Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Гражданнар сугышы сәхифәләре 

Архив эше буенча Татарстан дәүләт комитетының күргәзмәләр залында Казанда Гражданнар сугышының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Экспозициядә Казан губернасында барган вакыйгалар тарихи фәрманнар, хатлар, кыскача очерклар, ике якның да көрәшкә чакырган листовкалары, фотодокументлар аша күрсәтелә. 

Гомумән, Россиядә 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң  социаль төркемнәр – Совет хакимияте ягындагылар һәм аны танымаучы патша заманы аксөякләре арасында кораллы бәрелешләр башлана. Башта бу вакыйгаларда зур булмаган отрядлар катнаша. Әмма 1918 елның урталарыннан Гражданнар сугышы көчәя һәм ул Россиянең барлык өлкә-төбәкләренә җәелә. 

1918 елның җәендә Көнчыгыш фронт Кызыл Армия һәм  Совет хакимиятенә каршы көрәшүчеләр арасында бәрелешләрнең төп мәйданына әверелә. Большевикларның барлык сәяси дошманнары Казанны алуны мөһим стратегик максат итеп билгели. Чөнки ул Россиянең һәм Идел буеның төп үзәге була. 7 августта Учредительный собрание комитеты армиясе һәм Чехословакия корпусы частьлары Казанны яулап ала. Совет хөкүмәте Көнчыгыш фронтның Казан тирәсен ныгыту чараларын күрә. Төбәккә Петроградтан, Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән өстәмә гаскәрләр җибәрелә.  Август ае ахырында яңа булдырылган V армия һөҗүмгә күчә. Кызыл Армия 10 сентябрьдә көчле канкоешлар, бәрелешләр белән Казанны азат итә.

Күргәзмәдә Казан губерния­сендә барган сугышларның барышы шактый тулы ачыла. Әйтик, эшче-крестьяннарга мөрәҗәгатьләр, хәрби хезмәткә чакыру кәгазьләре, өндәмәләр вакыйгаларның кискенлеге, армиягә яңадан-яңа көчләр кирәк булуына дәлил. Казанда мөселман социалистлар комитетын оештыручы һәм аның җитәкчеләреннән берсе, революционер Мулланур Вахитов фоторәсеме һәм аның Казан губерниясе (Пләтән) төрмәсеннән әтисенә һәм үги әнисенә язган хаты да болганчык заманнарның хәтәрлеге турында сөйли. Ул Казанны аклардан азат итү өчен сугыш барган көннәрдә ак чехлар кулына эләгә. Мулланур Вахитов хатта кыскача гына үзенең физик һәм мораль хәлен аңлата. “Минем кичерешләрем чиксез. Аларны аңлату өчен сүзләр дә юк...”, дип яза һәм әти-әнисен төрмәгә күрешергә килүләрен үтенә. “Бер тапкыр булса да сиңа карарга  мөмкинлек бир,” – дип яза ул әтисенә. Ә инде үги әнисе Варвара Захаровнага үзенең намусы чиста икәнлеген, әгәр моны белсәләр, мөгаен, үзен газапламаслар да иде, дигән фикерләрен белдерә. Әтисенә үзенең төрмә хастаханәсендә дәвалануын, сакал-мыегы җитүен, пычранып, керләнеп бетүен, алыштырырга эчке кием-салымы да булмавын хәбәр итә. 19 августта  Мулланур  Вахитов атып үтерелә. 

Экспозициягә куелган листовкаларда Совет хакимиятен бәреп төшерү  программасын да күрергә мөмкин. Шулай ук биредә кулга алынганнар белән очрашуга билет, Гражданнар бәрелешләрендә катнашучыларның хатирәләрен эченә алган язмалар, 28нче укчы дивизия башлыгы, Казанны һәм губернаның төньяк-көнчыгыш өлешен акгвардиячеләрдән азат итү сугышларында  батырлыклары белән танылу алган Вольдемар Азинның хезмәт дәфтәрен күрер­гә мөмкин. Командование тарафыннан бирелгән таныклыклар һәм  мандатлары булган кешеләр исә төрле өстенлекле хокукларга ия булган. Шулай ук, таныклык­лар еш кына башлыкларның теге яки бу бригадага күчерелүе турында тапшырылган.  Татар укчы бригадасы, Гражданнар сугышында катнашучыларның, аерым отрядларның фотосурәтләре, һәм шәхси документлар, язмача фәрманнар да төрле авыр вакыйгаларны искә төшерә. Әйтик, 1918 елда Казан җыелма гаскәри отряды хәрби комиссары Александр Гинцбург А. Дутов казаклары, чех-словаклар корпусы һәм инглиз генералы Маллесон гас­кәрләренә каршы сугыша, инглизләр тарафыннан әсир ителә һәм атып үтерелә. Экспонатлар арасында сәяси эшлекле, Әстерханда Мөселман социалистлар комитетын оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе Саттар Еникеев, сәяси эшлекле, 1919 елда 2нче Төркестан укчылар дивизиясендә сәяси бүлек башлыгы Хөсәен Тарпищев фоторәсемнәре дә игътибарны җәлеп итә. Күргәзмәдә шулай ук фронт хәлләре турында сөйләгән язмалар, хатлар да шактый. 
 
Әлбәттә, акгвардиячеләргә хәрби көчләр кирәк була, алар сугышка чакырып листовкалар тараткан, студентларны фронтка барырга мәҗбүр иткән. Бер студент чакыруны кире кага, аңа сугышка бармаганы өчен кызыл таныклык биргәннәр. Шулай ук Лузанинның Казан губернасында  барган сугышлар турында очеркы да кызыклы.  Ветераннар сугыштан соң да очрашканнар. Экспозициядә аларның җыелып төшкән фоторәсемнәрен күрер­гә мөмкин. РСФСР кораллы көчләренең Баш командующие булган Иоаким Вацетис сугыш­лар барышы, Кремльне ничек алулары турында истәлек яза. Ул бик кызыклы һәм үзенчәлек­ле. Әйтик, бик көчле атышлар барганда, пулялар шулкадәр хәтәр була ки, ул үзен атып үтерерләр дип нык курка. Ул бу турыда бик җентекләп яза. Күргәзмә Колчак армиясенә каршы көрәшкә ча­кырган листовка белән тәмамлана.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев