Мәдәни җомга

ХАТЫН-КЫЗ СӘНГАТЕ – ЧӘЧӘК ТӘ ЧАЧАК, ИМЕШ...

Белүебезчә, ир затлары белән хатын-кызларның җәмгыятьтәге рольләре төрле. Ир-атлар дәүләт (гаилә) тота, хатын-кыз ирләр тапканны бәрәкәтле итеп куллана, дәүләттә (гаиләдә) тынычлык саклый, балалар тәрбияли. Сәнгать исә - тормышның көзгесе. Шуңа күрә рәсем сәнгатендә ир-ат рәссамнар Болгар, Казан ханлыгы, Сөембикә ханбикәбез һәм башка тарихи шәхесләрне, Кол Гали, К.Насыйри, Г.Тукай, С.Сәйдәшев һ.б....

Белүебезчә, ир затлары белән хатын-кызларның җәмгыятьтәге рольләре төрле. Ир-атлар дәүләт (гаилә) тота, хатын-кыз ирләр тапканны бәрәкәтле итеп куллана, дәүләттә (гаиләдә) тынычлык саклый, балалар тәрбияли. Сәнгать исә - тормышның көзгесе. Шуңа күрә рәсем сәнгатендә ир-ат рәссамнар Болгар, Казан ханлыгы, Сөембикә ханбикәбез һәм башка тарихи шәхесләрне, Кол Гали, К.Насыйри, Г.Тукай, С.Сәйдәшев һ.б. мәшһүрләребезне сурәтли-сурәтли, халкыбызны дәүләтчелекне торгызу юлында иҗтиһат кылырга, укырга, төпле белем алырга, милләт горурлыгы булырдай егет, кызлар тәрбияләргә, кыскасы шанлы тарихыбызны кайтарырга чакыра. Ә кылкаләм осталары булган гүзәл затларыбыз башлыча чәчәк бәйләмнәре белән натюрмортлар, табигать күренешләре иҗат итәргә, балалар китапларын бизәргә ярата. Җыеп кына әйткәндә, хатын-кыз иҗаты - чәчәк-чачак та яфрак инде.

Әмма без хатын-кызның һәм тормыштагы, һәм сәнгатьтәге ролен бәяләп бетермибез бугай, чөнки янәшәсендә акыллы, сабыр хатын-кыз булып, илендә (гаиләсендә) тынычлык хөкем сөргәндә генә ир-ат бөтен игътибарын вә зиһенен туплап, киләчәккә карап эш итә ала. Хатын-кызның бала тәрбияләүдәге роле турында инде әйткән дә юк. Сәнгатьтә дә шулай. Хатын-кызларыбыз, аерым алганда, гамәли бизәү сәнгате осталары С.Кузьминых, Ә.Җәмилова, Н.Кумысникова, С.Гарбузова, З.Бикташева һ.б.лар скифләр чорыннан башлап татар бизәген өйрәнеп, аны заманчалаштырып, бизәкләрдән төрледән-төрле композицияләр төзеп, шулай ук татарның уңган-булганлыгына дан җырламыймыни, хәтеребезне җуймаска өндәмимени?! Ә халкыбызның көнкүрешен, гадәт-йолаларын җентекләп өйрәнеп, "Татар халык әкиятләре" китабын бизәгән Ф.Хәсьянова, яисә татар халкы һөнәрчелегенә багышланган рәсемнәр шәлкеме иҗат иткән Н.Фәрхетдинова, үз иҗатларында нык тормышлы татар авылларын сурәтләгән, сәламәт рухлы, садә күңелле авыл кешеләрен тасвирлаган Р.Ямали, Н.Галәвиева, кеше сәламәтлегенә зыян китерә торган сыекчалар белән эш итеп, Тукаебыз портретын, бу бөек шагыйребезнең эзләрен саклаган бина-йортлар офортларын эшләгән И.Колмогорцева һәм башкалар татарның имин киләчәге өчен тырышмыймыни?! Шулай булгач, тормышта кайсыбызның роле зуррак - ир-атларныкымы, әллә хатын-кызларныкымы? Хәер, бу сорауга Татарстан Сынлы сәнгать музееның күргәзмә залына килеп, үзең җавап бир әле, укучым. Анда хатын-кыз рәссамнарның эшләреннән менә дигән күргәзмә эшли.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәгә куелган кайбер эшләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: