Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

ГОРЬКИЙНЫҢ АВЫЛДАГЫ БЕРДӘНБЕР МУЗЕЕ

Кама Тамагы районының Красновидово авылы Куйбышев сусаклагычы буенда урнашкан. Авыл Горький музее белән дә данлыклы. Бу - Россиядә Максим Горькийның авыл җирендәге бердәнбер музее. Алеша Пешковның яраткан "университеты" 16 яшьлек Алеша 1884 елда университетта белем алу нияте белән Казанга килә, ләкин нибары 2 еллык башлангыч белеме булган үсмерне уку йортына...

Кама Тамагы районының Красновидово авылы Куйбышев сусаклагычы буенда урнашкан. Авыл Горький музее белән дә данлыклы. Бу - Россиядә Максим Горькийның авыл җирендәге бердәнбер музее.
Алеша Пешковның яраткан "университеты"
16 яшьлек Алеша 1884 елда университетта белем алу нияте белән Казанга килә, ләкин нибары 2 еллык башлангыч белеме булган үсмерне уку йортына алмыйлар. Ул бакалея һәм күмәч кибете хуҗасы Андрей Деренковның пекарнясендә - ярдәмче, елга портында - йөк ташучы, генерал Корнэ хатынында бакча караучы һәм ишегалды себерүче булып эшләп йөри. Егет 1887 елда тирән күңел төшенкелеге кичерә һәм үз-үзенә кул салыр­га ниятли. Ул Дага базарында револьвер сатып ала һәм шәһәрнең Казансу буендагы Федор калкулыгында (хәзерге "Казан" милли-мәдәният үзәге урнашкан урын) үзенең йөрәгенә төбәп ата. Пешковның бу гамәленә өй укытучысы, яшерен оешма эшләре белән шөгыльләнүче Мария Деренкованың үз мәхәббәтенә җавап кайтармавы һәм яраткан әбисе Акулина Каширинаның вафат булуы турындагы хәбәр, янәшәдәгеләрнең аны аңламавы төп сәбәп була, дип уйлыйлар. Соңрак Алексей бу күңелсез эшенә бик үкенә, аны "кабахәтлек һәм тормыш рәхимсезлеге каршында куркып калу" дип атый. Бәхеткә, пуля булачак язу­чының йөрәгенә тими, үпкәсен генә яралый. Әмма егет күп кан югалта. Федор монастыре каравылчысы Мостафа Юнысов Пешковны Земство хастаханәсенә (хәзерге Карл Маркс урамындагы кардиология үзәге) илтә.
Егет 1885 елдан народниклар түгәрәкләренә йөри башлый. Андрей Деренков фатирында уза торган яшерен җыелышларның берсендә ул революционер, вак сәүдәгәр Михаил Ромась белән таныша. Максим Горький соңыннан Ромась турында "Минем ул чактагы барлык танышларымнан ул берүзе генә миңа игътибар белән һәм якын итеп карый иде", - дип искә ала. Танышы Михаил Ромась Алексей Пешковка авыр халәтеннән чыгарга булыша, аны хәзерге Кама Тамагы районындагы Красновидово авылына чакыра. Биредә Ромасьнең кибете була, бер үк вакытта ул крестьяннар арасында агитация эшләре алып бару белән дә шөгыльләнә. Алексей 1988 елның язында Ромась белән бергә Красновидовога килә.
Бу - булачак язучының авыл җиренә беренче тапкыр чыгуы. Красновидово авылы аны иң әүвәл алмагачлары белән җәлеп итә. Авылны, тау битләрен алма бакчалары каплап алган. Ул җәйне кибет урнашкан бинада яшәп уздыра, рус крестьяннарының көнкүреше, гореф-гадәтләре, авыл тормышы белән таныша, дустына сәүдә итәргә булыша, тауар, алма ташый, крестьяннар белән әңгәмәләрдә катнаша, бик күп укый (Михаил Ромасьнең чит ил һәм рус классиклары әсәрләреннән торган китапханәсе була). Июнь аенда авылга, узып барышлый, яңа гына каләм тиб­рәтә башлаган язучы Владимир Короленко да кереп чыга. Алар Ромась белән сөргендә яшәгәндә танышкан була.
Әмма Михаил Ромасьне, шул исәптән Пешковны да, Красновидовода бигүк өнәп бетермиләр. Чөнки авылда тагын җиде кибет бар, ә Хохол (Ромасьнең кушаматы) үз тауарларын барысыныкына караганда да арзанрак сата. Красновидоводагы Горький музее директоры Ольга Горшукова искәрткәнчә, Пешков шулай да крестьяннар хәтеренә әйбәт хатирәләр белән кереп калган. Егетне алар соңыннан ике метрга җиткән озын буйлы, төз буй-сынлы, потлы капчыкларны туп кебек кенә атып эшләүче көчле кеше итеп искә ала.
Булачак язучы өчен Красно­видово чоры бик әһәмиятле үтә. Биредә Алексей Пешковның рус крестьяннарына карата мөнәсәбәте формалаша. Бу хактагы уйларын ул 1918 елда "Вакытсыз фикерләр", 1922 елда "Урыс крестьяннары турында" дигән мәкаләләрдә бәян итә. Аның бу катламга мөнәсәбәте хөрмәт белән сугарылган дип әйтә алмыйбыз. Язучы пролетариат һәм зыялыларны гына төп этәргеч көч итеп күрә. "Минем университетларым" повестенда ул крестьяннарны хәтта ерткычлар өере белән дә чагыштыра.
Август аенда Ромасьнең кибетен ут төртеп яндыралар. Ул вакытта авылда 11 крестьян хуҗалыгы да яна. Шуннан соң Алексей Пешков Каспий диңгезе буена юл ала. Әмма Красновидовода гомеренең бер җәен генә уздырса да, авыл егетнең күңеленә җуелмас хатирәләре белән кереп кала. Язучы соңыннан аларны "Минем университетларым" повестенда бәян итә.
Красновидово аны онытмый
1951 елда Красновидово китап­ханәсендә зур булмаган экспозиция ясала. Аннары биредәге ядкәрләр бер бинадан икенчесенә - башта мәктәпкә, аннары клубка күчереп йөртелә. 20 елдан артык вакыт үткәч кенә, музейны аерым бинада корырга карар итәләр. Моның өчен кайчандыр Михаил Ромасьнең кибете һәм торак бүлмәсе урыны дип исәп­ләнгән бина сайлап алына. Узган гасыр башында кибет булып торган борынгы таш бина ул. Кайчандыр бу урында Михаил Ромасьнең агачтан салынган кибете булуын М.Горькийның замандашы А.Деренков күрсәткән. Белгечләр әйтүенчә, ул вакытта кибет урнашкан бина ике катлы булган.
Беренче экспозицияне Казандагы М.Горький музее фәнни хезмәткәрләре А.Гольдшмидт һәм Ф.Мирзина Л. Алексеева җитәкчелегендә кора. Музейның мемориаль өлешен, Михаил Ромасьнең торак бүлмәсен һәм кибетен торгызуда төбәкне өйрәнүче-коллекционер В.Чумаков хезмәт куя. 1993 елда музейның әдәби өлешендәге экспозицияне Милли музейның ул чактагы баш рәссамы Фаил Зиязов һәм М.Горькийның Казандагы әдәби-мемориаль музее өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Белова яңартып эшли. Алар хәзерге интерьерда үткәннәр белән бүгенге заман арасында табигый бәйләнеш тудыра ала.
Музей хәтер яңарту урыны гына түгел, ә бәлки авылның үзенчәлекле мәдәни үзәге дә булып тора. Биредә килүчеләрне музейның алгы ягына сынчы С.Рогожин тарафыннан иҗат ителгән Алексей Пешков һәйкәле каршы ала. Музей экспозициясе Пешков һәм Ромасьнең биредә яшәгән чор интерьеры, җиһазлары аша гына күрсәтеп калмыйча, авыл тарихы, XIX гасыр көнкүреше белән дә таныштыра. Бинаның бер бүлмәсендә - XIX йөз торагы күренеше. Ромась кала кешесе булганлыктан, ул шәһәрчә җиһазланган. Бинаның икенче өлешендә шул еллардагы кибет, сәүдә итү тауарлары игътибарны җәлеп итә. Биредә чәй, шикәр, ярма, крендель кебек тауарлар белән бергә даруханә кирәк-яраклары, керәчин дә сатылган. Белгечләр XIX гасыр ахырында дүртенче разрядлы кибетләр нәкъ менә шушы рәвешле булуын әйтә.
Соңрак таш бинага салынган янкормада М.Горькийның тормышына һәм иҗатына багышланган музей экспозициясе дә булдырыла. Ядкәрләр арасында инглиз галимнәре: фәйләсүф, сәясәтче Джон Милль, социолог Герберт Спенсер, тарихчы Генри Томас Бокльнең 1863 елда нәшер ителгән басмалары, XIX уртасында дөнья күргән "Божий мир" журналы тегелмәсе - аеруча кадерле ядкәрләрдән. Пешковка хастаханәдә ачылган кайгы кәгазе (хәзергечә авыру тарихы) да, аның Казанда яшәве белән бәйле полиция документлары, фоторәсемнәр, хатлар бар. Әмма биредә Горькийның шәхси әйберләре юк.
Музейда шулай ук төбәк үткәннәре белән танышырга мөмкин. Казан губернясының 1870 елгы картасы, XIX гасыр крестьян өе җиһазлары һәм көнкүреше ядкәрләре, ул чор авыл кешеләренең киемнәре, Красновидовоның 1937 елда танылган рәссам Шварцман төшергән фоторәсемнәре зур кызыксыну уята.
Әмма әлегә Красновидоводагы Горький музее турында белүчеләр бик аз. Шуңа да ел дәвамында музейга килүчеләрнең исәбе 5 меңнән артмый. Ә ул мәктәп укучыларына гына түгел, Татарстанга килгән кунакларга да күп мәгълүмат бирә, Горький турында хатирәләрне яңартып күрсәтә алыр иде. Михаил Ромась су юлы белән алып килгән тауарларны Алеша Пешков елга буеннан шушы сукмак белән алып менгән ләбаса. Егет яр буенда дустының Казаннан кайт­канын көтеп, бик күп сәгатьләр китап укып уздыра торган булган. Горький Красновидовоның елга ярын 1928 елда "Урицкий" пароходында йөзгәндә кабат күрә. Улы Максимнан авылны, ярларны фотога төшерттерә.
Татарстан Милли музее фәнни хезмәткәрләре экспедицияләр һәм архив материаллары нигезендә йортны Михаил Ромась яшәгән рәвештәгечә торгызырга ниятли.
Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова бүген музейны яңартып эшләргә кирәклеген ассызыклый. Аның концепциясен дә кабат карап чыгу мәслихәт. Киләчәктә музей янында рус крестьяны йортын корып, интер­актив зона ясарга, авыл кешесе көнкүрешен күрсәтергә телиләр. Биредә өй дә, кое да, каралты-кура да булырга тиеш.
Үзенчәлекле сихри табигать кочагында утырган Красновидовоны районның туристлык маршрутына кертү дә, әлбәттә, бик отышлы булачак. Тиешле уңайлыклар тудырылган очракта, туристларның төбәкне үз итәчәгенә шик юк. Әмма кызыксынучан кешеләрне бу якларга җәлеп итү өчен бик нык эшләргә кирәк әле. Әйтик, биредә узган Алма бәйрәменә Казаннан да, күрше-тирә авыллардан да кунаклар хәтсез күп килгән иде. Ул көнне музей тирәләре тәртипкә китерелгән булса да, авыл җыештырылмаган, ачыклыкларда гына түгел, капка төпләрендә дә тигәнәк, кычыткан, алабута үсеп утыра, чүп-чар аунап ята иде. Максим Горькийның Казандагы әдәби-мемориаль музее генераль директоры Марианна Гаврилова белдергәнчә, авыл эчендә юллар салу, елга причалын да яңадан төзү таләп ителә.
ГОРЬКИЙ ҺӘМ ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ
Максим Горький татарлар турында "аек акыллы, пакьлек яратучы, хезмәт сөюче, максатка ирешү юлында күңел нечкәлеген үҗәтлек белән берләштерә белүче халык" дип язып калдырган. Әлбәттә, язучы бу сүзләрне гомеренең иң авыр чорында, Казанда яшәп, татарлар белән аралашкан кеше буларак, тормыш тәҗрибәсенә таянып әйткәндер. Соңрак Горький Казанда яшәгән елларын үзенең шәхес буларак формалашу чоры дип атый: "Физик яктан мин Түбән Новгородта, рухи яктан Казанда тудым. Казан - минем иң яраткан "университетларымның" берсе", - дияргә ярата торган була.
1928 елда Горький Казанга кабат килә. Татар язучылары Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Шамил Усманов, Рәшит Нигъмәти, Шәриф Камал, Габдрахман Минский, Сәрвәр Әдһәмова, Һади Такташ һәм башкалар белән таныша. Аның татар әдәбиятына, язучыларына уңай мөнәсәбәте һәрвакыт сизелә. 1929 елда бер төркем татар язучылар Горький ярдәмендә пароходта Идел буйлап сәяхәткә чыга. Мәскәүдә башланып киткән сәфәр ил буенча дәвам итә. Горький язучы, музей хезмәткәре Мария Елизаровага бер хатында: «Мин чын күңелдән татар поэзиясе һәм прозасының чәчәк атуын телим. Ләкин бу максатка әдәбият мәсьәләләренә таләпчән караганда гына ирешеп була», - дип яза.
1934 елда Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең I съезды үткәрелә. Аны Максим Горький оештыра, аның рәисе була. Олуг әдипнең татар язучыларына мөнәсәбәте бу юлы да чагылыш таба. Рес­публика язучылары зур җыенда иң зур делегация булып (19 кеше) катнаша, ә Кави Нәҗми татар әдәбияты турында чыгыш ясый. Соңыннан Максим Горький Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайланган Кави Нәҗми җитәкчелегендә татар язучыларын Мәскәүдә кабул итә. Моннан тыш татар әдипләре Максим Горький белән хат алыша. Шамил Усманов, Кави Нәҗминең рецензия язу өчен аңа үз әсәрләрен җибәрүе мәгълүм. Татар язучыларының истәлекләре буенча фикер йөрткәндә, алар Горькийны үзләренең остазы дип таныган. Горький әсәрләренең күбесе татар теленә тәрҗемә ителгән.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев