Мәдәни җомга

ИСКЕ КАЗАН МИЗГЕЛЛӘРЕ

Г.Тукайның әдәби музеенда Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе, архитектор, Русия Сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы Ильяс Айдаровның борынгы Казан күренешләре сурәтләнгән картиналарыннан күргәзмә ачылды. Рәссам иҗатында Г.Тукай темасы да зур урын алып тора. Мәсәлән, шагыйрь эшләгән "Әл-ислах" гәзите идарәсе урнашкан Екатерининская урамы да, күп кенә шигырьләре, поэмалары, әкиятләрендә чагылыш тапкан Кабан...

Г.Тукайның әдәби музеенда Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе, архитектор, Русия Сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы Ильяс Айдаровның борынгы Казан күренешләре сурәтләнгән картиналарыннан күргәзмә ачылды. Рәссам иҗатында Г.Тукай темасы да зур урын алып тора. Мәсәлән, шагыйрь эшләгән "Әл-ислах" гәзите идарәсе урнашкан Екатерининская урамы да, күп кенә шигырьләре, поэмалары, әкиятләрендә чагылыш тапкан Кабан күле буйлары да, әкиятләре буенча эшләнгән картиналары да шундыйлардан. Шагыйрьнең әдәби музее бинасын сурәтләгән картинасын автор "Габдулла Тукай музей-йорты" дип атаган. Ул үзе исән чакта мондый мәһабәт йортларда яши алмаса да, хәзерге вакытта биредә аның рухы яши, шигъри учагын сүндерми саклаучы фидакяр кешеләр эшли.

Күргәзмәгә рәссамның "Габдулла Тукай", "Имам Мотыйгулла Төхфәтуллин шәкерте Габдулла Тукай белән", "Камил Мотыйгый", "Габдулла Тукай әкиятләре" дип исемләнгән өр-яңа картиналары да куелган. Әйтергә кирәк, рәссамның Тукай темасын бик тә үз итүе тикмәгә генә түгел. Беренчедән, үзе бүгенге көндә Мәскәүдә яшәсә дә, рәссамның хыялында һаман иске Казанга әйләнеп кайтуын, аның татар рухын сагынып яшәвен искәртәдер. Ә инде татар рухын, татар тәэссоратын олуг шагыйребез Габдулла Тукайдан һәм аның үлемсез әсәрләреннән башка күз алдына китерүе кыен. Өстәвенә, Ильяс Айдаров Җаек шәһәренең имамы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның оныкчыгы да бит әле. Ә инде без Мотыйгулла хәзрәтнең, Җаекка килеп, мәдрәсәгә укырга кергән ятим Габдулланы үз канаты астына алганын һәм аның улы Камил Мотыйгый белән бер нәшрияттә эшләгәнен яхшы беләбез.

Күргәзмә уңаеннан без рәссам И.Айдаров белән җәһәт әңгәмә кордык.


- Ильяс әфәнде, бөек Тукаебызны аң-белемле итүдә нык тырышкан Мотыйгулла хәзрәтнең оныкчыгы, танылган опера җырчысы Галия Кайбицкаяның һәм танылган театр артисты Ситдыйк Айдаровның оныгы буларак, сез нинди хисләр кичерәсез?

- Дөресен генә әйткәндә, балачагымда мин бу хакта әлләни уйламый идем. Ә менә иҗат эшенә керешкәч, шундый мөхтәрәм шәхесләрнең нәсел дәвамчысы буларак, зур җаваплылык тоя башладым.

- Сез диндар кешеме?

- Минем динем - ул минем намусым. Мин намусым кушканча яшәргә тырышам. Минем намусым әтием, әнием, әби, бабам тәрбиясе белән сеңгән, кешеләрне рәнҗетмә, алдашма, урлашма кебек тыюлардан, тирә-юньдәгеләргә фәкать игелек эшлә, гел иҗтиһатта бул кебек өндәүләрдән гыйбарәт. Белүемчә, бу тыюлар, өндәүләр диннең нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә намаз укымасам да, үземне динле кешегә исәплим.

- Галия Кайбицкая - беренче татар опера җырчыларыннан, үз бабагыз яшьли дөньядан китү сәбәпле, сезнең үги бабагыз булган. Ильяс Әүхәдиев озак еллар музыка техникумы директоры булып эшләгән. Әби-бабагыз сезне дә музыкант булырга өндәгәндер, билгеле.

- Чыннан да, мин профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләндем, фортепианода уйнадым. Әмма аннары мәхәббәтем бәрмә уен коралларына - аерым алганда, барабанга төште. Бервакыт әтием (танылган архитекторыбыз Сәйяр Айдаров - М.Г.) мине каршына утыртып, бик җитди сүз башлады. "Син, малай, вакыт үткәреп кенә йөрисең бугай, - диде әтием. - Мин исә синең кайсыдыр бер өлкәдә ныклап шөгыльләнеп, көч куеп эшләп, игътибарга лаек шәхес булуыңны телим. Үзең өчен бер карарга кил. Әгәр дә чынлап торып музыка белән шөгыльләнергә ниятләсәң, мин каршы килмәм".

Кыскасы, әтием, әби, бабам һөнәренә күңел багламавымны дөрес чамалаган булган.

- Һәм сез, әтиегез кебек, архитектор булдыгыз. Мәскәүдә архитектура институтын тәмамлап, шунда яшәргә калдыгыз. Архитектор кызга өйләнеп, гаилә кордыгыз. Әмма архитектура кысалары сезгә тар тоелды һәм сез рәссам булып киттегез. Ә шулай да сезнең проектлар буенча салынган йортлар бармы?

- Дачамның проектын үзем эшләдем. Русия эстрадасының танылган җырчысы Алла Пугачева бервакыт миңа дача проекты эшләү тәкъдиме белән чыкты. Һәм без абыем Равил белән (ул да архитектор) проектка керештек. Күбрәк абыем эшләде. Дачаны Болгариядә төзү ниятләнелгән иде. Әмма анда җир мәсьәләсендә ниндидер аңлашылмаучылыклар килеп чыкты һәм безнең проектыбыз тормышка ашмый калды. Күпмедер вакыт үткәч, без Алла Борисовна өчен Мәскәү янында төзергә ниятләнелгән дача проектын эшләдек. Җырчы ике проектыбызны да ошаткан иде. Әмма, ни кызганыч, икесенә дә гамәлгә ашарга насыйп булмады.

- Чыннан да, иҗат галереягездә танылган шәхесләрнең портретлары байтак. Алла Пугачева, Кристина Орбакайте, Валерий Леонтьев, Владимир Пресняков (кечесе), Лев Лещенко, Владимир Винокур һ.б. Алар белән ничек танышып киттегез соң?

- Кызыма 7-8 яшьләр булгандыр. Алла Пугачева җырларын бирелеп тыңлый бу. Телисеңме, мин сине аның белән таныштырам, дип әйтеп салдым мин кызыма бервакыт. Әйткән сүз - аткан ук, ди халык. Әйттеңме - эшлә. Беренче эш итеп мин җырчының портретын яздым. Һәм бу хәл уртак танышларыбыз аркылы Алла Борисовнага билгеле булган. Бервакыт телефоным шылтырады. Алла Борисовнаның минем белән очрашырга теләвен җиткерделәр, урынын, вакытын хәбәр иттеләр. Мин видеокамераны эләктереп, тизрәк мәктәпкә кызны алырга йөгердем. Җырчы портретны ошатты булса кирәк. Аннары шулай китте инде.

- Дөресен генә әйткәндә, без, татарлар читкә китеп төпләнүчеләрне бик үк өнәп бетермибез, чөнки һәр татар кешесе үзебезнең милләткә хезмәт итәргә тиеш, дип исәплибез. Һәм бу, чыннан да, шулай. Ә сез Мәскәүдә яшәсәгез дә, Казанны галәм киңлекләренә күтәрдегез. Шулай булгач, шәхсән үзем сезнең читтә төпләнеп калуыгызны ничек бәяләргә дә белмим. Һәрхәлдә, сез милләттән йөз чөерүче түгел.

- Дөрестән дә, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан мин үзенчәлекле бер проект уйлап таптым. Борынгы Казан күренешләрен галәмгә чыгарасым килде. Уйлый торгач, проектны киңәйтергә булдым - Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Прага, Лондон, Париж күренешләрен дә өстәдем. Бу эш Казанны дөньядагы иң зур башкалаларның берсе буларак танытачак иде. Әлеге тәкъдим белән мин таныш космонавтларга чыктым һәм халыкара космик станциядә берничә тапкыр минем эшләремнән күргәзмәләр оештырылды. Шулай итеп, мин Гиннесс рекордлар китабына (Русия бүлекчәсе) кереп калдым.

Миннән еш кына, ни өчен Казаннан киттегез, дип сорыйлар. Минем күңелемдә һәрчак Казан бит, чөнки кендек каным тамган, әти-әнием яшәгән җир бу. Ә Мәскәүдә иҗади үсәр өчен мөмкинлекләр, эш күбрәк. Шул гына.

- Лондон, Прага, Париж... Менә анда ичмасам тарихи ядкәрләрне саклый беләләр.

- Бу мәсьәләдә мин турист буларак кына фикер йөртә алам. Иң әйбәт хәлдәге тарихи биналарны гына күрсәткәч, читтән килгән туристларга бездә дә тарихи ядкәрләр әйбәт сакланган кебек тоеладыр. Минем уйлавымча, Аурупа илләрендә тарихи биналарның шәхси кулларда булуы аларны саклау эшен җиңеләйтә. Бездә исә дәүләтнең бөтенесенә дә акчасы җитеп бетми, күрәсең.

- Казаныбызда күңелегезгә иң якын биналар нинди?

- Казан Кремле, Александров пассажы, Кекин, Ушкова, Сандецкий йортлары, мәчетләр...

- Әмма ни өчендер картиналарыгызда һәрвакыт үткән гасырга кайтасыз. Ыспай кыяфәтле әфәнделәр, өрфиядәй нәфис, нәзакәтле туташлар шуны искәртә.

- Иҗат итәр өчен илһамлану кирәк бит, ә минем күңелемә үткән гасыр якын, мине борынгы архитектура, нәфислек, нәзакәтлелек илһамландыра.

- Сезне илһамландырган нәрсәләр гаиләгезне дә илһамландырамы?

- Мин иҗади мохиттә яшәвем белән бәхетле. Беренче хатыным - архитектор, аннан туган ике кызым да - рәссамнар. Икенче хатыным Полина - инглиз теле белгече, озакламый дизайнер дипломы алып чыгачак. Безнең 3, 6, 7 яшьтәге өч улыбыз бар. Өчесе дә рәсем ясарга ярата.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


. Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров "Г.Тукай әкиятләре" картинасы янында.

. "Мотыйгулла Төхфәтуллин".

.З.Ушкова йорты.

. А.Сандецкий йорты.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: