Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Музейханә

Хәния Фәрхи безнең йөрәкләрдә

«Хәнияне бик ярата идем», – дип ишекне ачып керү белән елый-елый керәләр. Хәтта ир-атлар да күз яшьләрен тыймый».

Татарстан һәм Башкортстан халык артисты Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 5 ел булды, әмма ул халыкчан җырлары белән күңелләрдә һаман яши.  Узган ел Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында аның истәлегенә музей ачылган иде. Ә быел, җырчының туган көнендә, музей янында һәйкәл куелды.  Музей ачылгач та, инде һәйкәл куелгач та төрле сүзләр йөрде. Йөрәккә тия торганнарын аеруча җырчының бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллинага күп ишетергә туры килә.  Югыйсә, боларның барысын да башлап җибәрүдә күпме тырышлык, вакыт, бар җанын биргән бит ул. Музей мөдире вазифаларын да үзе башкара. Без Фирүзә ханым белән әңгәмә кордык. 


– Фирүзә ханым, Хәния Фәрхи музеена кеше күп киләме? 

– Кояшымның (Фирүзә ханым апасына шулай дип яратып эндәшкән) музее узган елның 1 октябрендә ачылды. Бик күп халык килде һәм кешенең бүген дә өзелгәне юк. Җәйге айларда ерак җирләрдән Хәния апаның үзен күргән кебек булырбыз дип килгән кешеләр дә бар. «Хәнияне бик ярата идем», – дип ишекне ачып керү белән елый-елый керәләр. Хәтта ир-атлар да күз яшьләрен тыймый. Хәния апа арабыздан киткәч, тамашачы тагын да күбәйде. «Бөтен концертында булдым», – дип яратып киләләр. 

– Монда Хәния апаның әйберләрен яхшылап карарга була, алар пыяла эчендә түгел. Музейлардан танылган кешеләрнең әйберләрен урлап чыгу кебек күренешләр ишетелгәләп тора. 

– Музейда әйберләрне урнаш­тыру мәсьәләсенә килгәндә, һәр кергән кеше «залың нурлы, зәвыклы», дип китә.  Хәния Фәрхинең үзен хәтерләтә, дип әйтүчеләр дә шактый. Алда эшләр бар әле. Барлык күлмәкләрен куеп бетермәдем. Манекенга дип сайлап алган күлмәкләрен халык бик ярата. Күбесенчә Хәния апаның үзе яратып кигән күлмәкләрен куйдым. Киләчәктә бар киемнәрен, әйберләрен башка музейлардагы кебек пыяла эченә урнаш­тырырга кирәклеген аңлыйм. Калган эшләрен дә җайлап кына башкарып киләбез. Аллага шөкер, кеше күзенә музей матур күренә. Кайбер урыннары эшләнеп бетмәгән дип үземә килеп әйткәннәре юк. Киресенчә, бик күп эшләр башкарылган, диләр. Киләчәктә музей янында Хәния апага багышлап сквер эшләргә уйлыйбыз. Кояшымның тагын бер тормышы булыр дим. Һәйкәл янында эскәмияләр куелды. Тротуар җәячәкбез. Кеше килеп, ял итеп, Кояшыма карап, сөйләшеп китәр, дигән өметтә калабыз. 

– Музей янында ачылган Хәния Фәрхи һәйкәле турында нинди генә сүзләр йөрмәде.  Бертуган сеңлесе буларак, сезгә негатив фикерләр ишетү авыр булгандыр. 

– Һәйкәл ачылышына кайдан гына, нинди генә мәртәбәле кешеләр килмәде.  Һәйкәлнең эшләнешен яратып, Хәниябезне яратып киттеләр. Таштан кеше образын эшләү – пластилин әвәләү түгел. Хәния апаның үзенә җан өреп булмаган кебек, ташны уеп, нәкъ үзе кебек эшләп булмый. Районыбыз җитәкчеләренә,  ярдәм иткән егетләргә мең рәхмәтлебез. Фотодан күреп, төрле мәгънәсез сүзләр язганчы, килеп карап, кешенең хезмәтен күрә белергә кирәк. Аны үз эшенең осталары эшләде. Алла боерса,  көзгә кадәр тротуары җәелер, тирә-ягы да матур булыр. Һәйкәлне беренче тапкыр карарга Тәтешле хакимияте хезмәткәре белән бергә бардык. Аның чәчләре, иягендәге нәни чокырына кадәр үзенә охшатып  эшләнелгән. Кул куешы, нәфис бармаклары да нәкъ аныкы. Ул эшләнеп беткәнче үк, таш булса да, аннан җылылык бөркелә иде. Бер яктан горурлык булса да, икенче яктан әле генә күкрәгеңә кысып яраткан газиз кешең урынына таш сынны кочаклау йөрәк өзгеч бер халәт иде. Һәйкәл куярлык якты эзләр калдырган сөекле апамның рухлары шат булсын!

– Хәния апаның вафат булган көнендә үзе яшәгән йортка мемориал такта да куелды бит әле.

– Әйе, Казанда Кояшым яшәгән йортка мемориал такта куелды. Әмма мин бара алмадым. Уйласаң, уелырсың, башларны башларга бәрерсең дә... Аны кире кайтарып булмый. Бик авыр... Кояшымнан башка яшәүләр бик авыр. Көн кояшсыз, төн айсыз кебек. Әмма яшәргә кирәк. Хәния апа үзе «балам, балам» дип яшәде. Җизни Габделхәйгә, балаларга бик зур рәхмәт. Администраторы Раил Нуриевкә, «Бәйрәм» ансамбле егетләренә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Чын мәгънәсендә, бу йортта Хәния Фәрхи яшәгән, дип сокланып, карап  китәрләр. Ә мин ул көнне Кояшымның соңгы сулышы чык­кан җирләрдә  булдым. Коръән укыттык. Тәтешле район мәдәният сараенда иртәдән кичкә хәтле Хәния апаның җыр­лары яңгырады. Кояшымны искә алып, музейга килделәр, һәйкәленә чәчәк салдылар. Хәния апамның Тәтешледә рухы яши, җырлары яңгырап тора. Үзе төшләремә керә. 

Аш үткәрер алдыннан гына төш күрдем. Кояшым шулай ихлас елмая! Чыннан да, бу дөнья белән теге дөньяның җеп­ләре тоташкан дип уйлыйм. Коя­шым безнең белән, гел янәшәбездә!

Эльза ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев