Мәдәни җомга

“ХӘЗИНӘ”ДӘ УРЫС ОСТАЛАРЫ СӘНГАТЕ

Татарстан Сынлы сәнгать музее 2012 елда ук инде "Идел буе халыклары сәнгате" проектын башлап җибәргән иде. Казан сәнгать сөючеләре һәм башкалабыз кунаклары чуаш, мордва халыклары, керәшен татарлары гамәли бизәү сәнгате белән киңрәк таныша алды. Тора-бара проектның кысалары киңәя төште һәм тамашачы Кырым татарлары сәнгате белән танышу мөмкинлегенә ия булды. Музейчылар...

Татарстан Сынлы сәнгать музее 2012 елда ук инде "Идел буе халыклары сәнгате" проектын башлап җибәргән иде. Казан сәнгать сөючеләре һәм башкалабыз кунаклары чуаш, мордва халыклары, керәшен татарлары гамәли бизәү сәнгате белән киңрәк таныша алды. Тора-бара проектның кысалары киңәя төште һәм тамашачы Кырым татарлары сәнгате белән танышу мөмкинлегенә ия булды.

Музейчылар кипарислар илендәге милләттәшләребезнең гүзәл сәнгать үрнәкләреннән үзләре дә бик мәмнүн калды. Аның турында җай чыккан саен кайтып-кайтып сөйләделәр. Инде менә күптән түгел "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә әлеге проект кысаларында урыс гамәли бизәү сәнгате күргәзмәсе оештырылды. Элеккеге экспозицияләрдәге кебек үк, бу юлы да тамашачылар игътибарына Татарстан Сынлы сәнгать, Милли музейлары, Казан федераль университетының этнографик музее экспонатлары тәкъдим ителә. Алар, нигездә, XIX-ХХ гасырларга карый.

Урыс халкы сәнгатендә дә табигатькә, җәнлекләр дөньясына табыну чагыла. Үрдәккә охшаш чүмечләр, мәсәлән, шундый табынуның бер чагылышыдыр. Күргәзмәдә хохлома өслүбендә бизәлгән агач савыт-саба, Дымково бистәсенең балчык уенчыклары, Тула самавырлары, Мәскәү янындагы Жостово авылы исеме белән билгеле булган поднослар, Гжель фарфоры, Рәзән төбәгендәге Скопин шәһәрендә барлыкка килгән керәч сәнгате әйберләре, чигү, челтәр сәнгате үрнәкләре, иконалар бар. Чит ил рәссамнарының картиналары күргәзмәне тагын да тулыландырып җибәрә. Шуларның берсе - Готфрид Гейсслер. Ул XVIII гасыр азагында бер дәүләт киңәшчесен Русиядәге сәфәре вакытында рәссам һәм ботаник буларак озатып йөргән. Г.Гейсслер Санкт-Петербургта чагында халыкның түбән катламын сурәткә алу белән мавыгып киткән. Ник дигәндә, югары катлам ул заманнарда ук инде Аурупа байларыннан аерылмаган диярлек, милли характерны шул кырыктартмачылар, гәзит таратучыларга карап кына чамалап булган.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәдән кайбер күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: