Гимназиядә – музей
Алабуга музейларга бай. Бөек рәссам Иван Шишкин, беренче хатын-кыз офицер Надежда Дурова, күренекле невропатолог Владимир Бехтерев, гомеренең соңгы көннәрен биредә төгәлләгән шагыйрә Марина Цветаева... Калада аларның мәһабәт һәйкәлләре, затлы музейлары бар. Алабуга җире белән бәйле, татар милләтеннән булган күренекле шәхесләргә багышланган музейларны мәктәп, гимназияләрдә күрергә була. Безнең гимназиядә дә бар...
Алабуга музейларга бай. Бөек рәссам Иван Шишкин, беренче хатын-кыз офицер Надежда Дурова, күренекле невропатолог Владимир Бехтерев, гомеренең соңгы көннәрен биредә төгәлләгән шагыйрә Марина Цветаева... Калада аларның мәһабәт һәйкәлләре, затлы музейлары бар. Алабуга җире белән бәйле, татар милләтеннән булган күренекле шәхесләргә багышланган музейларны мәктәп, гимназияләрдә күрергә була. Безнең гимназиядә дә бар шундый музей.
1937 елның 23 мартында Әгерҗе районының Иске Кызылъяр дигән кечкенә генә авылында дөньяга килеп, сугыш чорының бик зур авырлыкларын күреп үскән егетне тормыш алдагы көнендә дә сынаудан туктамый. 1954 елда ул данлыклы Иж-Бубый мәктәбен тәмамлый. Аннары инде Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Студент елларында Фазыл Шәех өч елдан артык булачак Президент Минтимер Шәймиев белән бер фатирда яши. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Ф.Шәех Алабугада башлап җибәрә, ә 1967 елда аны Әгерҗедәге авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп чакыралар. Тормыш дәрте һәм көч-куәте ташып торганда, Ф.Шәехкә зур бәхетсезлек килә: күзләре күрми башлый. Көчле рухлы шагыйрь сынмый, тормышта ул үз урынын таба. Яңадан Алабуга шәһәренә әйләнеп кайта, эшкә урнаша. Гомере буе шагыйрь шигърияткә турылыклы булып кала, кеше ярдәменнән башка шигырьләрен үзе төзәтә алмаса да, язуын дәвам итә.
Алабуга Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә үзеннән зур өлеш кертә. 15 мең ир-егетен һәм хатын-кызын канлы сугышка озаткан Алабуга, «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дип, тылда да тырышып эшли. Шәһәребезнең 21 предприятиесе, фронт һәм тыл кирәк-яракларын эшләп чыгаруны дәвам итә. Сугышның беренче көннәреннән үк кечкенә генә шәһәр илебезнең төрле почмакларыннан эвакуацияләнеп килгән халыкны кабул итә. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев