Мәдәни җомга

ҮЛЕМЕ ДӘ ЯҢГЫРАР ҖЫР БУЛЫП...

Каһарман-шагыйребез Муса Җәлил батырлыгын киндердә мәңгеләштерүче рәссамнарыбыз байтак. Шуларның берсе - Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Виктор Аршинов. Гомумән, бу кылкаләм остасы шагыйрьләр иҗатына битараф түгел. Аның А.Данте, Т.Элиот, М.Цветаева, Г.Тукай, Б.Әхмәдуллина шигырьләренә багышланган рәсемнәр шәлкемнәре шуны искәртә. Сәнгать белгечләренең әйтүләренә караганда, В.Аршинов рәссам буларак 1960...

Каһарман-шагыйребез Муса Җәлил батырлыгын киндердә мәңгеләштерүче рәссамнарыбыз байтак. Шуларның берсе - Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Виктор Аршинов. Гомумән, бу кылкаләм остасы шагыйрьләр иҗатына битараф түгел. Аның А.Данте, Т.Элиот, М.Цветаева, Г.Тукай, Б.Әхмәдуллина шигырьләренә багышланган рәсемнәр шәлкемнәре шуны искәртә.

Сәнгать белгечләренең әйтүләренә караганда, В.Аршинов рәссам буларак 1960 елларда калыплаша. Ә илебез сәнгате, әдәбиятында бу чор иҗат иреге белән истәлекле. Рәссам В.Аршинов иҗатындагы ирек хисе бүгенгәчә сакланган. Аның М.Җәлилгә багышланган рәсемнәр шәлкемендә символизм көчле. Рәсемнәр шигырьләргә иллюстрация буларак башкарылган булса да, мөстәкыйль сәнгать әсәрләре сыман тоела. "Үлмәс җыр" шәлкеме графика төренә карый, әмма анда авторның төсле картиналар ясаучы, скульптор, монументалист буларак та осталыгы чагыла.

В.Аршинов Җәлилебез каһарманлыгын 1975 елда рәсемгә төшерә башлаган. Һәм бүген дә бу тема тирәсендә иҗади эзләнүләрен дәвам итә. "Әтием сугышта катнашты, әнием репрессия корбаны булды, шуңа күрә сугыш, ватанпәрвәрлек темалары миңа бик якын", - ди рәссам үзе. Бүгенге көндә Татарстан сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә, графика залында "Үлмәс җыр" рәсемнәр шәлкемнәре белән танышырга була.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: