Ислам сәнгате күргәзмәсе
Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда гаять мәгълүматлы һәм кызыклы күргәзмә эшли. "Ислам сәнгатендә пәйгамбәребез сүзе" исемендәге тупланма белән тәкъдим ителә торган ядкәрләрне Татарстанда һәм шул исәптән Россиядә дә беренче тапкыр күрсәттеләр. Күргәзмә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы...

Күргәзмә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Казан Кремле музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев һәм чит илләрдән килгән кунаклар катнашында ачылды.
.jpg)

Күргәзмәгә куелган җәүһәрләр сирәк очрый торган экспонатлар булуы һәм борынгылыгы белән җәлеп итә. Аларның кайберләре дөнья музейлары фондларында да юк. Әйтик, Ислам сәнгате истәлекләре арасында XI-XIII гасырга караганнары да бар. Хатын-кызлар өчен көмеш муенса - шундый ядкәрләрдән. Аны белгечләр XII гасырларда Чулман алды төбәгендә киң таралган бизәкләрнең берсе дип тәгаенләгән. Сердолик таш, бөртекләр белән бизәкләнгән көмеш киң беләзек гаҗәеп матурлыгы, затлылыгы белән хәйран итә. Ул XIII гасыр башындагы Урта Идел буе осталарыныкы дип фаразлана.
Әлфия Рәхмәтуллина күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын борынгы, өске өлеше гарәп имлясындагы язма белән бизәкләнгән, ике яклы ишеккә юнәлтә. Көнчыгыш Африкадагы Занзибар өйләрендә шундый үзенчәлекле ишекләр куела торган булган. Агачны уеп, сырлы бизәкләр белән эшләнгән җәүһәр XYII-XYIII гасырлар ядкәре дип билгеләнгән. Ишекне Татарстанга Лондоннан алып килгәннәр. Ул элек Британия музее күргәзмәсендә торган. Әлфия Рәхмәтуллина мондый зур ядкәрләрне илдән чыгару бик кыен булуы турында сөйли. Әмма зур көч куеп, аны Казанга алып килә алганнар.

XVIII -XIX гасырларда байрак өсте өчен бронзадан коеп һәм чүкеп ясалган очлыклар да Һиндстанда яки Фарсыда эшләнгән җәүһәрләр дип, уйланыла. Алар аждаһа башлары һәм гарәп имлясындагы язмалар белән бизәлгән.
X-XI гасыр ясалган озын кылыч исә Чулман алды төбәге осталарыныкы. Бронза, тимер, агач, көмеш, күн кебек материаллардан эшләнгән корал кайчандыр, бәлки, гаскәр башлыкларының горурлыгы булгандыр.
Күргәзмәдә ефәккә алтын җепләр белән чигелгән кисвәнең бер өлешен дә күрергә мөмкин. Ул Госманлы империясенә, XVI -XVII гасырга карый. Моннан тыш экспозициядә гаҗәеп нәфис итеп бакыр, көмештән, кыйммәтле металлар белән йөгертелеп, коеп уеп, Коръән сүрәләренең язуы белән бизәп эшләнгән көрси, Анатолия намазлыкларын, михраб чаршауларын да күрергә була.
Рухи һәм сәнгати матурлыкка ия истәлекләр белән таныштыру белән бергә, Ислам дине тудырган бизәлеш хакында мәгълүмат та бирә торган ядкәрләргә бай күргәзмә 10 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Сөембикә КАШАПОВА.
.Коръән өчен аскуйма.
.Намазлык.
.Хәнҗәр һәм аның кыны.
.Көрси.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз