Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

КАЗАНДА ГОРЬКИЙ ЯДКӘРЕ

ХХ йөзнең 20 нче еллары. Казанның 3 нче мәктәбе укытучысы, танылган тарихчы һәм археолог Николай Калинин һәм ул эшләгән уку йорты исеменә Италиянең Соренто шәһәреннән зур гына конверт килеп төшә. Педагогның үз укучылары белән бергәләп күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Горькийга атап язган хатына җавап була ул. Алар, әдипкә...

ХХ йөзнең 20 нче еллары. Казанның 3 нче мәктәбе укытучысы, танылган тарихчы һәм археолог Николай Калинин һәм ул эшләгән уку йорты исеменә Италиянең Соренто шәһәреннән зур гына конверт килеп төшә. Педагогның үз укучылары белән бергәләп күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Горькийга атап язган хатына җавап була ул. Алар, әдипкә Казан планын җибәреп, аңардан шәһәребездә яшәгәндәге тормышы белән бәйле урыннарны билгеләп күрсәтүен сорыйлар. Әлбәттә, җавап хатының килүе зур вакыйга була һәм олы шатлыкка әверелә. Тарихчы озакка сузмый укучылары белән Казанда Максим Горький тормышы белән бәйле урыннарда булып чыга. 1928 елда язучы Казанга килгәч тә, аны Н.Ф.Калинин озатып йөри. Шушы аралашуларның нәтиҗәсе буларак "Горький в Казани" дигән китап та дөнья күрә. Ә инде Казанда 1938 елда А.М.Горькийның әдәби мемориаль музеен ачу турында карар кабул ителгәч, Николай Калинин хәтер мәгарәсен нигезләүчеләрнең берсе була. А.Горький әдәби мемориал музее мөдире Марианна Гаврилова, баш саклаучы Флора Мирзина ул елларны аеруча хөрмәт белән искә алып сөйли.


Язучының Казан чоры

Билгеле ки, Казанда А.М.Горький музеен ачу көтеп алынган вакыйга була. 30 нчы елларда илдә язучының тормышы һәм иҗаты белән бәйле шәһәрләрдә, әйтик, Түбән Новгород, Мәскәүдә, аның исемендәге беренче хәтер мәгарәләре үз эшен башлап җибәрә. Аннары төбәктә горькийчылык киң таралган чор да була ул. Ә инде Горький музееның Казанда булдырылуы бигрәк тә табигый. Түбән Новгород шәһәрендә туган, 9 яшендә үк ятим калган һәм әбисе тәрбиясендә үскән Алексей Пешков (А.М.Горький) 1884 елда университетка укырга керү нияте белән Казанга килә. Аңлашыла ки, нибары 2 класс белеме булган үсмер өчен югары уку йортына кабул ителү мөмкин эш түгел. Егет Казанда елга портында йөкче, бер генеральшада бакчачы һәм йорт тирәсен җыештыручы, Беляев йорты дип йөртелгән бинада урнашкан А.Деренковның күмәч пешерү йортында булышчы булып эшләп тамак туйдыра. Бик күпләрне күренекле язучының тормышындагы нәкъ менә шушы Казан чоры аеруча кызыксындыра да инде. Горькийның әдәби-мемориаль музее 1940 елның 12 мартында А.Деренковның күмәч пешерү йорты урнашкан бинада ачыла.

Хәтер мәгарәсе үзенең эшчәнлеген Бөек Ватан сугышы елларында да туктатмый. Әмма Казанга күп кенә предприятиеләр күченеп килгән чорларда музейга да үз мәйданнары белән бүлешергә туры килә. Хәтер мәгарәсенең бер өлешендә агитация пункты урнаша, күргәзмәләр оештырыла. Хәзерге милли музей әзерләгән "Бөек Ватан сугышы" күргәзмәсе халыкның игътибарын аеруча җәлеп итә. Анда Горький музее да катнаша. Шул ук вакытта музей "Все для фронта", "Все для Победы", "Горький против фашизма" кебек күчмә күргәзмәләрдә эшчәнлеген дәвам итә.

Ядкәрләр бөртекләп җыела

Музей мөдире Марианна Гаврилова экспозицияләрдәге һәм фондлардагы һәр ядкәрнең бик тә кадерле булуы турында әйтә. Алар бөртекләп дигәндәй җыелган. Һәм бүген музейдагы 40 мең саклау берәмлегенең, аеруча 2237 төп нөсхә ядкәрнең һәркайсының хәтер мәгарәсенә килү тарихы бар. Экспонатларның иң кадерлеләре күренекле язучының Казан чорына караган шәхси әйберләредер, мөгаен. Музей мөдире М.Гаврилова аларны Максим Горькийның җәмәгате Екатерина Павловна Пешкова тапшыруын искәртә.

37 ел (1942-1979) дәвамында музейны җитәкләгән Тамара Елизарова Екатерина Пешкова белән бик тә дустанә мөнәсәбәтләрдә була. Горькийның 1887 елда төшкән һәм аның иң беренче фотосурәте булган рәсемне дә ул нәкъ менә Казан музеена бүләк итә. Марианна Гаврилова әйтүенчә, күренекле язучы бу сурәткә Зур Проломная урамында төшкән. А.Горькийның 1928 елда Казанга килгәндә кигән плащы да - музейга Екатерина Пешкова бүләге. Хәтер мәгарәсендә шулай ук, күренекле язучының Түбән Новгородтагы туганнары аның янына Италиягә баргач, төшереп алынган сурәтләрдән ясалган фотоальбом да саклана икән. Альбомдагы 30 рәсемдә А.М.Горький Сорентода яшәгән вакытында төрле мәлләрдә сурәтләнгән. Хәтер мәгарәсендә язучының җәмәгате Екатерина Пешкованың үзенең дә гаҗәеп гүзәл мизгелдә төшереп алынган сурәтен күрергә мөмкин. Икенче ягында "Ожидание сына Максима" дип язылган бу рәсемдә Екатерина Павловна тәрәзә янында кәнәфидә утырып тора. Аны Түбән Новгородта Дмитриев фамилияле фоторәссам сурәткә алган. Икенче бер рәсемдә Горькийның үзен 60 яшьлек юбилее көннәрендә күрәбез. Шунда ук әдипнең 1911 елда җәмәгате Екатерина Павловна, улы Максим белән бергәләп төшкән фоторәсем игътибарны җәлеп итә. Парижда белемен күтәргәндә төшерелгән бу сурәт А.М.Горькийның улын бик тә яратуы турындагы хатирәләрне яңартып җибәрә.

Экспозициядә күренекле язучының түбәтәе, зәңгәр төстәге күлмәге дә бар. Аларны музейга А.М.Горькийның оныклары Марфа һәм Дарья Пешковалар бүләк иткән. Түбәтәй - республикабыз язучыларының А.М.Горькийга, ул 1928 елда Казанга килгәч, биргән бүләге. Ә инде аның шәһәребезгә музейда саклана торган күлмәгеннән һәм плащтан килүе турында истәлекләр бар. Шулай ук А.М.Горькийның Казан урамнарында төшкән фоторәсемнәре - кадерле ядкәрләрдән. "Аларны "Красная Татария" газетасы фотожурналисты Лапин төшереп алган", - дип ачыклап үтә Флора ханым Мирзина.

Хәтер мәгарәсе экспозицияләрендә күренекле әдипнең култамгасы салынган китаплар аерым урын били. Һәм, табигый ки, экспонатларның шактый өлеше - китаплар. Язучының җәмәгате Екатерина Павловна музейга аның китапханәсеннән һәм үзләренең тупланмаларыннан 2 меңгә якын басма бүләк иткән. Алар арасында аеруча кадерле китап бар. Ул - А.М.Горькийның 1898 елда дөнья күргән беренче әсәрләр җыентыгы.

Горький һәм татар язучылары

Әлбәттә, А.М.Горькийның 1928 елда Казанга килүе эзсез югалмаган, ул татар әдәбиятенә дә йогынты ясаган. Флора ханым Мирзина күп кенә татар язучыларының күренекле әдипне үзләренең әдәби укытучылары итеп санавын искәртә. Х.Туфан, Г.Кутуй, Г.Минский, Г.Әпсәләмов һәм 1934 елда узган I Бөтенсоюз язучылар корылтаена делегат булып барган һәм чыгыш ясаган К.Нәҗми һәм башкалар шушы фикердә торган. Әйтик, З.Нуриның "А.М.Горький барлык халыкларныкы, әмма татар язучылары рухи яктан Казанда туган әдипне бигрәк тә үзләренеке дип исәпли", дигән сүзләре мәгълүм. Болай әйтергә нигез дә булган. Горькийның хатларының берсендә "физически я родился в Нижнем Новгороде, а духовно родился в Казани. Казань - любимейший из моих университетов", - дип язганы билгеле.

Ачылуыннан соң ук музей иҗат әһелләрен туплаган бер үзәккә әверелә. Биредә танылган язучылар, галимнәр, музейчылар катнашында киңәшмәләр уза башлый. Бу җыеннар хәзерге гыйльми совет утырышларын хәтерләтә. Шушы киңәшмәләрнең берсендә "Горький һәм татар язучылары" дигән теманы өйрәнергә һәм үстерергә карар ителә. Баш саклаучы Флора Мирзина бүген музей фондларында татар язучыларының тормышына һәм иҗатына кагылышлы ядкәрләрнең күп саклануын әйтә. Хәтер мәгарәсендә "Горький һәм татар язучылары" дигән экспозиция дә булдырылган. Әлбәттә, бу эштә музей хезмәткәрләренең дә тынгысызлыгы күренә. Әйтик, 1968 елда, күренекле әдипнең тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәргә әзерлек барган көннәрдә, фәнни хезмәткәр Венера Дәүләтшина республикабызның барлык язучылары белән күрешеп, сөйләшеп чыга. Музейда аларның автобиографияләрен, А.М.Горький иҗатының әһәмияте турындагы фикерләрен, уникаль сирәк фоторәсемнәрен туплыйлар. Әйтик, Газиз Иделле А.М.Горький тәкъдиме белән Кавказ, Кырым якларына 1929 елда оештырылган экскурсиядә катнашучыларның берсе була. Ул "Беренче зур сәяхәт" дигән китап та бастыра. Газиз ага 80 нче елларда үзе җыйган барлык материалларын, фоторәсемнәрен музейга тапшыра. Сәрвәр Әдһәмова да Кави Нәҗминең кулъязмаларын, А.Горький бүләк иткән каләм чистарткычын хәтер мәгарәсенә китерә. Музей фондларында шулай ук күренекле әдипнең иҗатын өйрәнүчеләрнең берсе булган Галимҗан Нигъмәтинең кайчысы һәм тастымалы да саклана.

Хәтер мәгарәсендә Галимҗан Нигъмәти хатирәләре дә булуын белдерергә курыккан, бу хакта берни әйтергә ярамаган чорлар да була. 30 нчы елларда галим һәм язучы Гомәр Галинең фоторәсемнәрдән йөзен дә юкка чыгаралар. Ә хәтер мәгарәсендә аның туганнары бүләк иткән фоторәсемнәрне күрергә мөмкин. Горький музеенда Гаяз Исхакыйга кагылышлы экспонатлар да хәтсез. Ул да күренекле әдип белән хатлар алышкан. А.Горькийның 14 хатын хәзер Мәскәү архивларыннан табарга мөмкин икән. Гаяз Исхакый исеме кабат яңгырый башлагач, галим һәм язучы Ибраһим Нуруллин Казанга аның мирасының бер өлешен алып кайта. Галимнең вафатыннан соң җәмәгате Розалина Нуруллина барлык документларны да Горький музеена тапшыра. Китаплар, гаилә фоторәсемнәре, документлар арасында "Инкыйраз"ның сирәк басмасы да булуын искә төшерә Флора ханым Мирзина. Хәтер мәгарәсендә татар халкының тагын бер яраткан язучысы Әмирхан Еники истәлекләре дә кадерле ядкәр булып теркәлгән. Аның гаиләсе дә язучының архивын нәкъ менә шушы хәтер мәгарәсенә бүләк итә. Ә инде А.Горький музее экспозициясенең 1957 елда Мәскәүдә үткән Татарстан сәнгате һәм әдәбияты көннәрендә башкаланың Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә күрсәтелүе һич кенә гаҗәп түгел. Соңыннан ул материаллар музейның алтын фондына керә.

А.М.Горький әдәби мемориаль музее бүген дә әдипләребез мирасын туплауны дәвам итә.

Хәтер мәгарәсе яңартыла

Белгәнебезчә, 1860-80 елларда төзелгән Ф.Шаляпин һәм А.Горький музейлары урнашкан бина инде тузган була. 2008 елда йортның нәкъ менә А.Горький экспозицияләре урнашкан өлеше җимерелү хәленә килә, түшәмнәрен терәүләр белән ныгытып, вакытны бераз сузсалар да, музейны зурдан кубып сипләү өчен ябу котылгысыз була. Бүгенге көндә йортта төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Билгеле ки, бинаның күренекле язучы эшләгән күмәч пешерү урыны булган өлеше саклап калынган һәм архив белешмәләре, истәлекләр нигезендә яңартылган. Биредә инде Татарстан Президенты Р.Миңнеханов та булып, эшнең барышы белән танышкан. Тиздән биредә заманча экспозицияләр урын алачак. Билгеле ки, музей киләчәктә дә әдәбият һәм сәнгать әһелләрен берләштереп торучы бер үзәккә әверелер, биредә шагыйрьләр, рәссамнар, музыкантлар, язучылар җыелыр. Музей җитәкчеләре әүвәлгечә Шаляпин һәм Горький укуларын уздыруны, "Музейда музыка" концерт программаларын үткәрүне дә гадәт итәр.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев