Мәдәни җомга

Камал йорты нәселенә кайтты

Ниһаять, бөек драматургыбыз Галиәсгар Камалның йорты нәселенә кайтты. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында Садыйк Хәйбуллин атлы Казан сәүдәгәре мәчет төзетеп, якын кешесен шунда мулла итеп куярга ниятли. Әмма туганнары арасында мулла булырдай кеше табылмагач, кызы Бибигайшәне "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган, шәригатьне яхшы белүче Галиәсгар Камалга өйләндерергә була. Камал Бибигайшәгә...

Ниһаять, бөек драматургыбыз Галиәсгар Камалның йорты нәселенә кайтты.
XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында Садыйк Хәйбуллин атлы Казан сәүдәгәре мәчет төзетеп, якын кешесен шунда мулла итеп куярга ниятли. Әмма туганнары арасында мулла булырдай кеше табылмагач, кызы Бибигайшәне "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган, шәригатьне яхшы белүче Галиәсгар Камалга өйләндерергә була. Камал Бибигайшәгә өйләнә, әмма муллалыктан баш тарта, әдәби әсәрләр язырга теләве турында әйтә. Ярар, һичь­югында китап сатучы булырсың дип, кайнатасы Галиәсгарның мавыгуын хуплый. 1902 елда ул кызы белән кияве өчен Мещан (хәзерге Нариман) урамында агач йорт салдыра. Ә 1908 елда бу йортта артист, драматург, язучы булып танылачак уллары Әнәс Камал дөньяга килә. Галиәсгар Камал 1933 елда вафатына кадәр шушы йортта яшәгән. 1978 елда Әнәс Камалны да зиратка шушы йорт бусагасыннан алып чыкканнар. Аннары алтмыш яшенә кадәр биредә Әнәс Камалның улы Фидәкарь Камалетдинов яши. 2012 елда бу йорт мәдәни мирас объекты булып таныла. Шул ук елны аны төзекләндерәләр.
Йортны сатуга куйганнар дигән хәбәр драматургның туганнарына аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Аны төзекләндерсеннәр, сакласыннар, тарихи бу йортта музей оештырылсын өчен, ничәмә-ничә тапкыр түрәләр бусагаларын таптарга туры килә бит аларга. Инде шул сират күперләрен кичкәннән соң, атаклы бабаларының йортын югалту куркынычы туа. Сатыла калса, иртәгә анда фәхешханә ачып куйсалар да, берни эшләп булмаячак иде. Гомумән, мәдәни һәйкәлне ничек сатуга куймак кирәк! Татар театрының 110 еллыгы билгеләп үтелгән вакытта бит әле!
Галиәсгар Камалның оныгы Фидәкарь абый әле дә тынычлана алмый.
- "Музей ясамыйча, бу өйдән чыгасы булма", дип әти миңа васыять әйтеп калдырды, - дип сөйләде ул. - Без Академия театрының элеккеге директоры Шамил Закиров белән Мәдәният министрлыгы бусагасын күп таптадык. Без йөргән арада ничә министр гына алмашынды. Ярар, диләр дә шуның белән тәмам. Бервакыт ачуым кызгач, берсен чак кына тотып кыйнамадым, Шамил Зиннурович кына туктатып калды. Гаиләм фатирга күченгәннән соң да, ике ел туган йортта яшәдем. Аны сукбайлардан, янгын чыгудан сакладым. Бервакыт торбалар шартлады. Газ плитәсе яндырып агулана язгач кына, аннан китәргә мәҗбүр булдым.
Бу йортны сатарга ярыймы соң? Монда бит кемнәр генә булмаган! Габдулла Тукай, Һади Такташ, Шәриф Камал, Кәрим Тинчуриннар безгә килеп йөри. Шәкерт чакларында әтием Абдулла Алиш, Муса Җәлил белән чормада өчәүләп балалайка уйнап җырлап утырганнар.
Дәү әти театрда күп эшли, хәтта үз акчасына декорацияләр, костюм­нар тектерә. Шулай бервакыт спектакль куйганда, пьеса югала. Дәү әтием аны бер тәүлек эчендә яңадан язып китерә. Хәтере яхшы була, берничә тел белә. Яшерен кәгазьләр булса, чекистлар төнлә килеп тә дәү әтидән тәрҗемә иттерә торган булган.
Дәү әти үзенең китап кибетендә революция прокламацияләре саклый, аларны тарата. Шуның өчен ике ай төрмәдә утырып чыга. Халык гауга куптаргач, штраф түләтеп, патша төрмәсеннән чыгаралар.
Сугышка кадәр дәү әтигә иҗат итәр өчен йорт биргәннәр, ул шунда китеп яза торган була. 1933 елның июнь аенда иҗат йортына барганда, чишмәгә су эчәргә туктагач, хәле начарлана, ул шунда ук кәгазь, каләм чыгарып васыять яза башлый, аны тәмамламыйча җан тәслим кыла.
Ә шул вакытта өенә чекистлар килеп төшә. Улы Мөхәммәт китапларны яндырып өлгерә. Нишлисең, бәһасез китаплар бит болар, дип аны әнием туктатмакчы була. Беришен яшереп кенә чормага алып менә, җиргә дә күмә. Чекистлар Галиәсгар Камалга каршы компромат эзләгән була. Без моны аның бертуганының улы Искәндәр абый эчке эшләр органнарында эшләгәндә ачыкладык. Казанда беренче татар газетасы «Казан мөхбире» чыга башлагач, Галиәсгар Камал бу газетада иң күп катнашучыларның берсе була. «Азат», «Азат халык» газеталарын, «Яшен» сатирик журналын чыгаруда да Галиәсгар Камалның өлеше зур. Ә бервакыт аны ике елга Төркиягә эшләргә җибәрәләр. Дәү әти Төркиядә журналист буларак, төрекләрнең тормышы, көнкүреше турында мәкаләләр яза. Ә монда, Идел-Урал халыкларын берләштереп, русларга каршы мөселманнар дәүләте төзергә маташкан, дип аннан дошман ясамакчы булганнар. Бәхетенә, ул үлеп котыла. Юкса, аны да кулга алып, атып үтерерләр иде.
Без яшәгән йорт янында тагын бер өй шулай ук Камаллар гаиләсенеке булган. Анда асраулар яши. Соңрак дәү әти ике йортны да хөкүмәткә тапшырган. Чөнки гаиләдә алты бала, салымны күп түләтәләр. Совет власте дәү әтиемне кыса, кыерсыта башлаган. Хәзер ул икенче йорт юк инде. Җире зур, бер гектарлап булгандыр. Ишегалдында зур амбар, тарантаслар торган. Әти анда күрше хатыннары белән спектакльләр куйган булган. Әти 1927 елда үзенең "Биш меңле Гайнетдин" исемле пьесасын яза. Дәү әтигә күрсәтә. Тегесе аны бастырырга тапшыра. Ә бер көнне, улым, ник гонорар барып алмыйсың, китабың чыкты бит, ди. Әтием ат җигеп гонорарга китә, кайтканда базарга сугыла, чанага күп итеп азык-төлек төяп кайтып керә. Дусларын җыеп тынлы оркестр белән бәйрәм итәләр. Оркестр уйнап җибәрүе була, тәрәзә пыялалары коелып төшә.
Аннары әти Мәскәүгә кино артистына укырга китә, әмма керә алмыйча әйләнеп кайта. Казанда художество училищесы, аннары театр техникумы тәмамлый. Матур картиналар ясый, җырлый, пианинода уйный иде.
Дәү әти үлгәндә әти гастрольдә була. Анда агитбригада төзи. Директор, режиссер була, үзе үк пьесалар иҗат итә. Әнием Сәлимә - шунда актриса. Соңрак ул күчмә театр булып китә. Ул еллар турында әтием бик күп гыйбрәтле тарихлар сөйләп калдырды. Шулай бервакыт хәер эстәп җан асраучы Шонкар исемле малайны труппага алалар. Шонкар кулында ат дагасы да бөгелә, шулкадәр көчле була. Менә ул артист булып китә, гармунда оста уйный. Ул елларда мәчетләрдән клублар ясаганнар. Бервакыт кулаклар тамаша барган вакытта ишекләрне терәтеп куеп, клубка ут төрткән. Шонкар тәрәзәләрне вата, идән тактасын куптара һәм артистларны шул тактадан гына тәрәзә аша шудыра икән.
Әти балыкчы иде, аңа карап мин дә балык тотарга өйрәнеп үстем. Бервакыт бер авылга гастрольгә баргач, күлдән балык тоталар. Ачлык еллары. Әтинең балыгы бөтен авыл халкын ашатырга җиткән.
Татарстан Язучылар берлегеннән әтигә киңәшкә яшь язучыларны җибәрәләр. Гомәр Бәширов, Фатих Хөсни, Сибгат Хәким, Сәхаб Урайский, Илдар Юзеев, Гариф Ахунов бездә еш кунак булдылар. Әни өчпочмак пешерә. Ә мин кырыйда елап торам. Ник елыйсың, балам, дип сорагач, өчпочмакларны ашап бетереп китәләр инде, дим икән. Курчак театрының режиссеры С.Хөсни белән бик дус булдылар. Салих абый Сәйдәшев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Заһид Хәбибуллин, Шакир Мәҗитов, Мәхмүт Хөсәен, Нәби Дәүли, Шәүкәт Галиев... Кыскасы, татар мәдәниятенең иң асыл затларының аяклары баскан йорт ул.
Әни аш-суга оста иде. Кушаматы да Гөбәдия. Әтиләре үлгәндә алар биш бала кала. Әни өч бала белән хәер эстәп йөри. Авылдашлары баланы кызгана, Казанга бер байларга эшкә урнаштыра. Алты яшьлек бала беренче тапкыр байларда гөбәдия пешерүдә катнаша. Менә хуҗа хатыны кайта. Асраулары ашарга чыгара. Кичә тәмлерәк иде, бүген гөбәдиягә нәрсәдер җитми кебек, дип абыстай боларга бәйләнә башлый. Абыстай, бөтен нәрсәне салдык лабаса, дип акланмакчы булалар, аптырагач минем әни Сәлимәне чакыралар. Йәле, кызым, гөбәдия әзерләгәндә берәр нәрсә алмадыңмы, дип төпченә башлыйлар. Өч-дүрт таракан алып каптым, ди мескен. Ятимәнең йөзем җимеше күргәне булмаган, әлбәттә. Хуҗабикә әнине тезе белән борчакка бастырып тота. Үзенчә, акылга өйрәтә. Соңрак, инде заводта эшләгән вакытта миңа ул хатынны күрергә туры килде. Безгә кунакка килгән иде. Шул вакытта каты тормасам, әниең аш остасы булмас иде, дигәне хәтеремдә. Чыннан да, өч-дүрт йөзем җимешенең җитешмәве дә гөбәдиянең тәмен бозарга мөмкин икәнен әни еллар үткәч, үзе остакулга әверелгәч кенә аңлый. Хакимият кешеләре өчен тәм-томнар әзерләгән кеше ул минем әни. Бер класс укымаган. Шуңа да карамастан бу акылы белән әниең министр буласы кеше иде, уку гына эләкмәде, дия иде әтием. Радиода татар җырын башкаралар. Әни бер тапкыр тыңлый да отып кала, башыннан ахырына кадәр җырлап бирә. Әнинең катлы-катлы паштетлары кичә генә пешкән кебек бер ай тора иде. Кәгазь калынлыгында гына булыр иде катлары. Эштән яки дачадан кайтып киләсең, Татарстан урамыннан барганда, җил безнең яктан иссә, борынга әни әзерләгән өчпочмакларның исе килеп бәрелә иде. Хәзер кызым Алсу - дәү әнисе кебек, аш-су остасы. Аэропортта эшли, чит ил, хакимият самолетларын ризык белән тәэмин итә. Бу эшкә аны 136 кеше арасыннан сайлап алдылар.
1950 елларда Академия теат­рында әтиемнең пьесасы буенча "Март бураннары" спектаклен куялар. Халык елап чыга торган иде. Шуннан соң әтине чак кына кулга алмыйлар. Спектакльне бүтән куйдыртмадылар. Бүтән бер пьесасы да сәхнә күрмәде. Шулай әти дошманга әверелде. Авыр сугыш елларында ач-ялангач авыл халкы тормышын тасвирлаганы өчен...
1960 ел. Мин М.Җәлил шигырьләрен укып йөрим, радиода, телевидениедә дә чыгыш ясыйм. Берзаман мине мәктәптә директорга чакыралар. Яшермим, бик шук идем. Тагын нинди гаебем өчен җавап алырга килгәннәр икән, ди­сәм, мине драма түгәрәгенә чакырырга килүләре икән. Актриса Шаһсанәм Әсфәндиярованың ире режиссер Хәйдәр Гималетдинов ул вакытта Качалов театрында эшли. Шул безнең режиссер булды. "Бәхет кошы" спектаклен куябыз. Мин Мәргән ролен башкарам. Эльмира Галәветдинова (хәзер Хамматова) белән бергә уйныйбыз. Аннары "Лунная девушка" спектаклен русча куйдык. Анда Мирзабайны уйнадым. Мехчылар мәдәният сараенда бер пәрдәсен күрсәттек. Безне карарга Академия театрыннан махсус комиссия килә диделәр. Бар, анда сине чакыралар, ди спектакльдән соң режиссер. "Әнәс абый малае түгелме соң син? Ну Фидәкарь, булдырасың икән бит, молодец", дип аркамнан сөйде апаларым Зәйнәп Камалова, Фатыйма Камалова, Гәүһәр Камалова. Комиссия дигәннәре үз апаларым булып чыкты. Миңа ул вакытта әле 13 яшь кенә. Эльмира Галәветдинова театр училищесына укырга керде. Миңа да кәгазь җибәргәннәр иде. Ә мин комсомол путевкасы белән Себергә китеп бардым. Әти шуның өчен миңа бик каты үпкәләде. Хәзер үкенәм, әлбәттә. Наил Дунаев, Айдар Хафиз, башка артист дусларымның юбилейларында елап утырам, их, мин дә алар белән сәхнәдә уйнап йөри алыр идем бит, дим.
Себергә китмәгән дә булыр идем, бәлки. Тик әти һаман саен, Лаеш суын эчкәнен юк, ипинең ничек үскәнен белмисең, дип күңелгә тия. Шуннан мин читкә китәргә булдым. "Иван Бровкин" киносын карап, андагы романтик рух белән агуланган 17 яшьлек чак. Армиягә киткәнче Себердә торып кайттым. Кайтып кергәндә, өстемдә кытай плащы, аркада ике көпшәле мылтык, сакал үскән. Шуннан мине Фидель дип йөртә башладылар. Себердән соң - армиягә. Аннары гомерем буе сәүдә техникасы механигы булып эшләдем. Камалның бер улы Фаик сугышта үлә. Улыма Фаик дип исем куштым.
Татар театрының 100 еллыгына бабамның язу өстәлен, китап шкафын һәм башка әйберләрен Академия театрына бүләк иткән идем. Бүген алар өченче катта тора, һәр теләгән кеше карый ала. Дәү әтинең зур портретын милли музейга реставрациягә тапшыр­дым. Аны рәссам Яхшыбаев ясаган була. Дәү әти аны сәнгать мәктәбенә урнаштыра. Ул вакытта ярлыларны укырга алмаганнар бит. Ә монда шундый күренекле кеше сорап килгәч, каршы килмәгәннәр. Шулай итеп, Яхшыбаев рәссам булып китә һәм 1914 елда беренчеләрдән булып дәү әтинең портретын ясый.
Һәр ел саен 6 гыйнварда, Галиәсгар Камал туган көнне, без аның оныклары, оныкчыклары, барысы бергә кырыклап кеше Академия театрына җыелабыз, бабабызны искә алабыз...
Бәхеткә, тарихи йортны тиз арада акча җыеп, бурычка туплап, Камалның үз оныклары сатып ала. Әле күптән түгел генә татар җыр сәхнәсендә миллилекне бетерүгә йөз тоткан "Үзгәреш җиле"нә сиксән миллион сум акча чыгарып салган идек, милли мәдәният хакына өч миллионы да кызганыч булган, күрәсең. Чынласаң, әнә шулай татар мәдәни мирасын өлеш­ләп саткан акчалар бергә җые­лып милләткә каршы "Үзгәреш җил"ләрен "куптарадыр" да әле.
Язып алучы Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: