Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Борынгы гасырлардан бүгенгә кадәр

Татарстан Милли музеенда ТАССР төзелүгә 100 ел тулу һәм музейның 125 еллыгы уңаеннан “Борынгы гасырлардан бүгенгә кадәр” дигән зур күләмле яңа экспозиция тәкъдим ителде.

Шушы вакыт аралыгындагы тарихыбыз, үткәннәребез белән кызыксынучыларга музейның ике катында урнаштырылган  дүрт мең квадрат метрга якын мәйдандагы экспозициядә 12 меңнән  артык экспонат аша тәкъдим ителә. Милли музейның элекке генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова җитәкчелегендә әзерләнгән экспозиция республиканың үткәннәрендәге күп кенә сәхифәләрне искә төшерә.


Экспозиция Татарстан табигатеннән башлана. Идел һәм Чулман кебек ике зур елга узган республика җирләренең матур һәм уңайлы табигате, әлбәттә, төрле халык­ларны үзенә җәлеп иткән. Алар нигездә аучылык, балык тоту һәм игенчелек белән шөгыльләнгән. Экспозициядә беренче табылдыклар куелган (кызыл балчыктан ясалган) төп витрина аеруча кызыклы. Экспозициядә борынгы кешенең нәрсәләр ясавын күзалларга мөмкин. Әйтик, биредә аның савыт-сабаны кызыл балчыктан ничек эшләве күрсәтелә. Тора-бара савытларга төрледән төрле бизәкләр төшерергә өйрәнгәннәр. Әлеге бизәкләр бу җирләрдә төрле мәдәниятләр булуын да белдерә. Һәр  халыкның үз бизәк-нәкышы булган. Аннары эшләнмәне учак чокырында яндырганнар. Без бер витринада азелин мәдәниятеннән булган (хәзерге марилар) хатын-кызга игътибар итәбез. Экскурсияне алып баручы бу биләмәләрдә азелин һәм имәнкискә мәдәнияте кешеләре яшәвен искәртә. Еллар узган саен, кешенең көнкүреше дә алга киткән, бакыр табарга һәм эшкәртергә өйрәнгәннәр. Аны бик сак кулланганнар. Борынгы кеше бакырга аккургаш эретмәсен кушкач, бронза килеп чыгуын белгән. Ул ачык сары төстә һәм ныграк булган. Аңардан корал, савыт-саба ясаганнар. 

Экспозициядә шулай ук тормышның тыныч кына бармавы да, төрле һөҗүмнәр булып торуы да, сугышлар барлыкка килүе дә күрсәтелә. Экспозициягә куелган безнең эрага кадәр V-IV йөзләр мәдәнияте ядкәре - бронза айбалта – шушы вакыйгалар шаһиты. Хәрбиләрнең төрле дәрәҗәдә икәнлегенә дә игътибар итәбез. Ананьин мәдәнияте чорындагы сугышчы гап-гади хезмәтчән булган һәм үз хуҗалыгын алып барган, ә инде һөҗүм башлану турында хәбәр алынгач, ул барысын да калдырып, үзе яшәгән тирәлекне сакларга киткән. Профессиональ сугышчының тимер шлемы, сөңгесе, кылычы, димәк ки юлбашчылары да булуы мәгълүм. Хәрби җитәкчеләр җирләнгән урыннарга, гадәттә, стела куелган. Экспозициядә ананьин мәдәнияте стеласын күрәбез. Бу чор витриналарда шул заманнарга караган корал, хәрби киемнәр аша тәкъдим ителә. Музейда шулай ук борынгы вакытлар интерактив зона – юрта белән күрсәтелә. Анда шул чорда яшәгән хатын-кыз игътибарны җәлеп итә. Ул кием теккән, ашарга әзерләгән. Тәнкәй (Танкеевка) каберлегендә табылган һәм IX-X гасырларга караган көмеш битлек тә бар. Ул, затлы металл­дан булса да, вакыт сынавына бирешкән, кырыйлары беркадәр ашалган, кителгән. Аның тарихы болгар бабаларыбызның 922 елда Ислам динен рәсми кабул иткәнчегә кадәрге тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә барып тоташа. Идел буе болгарларының мөстәкыйль дәүләте барлыкка килгән чорга караган битлекне Казан археологлары Е.Халикова һәм Е.Казаков 1960-1980 елларда Татарстанның Спас районында  үткәрелгән тикшерүләр вакытында табып алган һәм Милли музейга тапшырган. Битлек мәҗүси бабаларыбызның үзҗирләү йолалары булуына да дәлил.

X гасырда Идел һәм Чулман буйларында Идел Болгарстаны дәүләте төзелә. Ул экспозициядә шактый тулы тәкъдим ителә һәм зур үсеш алган дәүләт буларак күзаллана. 922 елда – Алмыш хан идарә иткән чорда Идел Болгарстанында рәсми төстә Ислам динен кабул итүләре зур вакыйга буларак теркәлеп калган. Картинада сәркәтип булып хезмәт иткән һәм күп язмалар калдырган Ибн-Фадлан белән бергә сурәтләнгән илчелекне күрәбез. Шушы ук бүлектәге кош сурәтле асма бизәк - музейга килүчеләрнең иң яратып карый торган экспонатларның берседер, мөгаен. Аларны, нигездә, Болгар дәүләтенең үзәк районнарында таба торган булганнар. Бизәкләрнең таралу вакыты төрлечә күрсәтелә. Белгечләр исә XI йөзнең ахыры XII йөзнең беренче яртысы, дип тәгаенли. Асма бизәкнең вак алтын бөртекләр белән нәкышләнеп бизәкләнүе дә хәйран итә. Идел Болгарстанында ясалганнары, башка районнардагылар белән бик тәңгәл килми икән. Дөньяда мондый асма бизәкләр берничә генә табылган. Гомумән, музейдагы нәфис бизәнү әйберләре: беләзекләр, йөзекләр, муен һәм күкрәк бизәкләре, чигә боҗралары, алкалар, хәситәләр болгар зәркәнчеләренең осталыгы турында да сөйли. 

Ислам илнең мәдәниятендә зур роль уйнаган. Ул сәяси генә түгел, олы икътисади вакыйга да була. “Тикшерүчеләр Болгар җирендә Исламның һәм Аллаһ йортлары – мәчетләрнең,  дин рәсми кабул ителгәнчегә кадәр үк булуын әйтә. Идел Болгарстаны тирәсеннән бик күп сәүдә юллары, шул исәптән Бөек Ефәк юлы да узган. Болгар, Биләр һәм Сувар шәһәрләрендә XIII гасырда ук суүткәргечләр булуы да археологик казу эшләре вакытында расланды. “Ислам чиста дин булган. Европада пычрак суларны тәрәзәдән генә атсалар, биредә хәл - башкача. Бик күп мунчалар булган”, – ди музейның экскурсия-туристлык бүлеге мөдире Ирина Габитова.

 Чыганакларда да акташлы мунчалар турында язалар. Музейда  куелган су тутыра торган борынгы чаннар - мунчаларның бер дәлиле. Фән дә алга киткән, медицина, химия үсеш алган. Экспозициягә куелган ак таштан ясалган сырлы урам фонтаннары, биналарның стеналарын бизәү өчен кулланылган, төрле төстәге ялтыравык белән капланган таш плитәләр, бизәкләп һәм сырлап эшләнгән кабер ташлары Болгар шәһәрендә мәдәниятнең һәм төзелеш сәнгатенең югары дәрәҗәгә ирешүен күрсәтә. 

XIII-XV йөзләрдә монголлар тарафыннан яулап алынганнан соң, бу җирләргә монголлар - Чыңгызхан, Бату хан килә.  Идел Болгарстаны биләмәләре Җүчи Олысына керә. 

Без биредә Казан ханлыгына күчәбез. Интерактив зонада - үз биләмәләрендә Сөембикә ханбикәне кызыксынып күзәтәбез.

Экспозициядә Казан ханлыгын нигезләгән Олуг Мөхәммәд ат меңгән рәвештә тәкъдим ителә. 1532-1551 елларда Кырым ханы булган Сәхибгәрәй хан ярлыгы да игътибарны җәлеп итә. 1523 елның 1 гыйнварында Сәхибгәрәй хан тарафыннан 7 аксөяк­кә - Шәех Әхмәткә, аның улы Абдуллага һәм туганнарына бирелгән тарханлык ярлыгы ул. Гарәп имлясында язылган кәгазьдә аларның хокуклары раслана һәм салым түләүдән азат ителүләре әйтелә. Тарханлык ярлыгы 1912 елда танылган тарихчы, археограф, педагог Сәет Вахиди тарафыннан хәзерге Саба районы Мамалай авылы крестьяны  Рәхмәтулла Әхмәров өендә табылган. Дәүләткүләм әһәмияткә ия документ - Казан ханлыгы чорында эш кәгазьләренең бер үрнәге дә. Ярлыкның ахырында ал төстәге тамга - Жучи ыруы мөһере дә сугылган. Шушы ук бүлектәге җиз кувшин да серлелеге белән танылган. Нәфис савытның як-яклары, хәтта тоткасы да гарәп имлясындагы сүзләр белән бизәлгән. Ул Каюм Насыйри урамындагы иске йортның яшерен куышыннан табып алынган. Язулардан күренгәнчә, әлеге савыт Казан ханлыгының хөкемдары Мөхәммәт Әмин ханның гаскәр башлыгы Күбәккә бакыр эшләре остасының углы Насыйр тарафыннан бүләк ителгән. 

Казанны Иван Грозный яулавы безнең як өчен зур фаҗига була. Төбәккә руслар авыллары-авыллары белән күченә. Экспозициядә аларның тормыш-көнкүрешен күрсәтә торган кирәк-яракларны күрәбез. Татар халкының да көнкүреше үзгәрә. Витриналарга бай татарларның яшәешенә хас ядкәрләр куелган. Моннан тыш йомышлы татарлар бу чорда тылмач буларак та файдаланыла. Татар сәүдәгәрләре аеруча Көнчыгыш илләр белән сәүдә итә.  1555 елда Казан епархиясе оештырыла, аның төп максаты – Идел-Урал буе халыкларын көчләп чукындыру. Төбәктә күп кенә монастырьлар барлыкка килә.  

Россия составында беренчеләрдән булып диярлек идарә итүнең воевода системасы кертелә. Ил башында патша Иван Грозный утыра. Ә безнең төбәк белән воеводалар идарә итә. Экспозициядә бу чор аларның порт­ретлары аша күрсәтелә. Моннан тыш бу якларда укчы гарнизоннарның әһәмияте зур була. Биредә шулай ук җирле идарәнең үзенчәлекле системасы алга китә, эш кәгазьләре белән шөгыльләнә торган ызбалар барлыкка килә. Бу вакыйгалар экспозициядә приказной дьякның костюмы һәм документлар шәлкеме белән тәкъдим ителә. Болар – Милли музей фондларында саклана торган ядкәрләр. Толстой-Милославскийларның архивы да – XVI ахыры XVIII йөз башының әһәмиятле документлары. 

XVII гасыр ахыры – фетнә чоры. Биредә Европа илләре белән мөнәсәбәтне күрсәтә торган истәлекләр - салкын утлы корал һәм тыныч тормыш рәвеше ядкәрләре тәкъдим ителә. Немец сәяхәтчесе, географ, ориенталист, тарихчы, математик һәм  физик Адам Олеарийның Европадан Московиягә һәм Персиягә сәяхәт турындагы китабы игътибарны җәлеп итә. Ул Казанны да, Тәтешне дә, төбәгебезнең башка шәһәрләрен дә бик җентекләп сурәтләп язган. Фетнә тәмамлануы Россия тарихында мөһим вакыйга – тәхеткә Романовлар династиясеннән Михаил Романов утыруы белән билгеләнә. Музейда бу вакыйга  Ефрем Евангелиесе белән күрсәтелә. Патша бу китапка кулын куеп ант биргән. 

Милли музейның “Казан губернасы XVIII гасырда” дигән экспозициядә иң затлы, уникаль экспонатларның берсе – ул "Галиҗәнап каретасы". Патшабикә Екатерина икенче 1767 елның яз ахырында Тверьдан Себергә сәяхәткә чыга. 26 май кичендә "Тверь" дип аталган император галерасы Казан Кремленең Тайницкая манарасы янына килеп җитә. Әби патшаның Казанга 5 көнлек сәфәре әнә шулай башлана. Екатерина икенчене бу якларда бик яратканнар. Ул мөселманнарга таш мәчетләр салырга рөхсәт биргән.  Патшабикә Казанга килеп бу каретада барганда, аны каршы алырга чыкканнар. 

Аңлашыладыр, барысы да шулай затлы, матур булмаган. Хәерчелек тә чәчәк аткан. Байлар һәм ярлылар арасындагы аерма зурлыгы ризасызлыклар китереп чыгарган.  

Экспозициядә төбәкнең күп милләтле булуы чуаш, мари, удмурт, татар костюмнары аша күрсәтелә. Күргәзмәдә шулай ук сәүдәгәрләрнең алыш-биреш­ләрен дә күрергә мөмкин. 

XIX гасырда Казан зур хәрби округ була. Шәһәрнең мәдәни үзәккә әверелүе исә 1804 елда Казан университеты ачылу белән бәйле. Казан университетының фәнни мәктәпләре бөтен дөнья­га таныла. Олуг галимнәр, коллекционерлар күп булган. Алар үзләрендәге ядкәрләр җыелмаларын шәһәр карамагына тапшырган. Андрей Лихачевның тупланмасы аеруча зур булуы билгеле, ул 40 мең ядкәрдән торган. Музей булдыру ихтыяҗы килеп туган. Аның өчен нәкъ менә бүгенге Милли музей бинасын сайлаганнар. Түшәмнәрнең биеклеге дә витриналар кую өчен бик кулай булган. Бүген музейдагы Көнчыгыш борынгы табылдык­лары, астрономия һәм химия әсбаплары, геология, археология һәм этнография тупланмалары - күренекле галимнәр эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бу вакытларда ул фәнни-сәнәгать музее буларак танылган. Көнчыгыш белгече, император университеты профессоры Николай Ката́новның музей директоры да булуы мәгълүм. 

ХХ йөз башына Казан – зур губерна шәһәре. Ул хәрби, мәгариф, телеграф һәм су юллары элемтәләре үзәгенә әверелә. Төбәктә күп вакыйгалар, восстаниеләр булган. Алафузов фабрикасы эшчеләре баш күтәргән. Бу чор сәяси партияләрнең листовкалары һәм агитация плакатлары, кораллар, уникаль кинохроника кадрлары белән күрсәтелә. Англиядә ясалган гаубица, металлчыларның “Единение” профессиональ берлеге әләме үзгәрешләр чорындагы вакыйгалар турында сөйли. Витринага куелган экспонатлар арасында – шәхси әйберләр, Н.Ершов, С.Максуди һ.б. революция вакыйгаларында шәхсән катнашучыларның документлар һәм фотосурәтләренең төп нөсхәләре.

Биредә татар галимнәре, мәгъ­рифәтчеләре, язучылары Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан китаплары һәм шәхси истәлекләр, “Сәйяр” театр труппасы һәм “Көнчыгыш клубы”на кагылышлы материаллар шушы еллардагы әдәби-мәдәни алгарышны искә төшерә.

Экспозициядә елга судно юллары һәм элемтә чаралары, һәм техника яңалыклары белән бәйле ядкәрләр - кораб макетлары, телефон һәм телеграф аппаратлары да кызыксыну уята. Алафузов фабрикасының туку станогы –  кадерле экспонатларның берсе.

Без яшәгән төбәктә  революцияне рухланып каршылаучылар булуын  беләбез.  Инкыйлаб татарлар өчен хәтта күпмедер  дәрәҗәдә ирек тә алып килгән. Үз телеңдә сөйләшергә, белем алырга мөмкинлекләр ачылган. Татарстан АССР төзелүгә багыш­ланган экспозиция 1917-1920 елларда республиканың милли дәүләт төзелеше проект­лары һәм беренче хакимият органнары эшчәнлеге тарихы белән таныштыра. Әһәмиятле экспонатлар арасында – “Идел-­Урал штаты” картасы, күренекле татар эшлеклеләре Г.Шәрәф һәм Г.Исхакый, Эчке Россия мөселманнары эшләре буенча Комиссариат рәисе М.Вахитов, РСФСР милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының Үзәк мөселманнар комиссариаты рәи­се М.Солтангалиев, Вакытлы рево­люцион комитет һәм ТАССР Совет халык комиссариаты рәисе С.Сәедгалиевның мемориаль комплекслары. Шулай ук Татарстан картасы, герб эскизы (1920 ел, авторы Б.Урманче), респуб­лика төзелүгә бәйле җыелышлардан фоторәсемнәр, беренче флаг шул катлаулы еллардагы эшчәнлекне искә төшерә. Респуб­ликада яңа предприятиеләр һәм сәнәгать тармаклары барлыкка килә. Экспозициядә фабрика-заводларның 1920-1930 еллардагы эшләнмәләре һәм әләмнәре, машина төзүнең беренче үрнәкләре – “Фордзон-Путиловец” тракторы һәм ГАЗ машинасы урын алган. Авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм мәдәният, татар теле һәм әдәбиятының да зур үзгәрешләр кичерүен күрәбез. Спектакльләр һәм концерт афишалары шушы еллардагы әдәби һәм мәдәни эшчәнлек турында сөйли. Безнең яклар да колллективлашу, индустриялләшү кебек чараларны кичергән. 

Бөек Ватан сугышына багыш­ланган бүлектә каһарманнар турында мәгълүмат тәкъдим ителә. Сугышчыларның киемнәре, Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре һәм Фатих Кәримнең фронтта язган көндәлекләре, шинеле сугышның данлыклы сәхифәләре белән бәйле. Бу ядкәрләр татар әдипләренең сугышта ил азатлыгы өчен аяусыз сугышканын раслый. Сугыш барган елларда Татарстанның үзендә хатын-кызлар, үсмерләр фронт өчен азык-төлек, кирәк-яраклар, кием-салым һ.б. җитештергән. Аларның үрнәкләре витриналарда күрсәтелә. Алар арасында чын ПО -2 самолеты да бар. Аңарда хатын-кызлар очкан һәм аларны төнге убырлар дип атаганнар. Мәгубә Сыртланова нәкъ менә шушы фанерадан эшләнгән самолетларда батырлыклар кылган.

Татарстан предприятиеләрендә җитештерелә торган продукция дә кызыклы: телевизорлар, Бөгелмәдә чыгарылган сервиз, “Нәфис” чыгарган “Лотос” порошогы, “Мальва” пастасы, “Спартак” аяк киемнәре. Ул елларда “хрущевка”, “сталинка” дип йөртелгән фатирларда кешеләрнең ничек яшәгәнен дә күрәбез. Йорт җиһазларның, затлырак кием-салымның авырлык белән табылганын, ничек сатып алганыбызны өлкән буын кешеләре хәтерлидер әле. Татарстан мех берләшмәсендә җитештерелгән туннарны да һәркем дә алып кия алмый иде. 


Татарстан брендына багышланган залда респуб­лика предприятиеләренең иң мөһим, иң күренекле  продукциясе куелган. Бу экспозиция ХХ гасырның икенче яртысындагы чорны тасвирлый. Татарстанда нефть табылу һәм аны чыгару һәм эшкәртүгә багышланган экспонатлар безне шул еллар вакыйгаларына кайтара. Республикадагы машина төзелеше алга китүен дә искә төшерәбез. Витриналарга Президент ярдәме белән чыгарыла башлаган продукция үрнәкләре дә куелган. Экспозициядә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев кабинеты да кызыксынып карала.

Күргәзмә мәдәнияткә әһәмиятле урын бирелә. Сара Садыйкованың күлмәге ул елларның затлы кием үрнәге булгандыр. Күптән түгел музейга ике кадерле экспонат өстәлгән: легендар җырчылар Әлфия Авзалованың сәхнә күлмәге һәм Илһам Шакировның яратып кигән костюмы.  Әлфия Авзалованың 75 еллык юбилеенда шул киемнәрне киеп бергә төшкән фотолары да бар. Дирижер Александр Сладковскийның сәхнә фрагы,  режиссер Марсель Сәлимҗановның истәлекләре, опера җырчысы Зилә Сөнгатуллина костюмы да кызыксыну уята.  

Татарстан илнең спорт башкаласына әверелеп бара. Экспозициянең әһәмиятле өлеше XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага, футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган, биредә шулай ук  “Ак Барс” командасының уен формалары куелган.

Россиянең иң борынгы хәтер мәгарәләренең берсе булган Татарстан Милли музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган экспозициядә республикабызның гына түгел, халкыбызның да тарихи үткәннәрендә нечкәләп экспонатлар, документлар аша яктыртыла. Әлбәттә, Гөлчәчәк Нәҗипова искәрткәнчә, экспозицияне эшләгәндә, ерак гасырларда калган темаларны ачарга, күп кенә тикшеренү эшләрен башкарырга туры килгән, тематик витриналарны фәнни проектлау барышында рес­публиканың алдынгы галимнәре һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек иткәннәр.

Сөембикә КАШАПОВА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев