Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ХӘТЕР КӨЗГЕЛӘРЕ БАЛКЫШЫ

Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда, төгәлрәге, аның Татар шәмаиле галереясендә «Хәтер көзгеләре. Тугра һәм шәҗәрә» дип исемләнгән бик кызыклы күргәзмә эшли башлады. Ул - 2011 елда башлангыч алган «Мәңгелек кыйммәтләрне аңлау юлы буларак, каллиграфия» дип исемләнгән проект кысаларында оештырылган алтынчы чара. Әйтергә кирәк, хәзерге тотрыксыз, асыл кыйммәтләр югала...

Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда, төгәлрәге, аның Татар шәмаиле галереясендә «Хәтер көзгеләре. Тугра һәм шәҗәрә» дип исемләнгән бик кызыклы күргәзмә эшли башлады. Ул - 2011 елда башлангыч алган «Мәңгелек кыйммәтләрне аңлау юлы буларак, каллиграфия» дип исемләнгән проект кысаларында оештырылган алтынчы чара. Әйтергә кирәк, хәзерге тотрыксыз, асыл кыйммәтләр югала барып, алар урынын арзанлы алдавычлар алган бер заманда мондый проектларның һәм күргәзмәләрнең әһәмияте аеруча зур.

Күргәзмәдә Габдулла Тукай, Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Илһам Шакиров һәм татар әдәбияте, сәнгатенең башка күренекле шәхесләре туграларын күрергә мөмкин.

Экспозициядә күренекле каллиграфларыбыз Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов, Ришат Сәләхетдинов, Әлфия Исхакова, Зөлфия Мөхәммәтдинова, Ринат Миңнебаев, Рөстәм Шәмсутовның эшләрен берьюлы күреп була.

Шунда ук тугра ясатып алырга, яисә аңа заказ биреп калдырырга да мөмкин. Белүебезчә, тугра - ханнардан, солтаннардан башланган гадәт. Ул чорларда исемнәрне мәгънәсенә төшенеп кушканнар. Тугра бүгенге тормышыбызда ныклы урын алса, Ралина, Милана, Эвелина кебек мәгънәсез исемнәр кушуга чик куелыр иде, бәлки. Һәм адәм баласының кыйммәте дә артыр иде, чөнки һәрберебезне Хак Тәгалә яраткан. Һәммә кеше - үзенә хак, солтан һәм шәхси туграсына лаек зат. Шәҗәрә сәнгатенең әһәмияте шулай ук бик зур. Нәселеңне белү - халкыңны белү ул. Ә халкың, аның тарихын белүче ялган тарих сөйләүчеләрнең сүзләренә ышанып, юк-бар уйларга бирелмәс, милли горурлыгын җуймастыр, шәт.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәне ачу тантанасыннан бер күренеш.

.Габдулла Тукай туграсы. Нәҗип Нәккаш эше.

.Бакый Урманче туграсы. Нәҗип Нәккаш эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев