Күргәзмәдә – яшьлек тарихы
Бөтенроссия комсомол оешмасы төзелүгә бер гасыр вакыт узды. Бу вакыйганы Россиянең барлык төбәкләрендә һәм республикаларында зурлап билгеләп үттеләр.
Шушы уңайдан Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында да тантаналы чаралар узды. Шуларның иң кызыклы һәм мәгълүматлысы Татарстан Милли музеенда ачылган “Комсомол тарихы – ил тарихы” күргәзмәсе булгандыр.
1917 елгы революция, Гражданнар сугышы, җимереклек, ачлык яшьләрнең җәмгыяви өлгергәнлегенә һәм яңа корылган дәүләт һәм ил төзелешендә катнашырга әзерлегенә дә сынау була. 1918 елда Россиянең зур шәһәрләрендә яшьләр берлекләре барлыкка килә. Аларны Бөтенроссия оешмасы итеп берләштерү бурычы куела. Август аенда оештыру бюросы ил яшьләренә Бөтенроссия съездын уздыру турында мөрәҗәгать белән чыга. 1918 елның 29 октябрендә Эшче һәм крестьян комсомол яшьләренең беренче съездында Россия коммунистик яшьләр берлеге нигезләнә. 1924 елның июль ае комсомолга В.И.Ленин исеме бирелә һәм ул Россия Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы (РЛСКМ) дип йөртелә башлый. 1926 елның мартында исә оешма Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы дип үзгәртелә. ВЛКСМның беренчел оешмалары предприятиеләр, колхозлар, совхозлар, уку йортларында, Армия сафларында булдырылган. Оешма аша барлыгы 200 миллионнан артык егет һәм кыз узган.
Совет хакимияте елларында илнең икътисадын ныгытуда, зур төзелешләрне алып баруда ВЛКСМның роле гаять зур була. Бөек Ватан сугышы елларында комсомоллар фронтта да, тылда да - беренчеләр. Илне шаулаткан чирәм җирләрне үзләштерү, БАМ кебек удар комсомол төзелешләрен хәтерлибез әле. Бу зур эшләрдән Татарстан да читтә калмады. Түбән Кама каласы, КАМАЗ автомобиль заводы, Чаллы шәһәре үзе, нефть һәм химия сәнәгате корылмалары комсомол яшьләр энтузиазмы белән корылды. Әлбәттә, төзелешләр җиңел бармаган, яшьләргә уңайсыз шартларда яшәргә туры килгән. Кызлар-егетләр студент хезмәт отрядларында, сугышчан комсомол дружиналарында да чыныгу алган.
“Комсомол тарихы — ил тарихы” күргәзмәсенең тантаналы ачылышында катнашкан Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, чал чәчле ветераннар, 1982-1984 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Борис Леушин, студент отрядларының республика үзәге җитәкчесе Василий Ислаев, Чаллы шәһәреннән килгән Гөлзада Рзаева җитәкчелегендәге делегация вәкилләре һ.б. - яшьлекләрен шушы төзелешләргә багышлаган комсомолларның бер өлеше. Күргәзмәне беренче булып тамаша кылучылар арасында шулай ук Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәдәният министры Ирада Әюпова, яшьләр оешмалары вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылары бар иде.
Татарстан Милли музеенда комсомол яшьләрнең эшчәнлегенә кагылышлы вакыйгаларга бәйле 1000нән артык экспонат саклана. Күргәзмәдә шуларның 400е урын алган. Экспозициягә комсомолның тулы бер тарихы сыйган. Күргәзмәгә куелган фоторәсемнәрдә, документларда, плакатларда, эмблемалы флаг һәм байракларда, комсомолларның тарихка кереп калган фидакяр хезмәте, бүгенге ветераннарның яшьлеге, зур төзелешләрнең барышы чагыла. Комсомолларның төзелешләрдә хезмәт куйгандагы эш кораллары һәм киемнәре – гимнастерка һәм буденовкалар, каскалар шулай ук Татарстан төзелеш отрядларының ядкәрләре, чирәм җирләрне күтәргән өчен тапшырылган медаль, эш курткалары музейга килүчеләрдә шул еллардагы хатирәләрне яңарта.
Экспозициядә 1924 һәм 1926 еллардагы комсомол билетлары үрнәкләрен, төрле еллардагы значокларны күрергә мөмкин. Шулай ук экспонатлар арасында яшьләр кылган батырлык шаһиты - пуля тишкән, канга буялган комсомол билетлары да бар. Бу инде яшь егет яки кызның билетын түш кесәсендә йөртүе, гомерен исә пуля кисүе турында сөйли. Күргәзмәдә Евангелие китабы игътибарны җәлеп итә. Аның битләрен пистолет рәвешендә кискәннәр, коралны шунда яшереп саклаганнар.
Экспозициядә шулай ук галим–химик Г.Камай, Дәүләт музее директоры В.Дьяконов, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Н.Столяров, комсомол төзелеше булып тарихка кереп калган “Оргсинтез” заводында аппаратчы булып хезмәт куйган, Социалистик Хезмәт Герое Г.Җантимерова һ. б. ялкынлы яшьлеге чагыла. Ядкәрләр арасында яшьләр газеталарында эшләгән патриот-шагыйрь М.Җәлилнең шахматын, язу әсбапларын, Донбасс шахтерлары бүләге булган лампаны, татар шагыйре Һ.Такташның мемориаль истәлекләрен күрергә мөмкин.
Бүгенге яшьләр оешмалары - “Бердәм Россия”нең Яшь гвардия, “Студентлар лигасы”, “Җиңү волонтерлары”, “Кар десанты” төзелеш отрядлары эшчәнлеге дә киң чагылдырыла. Күргәзмә 24 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Сөембикә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев