Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ИРЕКЛЕ ҺӘМ БӘХЕТЛЕ ОСТА

Рәссам Абрек Абзгильдин - үз иҗатында классик традицияләргә гомере буе тугры калган оста. Бу исә рәссамның натурадан ясап, һәрвакыт кулын күнектереп торуында да, картиналарының пластик тулыканлылыгында да, иҗатының киңкырлылыгында да (монументаль бизәкләү, графика, керәч сәнгате), шулай ук образларның шигъри бөтенлегендә, аларның күп гасырлык бай мирасыбыз белән бәйләнгән булуында да чагыла....

Останың тормышы бик катлаулы була. Ул кечкенә генә бер театрда эшләүче актерлар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе сугышта һәлак була. Булачак рәссамның сугыш елларына туры килгән ачлы-туклы балачагы Башкортстандагы кечкенә генә Баймак шәһәрендә үтә. Мәктәпне тәмамлагач, ул тау техникумында укый, шахталарда эшли, Байкал аръягында хәрби хезмәттә була, Казан сәнгать училищесында белем ала. Оста беренче мөгаллимнәре Р.Төхфәтуллин, Х.Хәйдәров, Л.Потягунинны һәрвакыт рәхмәт сүзләре белән искә ала. Аннан соң А.Абзгильдин В.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында К.Тутевольның монументаль сәнгать остаханәсендә укый. 1970 елдан бирле ул Казанда яши.

Иҗатының башлангыч чорында рәссам А.Абзгильдин Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Уфа шәһәрләрендә монументаль бизәкләү эше белән шөгыльләнә. Билгеле булганча, 70 нче еллар - республикабызда яңа шәһәрләр төзелү белән дә истәлекле. Ул елларда сәнгатьтә күтәренке рух хөкем сөрә. Рәссамнарның киң колачлы фикерләве, фәлсәфи гомумиләштерүе станк сәнгатенә дә күчә. Рәссам А.Абзгильдинның ул чор иҗаты «Кентаврлар», «Сабан туе» шәлкемнәре белән истә кала. Оста Сабан туе темасына әледән-әле мөрәҗәгать итеп тора. «Капчык киеп сикерү», «Көянтә-чиләк белән йөгерү», «Ат чабышы», «Казанда яз», «Көрәш» һ.б. картиналарда монументаль фреска һәм шәрекъ миниатюрасы, Шәрекъ һәм Көнбатыш традицияләре очраша. Ә гомумән алганда, А.Абзгильдинның иҗаты башлыча Көнбатыш Аурупа сәнгате классикасына нигезләнгән, әмма бер үк вакытта ул төрки тамырдан үсеп чыккан татар һәм башкорт сәнгать, мәдәниятеннән көч-куәт ала. Бу җәһәттән, А.Абзгильдинны һәм татар, һәм башкорт рәссамы дияргә дә була. Аның татар һәм башкорт традицияләренә таянып иҗат итүе курай моңына багышланган «Ишмулла Дилмөхәммәтов», «Курайчы портреты», «Башкорт рапсодиясе», «Акмулла» һ.б. картиналарында ачык күренә. Гомумән, кылкаләм остасының картиналарыннан музыка агыла сыман. Ул музыкант, композиторлар Г. фон Караян, С.Гобәйдуллина, А.Шнитке, С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Р.Абдуллин, Р.Абязовка багышлап картиналар да язган. Рәссам булып китмәсә, аңардан бик оста музыкант чыгар иде, мөгаен.

Абрек Абзгильдин иҗатында, чыннан да, хәзерге заман мәдәниятен гәүдәләндерүче олы шәхесләрнең портретлары зур урын тота. Оста киң күңелле, зыялы кешеләрне югары бәяли. Аның портрет геройлары - музыкант, композиторлар, язучы, шагыйрьләр, рәссамнар, галимнәр. Портретларда сурәтләнүче герой белән рәсемнең җирлеге, фон бербөтенне тәшкил итә. Оста һәрвакытта да рухи кыйммәтләрне данлый, аларның кешелек һәм заман өчен әһәмиятен ассызыклап үтә. Ул үз иҗатында бөтендөнья мәдәниятенең үткәнен һәм бүгенгесен колачлый, татар мәдәниятен Русия, бөтендөнья мәдәниятләренең аерылгысыз мөһим өлеше буларак күрсәтә.

Төрки дөньяда, бигрәк тә татарда Г.Тукай милләтпәрвәрлек, халыкчанлык үрнәге булып тора. Рәссам А.Абзгильдин өчен дә Тукай темасы - иҗатының асылын билгеләүче төп темаларның берсе. Аның «Акыл хакимнәре», «Тукай төше», «Тукай һәм Шүрәле», «Кол Гали, Дәрдемәнд, Тукайга багышлау» картиналарыннан тупланган «Тукай дөньясы» бүтән бер иҗатчыныкына да охшамаган. «Тукай төше» картинасы, мәсәлән, шагыйрьнең ятимлеген, бәхетсез мәхәббәтен, публицистикасын, гражданлык позициясен, лирикасын, шигъриятен сугарган әкият образларын, җыеп кына әйткәндә, тормыш фаҗигасен һәм даһилыгын үз эченә алган эпик фресканы хәтерләтә. «Тукай һәм Шүрәле» картинасында исә шагыйрь образы халык авыз иҗатының мифик нигезен чагылдыручы герое белән бербөтен булып күзаллана.

Рәссамны иҗатта кешегә бик зур рухи үсеш мөмкинлеге биргән мәдәният төшенчәсе кызыксындыра. Останың гуманизмы төрле мәдәният катламнарының рухи-психологик кыйммәтләрен берләштерү омтылышында чагыла. Аның иҗатында халыкларның гаделлеккә, хаклыкка омтылышы, ренессанс классикасы, ХХ гасыр Көнбатыш Аурупа сурәт сәнгате тәҗрибәсе, хәзерге заманның хисси-интеллектуаль үткерлеге бер мәдәният кырында яши.

Останың картиналарында сурәтләү чараларын төрлеләндерү омтылышы да ачык күренә. Нәкыш әсәрләрендә һәм керамикада ул җете төсләрне киң куллана һәм аларның каршылыгыннан оста файдалана, графикада исә бер тоннан икенчесенә күчү сизелер-сизелмәс башкарыла, нәтиҗәдә, кәгазь бите затлы асылташтай серле җемелдәп тора башлый («Рәссам һәм модель», «Тормыш метаморфозалары», «Музыка»).

Рәссам А.Абзгильдинның станк һәм монументаль бизәү әсәрләре арасында уртаклык та бар. Аның һәрбер картинасы - зур гына бер дәвер һәм хәзерге заман авазларын яңгыратучы, вакыт һәм пространство бердәмлеге идеясе белән сугарылган күптавышлы, полифоник әсәр. А.Абзгильдин фани дөньяда төрлесе төрле гасырда, бер-берсеннән бик еракта яшәгән Кол Гали, Дәрдемәнд, Тукай, Аристотель, Әбүгалисина, Данте, Гегель, Маркс, Пушкин, Достоевскийны бер яссылыкка җыя. Шул рәвешле дәверләрне кисештерә-кисештерә, мәңгелек, сәнгатьтәге дәвамчанлык, даһилык турында уйлана, һәм фәкать зур оста гына чынбарлык һәм хыялны, рухи һәм матди кыйммәтләрне җиңел генә берләштерә ала.

Мәшһүр, күпчелек кешеләргә яхшы билгеле шәхесләр сурәтләнгән булса да, аларның гомумиләштерелгән формасы картиналарга көчле символик яңгыраш бирә. А.Абзгильдин әсәрләрендә табигыйлык белән декоративлык еш кына бергә үрелгән була.

Русия Сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Абрек Әмир улы Абзгильдин бүген дә ару-талуны белмичә эшли, иҗат итә. Кайчан керсәң дә, аның остаханәсендә һәрвакыт яңа картиналар белән очрашасың.

Рәссам сәнгатьтә үзен һәрвакыт ирекле хис итте, күңеленә хуш килгән шәхесләрне, хәл-вакыйгаларны гына сурәтләде һәм ул шуның белән бәхетле дә, минемчә.

Динә ХИСАМОВА, сәнгать белгече.

.Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе А.Абзгильдин.

."Г.Тукай, Б.Урманче, С.Сәйдәшевкә багышлау", 2005 ел.

."Һ.Такташ", 2007 ел.

."Акмулла", 2003 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев