Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Казанның «Җиңү сукмаклары»

Халыкның үзәгенә үткән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы хәтерләрдән беркайчан да җуелмас, мөгаен.

Биш ел буе барган сугыш, ачлык-ялангачлык, аналарның кадерләп-сөеп үстергән улларының күз күрмәгән туфракларда ятып калуы һәм Бөек Җиңү шатлыгы буыннардан-буыннарга күчә, документаль һәм әдәби әсәрләр, матбугат аша мәңгелеккә уела бара. Халкыбызның каһарманлыгы һәм миллионнарча гомер бәрабәренә яуланган Җиңү бит ул. 


Татарстан Милли музее “Җиңү сукмак­лары” проекты кысасында “Коткарылган дөнья хәтерли” дигән туристлык маршрутын журналистларга тәкъдим итте. Сәяхәтебез Казанның 1 Май мәйданына куелган патриот–шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле яныннан башланып китте. Экскурсияне алып баручы – Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Вера Иванова гаять мәгълүматлы зат, ул һәр вакыйганы бөтен ваклыклары белән хәтерләребезгә сеңдерә бара. Һәйкәл 1966 елда шагыйрьнең тууына 60 ел тулган көнгә туры китереп ачыла. Сигез метр биеклектәге монумент – мәшһүр скульптор Владимир Цигаль һәм архитектор Лев Голубовский иҗаты. Ә аның янәшәсендәге мәрмәр барельефта – Җәлилнең көрәштәшләре – Плетцензее төрмәсендә гомерен палач балтасы кискән шагыйрь­нең 10 көрәштәшенең портретлары уелган. 

Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, андагы фронт ядкәрләре белән журналистларны фәнни хезмәткәр Әлфия Шәрипова таныштырды. Музей үзе 2005 елда элекке юнкерлар училищесы бинасында ачылган. Музейның дүрт залында 500гә якын экспонат урын алган. Алар илдәге һәм республикадагы Бөек Ватан сугышы башланганчы булган тормыш рәвеше, фронт юллары, ил өчен сугышларда Татарстан ир-егетләренең батырлыгы, немец илбасарларының кансызлыгы турында сөйли. Экспозицияләрдә сугыш киемнәре, корал, көнкүреш әйберләре, хәрби заводлар җитештергән продукция, байраклар, солдат кирәк-яраклары, планшетлар, компаслар, фронт хатлары, шул еллардагы газеталар, китаплар, листовкалар, фотосурәтләр, карталар, планнар, плакатлар, орден-медальләр һ.б.ны күрергә мөмкин. 

Татарстан ир-егетләре арасында, Бөек Ватан сугышы башланганчы ук, СССР белән Япония, Финляндия арасында бәрелешләрдә катнашып, каһарманлык күрсәткән һәм Советлар Союзы Герое исемнәренә лаек булганнар бар. Гыйльфан Батыршин, Гыймазетдин Вазетдинов – шундыйлардан. Экспозициядә шулай ук шәхес культына дучар булган кешеләр турында да шактый мәгълүмат бирелә. Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Кави Нәҗми кебек әдипләребез нахакка ГУЛАГ газапларын чиккән. Тылда көнне-төнгә ялгап завод-фабрикаларда эшләүчеләр, колхоз кырларында иген игүче хатын кызларыбыз да фронтка хәлләреннән килгәнчә ярдәм иткән. ТАССР халкы танк колоннасы һәм авиация дивизиясен төзүгә ике миллион сум акча җыйган. Әйтик, музейда Курск дугасындагы сугыш экспозициясе тәкъдим ителгән. Бу бәрелештә 1200 совет һәм немец танкы катнашкан. Кызыл Армиянең кайбер хәрби машиналарында “Татария колхозчылары” дип язылган булган.

Немецлар сугышның баштагы чорында, илнең шәһәр-авылларын яулап, зур тизлек белән алга барган. Дошман Казанга да килеп җитәр, дип курыкканнар. Саклану ниятеннән шәһәрне хатын-кызларыбыз көрәк белән казыган 400 километр озынлыктагы окоп әйләндереп алган.

Бөек Ватан сугышына кагылышлы ядкәрләрне дулкынланып карыйсың, күз алдыннан сугыш мәхшәре узгандай тоела. Ядкәрләр – гап-гади солдатларның, хәрби башлыкларның батырлыгы шаһиты. Экспозициядә немецларның танкка каршы пушка, винтовка, һәлак булган сугышчыларның шәхси әйберләре, Кызыл Армия генералларының, офицерларының формалары, Вермахт коралы һ.б. үзенчәлекле ядкәрләр игътибарны җәлеп итә. Алар Великий Новгород янында һәм Санкт-Петербургта узган сугыш урыннарыннан кайтарылган.

Ядкәрләр арасында Советлар Союзы Геройлары Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, генераллар Якуб Чанышев, Гани Сафиуллин һәм Фатыйх Булатовның шәхси әйберләре дә игътибарны җәлеп итә. Икенче удар армиядә нәшер ителгән “Отвага” газетасы редакциясенең язу машинкасы, телефоны һәм сейфы безгә кабат Муса Җәлил батырлыгын искә төшерде. Ул шушы газетада хезмәт куйган. Рейхстагның бронза барельеф кыйпылчыгы да – музейның кадерле ядкәрләреннән. 

Чираттагы тукталыш – Муса Җәлилнең музей-фатиры. Биредә журналистларны аның директоры Нәзирә Фәттахова каршы алды. Горький урамындагы әлеге фатирда патриот-шагыйрь сугышка кадәрге чорда яшәгән. Ул бу елларда Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлеге мөдире һәм ТАССР Язучылар берлеге җитәкчесе булып эшли. Гаиләсе аны нәкъ менә шушы фатирдан ике тапкыр фронтка озаткан. 

Ике бүлмәле коммуналь фатирда шагыйрь яшәгән мохит сакланган. Кабинет-китапханә, язу өстәле... Стенада эленеп торган мандолина исә – Җәлилнең музыкага һәвәслеген, өстәлдәге шахматлар патриот-шагыйрьнең аны яратып уйнавын искә төшерә. 

Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан илнең иң мөһим тыл базаларының берсе булган, авыр яраланган сугышчыларны Казандагы хәрби госпитальләргә озатканнар. Әмма барысын да аякка бастыра алмыйлар, өч меңнән артык яралы Арча зиратына җирләнгән. Журналистлар каберстанның Дан аллеясындагы Михаил Девятаев, Гани Сафиуллин каберләренә, хәбәрсез югалган солдатларга атап торгызылган һәйкәлгә чәчәкләр салды. 

Татарстан Милли музееның ишегалдында журналистлар сугыш кораллары, аларның төрләре белән танышты. Винтовкаларны тотып карарга, солдат киеменнән фотога төшәргә дә мөмкин иде.

Сөембикә КАШАПОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев