Мәдәни җомга

КУРЧАКЛАРГА КҮЛМӘК ТЕГҮЧЕ ГАЛИМӘ

Кечкенә чагында кайсы гына кыз бала җырлый-җырлый курчакларына күлмәк текмәгән икән? Менә шушы шөгыль педагогика фәннәре кандидаты Мәдинә Мәхмүтованың хәтта гомерлек мавыгуына әверелә. Тора-бара ул бу мавыгуны да һөнәри һәм фәнни югарылыкка күтәрә. Мәдинә Мөхәммәт кызы - дүртенче буын укытучылар династиясеннән. Аның әнисе ягыннан бабасы, ягъни бабасының бабасы Галиәхмәт Хаҗиәхмәт...

Кечкенә чагында кайсы гына кыз бала җырлый-җырлый курчакларына күлмәк текмәгән икән? Менә шушы шөгыль педагогика фәннәре кандидаты Мәдинә Мәхмүтованың хәтта гомерлек мавыгуына әверелә. Тора-бара ул бу мавыгуны да һөнәри һәм фәнни югарылыкка күтәрә.

Мәдинә Мөхәммәт кызы - дүртенче буын укытучылар династиясеннән. Аның әнисе ягыннан бабасы, ягъни бабасының бабасы Галиәхмәт Хаҗиәхмәт улы революциягә кадәр үк хаҗ сәфәре кылган кешеләрнең берсе була. Үз акчасына туган авылы Яңа Каряудыда (Башкортстанның Чакмагыш районы) мәчет салдыра, шул мәчет каршында мәдрәсә ачып җибәрә. Ул авылның соңгы указлы мулласы була.Шомлы елларда репрессияләнеп лагерьларда тоткынлыкта булып кайта. Мәдинәгә исемне дә шул бабасы куша. Аның улы Миңнегаян мәктәптә алман һәм урыс телләрен укыта, аннан соң директор да була. Мәдинә ханымның әнисе Зилә Махиярова шулай ук галимә, Казан фәнни-тикшеренү технология университетында укыта, педагогика фәннәре кандидаты.

Ә Мәдинәнең әтисе ягыннан бабасы тирә-якта оста тегүче була. Авылдан-авылга йөреп, ул бөтен халыкны киендерә. Ул вакытларда әлеге һөнәр ияләрен һәр җирдә көтеп торалар.

Мәдинә хезмәт юлын гомумбелем бирү мәктәбендә музыка укытучысы буларак башлап җибәрә, озакламый ул Казандагы 18 нче музыка мәктәбендә вокал дәресләре бирә башлый, ансамбль җитәкли. Тора-бара тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасы да тапшырылган тынгысыз мөгаллимәгә яңа ачылган декоратив-гамәли сәнгать бүлеген дә алып баруны йөклиләр.

Укытучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә музыка мәктәбе сәнгать мәктәбе статусын ала, иҗат өчен мөмкинлекләр тагын да киңәя. Иҗат лабораториясе дә ачып җибәргәч, бер ел эчендә мәктәп укучыларына баштан-аяк сәхнә костюмнары тегәләр. Республикага кунаклар, югары җитәкчеләр килгәндә дә, алар каршында 18 нче сәнгать мәктәбе чыгыш ясый. Чөнки музыкаль әзерлекләре дә, өс-башлары да йөзгә кызыллык китерерлек түгел. Мәдинә Мөхәммәт кызы исә мәктәптә мода театрын оештыруның башында тора. Моннан тыш, әле ул һәрдаим белемен дә күтәрә - аспирантурага укырга керә, фәнни эш белән шөгыльләнә башлый. Озакламый «Идел буе татарлары педагогикасы контекстында Финляндия татарларының педагогик культурасы үсешенә анализ» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Әлеге фәнни хезмәтне язганда Мәдинә ханымның күңелендә иҗат офыклары тагын да киңәя. Ул татар, гомумән, Идел буе халыкларының милли киемнәре белән ныклап торып кызыксына башлый.

Шактый еллар Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында вокал дәресләре алып барган Мәдинә Мәхмүтованың тормышында узган ел кискен борылыш була. Аны КФУның яңа ачылган филология һәм сәнгать институтына, сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасына чакырып алалар. Хәзер исә этнодизайн буенча белгечләр әзерләү нияте белән яшәгән көннәре. Мәскәү бу идеяне хупласа, әлегә өлкәдә белгечләр әзерләргә мөмкинлек туачак, дигән сүз.

Мәдинә ханым төрле өлкәләргә, республикаларга сәфәр чыгып, милли киемнәрне өйрәнә. Кыска гына вакыт эчендә ул Чуашстан, Мордовия, Мари Иле, Удмуртия республикаларына барып, бу халыкларның курчакларын киендергән. Удмуртиядә федераль Сабан туе вакытында ике республиканың Президенты осталарның эшләре куелган өстәлләр яныннан үткәндә Рөстәм Миңнеханов коллегасына нәкъ менә Мәдинә Мәхмүтованың удмурт милли киеменә киендерелгән курчагын сайлап алып бүләк итә.

Гомумән, оста Татарстанда, төрле өлкәләрдә уздырылган фестиваль-конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарны алып кайта. Мәсәлән, Волгоград шәһәрендә үткән «Һөнәрләр ярминкәсе»ндә аңа 1 нче урынны бирәләр.

Ә иң мөһиме, ул үз халкыбызның Казан, Әстерхан, Себер, Касыйм, Кырым һ.б. татарларының үзенчәлекләрен тәфсилләп өйрәнеп, популярлаштыруны максат иткән.

«Төрле конференцияләргә, милли курчак күргәзмәләренә баргач, гел шуңа игътибар итәм, - ди Мәдинә ханым. - Фәнни хезмәткәрләр үзләре дә анда милли киемнән килә. Мари Иле, Чуашстан кебек республикаларда көндәлек тормышта да заманча бизәлгән милли киемле кешеләрне еш очратам. Безнең дә өс-башыбызда миллилек чагылыш тапсын иде. Бу башкарып булмастай эш түгел, дип уйлыйм. Җиңел сәнәгать белән шөгыльләнә торган оешмалар белән хезмәттәшлекне көчәйтеп җибәрәсе иде».

Алга таба Мәдинә Мөхәммәт кызы милли киемнәр җитештерә торган тегү цехы да ачарга уйлый. Аның барлык теләк - омтылышлары чынга ашсын.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Мәдинә Мәхмүтова һәм аның кайбер эшләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: