Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Әдәби музейда – яңа ядкәрләр

Габдулла Тукайның әдәби музееның яңартылган бинасы тиздән ишекләрен ачарга әзерләнә. Хәзерге вакытта мирасханәнең XIX гасыр рухында сыйфатлы итеп төзекләндерелгән залларында җиһазларны урнаштыру, экспозицияләрне кору эшләре бара. Әлбәттә, бу елларда музей хезмәткәрләре җиң сызганып эшләвен дәвам иткән, мирасханәдә Габдулла Тукайга кагылышлы экспонатлар исәбе тагын да арткан. Хәзер аларның исәбе 600 данәгә...

Габдулла Тукайның әдәби музееның яңартылган бинасы тиздән ишекләрен ачарга әзерләнә.
Хәзерге вакытта мирасханәнең XIX гасыр рухында сыйфатлы итеп төзекләндерелгән залларында җиһазларны урнаштыру, экспозицияләрне кору эшләре бара. Әлбәттә, бу елларда музей хезмәткәрләре җиң сызганып эшләвен дәвам иткән, мирасханәдә Габдулла Тукайга кагылышлы экспонатлар исәбе тагын да арткан. Хәзер аларның исәбе 600 данәгә җитеп килә. "Музейга көнаралаш диярлек нинди дә булса, берәр истәлекле ядкәр керә тора", - ди Г.Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина. Араларында бик тә кадерле истәлекле экспонатлар бар. Шуларның берсе Габдулла Тукайның әтиләре - бер, әниләре башка булган апасы Газизә Зәбированың соңгы көннәренә кадәр чәй эчеп тоткан касәсе. Ул артык затлы да түгел, бер читендә кечкенә генә китеге дә бар, әмма ул - музейчылар, Тукай иҗатын сөючеләр өчен бик кадерле ядкәр.
Чөнки Газизә Зәбирова Габдулла Тукайга аеруча якын була. Мөхәммәтгариф хәзрәт беренче хатынының вафатыннан соң Бибимәмдүдәгә өйләнә. Газизә - хәзрәтнең беренче хатыныннан туган кызы. Ул 1877 елгы, димәк, энесеннән 9 яшькә олы була. Кызчык, татар гаиләләрендә кабул ителгәнчә, Габдулла тугач, аны карый, кулына ала. Ул шуңа күрә энесенә карата туганлык хисләрен аеруча тойгандыр. Бу елларда Мөхәммәтгарифның яраткан бертуган сеңлесе Газизә Госманова Җаекта яши торган була. Ул ире белән, Мөхәммәтгариф хәзрәтнең һәм Бибимәмдүдә абыстайның вафатыннан соң (үзләренең ике балалары бу дөньядан үтә), ятим калган ике баланы үзләренә сыендыра. Башта Габдулланың апасы Газизәне, аннары булачак шагыйрьне Җаекка алып китәләр. Һәм анда Тукай 12 ел яши. Шагыйрьнең нәкъ менә апасына, беренче хезмәт хакына шкатулка алып бүләк итүе мәгълүм. Хәзер ул - Г. Тукайның әдәби музеенда иң кадерле ядкәрләрнең берсе.
Газизәнең, шагыйрь Җаекта яшәгәндә, өч улы һәм бер кызы дөньяга килә. Шуларның кечкенәсе Хөсәен яңа туган сабый була. Ул соңрак "Минем Тукайны күргәнем бар, мин ул Җаекта вакытта дөньяга килгән бит инде. Аның да мине күргәне бар", - дип шаяртып әйтә торган була. "Әмма аларның кабат очрашуы турында мәгълүмат юк", - ди Лена Тябина.
Касәне музейга Газизә Зәбированың улы Хөсәеннең кызы, башкача әйтсәк, Тукайның апасының оныгы Наилә Шаповалова тапшырган. Алар Казанда яши. 1940 еллар тирәсендә Хөсәен Чиләбедән Татарстан башкаласына күченеп кайта һәм гаилә биредә төпләнеп кала.
Наилә Шаповалова шулай ук Зәбировлар нәсел-нәсәбенең, димәк, Г.Тукайның туганнарының фотоларын - 31 сурәтне дә цифрлаштырып, һәркайсының исем-фамилиясен тәгаенләп бүләк иткән. Фоторәсемнәр белән танышканда, араларында шагыйрьгә шактый охшаганнары, абыйларының чалымнарын йөртүчеләре дә хәтсез булуын күрми мөмкин түгел. Аеруча Ленинградта яшәүче Фаизәдә (Хөсәен Зәбировның сеңлесе) Тукайның карашын тоемладым. Бу инде Габдулла Тукай күбрәк әтисе Мөхәммәтгарифка охшаган, аның ягына тарткан булгандыр дигән уйга да этәрде. Зәбировлар арасында артистлар, төзүче-инженерлар, архитекторлар, музей белгечләре бар. Бу нәсел, кем булып эшләвенә карамастан, хезмәтенә җаваплы каравы, төгәллеге, үзенә таләпчәнлеге белән аерылып торган.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев