Мәдәни җомга

Кар бөртеге патшалыгы

Күргәзмәдәге истәлекле матур теләкләр язылган открыткалар кабат элекке елларны искә төшерә.

Татарстан Милли музеенда балалар өчен Чыршы бәйрәме тамашалары башланып китте. Ул гаять күңелле мохиттә –  “Кар бөртеге патшалыгында, боз дәүләтендә” дип исемләнгән күргәзмә аша үткән гасырлардагы һәм совет заманнарындагы Яңа елга бәйле хатирәләрне искә төшерү, борынгы ядкәрләр белән танышу аша алып барыла. 

Билгеле ки, бәйрәмдә иң әүвәл кунак бүлмәсе ямьләндерелә. Биредә исә XIX гасыр азагы XX йөз башындагы уенчык­лар – курчаклар, җәнлекләрне күрәбез. Күз әүвәл урындыктагы зур фарфор курчакка төшсә, аннары  игътибарны кечкенә коляскадагысы җәлеп итә. Ул – 1880 еллар тирәсендә эшләнгән курчак. Агач уенчыклар  белән күбрәк ир балалар уйнаган. Матур итеп бизәлгән ат, чана һәм атынгычта утырган аю да кайчандыр малайларның яраткан уенчыгы булган. Караватта утырган  аю исә XVIII гасыр ахырында тегелгән күлмәк һәм чалбардан. Өстәлдә Кузнецов заводында эшләнгән фарфор чынаяклар бәйрәмгә киләчәк кунакларны көтә. Музыкаль әрҗәдән матур көйләр агылуы,  каминда “янган” ут ялкыны шушы мохиткә тынычлык, рәхәтлек өсти. XIX гасыр азагында эшләнгән затлы зур идән сәгате исә иске елның соңгы минутларын саный. Билгеле ки  бүлмәнең түрендә – Яңа ел чыршысы.  Аңа  үткән заманнардагыча перәннекләр, конфетлар, крендельләр, чикләвекләр эленгән. 

Күргәзмәдәге истәлекле матур теләкләр язылган открыткалар кабат элекке елларны искә төшерә. Соңрак чыгарылган открыткаларда илдә барган әһәмиятле вакыйгалар да сурәтләнә. Витринада 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпиадага, кешенең космоска очуына багышланган открыткалар булуы кабат хатирәләрне яңарта. Яңа елда барлык дус-иш, туганнарны, таныш-белешләрне  открыткага матур теләкләр язып котлау гадәте үткән гасырның 90 нчы елларына кадәр дәвам итте. Безнең һәркайсыбыз Кыш бабай сурәте яисә бизәлгән чыршы, Кар кызы төшерелгән открыткаларны кочагы белән ала, аларны үзебез дә күпләп җибәрә идек. Хәзер инде бу матур гадәт бөтенләй онытылды. 

Бәйрәм алдыннан балаларга курчаклар бүләк итү дә күркәм бер гадәт булган. Витринада төрле милли киемнәрдәге курчакларны күрәбез. Ә менә революциягә кадәрге татар милли киемле курчаклар бөтенләй дә булмаган. Бу ислам динебез белән бәйледер. Соңрак, 1980 елларда гына кибет киштәләрендә Айсылу курчагы пәйда булуын хәтерлибез әле. 

Милли музейда чыршыларны бизәү өчен 150 ел элек ясалган уенчыклар кулланылуы да кызыклы. Алар мамыктан һәм катыргыдан эшләнгән. Яңа ел бәйрәмнәре Совет илендә 1950 елларда мәдәният йортларында, клубларда  бик актив үткәрелә башлый. “Подарок” дигән китапта  чыршыларны бизәү өчен уенчыклар ясарга өйрәткән, киңәшләр  аңлатмалар да бирелгән.  Ә инде кышкы ап-ак мамык кебек кар катламы белән уралган урман аланы күренеше матурлыгы белән хәйран итә. Куян, төлке, селәүсен табигать гүзәллеген тагын да ­тулыландыра. 

Күргәзмәдә төрледән-төрле тимераякларны, чаңгыларны да күрәбез.  Каешларын киез итеккә киертеп, бауларын кунычка урап куя торган тимераяк­ларны һәм чаңгыларны хәтерләүче өлкәннәребез бүген дә исән әле. Күргәзмәдә мамыктан һәм кәгазьдән  эшләнгән Кыш бабайлар да күрсәтелә. Соңрак аларны пластмассадан да ясый башладылар. 

 Хәзер балалар Кыш бабайга хат язып, үзләре теләгән бүләкне сорый. Тылсымлы урман аланында Кыш бабайның ­Төньяк боланы җигелгән чанага бүләкләр төяп килүен күрәбез. Кыш көнендә, гадәттә, аюлар йокыга тала. Әмма күргәзмәдәге аю уянган. Аның алдында бер мичкә бал да бар. Билгеле ки, ул Кыш бабайның урман хуҗасына бүләгедер. Бәйрәм тамашасы алып баручының балаларга төрле сораулар бирүе, аңа җаваплар алуы белән дә үрелде. Кыш Бабай һәм Кар кызы остаханәсендә исә үз куллары белән чыршы бизәү уенчыклары һәм якыннары өчен открыткалар ясаучы балалар да хәтсез иде.

Сөембикә КАШАПОВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: