Кадерле ядкәрләр
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Россия татарлары. XIX гасыр ахыры - XX гасыр башы фотосурәтләре» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. 400 дән артык фоторәсем - Кырым татары Низами Ибраһимов тупланмасыннан. Иң элек ул кипарислар илендә гомер кичерүче милләттәшләребезнең фотосурәтләрен җыя башлый. 1990 еллар ахырында Болгарга килгәч, Казан, Кырым, Әстерхан, Себер һ.б. татарларның...

XIX-XX гасырлар чиге - татар тарихының «алтын» чоры. 1776 елда татарлар Россиядә сәүдә, эшмәкәрлек итү хокукына ия булгач, милләттәшләребез арасында да эре сәнәгатьчеләр, фабрикантлар барлыкка килә. XIX гасыр ахыры, XX гасыр башында, мәсәлән, Акчурин, Дебердеев, Рәмиев, Яушев, Хөсәенев, Алиев, Сәйдәшев, Арсланов, Үтәмешевлар бу өлкәдә мәйдан тота. Алар, бүгенге байлар кебек, яңадан-яңа машиналар алмаштырып, берсеннән-берсе биегрәк коттеджлар төзеп кенә яшәми, үз акчаларына мәчетләр салдыра, мәдрәсәләр ача, газета-журналлар бастыра, китаплар нәшер итә, мохтаҗ мөселман кардәшләргә һәртөрле ярдәм күрсәтә.


Фотосурәтләрдә кискен борылышлар ап-ачык күренә. Татарлар Европача киенгән, чылбырлы сәгатьләргә, күзлекләргә, кул таякларына, зонтикларга күз төшә. Әмма Европага йөз белән борылсалар да, калфак, түбәтәйне башларыннан төшермәгәннәр. Хәллерәкләре миллилекне искәрткән бу кадерле ядкәрләрне энҗе, мәрҗән, бриллиант ташлар белән бизи торган булган. Кайбер калфакларның бәясе ике мең сумга кадәр җиткән. Аларны күчемсез милек белән беррәттән иминиятләштерә торган булганнар. Оренбург сәүдәгәре миллионер М.Хөсәенев, бриллиант ташлар белән бизәлгән кәләпүшен урларлар дип куркып, Казан урамнарында җан сакчылары белән генә йөргән. Европача киенсә дә, татарлар милли киемнәрне салып ташларга да ашыкмаган. 1911 елда Казан сәүдәгәре Г.Юнысовның оныгы Берлинга баргач, алманнар, алтын белән чигелгән затлы киемнәренә таң калып, аның артыннан өер булыр ияреп йөргән, имеш.

Фотосурәтләрнең артларындагы язуларны текстолог галимебез, каллиграф Нәҗип Нәккаш гарәп имлясыннан кириллицага күчергән. Аның сүзләренә караганда, күп язулар хатын-кыз кулы белән язылган. Бу - XIX-XX гасырлар чигендә нәфис затларыбызның укый, яза белүен искәртә. Багышлауларның матур әдәби телдә язылган булуы да ул елларда газета-журнал, китаплар басу киң җәелгәнен, милләттәшләребезнең югары аң-белемен дәлилли. Татарлар бер-берсенә «җәнап», «җәнабе гали», «галиҗәнаплары» дип хөрмәт белән мөрәҗәгать иткән. Арада шигъри юллар белән язылган истәлек язулары да очрый. Менә шуларның берсе: «Бу дөньяда һичберәүнең мәңге калмас гәүдәсе. Калса, калыр бер кәгазьгә төшерелгән шәүләсе...».
Зур тизлек белән үзгәрүчән бүгенге заманда тамырсыз дүңгәләкләр, дөя чәнечкеләре сыман, җил кая очырса шунда китмәс өчен, адәм баласына кыйбла, таяныр нокта кирәк. Милләтебезнең яшь, көчле чагын тотып алган фотосурәтләр шуларның берсе.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотосурәтләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз