Мәдәни җомга

ИСЕРГӘПНЕҢ КУШ ЙӨРӘКЛЕ УЛЛАРЫ

Күренекле язучыбыз Миргазиян Юныс белән ул Әлмәттә торган чакта якыннан аралашып яшәсәк тә, аның туган авылы Исергәпкә беренче тапкыр язучы кабат Мәскәүгә күчеп киткәч кенә, 2006 елның октябрендә барырга туры килде. Күңелле сәфәр түгел, күкне болытлар каплаган көнне Исергәпнең икенче күренекле улы, Миргазиян абыйның бертуган энесе Вахит Юнысны соңгы юлга...

Күренекле язучыбыз Миргазиян Юныс белән ул Әлмәттә торган чакта якыннан аралашып яшәсәк тә, аның туган авылы Исергәпкә беренче тапкыр язучы кабат Мәскәүгә күчеп киткәч кенә, 2006 елның октябрендә барырга туры килде. Күңелле сәфәр түгел, күкне болытлар каплаган көнне Исергәпнең икенче күренекле улы, Миргазиян абыйның бертуган энесе Вахит Юнысны соңгы юлга озатышырга дип барган идек.

Ә бу юлы, кояшлы бер көндә, күңелле сәбәп белән, музей ачуда катнашырга дип юлга чыктык. Исергәп дигән бу зур авылның төрле өлкәләрдә горурланып телгә алырлык кешеләре күп. Шулай да бертуган Юнысларны Исергәп йолдызлыгының иң якты йолдызлары дияргә буладыр. Бер карасаң гаҗәп тә инде, балачаклары, үсмер еллары шундый авыр чорга туры килгән, ипине дә туя ашамаган, яшьли әтисез калган чабаталы авыл малайлары дөньяның нинди генә илләрендә эзләрен калдырмаган да, дипломатиядә, сәүдә флотында нинди генә җаваплы эшләр башкармаган! Шуның өстенә әдәбиятебезне нинди әсәрләр белән баетканнар. Авылдашлары аларның музеен оештырырга алынып, изге бер гамәл кылган.

Зур авылның калку бер урынында ак диварлары белән ерактан балкып ике катлы мәктәп бинасы үзенә чакырып тора. Биек баскычларыннан күтәрелгәндә башка уй килә: мондый бинада белем алу мәктәп еллары авыр сугыш чорына туры килгән Вахит белән сугыш башланганда 14 яше генә тулган Миргазиянның төшләренә дә кермәгәндер.

Музейның үзенә аяк басканчы мәктәпнең җыелышлар залында аны ачу тантанасы булды. Авыл зыялылары матур программа әзерләгән иде. Анда бертуган язучыларның авыл чорындагы тәрҗемәи хәленнән байтак нәрсәләр белән хәбәрдар булдык. Өлкән туган Миргазиян зур язучы булып танылып, Тукай бүләгенә лаек табылса да, энесе Вахит каләмгә иртәрәк тотынган икән, мәктәп баласы чагында ук район гәзитендә шигырьләр, хәбәрләр бастырган. Вахит Юныс, гомумән, уникаль шәхес ул. Башкаладан ерак бер авылда урта мәктәпне ана телендә тәмамлап, СССР тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керә алган кеше, бәлки, бүтән юктыр да. Булса да, берән-сәрән генәдер. Институтны тәмамлагач, берничә чит тел үзләштергән Вахит Юныс озак еллар Гыйрак, Мисыр, Әфганстан, Сүрия, Корея кебек илләрдә СССР илчелекләрендә хезмәт итә, эксперт буларак, күп кенә икътисади киңәшмәләрдә, дәүләтара рәсми сөйләшүләрдә катнаша. Чит илләрдә алган тәэсирләрен көндәлек дәфтәренә теркәп бара. Аның "6000 көн чит илләрдә" дигән саллы китабын шул язмалар нигезендә туган хикәяләр, очерклар, сәяхәтнамәләр тәшкил итә.

Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Хәмидуллин, сүз башлап, бу көнне район җирендә әдәбияткә бәйле ике зур чара булуын хәбәр итте. Алар әле генә Баулыдагы мәдәният сараенда шушы районның Кызылъяр авылында туып-үскән Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 75 еллыгына багышланган кичәдә булган икән, әдипнең тормыш юлдашы Нурсөя ханым һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев белән килеп кенә төшкәннәр. Р.Хәмидуллин якташларына шундый хөрмәт күрсәткән өчен исергәпләргә рәхмәт әйтте. "Бу үзегез өчен дә күңелле, Миргазиян абый өчен дә бәхет, яшь буынга тәрбия чарасы да", - диде.

Вакыйф Нуриев мәшһүр якташларын шулай олылаган өчен Татарстан язучылары исеменнән рәхмәт белдерде: "Исергәпләр тотынса, булдырмый калмый, ничек тә җаен табасыз, эшлисез", - диде.

- Зур кешеләрне кадерли беләсез, бик матур кичә оештыргансыз, - дип башлады сүзен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин. - Бу бик зур нәрсә. Авылның хәзерге яшьләре, дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкса да, без шундый-шундый җирдән, менә шундый якташларыбыз бар безнең, дип горурлык белән әйтә алыр.

Бертуган язучыларның якын кардәше Джеймс Гобәев өлкәнрәк абыйларының яшь чакларын искә төшерде. "Вахитның теле үткен, Миргазиянның кулы оста", - дип әйтә торган булган икән авылдашлары ул заманнарда. Туганнар авылга кайткан чакларында мәктәпкә керми калмаган, хәер, монысын хәтерләүчеләр әле дә аз түгел.

Үзен язучы авылдашларының дусты, фикердәше дип таныштырган ветеран-укытучы Галия Галимова музейның тарихы белән дә таныштырып үтте. Мәктәп бинасында музейның кабат оештырылып ачылуы икән, элегрәк ул клубта урнашкан булган. Авыл мәчете белән янәшә урнашкан мәктәп музей өчен кулайрак урындыр да әле.

Без дә буш кул белән килмәгән идек. Нефтьчеләр башкаласында яшәгән елларында Миргазиян абыйның якын дусты булган Шәһит Таипов (заманында исеме бөтен Союзга яңгыраган нефтьче, ВЛКСМ съезды делегаты) музейга үзе кампитрда эшләп чыгарган китабын бүләк итте. Гади генә басма түгел, Казанда Миргазиян Юнысның 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итү турында, күп фоторәсемнәр белән бизәлгән. Минем үз китабымны тапшыруым да артык тыйнаксызлык булмагандыр, дип уйлыйм, чөнки Миргазиян абый аны бастырып чыгарырга "әгитләүче" дә, матур итеп сүз башы язучы да булган иде.

Вакыйф Нуриев белән Ринат Хәмидуллин музейның кызыл тасмасын кискәч, эчкә үттек. Вахит абыйның кулъязмалар дәфтәре, дәүләт бүләкләре, Миргазиян абыйның агачтан уеп ясалган тирән мәгънәле аллегорик сыннары, диңгезче приборлары, төрле еллардагы фоторәсемнәр, документлар һәм, әлбәттә инде, китаплар - кыскасы, музей экспонатларга бик тә бай. Шунысы гына көйсезрәк, бүлмәсе бәләкәй, шәһәр фатирының иркенрәк кухнясы чамалы гына. Ә бит әле музей тагын да баер, экспозициясе киңәер...

Кайтышлый Миргазиян абый сагынып сөйли, яза торган Әтәмби урамы аша үтеп, зиратка кереп, әти-әниләренең, Вахит абыйның мәңгелек йортын зыярәт кылдык.

Ирек БӘДРЕТДИНОВ.

Әлмәт-Исергәп-Әлмәт.

Рәүф СӘФӘРГАЛИН фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: