арасына", "Музейда музыка" кебек программалар аеруча кызыклы икән.

Семинарда катнашучыларга исә музейга килүче балалар һәм мәктәп укучылары өчен әзерләнгән берничә уен күрсәтелде. Әйтик, "Археология" бүлегендә "без - балалар" "казу" эшләре белән шөгыльләндек. Кечкенә шарлар арасында актарына торгач, динозаврлар табып алдык. Экскурсияне алып баручы Тәнзилә Фәйзуллина безне аларның тән төзелеше белән таныштырганда төрле гади сораулар бирде, иң актив җавап тотучыларга исә "Иң яхшы белүче" дигән карточкалар тапшырды.

Әлмәт авылы турындагы риваятьне дә тыңладык. Саланың барлыкка килүе турында берничә фараз бар икән. Берсендә Бикчура хан ыруыннан Әлмөхәммәт исемле кеше авылга нигез салган, дип исәпләнсә, икенчесендә бу урынга Әлмәт Сәетов исемле 23 яшьлек мулла күчеп утырган, дип белдерелә. Ә менә XIX гасыр ахыры - ХХ гасыр башындагы татар өе күренешендә милли киемнәрдән "Саҗидә әби" сәкедә оекбашлар бәйләп утыра иде. Өйдәге җиһаз, көнкүреш, гамәли-сәнгать әйберләре белән танышкач, әбидән оекбашларны сатуын сорадылар. Ул исә аларны француз яулыгына алыштырып алды. "Татар йортының тышкы күренеше" исә "Музей шаярта" дигән циклдан күргәзмә белән бизәлгән иде. Гадәттә, мондый шаян конкурс һәм уеннарны 1 апрельдә -оештыралар икән. Бу юлы "безгә -укучы яшьләргә" ишегалдында ул заманга туры килми торган 5 әйберне табарга кирәк иде. Тапкырларга исә кызыклы бүләк һәм дипломнар тапшырыла. "Без гадәти чаралар да уздырабыз. Әмма юморлы сценарийларыбыз да бар", - диде безне татар йорты белән таныштыручы Резедә Закирова.

"Бөек елларга баш иябез" бүлегендә Бөек Ватан сугышы чорындагы моңлы көй ишетелә. Аны Әлмәт музыка көллияте укучысы Арслан Рәхмәтуллин уйный икән. Безгә, музейны тамаша кылучыларга да "Катюша" җырын башкарырга тәкъдим иттеләр. Бу цикл Әлмәт музыка көллияте белән берлектә алып барыла, һәр айның икенче сишәмбесендә үткәрелә икән. "Музейның бу бүлегендә шулай ук май аенда вакытлыча һәм күчмә күргәзмәләр оештырыла, Бөек Җиңү көненә багышлап, "Сугыш елларына кадәрге парк" дигән театрлаштырылган күргәзмәләр, ветераннар белән очрашулар, студентлар янына барып, "Сугыш көйдергән еллар" дигән лекцияләр укыла", - дип, үз эшчәнлекләре белән таныштырды безне экскурсияне алып баручы.

...Һәм менә 1943 елда Шөгер авылы янындагы скважинадан нефть фонтаны бәрә. Әлбәттә, экскурсияне алып баручы, темага туры китереп "без- укучыларга" белемнәребезне ныгытырга булыша торган сораулар бирде. "5"легә җавап тотучыларга әлеге дә баягы "Иң күп белүче" карточкасы тапшырылды. Әлмәт шәһәренең барлыкка килү тарихы белән дә таныштык. Беренче нефтьчеләрнең ничек яшәвен күрсәткән "50 нче еллар фатиры" аеруча кызыклы. Биредә өлкән яшьтәгеләр өчен чаралар үткәрелә икән. Ә менә "50 нче еллар бию мәйданчыгында" шул чорга туры китереп киенгән кызлар безгә патефоннан агылган көйгә ул елларда бик модада булган фокстрот та биеп күрсәтте. Биредә "Дефиле", "Ил тарихында советлар чоры модасы", "Чәй өстәле -гаилә җылысы", "Комсомол -безнең яшьлегебез" кебек чаралар да үтә икән.

Әлбәттә, безнең өчен шагыйрә Саҗидә Сөләйманова һәм аның ире, язучы Әдип Маликовка багышланган бүлек белән танышу аеруча кызыклы иде. Биредә бу гаиләнең язу өстәле, урындык китап шкафы, тегү машинасы, нәшер ителгән басмалары, башка кирәк-яраклары куелган. Нәкъ менә С.Сөләйманова һәм Ә.Маликов яшәгән бүлмәдә кайчандыр әдәби түгәрәк оешкан. Биредә шулай ук "Исәнме, тормыш" дигән фестивальдә җиңеп чыгучыларны да бәяләгәннәр.

Мәгарифкә, мәктәп елларына багышланган бүлектә исә ике "укучы"ны пионерга алып, аларның муенына чын галстуклар бәйләделәр. Әлбәттә, бу аларга сорауларга дөрес җавап биргәннәре өчен бүләк тә иде.

"Без экспонатлар туплауны дәвам итәбез. Фәнни-тикшеренү эшләре безне Санкт-Петербургка кадәр алып барды. Без "Альметьевск" дигән йөк ташый торган судно капитанының улы Ростислав Мальковский белән очраштык. Ул безгә әтисенең шәхси әйберләрен бүләк итте", - диде музей директоры Винера Зәйдуллина.

Әлмәт шәһәренең бүгенгесен чагылдырган бүлектә исә калага багышланган сорауларга җавап тоткач, викторинага йомгак ясалды. "Иң күп белүче" карточкасына ия булучы балаларның һәркайсына кечкенә генә истәлекле бүләкләр - куен дәфтәрләре тапшырыла икән. Аның эченә ата-аналарга рәхмәт язуы, студентларга музейга чакыру билеты да куелган була. Биредә балалар шулай ук "Минем кечкенә музеем" дигән уенда катнашып, бирелгән темага күргәзмә корырга, экспозиция төзергә дә өйрәнә. "Туктал, мизгел" фотокүргәзмәсе дә игътибарны җәлеп итә. Фотография һәм фотоаппаратлар коллекциясе куелган бүлектә шәһәрнең элекке урамнарын, мәйданнарын күрергә мөмкин. Шулай ук музейга актив йөрүчеләр арасында ел саен үткәрелә торган "Бәхетле билет" лотереясен уйнату да бирегә килүчеләрнең артуына ярдәм итә торгандыр. Бу чара Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында үткәрелә", - диделәр, безгә.

Өлкән фәнни хезмәткәр Эльвира Гәрәева кунакларны музейны "Зурлау залы" белән таныштырды. Аның биредә ачылуы очраклы түгел, элек әлеге бинада ЗАГС урнашкан булган, анда бик күп парлар үзләренең бәхетле мизгелләрен кичергән.

Бу көнне музейга килүчеләргә фондларны саклау урыннарын да күрсәттеләр. Күпне күргән музейчылар биредәге тәртипкә югары бәя бирде. Һәм, әлбәттә, хәтер мәгарәсендә алып барылган эшчәнлек һәркемдә дә уңай фикер калдырды. "Коллектив халыкны музейга, экспонатларга җәлеп итүнең бик отышлы юлын тапкан. Уеннар гаҗәеп кызыклы. Музейга экспонат бүләк итүчегә дә игътибар гаять зур, аларның һәркайсына рәхмәт хатлары язалар, бәйрәм котлаулары җибәрәләр. Моннан тыш, биредә һәртөрле кәгазь эшен башкару, бүләкләр әзерләү кебек мәшәкатьләрне дә авырсынмыйлар. Әйтик, "Музей елъязмасы"н минем бер хәтер мәгарәсендә дә күргәнем юк", - диде Зирекле авылы музее директоры Мидхәт Газимов.

1983-96 елларда Татарстан Дәүләт музее генераль директоры урынбасары булган Марина Лоренц Әлмәт төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләренең иҗади эшләве, хәтер мәгарәсенең килүчеләргә кызыклы һәм уңайлы булуы турында әйтте. "Экскурсияләр системага салынган, балаларда кызыксыну уятырлык итеп корылган. Ә истәлеккә бирелгән нәни генә бүләкләр теләсә кемгә уңай тәэсир итә. Музей балалар бакчасы, мәктәп һәм шулай ук ветераннар, яңа өйләнешүчеләрнең игътибарын үзенә тартып тора", - диде Марина Лоренц. Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова да хәтер мәгарәсе хезмәткәрләренең эш ысулларын ошатуын белдерде. "Алар Әлмәт районын һәр яктан матур итеп күрсәтәләр", - диде ул. Әмма генераль директор шул ук вакытта музейга күптән аерым бина кирәклеген дә искәртте. "Без нефтьчеләр белән горурланабыз. Әлмәткә чит илләрдән дә кунаклар килә. Экспозицияләргә дә заманча мәгълүмати технологияләрне кертү сорала", - диде Гөлчәчәк Нәҗипова.

Аннары музейчылар "Борынгы ядкәрләрне саклаучы" клубы утырышында катнашты. 20 ел дәвамында эшләп килгән клубны ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Галина Нуретдинова җитәкли. Утырышлар, гадәттә, озак еллар дәвамында музей эшен алга җибәрүгә хезмәт иткән кешеләргә багышлап үткәрелә. Бу юлы ул Әлмәт төбәкне өйрәнү музее директоры Винера Зәйдуллинага 50 яшь тулу уңаеннан уздырылды. Бу көнне юбиляр хакында күп җылы сүзләр әйтелде. Һәм директор моңа бик тә лаек. Марина Лоренц үз чыгышында белдергәнчә, Винера ханым коллектив белән уртак тел табып эшләү, кешене бәяли белү сәләтенә ия, ул үз тирәсенә фикердәшләрен туплый һәм аларның эшчәнлеген кирәкле юнәлешкә борып җибәрә алган.

Сөембикә КАШАПОВА.

.Музейда шагыйрә Саҗидә Сөләйманова почмагы.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: