Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Музейханә

Байтуганның танылган улы

Татар мәктәпләрендә укучылар өчен белем дөньясы “Әлифба”дан башлана.

Ә аның бала өчен уңайлы, аңлаешлы һәм кызыктыргыч булуы кирәк. Алар өчен нәкъ менә шундый дәреслекне Татарстан  АССРның атказанган укытучысы, башлангыч сыйныфларда татар телен укыту методикасы буенча 40 тан артык хезмәт язган Сәләй Гататдин улы Вәгыйзов җәмәгате  Рәмзия ханым Вәлитова белән бергәләп төзегән. Аның балалар тарафыннан яратып укылуы хакында “Әлифба”ның ярты гасыр вакыт аралыгында 40 тапкыр нәшер ителүе дә дәлилли. 


Сәләй ага гомере буе җәмәгате  Рәмзия ханым Вәлитова белән Арча педагогика көллиятендә белем бирсә дә, аның туган җире – Самара өлкәсендәге Камышлы районының Татар Байтуганы авылы.  Сәләй аганың ерак туганы, Рус Байтуганы авылында фельдшер булып эшләүче Нурания Абзалова 1999 елда Сәләй Вәгыйзов чакыруы буенча Арчага “Әлифба” музеен ачу тантанасына барган. Шунда якташы аңа бала чагы һәм үсмерлек еллары узган  Байтуганны бик сагынып яшәве турында сөйли, туган йорты, авылдашларының һәркайсы турында җентекләп сораша. Нурания ханымда шул вакытта аның туган нигезендә Сәләй Вәгыйзовның музеен булдыру теләге уяна. Ул шуннан соң төрле оешмаларга хатлар юллый башлый. 

Эш район хакимияте тара­фыннан Сәләй Вәгыйзов яшәгән йортны сатып алудан башлана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның музей төзелешендә ярдәм күрсәтергә ризалыгын белдерүе исә көтелмәгән шатлык була. 2016 ел башында ТР бюджетыннан музей төзелешенә 1 миллион 280 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Әмма вакыт җил-яңгырлары йортны төзәтү эшләре алып барудан мәгънә чыкмаслык хәлгә китергән була, бинаны җимереп, яңаны төзиләр. Сүткәндә килеп чыккан әйбәтрәк бүрәнәләреннән кечкенә генә келәт тә салып куялар. Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессының да ярдәме зур була. Шул елның апрель аенда башланган төзелеш, ядкәрләрне туп­лап тәртипкә салу эшләре  ярты елда төгәлләнә һәм 18 ноябрьдә Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында С.Вәгыйзов исемен йөрткән урамда аның музей-йорты ачыла. Безгә, бер төркем Татарстан журналистларына да шушы Сәләй аганың нигезенә салынган хатирәләр тулы йортта булырга туры килде. Кунакларны якты йөзле Нурания Абзалова каршы алды, музей-йортның эшчәнлеге, Сәләй аганың язмышы, аның шәхесенә кагылышлы ядкәрләр белән таныштырды. 

“Әлифба” авторының тормыш юлы, аның бик тырыш, күркәм холыклы кеше икәнлегенә карамастан, катлаулы булган. Байтуганда туган баланы кечкенәдән үк ятимлек сагалап торуы мәгълүм. Сабыйга алты ай тулган чакта, әтисен, башка кеше белән бутап, базар юлында кыйнап гомерен кисәләр. Бу хәсрәттән нишләргә белмәгән әнисе, улын алып, авылдан китәргә әзерләнә. Әмма кайнанасы Шәмсехәят, малайның улы Гататдинның бердәнбер баласы икәнлеген искәртеп, шәригать буенча аның үзенә калырга тиешлеген әйтә, баланы алып кала. Еллар узган саен әбисе дә картая, малайны карый алмый башлый һәм оныгын асрамага бирә. Аны Гайшә һәм Гататдин Вәгыйзовлар карап үстерә. Балага исемне дә үзләре яңадан куша. Сөләйман Вәлиуллин Сәләй Вәгыйзов булып йөри башлый. 

Әмма күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр. Казан дәүләт педагогика институтында югары белем алган, гаилә корган, балалары туу шатлыгын татыган ир-егеткә Бөек Ватан сугышында немецларга әсирлеккә төшү ачыларын татырга туры килә. Ә инде Җиңү таңы килеп, әсирлектән котылгач, аны Печорага сөргенгә җибәрәләр. Хатыны Рәмзия апа, ике сабыен ияртеп, ике тапкыр Печорага ире янына бара. Моның өчен ике бала анасын Арча педагогика училищесыннан эштән чыгаралар. Менә шул вакытта Сәләй ага гаиләсен, балаларын саклап калу һәм хатынын эшле итү ниятеннән, Рәмзиясенә беразга аерылып торырга киңәш бирә. Сөргеннән кайткач та, Сәләй ага үзе дә шактый вакытлар эшсез йөрергә мәҗбүр була.  

Музей комплексы килүчеләрнең игътибарын төзекләндерелгән йорты, капка-коймалары,  белән урам яктан ук җәлеп итә. Ишегалдында келәт, хуҗалык корылмалары  ат арбасы, эш кораллары  үткән елларның хатирәләрен, кайчандыр биредә гөрләп барган тормышны искә төшерә. Келәт эчендә дә - шул чор өчен кадерле булган кирәк-яраклар. Сәләй Вәгыйзовның улы Камил музей комплексына әтисенең шәхси әйберләрен тапшырган. Хәзер “Әлифба” авторының туу турындагы таныклыгы, портфеле, кулъязмалары, плащы, түбәтәе, күзлек һәм самавыры һ.б. музей комплексының иң кадерле ядкәрләреннән. Өстәлгә тезеп куелган “Әлифба”лар исә – Сәләй ага белән Рәмзия ханымның эшчәнлеге дәлилләре. Байтуган кешеләре дә Сәләй ага үскән чорның истәлекләрен бүләк иткән. Борынгы акчалар, үлчәү, йон эрләү кабасы, күмер үтүге, керәчин лампасы, май язу өчен гөбе, агач капкыннар, эш кораллары, чабата совет чорында яшәгән елларыбызны искә төшерә. 

Әмма, кызганыч ки, Нурания ханымның музей турындагы хыялы тормышка ашканда, Сәләй Гататдин улы бу дөньядан үткән була. Н.Абзалова музейның буш тормавы, анда көн саен диярлек экскурсияләр, әдәби чаралар узуы турында сөйләде. Татарстаннан да, Самараның төрле районнарыннан да, Россия төбәкләреннән дә мәртәбәле кунаклар, укучылар, студентлар килеп тора. Ә Байтуган мәктәбе укучылары музей материалларын файдаланып, дипломнар, гамәли эшләр язып,  район, өлкә, төбәк олимпиадаларында һәм башка бәйгеләрдә катнаша, призлы урыннар яулый.

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев