Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Фатыйх Кәрим каһарманлыгы

Каһарман-шагыйрь Фатыйх Кәримнең төпчек кызы Ләйлә Кәримова гомере буе әтисенең мирасын барлап, аны халкыбызга кайтару өчен хезмәт куюдан тыш, аның Калининград өлкәсенең Багратион шәһәрендәге каберен дә яд итеп яши. Аны әтисе турында хатирәләр белән уртаклашу өчен мәктәпләргә, гимназияләргә дә еш дәшәләр. Шундый очрашуларның берсе Бөек Ватан сугышы музеенда үтте. Анда...

Каһарман-шагыйрь Фатыйх Кәримнең төпчек кызы Ләйлә Кәримова гомере буе әтисенең мирасын барлап, аны халкыбызга кайтару өчен хезмәт куюдан тыш, аның Калининград өлкәсенең Багратион шәһәрендәге каберен дә яд итеп яши. Аны әтисе турында хатирәләр белән уртаклашу өчен мәктәпләргә, гимназияләргә дә еш дәшәләр. Шундый очрашуларның берсе Бөек Ватан сугышы музеенда үтте. Анда халык шагыйре Ренат Харис, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, каһарман әдипнең авылдашы Римзил Вәлиев, аның иҗатын сөючеләр катнашты. Ләйлә апа янә әтисе Фатыйх Кәрим һәм әнисе Кадрия Ишукованың танышу-кавышу сөенечләре белән бергә аянычлы язмышлары турында да бәян итте.
Фатыйх Кәрим Башкортстанда, Дим елгасы буенда урнашкан Ает авылындагы мулла гаиләсендә төпчек - унберенче бала булып дөньяга килә. Әхмәтвәли ага Кәримов йортында гыйлем белән тәрбиялелек иң төп кыйбла була. Гомумән, бу нәсел халкыбызга байтак галим - фән кандидатлары, докторлар бирә. Фатыйх тәрбиясенә аеруча абыйсы Габдулла (Ярлы Кәрим) зур йогынты ясый. Ул Фатыйхны, 13 яшь тулуга ук, Бәләбәйдәге педагогика техникумының әзерлек курсына урнаштыра. Энесе ике ел дәвамында белем эстәгәч, Ярлы Кәрим аны Казанга алып килә. Әмма Габдулланың үзен башка урынга эшкә күчерәләр. Ул Фатыйхны Н.Крупская исемендәге балалар йортына урнаштырып китәргә мәҗбүр була. Аннары үсмер 1925- 1929 елларда Казан җир төзү техникумында укып белгечлек ала.
Кадрия Ишукованың әтисе Гайнетдин дә укымышлы, динле нәселдән. Ул чыгышы белән Буа районының Суыксу авылыннан. Әнисе Гөлсем Гафарова Сембер шәһәрендә туып-үскән кыз. Ишуковларның барысы да зәңгәр күзле, ап-ак йөзле, көдрә чәчле булганга күрә чибәрлекләре белән дә дан тоткан. Ул заманда, хәллерәк гаиләдәге яшьләр өйләнешкәч, Санкт-Петербургка барып урнашу модасы киң таралган була. Гайнетдин дә Гөлсемне төньяк башкалага алып китә, Нева проспектында кибет тә ачып җибәрәләр. Кадрия шушы шәһәрдә гаиләдәге дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Инкыйлабтан соң Сембер шәһәренә күченеп кайталар. Кадрия унбиш яшендә Казанга килеп, Җир төзү техникумына укырга керә. Ике яшь йөрәк шушында таныша, мәхәббәт уяна.
Әмма заманасы нинди зәһәр замана бит! Кадрия белән Фатыйх үзләренең нәсел-чыгышларын яшерергә мәҗбүр була, әмма озакламый техникумга әләк хатлары ява башлый. Аларның берсе - сәүдәгәр, икенчесе - мулла баласы икән бит, янәсе, мондыйларга совет мәктәбендә урын юк һәм вәссәлам! Нәтиҗәдә, Кад­рияне техникумнан чыгарып җибәрәләр. Ә Фатыйх, комсомолда булгангамы, куылмыйча кала. Ләкин Фатыйх Кадрияне ташламый, мөмкин кадәр ярдәм итеп яши. Кыз озак вакытлар буе эшкә дә, укырга да урнаша алмый изалана, аннары механика мастерскоена фрезерчы өйрәнчеге буларак кабул ителә. Әлбәттә, яшәү шартлары да уңайсыз, ашарга да җитми. Ләйлә апа, әнисе вафат булып шактый еллар узгач, бер дәфтәр таба. Анда яшь кыз шул еллардагы авыр хәленнән, хәерчелектән, ачлыктан, уңайсызлыклардан бик алҗыганын ачынып язган була.
1929 елда Кадрия белән Фатыйх өйләнешәләр. Бу вакытта яшь гаилә башлыгы "Крестьян газетасы" дигән өлкә басмасында эшли, тормышлары да җайлана төшә. 1935 елда кызлары Ада, тагын ике елдан Ләйлә туа. Әмма аларга шушы күңелле вакыйгаларның ләззәтен озаклап татырга да туры килми, берничә айдан, төпчекләренә ай ярым чакта, гыйнвар аенда Фатыйх Кәримне кулга алалар. Ул төнне алар яшәгән йорттан гына да 11 кеше зинданга илтеп ябыла.
Кадрия, иренең кайсы төрмәдә икәнен белмәсә дә, кызлары белән Черек күл тирәсендә йөреп кайтуны гадәт итә. Балалар, әниләре кушуы буенча, "Әти, тизрәк кайт, без монда!" - дип кычкыра торган була. Кадрия иренә хатлар яза, әмма җавап килми. Ә Фатыйх, барыбер, кәгазь кисәге тапкан саен, Кадриясенә хәбәр җибәрү җаен таба. Һәр хатында "Үзеңне һәм балаларны сакла! Мин үземне саклармын!" - дип көч бирергә онытмый. Бер хатына хәтта "Мин Ләйләнең "Әти, тиз кайт, без монда!" дип кычкырганын ишеттем бит", - дип өстәп тә куя. Әлбәттә, Кадриягә яшәү газапка әверелә. Күпләр аның белән исәнләшүдән дә качып йөри. Бер танышлары аны Дзержинский урамындагы балалар бакчасына эшкә урнаштыра. Шунда башта Ада, соңрак Ләйлә дә йөри башлый, шулай итеп ач үлемнән котылып кала. Ләйлә апа бакчада үзләренә кәбестә яфрагы ашатканнарын, соңрак кайсыдыр чит илдән килгән йомырка онын да суга туглап бирә башлаганнарын бүгенгәчә хәтерли. Җитмәсә, 1941 елның зәмһәрир салкыннары җелеккә үтә. Утын юнәтеп, мичкә ягып торсалар да, өйгә әллә ни җылы төшми.
Төрмәдәге тоткыннар да кот­очкыч шартларда яшәтелә. Алар салкыннан, ачлыктан, төрле авырулардан кырыла. Ә инде Бөек Ватан сугышы купкач, мәхбүсләрне эшелоннар белән юкка чыгару башлана. Ак диңгездә тоткыннардан котылуның мондый юлы да кулланыла: аларны, баржаларга төяп, су өстенә алып чыгалар да шунда ут төртәләр. Баржа китә, кешеләре бата. Шундый баржаларның берсендә Фатыйх Кәримне дә юк итмәкче булалар. Ләкин ул ярга йөзеп чыгып кына исән кала. Билгеле, аңа хатыны Кадрия, балалары янына кайту, нахак гаепләүләрдән арыну, күңелендә язылган әсәрләрен кәгазьгә төшерү хыялы да көч биргәндер...
Иректә калучы дуслары да Фатыйх Кәримне аклау өчен көрәшне туктатмый. Танылган хәрби җитәкче Якуб Чанышев, язучы Кави Нәҗми, башка әдипләр, хатыны Кадрия һәм шагыйрь үзе дә прокуратурага һәм НКВДга бик күп хатлар юллый. Диңгезгә батырып үтерүдән котылып калган көннәрендә, аның гаепләү эшен кабат карау өчен, Казанга кайтару турында фәрман килеп җитә. Монда Фатыйх Кәримне тулысынча аклыйлар. Суд карарындагы "Немедленно освободить" дигән юллар ошбу заман өчен үтә кыргый хәл кебек кабул ителә.
Кадриянең, балалары кайтканчы өй җылы­ныб­рак торсын дип, мичкә ягу өчен генә кайткан мәле була. Шунда ул ачкыч алырга дип кухняга керсә, анда үтә ябык, бетерешкән, сакал-мыегы җиткән бер кеше - Фатыйхына охшаган ир утыра. "Мин бу, мин. Акланып кайттым", - ди ул, кулындагы кәгазен хатынына сузып...
Аннары Ада белән Ләйләне алырга балалар бакчасына бергәләп баралар. Кадрия ирен канцеляриядәге Роза исемле хатын янына алып керә дә үзе Аданың төркеменә йөгерә. "Кызым, әтиегез кайтты бит!" - дип әүвәл аны алып килә, аннары Ләйлә төркеменә китә. Тик бу вакытта Роза апалары хәбәрне Ләйләгә җиткергән була инде. Дүрт яшьлек Ләйлә, "Әйдәгез, әтиемне күрергә, минем дә әтием бар бит", - дип, берничә баланы ияртеп, канцеляриягә үзе килеп керә... Бу - Ләйләнең әтисен беренче тапкыр күрүе була.
Әлбәттә, боларны Ләйлә ханым бик анык хәтерләми. Күп вакыйгаларны ул әнисе Кадриянең алып барган көндәлекләре, хатлары аша белә. Әнисе иренә үзе язган хатларның да, төрмәдән яки фронттан килгән хәбәрләрнең дә күчермәләрен алып куя торган булган.
Фатыйх Кәрим Ада белән Ләйләне циркка да алып бара. Балалар әтиләренең кулларын тотып утыра. "Ул кулларның җылысын мин әлегәчә тоям. Әйтерсең мин һаман да әтиемнең кулына тотынып яшим", - дип искә ала үзе Ләйлә апа.
Фатыйх Кәрим гаиләсе янында яшәгән өч атнадан артык вакыт эчендә язучылар белән күрешергә дә өлгерә, шулай ук документларын яңарту, хәрби билет, паспорт алу, пропискага керү мәшәкатьләре белән дә йөри. 30 декабрьдә ул "Ватан - ут эчендә, минем урыным фронтта!" дигән сүзләр белән хәрби комиссариатка китә. Кадрия ханым язып калдырганча, тагын бер Яңа елны Фатыйхтан башка каршылыйлар. 1 гыйнварда ул ирен эзләп хәрби комиссариатка китә, әмма андагы җыйналган халыкның күплегенә хәйран калып, күрешә алмый кайта.
Бер-ике көннән Фатыйх үзе өйгә кайтып керә. Өр-яңа шинельдән, бүректән, итекләрдән була ул. Кайтышлый Язучылар берлегенә кереп чыгарга да өлгергән. Әдипләр аны әйләндереп, киемнәрен тотып-тотып карый. Ул шулчак "Эчке күлмәгем дә ефәктән әле", - дип шаяртып та куя. "Менә җылырак булсын дип бирделәр!.."
Көннәр тәмам язга авышкач, гаиләгә рәсми бер хәбәр килеп ирешә. Анда 16 апрельдә Фатыйх Кәримнең Смоленск өлкәсендәге "Зайцева гора" биеклеге өчен барган бәрелешләрдә хәбәрсез югалуы турында язылган, пенсия алу өчен документ тапшырырга кирәклеге әйтелгән була.
Соңгы елларда гына Уфага баргач, ике туган энесенең табиб булып эшләүче хатыны Эльвира (Фатыйхның бертуган апасы Гобәйдәнең улы - медицина фәннәре докторы Тимербәкнең хатыны) Ләйлә апаны Мәсхүдә Сөләйманова исемле өлкән яшьтәге бер ханым белән таныштыра.
Эльвираның кайнанасы - Гобәйдә апаны хастаханәдә дәваланып яткан бер авыру танып алган һәм Фатыйх Кәримне фронт госпиталендә очратуы турында әйткән икән. Теге авыру үзе Буа районында туып-үскән кыз була. Медицина училищесын тәмамлагач, Казан медицина институтына укырга кабул ителә. Сугыш башлангач, хәрби комиссариатка барып фронтка алуларын сорый, аны госпитальгә шәфкать туташы итеп җибәрәләр. Ул Ләйлә апага Фатыйх Кәрим турында менә ниләр сөйли.
"Фатыйх Кәримне беркем белән дә бутау мөмкин түгел. Ул, мина ярчыгыннан яраланып, сугыш кырында озак аңсыз яткан. Вафат булганнарны җыйганда гына, аны табып алганнар да безгә китергәннәр. Әйе, яшь аралаш көлә белә торган ша­гыйрьне мин яхшы хәтерләп калдым. Госпитальдә озак ятмады, әмма ярасы бик тирән иде. Табибләрнең, эчтән эренләп азмагае, дип хафаланганнары хәтеремдә. Аны бер дә җибәрәселәре килмәде. Шәфкать туташлары, табибләр, яралылар да яратты үзен. Чыдам, түзем һәм гаҗәеп ярдәмчел иде. Үзе яралы булса да, башкаларга булышырга, йөри алмаганнарга су булса да бирергә, хат язышырга һәрчак әзер иде. Йөри башлагач, ат җигеп су ташыганы, тирә-як авылларга барып икмәк юнәткәне, салам төяп кайтканы хәтеремдә. Бу госпитальдә кеше бик күп, шартлар әллә ни әйбәт түгел иде, бер дә җибәрәсебез килмәсә дә, аны каядыр күчерделәр". 2953 нче санлы госпиталь була ул. Ләйлә апа, бәлки шәфкать туташы буталадыр дип, үзендәге документлардан да бу санны тикшереп карый. Хата юк! Аннары хәлләре беркадәр җиңеләйгән яралыларны эшелон белән башка госпитальләргә җибәрәләр. Фатыйх Кәрим Казанга бара торганына эләгә.
1942 елның 1 мае иртәсе. Кад­риянең кызлары белән әле тынычлап йоклаган чагы була. Шулчак ишеккә шакыйлар. Әтиләре! Ул исән! Барысы да аның кочагына атыла. Фатыйх поезддан төшкәч, госпитальгә урнашыр алдыннан, гаиләсе янына барып килергә рөхсәт сораган, тырышып-тырмашып дигәндәй өенә кайткан.
Кадрия ханым Казанның Соцгород бистәсендәге госпитальгә (бу бинада хәзер 36 нчы гимназия) иренең хәлен белергә йөри башлый. Каяндыр бер стакан он табып, берничә бавырсак пешерә. Балалар бакчасында халаттан эшләгән ханымның кешелеккә киеп барырга җүнле-рәтле күлмәге дә калмаган була. Анысын йә күршеләре, йә хезмәттәшләре биргәләп тора. Трамвайлар начар йөри. Шуңа күрә еш кына хастаханәгә җәяүләп баралар. Кечкенә Ләйләнең үзен генә өйдә дә калдырыр­га туры килә. Госпитальгә язу­чыларның да килгәләп йөрүе мәгълүм. Пат­риот шагыйрьгә хастаханәдән соң күпмедер ял да бирәләр. Фатыйх Кәрим "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасын, "Ант", "Ватаным өчен" шигырьләрен, "Разведчик язмалары" повесте кебек иң яхшы әсәрләрен нәкъ менә шушы хастаханәдә язган.
Патриот-шагыйрь моннан соң да берничә тапкыр яраланып, госпитальләрдә дәвалана әле.
Фатыйх Кәрим алгы сызыкта булуына карамастан туктаусыз яза. Ул, гадәттә, төнлә иҗат итә. Айдан төшкән нур, сукыр лампаның сүрән яктысында каяндыр юнәткән кәгазен күн итеге кунычына, автомат түтәсенә, кулына очраклы гына эләккән такта өстенә куеп та әсәрләрен тудыра. "Язганда бөтен күңелем онытылып тора", - дип кичерешләре белән дә уртаклаша. Шагыйрьнең иҗаты белән яхшы таныш Ренат Харис искәрткәнчә, каһарман шагыйрь Фатыйх Кәрим кылган тиңдәшсез батырлык үрнәге илебез, хәтта ки дөнья әдәбиятында да юк. Ул Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр диярлек фронтның алгы сызыгында кулына корал тотып сугыша һәм 150 гә якын шигырен, 8 поэма, 2 повесть, 1 пьесасын автомат түтәсенә яки күн итек кунычына куеп язган. Әлбәттә, сугышта катнашып иҗат итүче язучылар аннан тыш та булган, әмма алар фронт газеталарында, штабларда эшләп яшәгән бит.
Әдип, җанында туып торган әсәрләрен бер-бер артлы дөньяга чыгару белән бергә, өзлексез хатлар яза. Иң сагынулыларын җәмәгате Кадриягә, балаларына юллый. Туктаусыз яз, рәхәтләнеп укыр идем, ди. Ул тылдагы кешеләрнең хат язарга вакыты калмавын күз алдына да китерә алмаган. Әлбәттә, көне буе эштә булып кайтканнан соң, утын әзерләп мичкә ягу, балаларның кием-салымын тәртиптә тоту, аларның тамагын туйдыру кебек мәшәкатьләр күп вакытны алган. Моннан тыш Фатыйх Кәрим язучылар, редакцияләр белән элемтәне өзмәгән. Фронт хәлләрен тасвирлап та, иҗаты турында да, аларның язмышын белешеп тә язган ул.
1945 елның башында Кострома шәһәрендә хәрби инженерлык мәктәбен гел "бишле" билгеләренә генә тәмамлаган офицерны Көнчыгыш Пруссия фронтына җибәрәләр. Бу сугышның иң канлы, коточкыч дәһшәтле казаны була. "Дошманның аждаһасы яши торган төп оясына юл тотабыз", - дип яза ул Мирсәй Әмиргә бер хатында.
Бөек Җиңүне бәйрәм итәргә берничә ай гына калган көннәрдә биредә көчле сугышлар бара, фашист бирешергә теләми. Февраль уртасында Кройц­бург янындагы бәрелешләрдә фашист аеруча каты кылана, баш күтәрергә дә ирек бирми. Шушы хәлиткеч алышта Фатыйх Кәрим бер көн эчендә өч тапкыр яралана, аның гомерен снайпер пулясы гына кыеп өзә. Бу көнне һәлак булучыларны яу кыры янәшәсендә җирлиләр.
Патриот шагыйрьнең сугышчан дуслары, аның шинелен, кирза итеген, гаиләсеннән һәм дусларыннан килгән хатларын, фоторәсемнәрен, сәгатен, орденын, үзе белән йөрткән Пушкин рәсемен һәм куен дәфтәрен җыйнап, Казанга җибәрә. Өйгә башта шушы посылка килә. Ләйлә апа белдергәнчә, Кадрия ханым, әле иренең һәлак булуы турындагы рәсми хәбәр килеп өлгермәсә дә, барысын да аңлый, хәсрәттән кара көя...
Илдә тынычлык урнашкач, Язучылар берлеге аша Кад­рия ханым иренең каберен эзләтә башлый. Ульянов өлкәсе егете, Фатыйх Кәримнең шигырьләренә гашыйк Мөбин Давыдов та патриот шагыйрьнең җирләнгән урынын табуларын сорап төрле органнарга яза башлый. Аңа "Могила не значится", дигән җаваплар килә. Билгеле ки, каберне эзлиләр, әмма таба алмыйлар.
Сугыш тәмамланып, дистәдән артык ел узгач, Тарнаускас һәм Малинаускас исемле ике крестьян, кыр буйлап барганда, берсенең аягы чокырга төшеп китә. Аннан череп беткән багана кисәге килеп чыга. Аңа "Татар шагыйре Фатыйх Кәрим немец илбасарлары белән сугышта геройларча һәлак булды", дип чокып язылган яссы дюраль беркетелгән була. Шунда ук тагын бер язу табыла, анысына 9 сугышчының исеме теркәлгән. Барысы да шинельдән, шагыйрь генә плащ-палаткага төреп җирләнгән була. Аннары каберне Победа бистәсенә күчерәләр. Ләйлә апа әнисе Кадрия белән беренче тапкыр бу урыннарны 1957 елда зиярәт кыла.
1969 елда җәсәд Багратионовски шәһәренә күчерелә. Кадрия апа ул вакытта бу дөнья­дан үткән була инде. Ләйлә апа анда шагыйрь Ренат Харис белән 9 Май бәйрәменә бара. Аларны бик мәртәбәле кунак итеп каршылыйлар, Көнчыгыш Пруссиянең истәлекле урыннарын күрсәтәләр. Шуннан соң Ләйлә апа әтисенең каберен зиярәт кылырга даими бара башлый. 2007 елда, Багратионовски шәһәренең 50 еллыгына туры китереп, яңартылган һәйкәлне ачу тантанасында да катнаша. Аңа акча туплауда өлкәнең барлык кешеләреннән дә өлеш кергән.
Шөкер, Фатыйх Кәримнең китаплары нәшер ителә, ул һәлак булган Калининград өлкәсендә, туган авылы Аетта Фатыйх Кәрим укулары да үткәрелә, Бәләбәй төбәгендә аның исемендәге әдәби бүләк тә бар. Күптән түгел Калининград өлкәсендә дә Фатыйх Кәримгә багышланган әдәби конкурс игълан ителгән. 1915 елның декабрендә Миславский урамында Фатыйх Кәрим яшәгән йортка (8/1) мемориал такта куелды. Рамил Сарчин аның иҗаты турында докторлык диссертациясе яклады. Ул - патриот-шагыйрьгә багышлап язылган "Жизнь и судьба Фатыйха Карима" фәнни-популяр басманың авторы да. Тиздән аның "Атаклы кешеләр тормышы" сериясеннән дә китабы дөнья күрәчәк. Әмма Ренат Харис һәм меңнәр искәрткәнчә, Казанда Фатыйх Кәримнең туган һәм һәлак булган көннәрендә чәчәк куярга бер һәйкәл кирәк. Дөнья­да кабатланмас каһарманлык кылган, әсәрләре белән җиңүгә рухландырган патриот-әдип моңа күптән лаек!
Сөембикә КАШАПОВА.
.Ләйлә Кәримова.
.Фатыйх Кәрим җәмәгате Кадрия белән. 1934 ел.
.Кадрия Ишукова кызлары Ада һәм Ләйлә белән.
.Фатыйх Кәримнең шинеле, фронт кәгазьләре һәм хаты.
Фотографияләр Татарстан Милли музее фондыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев