Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

«Каты куллы», нечкә хисле Ридуан

Июнь урталарында Казаныбызда кул осталарының иҗат эшләреннән зур күргәзмә узды.

Андагы байлык, муллыктан, зәркәнчеләрнең асылташлы муенса-алкаларыннан, затлы күн исеннән, татарча бизәлгән  ефәк кием­нәрнең назыннан баш әйләнде. Шәмаилләрнең ниндие генә юк! Пыялада язылганнары әти-әни, әби-баба йортын сагындыра, чөнки авылларыбызда һәр йортның түрендә пыяла шәмаилләр эленгән. Күн осталары – күннән, зәркәнчеләр сәйлән бөртекләреннән изге Коръән язуларын ясарга өйрәнде. Бүген аларны кул осталарының иҗат күргәзмәләрендә еш күрергә була. 


Ә менә кадакларга җеп тарттыру ысулы белән шәмаил ясау турында ишеткән юк иде әле. Һәм күргәзмәдә кадак кадаклап шәмаил ясаучы Ридуан Әлморатовның иҗат әсәрләрен бөтен тамашачы исләре китеп карады. Чөнки бу ысул белән шәмаил иҗат итүчеләр республикабыз­да гына түгел, бөтен Россиядә дә икәү генә икән. String art дип исемләнгән бу техника үзе яңа түгел,   ул XVII гасырда ук Англиядә барлыкка килгән. Әмма  җеп графикасы белән шәмаилләр ясау Төркиядә генә таралган. 

Ридуан бу һөнәргә, Казаныбызда Россия Ислам университетын тәмамлап, Төркиягә дин гыйлемен камилләштерү өчен киткәч өйрәнә. Беренче күргәч, бу гаҗәп сәнгать төренә үзе дә шакката. Әйтүенә караганда, сабыр, түзем, пөхтә булсаң, матурлыкны күрә, тоемлый белсәң, ә иң мөһиме изге Коръән сурә-­аятьләрен дөньяга тарату, аларны мөселман кардәшләребезнең аңына сеңдерү омтылышы белән яшәсәң, бу һөнәргә өйрәнүе әллә ни авыр түгел. 

Дөрес, җеп графикасы белән дөньяви рәсемнәр дә иҗат итәргә була. Әмма кечкенәдән шәмаил язу белән мавыккан Ридуан яңа һөнәр ярдәмендә иҗатын дәвам итү мөмкинлеген ычкындырамы соң?! Гыйлем алып, аны яшьләргә ирештерү юлына баскан кешедә сабырлык, түземлек тә җитәрлек. 

Белем алу гүя инә белән кое казу, дип белми әйтмәгәннәр. Бүген Ридуан хәзрәт сыйфатында моңача алган белемнәрен Мәскәүдәге яшьләргә ирештерә. Шәмаилләрне исә буш вакытларында иҗат итә. Бу Ридуанның тәүге зур күргәзмәсе иде. Казан тамашачысы да  кадак, җептән ясалган шәмаилләрне беренче мәртәбә күргәндер, бәлки. 

Останың эш коралларына карыйсың да, болар белән ни рәвешле шундый нәфис сәнгать әсәрләре иҗат итеп була икән, дип аптырап куясың. Эш өчен фанера кисәге, кадаклар, чүкеч, без, шөреп боргыч кирәк. Тагын бер нәни генә җайланма кадакларны бер тигезлектә һәм бер-берсеннән бер үк төрле ераклыкта кадакларга ярдәм итә. Чүкечнең очына пластик баш кидертелгән. Ул кадак башларын имгәтүдән саклый. Аңлашыла ки, кадак сукканда чама хисен белү кирәк, артыграк кизәнеп җибәрсәң, яисә дәрестә, сабагын өйрәнмичә килеп, кәефеңне кырган берәр шәкертеңне исеңә төшереп, ачу-нәфрәт белән катырак суксаң, бөтен эшне харап итеп атуың бар. Әмма могҗиза кадаклар сугылгач башлана. Бер-берсенә тыгыз урнашкан кадак араларына җеп тарттыру никадәр авыр булмасын, эш тәмамлангач, аның нәтиҗәсен күрү имтиханда Коръән аятьләрен мәкам белән камил җиткергән, шуның өстенә бөтен сорауларга җавап биреп сокландырган берәр шәкерт өчен шатлану белән бердер, мөгаен. Җепләре дә җепләре! Аларны Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә сатып алырмын димә. Төрле төстәге махсус металл җепләр фәкать Төркиянең зур шәһәрләрендә генә  сатыла. 

Шәмаилләр арасында «Әнием» язулы иҗат әсәре игътибарны бик җәлеп итә. Оста аны барыннан да тырышыбрак, уйлабрак, мең кат үлчәп, бөтенесенә караганда да озаграк, тәфсилләбрәк иҗат иткәндер кебек. Анда якты дөньяга китереп, гыйлем алу, һөнәрләргә өйрәнү мөмкинлеге биргән һәм рәссам буларак улының күңелендә дә иҗат уты кабызган Гөлнур апага олы ихтирам вә рәхмәт хисе ярылып ята. 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев