Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

КАРЛ ФУКС ҺӘМ КАЗАН ТАТАРЛАРЫ

Республикабызда игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елын нәтиҗәле итеп үткәрүдә «Казан Кремле» тарихи-архитектура музей-тыюлыгы аеруча зур тырышлык күрсәтә кебек. Һәм бу гаҗәп тә түгел. Әле күптән түгел генә Кремльдәге музейларның берсендә танылган хәттат-каллиграф Нәҗип Нәккаш әсәрләреннән күргәзмә оештырылган иде. Аннан соң озак та үтмәде, татар халкының дәүләтчелек тарихы музеенда «XIX гасырда...

Республикабызда игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елын нәтиҗәле итеп үткәрүдә «Казан Кремле» тарихи-архитектура музей-тыюлыгы аеруча зур тырышлык күрсәтә кебек. Һәм бу гаҗәп тә түгел. Әле күптән түгел генә Кремльдәге музейларның берсендә танылган хәттат-каллиграф Нәҗип Нәккаш әсәрләреннән күргәзмә оештырылган иде. Аннан соң озак та үтмәде, татар халкының дәүләтчелек тарихы музеенда «XIX гасырда Казан татарлары» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул күренекле галим, Казан университеты профессоры Карл Фукс хезмәтләренә таянып төзелгән. Әйтергә кирәк, әлеге алман галименең «Казан шәһәренең кыскача тарихы» китабы басылып чыгуга 195 ел тула, ә анда бүгенге көнгә сакланмаган татар телле чыганаклар файдаланылган. Димәк, бу - татарның тарихы кебек үк, уникаль күргәзмә.

Хәер, К.Фукс үзе дә кабатланмас шәхес, зур галим, табиб, коллекционер, язучы, журналист була. Ул кешегә бер карауга ук аның чирен әйтеп бирә алган. К.Фукс Кытайга бара торган дипломатик миссия составында була. Алар берничә көнгә Казанда туктала. Биредә галим университет ачылырга торганын белеп ала да Кытай турында оныта. Нәтиҗәдә, ул 40 ел гомерен Казанда уздыра. 1820 елларда К.Фукс университетыбызның ректоры да була. Уку йортының классицизм өслүбе шедеврларыннан саналган колонналы төп бинасы да шушы чорда төзелә. Моннан тыш, галим университет тавындагы бакчага нигез сала, үсемлек орлыкларының барысын да диярлек үз акчасына кайтарта һәм дә университет музейларына нигез сала.

Моннан тыш, К.Фукс татар, гарәп, төрек, фарсы телләрендә язылган кулъязмалар җыя торган була. Бу шөгыле аны татар теле укытучысы Ибраһим Хәлфин белән дуслаштыра. Гомумән, К.Фукс күп телләр белгән, дип яза аның тормышын һәм иҗатын өйрәнүчеләр. Беренчедән, ул Казан университетында урысча лекцияләр укучы беренче алман профессоры була. К.Фукс Казанда татарлар белән аралашып, татар телен, Шәрекъ мәдәнияте белән кызыксынып китеп, борынгы тәңкәләр җыю эшенә күңелен салып, гарәп телен өйрәнә.

К.Фуксны киң күңелле, юмарт кеше буларак та искә алалар. 1815 елда Казанда Кеше сөюче җәмгыять комитеты ачыла (Комитет человеколюбивого общества), К.Фукс 30 ел буе аның химаячесе булып тора. Комитет казнасына һәрдаим 50 шәр сум акча кертеп бара. Шуның өстенә ул комитет карамагында торган ярлы кешеләрне бушлай дәвалый торган була. Шундый кешенең үзе вафат булганнан соң бер тиен акчасы калмавы гаҗәп түгел, әлбәттә. Шуңа күрә аның хатыны Александра Андреевна да дөньядан киткәч, хәзерге Мәскәү урамында урнашкан Фукс йортын сатарга туры килә. Шул вакытта галимнең бик бай китапханәсе дә әллә кая юкка чыга.

Бу урында К.Фуксның йортына киңрәк тукталырга кирәктер, чөнки ул гап-гади торак кына түгел, чын мәгънәсендә мәдәният үзәге була. Биредә әдәбият, музыка кичәләре уздырыла, җәмгыять үсеше, мәгариф, фәннең киләчәге турында кайнар бәхәсләр алып барыла. Хәер, ул чорда Русиядә кичәләр үткәрү гадәте, гомумән, бик киң таралган. Әмма күбесендә кәрт уеннары вә биюләрдән башка берни дә булмый. Ә менә Фукслар йортында еш кына самодержавиегә каршы сүзләр ишетелә - биредә халыкның авыр хәле турында авыр сулап сөйләшәләр, халыкны хәерчелеккә, наданлыкка, чир-сырхауга китергән сәбәпләрне ачыклыйлар, крәстиәннәрне крепостной хурлыктан азат итәргә кирәклеген кат-кат искәртәләр.

Ә ни өчен күренекле галим каһәрләнгән татарның гына яшәү урыны булган Болак артында яшәгән соң әле? «Шәһәрнең аскы өлешендә, өске өлешенә караганда, яшәве рәхәтрәк тә әле, - дип язган галим. - Өстәгеләр еш кына суга тилмерә. Ә безгә Кабан да, чиста сулы Болак та бик якын. Идел дә ерак түгел... Өстәвенә, университетка да ерак барасы түгел...»

Ә иң мөһиме - галимнең татарларга якынрак буласы килгән. Халыкны белмичә, көн саен күреп тормыйча, ничек инде аның көнкүреше, гадәт-йолалары турында хезмәтләр язып булсын ди?! К.Фукс Русиядә яшәгән шәрекъ халыкларының, шул исәптән татарларның, самодержавие тарафыннан урысларга караганда да ныграк изелүен, урыслаштыру сәясәтенең милли мәдәният өчен нинди зур куркыныч икәнен яхшы аңлаган. Татарлар белән ныклап аралаша торгач, табиб К.Фуксны, Аурупадан чыккан кеше булса да, татар гаиләләренә чакыра башлыйлар. Ул Хәлфин, Ибраһимов, Юнысовларның якын дусты булып китә, мәчет-мәдрәсәләргә барып йөри, татар бәйрәмнәрендә катнаша.

Күргәзмәне «Казан-Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстан сынлы сәнгать музее, Казан федераль университетының этнография музее, Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, Татарстан Милли архивы оештырган. Анда XIX гасыр татарларының киемнәре, алка, беләзекләр, изү каптырмалары, чүлмәкләр, күн мозаикасы, намазлыклар, Коръәннәр, Э.Турнерелли, Э.Турин һ.б. осталарның литографияләре урын алган. Күргәзмәдә 1845 елны Русия Эчке эшләр министрлыгының «Йосыф һәм Зөләйха» әсәрен бастырырга рөхсәт биргән кәгазе дә игътибарны җәлеп итә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәдән күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев