Мәдәни җомга

Бөек дуслык елгалары

Татарстан Милли музеенда "Идел һәм Янцзы - бөек дуслык елгалары" дигән Халыкара күргәзмә эшли башлады. Аны шул исемдәге проект кысаларында Ульяновск шәһәренең Ленин мемориалы һәм Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясе музее бергәләп оештырган. Халыкара күргәзмә Идел һәм Янцзы елгалары буенда яшәгән халыкларның милли һәм тарихи мирасын күзалларга ярдәм итә. Бу...

Татарстан Милли музеенда "Идел һәм Янцзы - бөек дуслык елгалары" дигән Халыкара күргәзмә эшли башлады. Аны шул исемдәге проект кысаларында Ульяновск шәһәренең Ленин мемориалы һәм Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясе музее бергәләп оештырган.
Халыкара күргәзмә Идел һәм Янцзы елгалары буенда яшәгән халыкларның милли һәм тарихи мирасын күзалларга ярдәм итә. Бу елгаларның озынлыклары да бердәй диярлек: 2644 һәм 2850 километр. Алар икесе дә матурлыклары белән хәйран калдыра. Бөек дуслыкның бер дәлиле - Янцзы аша беренче күпер 1957 елда совет инженерлары тырышлыгы белән салына. Хәзер инде бөек Кытай елгасы ярларын 80 күпер тоташтыра. Күргәзмәдә Россиянең Идел буенда урнашкан респуб­ликалары, шәһәрләрендәге һәм Кытай дәүләтендәге тормыш, халык­ларның милли мәдәнияте, көнкүреше нигездә баннерларга куелган фоторәсемнәрдә һәм документлар белән бәян ителә. Экспонатлар арасында 1913 елгы юл күрсәткечнең зурайтылган картасы да бар. Анда Идел елгасы буенда яшәгән халыклар да урын алган. Милләтләрнең һәркайсының үз төсмере. Татар халкы башына чалма кигән өч зыялы зат белән сурәтләнгән. Алар безнең Шиһабетдин Мәрҗаниебезне һәм аның замандашларын хәтерләтә.
Милли музейның генераль директор урынбасары Светлана Измайлова искәрткәнчә, Кытайда һәм Урта Идел буендагы биләмәләрдә яшәгән халыклар арасында бик күптәннән - X гасырдан тыгыз бәйләнеш булдырылган. Бу аралашулар данлыклы Идел юлы аша башланган. Элемтәләр үз чиратында мәдәни, сәүдә итү традицияләре, музей коллекцияләре барлыкка килүдә дә чагылыш тапкан. XIX гасырда Казан университетында Көнчыгыш факультеты ачылу да Кытай белән Казан аралашуларына бәйле. Уку йортында Кояш чыгышы дәүләтенең тарихын, мәдәниятен өйрәнәләр. Шуңа да Татарстан Милли музее фондларында сакланган Кытай ядкәрләре университет галимнәре коллекцияләреннән тупланган. Мирасханә бу данлыклы җыелманы күргәзмәдә дә тәкъдим итә. Алар - Кытай мәдәниятенә кагылышлы гүзәл экспонатлар. Экспозициядә Кояш чыгышы иленең атаклы фарфорыннан эшләнгән савыт-сабаларны, җете төстәге җепләр белән нәкышләнгән милли киемнәрне, гамәли сәнгать әйберләрен, нәфис хатын-кыз сыннарын күрергә мөмкин. Тамаша кылучылар бамбуктан эшләнгән XX гасыр флейтасын, 1904-1905 еллардагы декоратив панноны, XIX гасыр ахырында эшләнгән затлы хатын-кыз туфлиен, кышкы көннәрдә кулланыла торган ир-ат колакчыннарын, агачтан уеп ясалган бизәнү савытын, бизәкле кәгазь җилпәзә һәм башка ядкәрләрне аеруча кызыксынып карый.
Күргәзмә проект кысаларында Чуашстан Милли музеенда, Самараның Алабин исемендәге өлкә тарих-крайны өйрәнү музеенда, Ульяновск өлкәсенең "Ленин мемориалы"нда, "Бөек елгалар" форумы уңаеннан Түбән Новгородта куелган инде. Аны Татарстан Милли музеенда декабрь аена кадәр карарга мөмкин.
Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: