Азнакайда шәхси музей
Дамир Гыйләҗевнең шәхси музее
Азнакай район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Гыйләҗев: “Әйдә, мин сезгә шәхси музей күрсәтим әле”, – дип шәһәр читенә таба алып киткәч, шактый сәерсенеп кенә барган идек. Ул безне китереп төшергән бина автосервис станциясе булып чыкты. Тел-теш тидерерлек түгел үзе. Бөтен тирә-юне бөртекләп чистартылган, бина эчендә дә пөхтәлек һәм тәртип. “Ул музей дигәннәре кайда икән соң моның?” – дип почмаклар буенча күз йөгерткән чакта Дамир әфәнде үзе диварга кул изәде.
– Әнә, танышуны сәгатьләрдән башлыйк.
Шул чагында гына игътибар җитдиләнде. Сөбханалла, өч тараф буенча йөздән артык дивар сәгатьләре тезелешеп киткән. Арада без кечкенәдән күреп үскән күкелеләре дә, сәгать саен чаң сугып ала торган танышлары да хәттин. Әмма без күрергә насыйп булмаган Краснодар, Ростов, Рига сәгатьләре дә дистәләгән әле. Иң гаҗәбе – сәгатьләрнең күпчелеге төзек, алар гер-телләрен келт-келт китереп, мизгел санауларын һаман дәвам итә.
Шул сәгатьләр астында ук, кыл уртада, без совет чорында һәрбер Пионерлар йорты яисә җәйге лагерь капкасы янында сирәк булса да күрештерә торган пионер кыз сыны. Нәкъ шул чордагыча муенына кызыл галстук таккан, нәкъ бала чактагы шикелле, кулларына байрак тотып, безгә салют бирә. Ничек кенә сакланып калган да ул, автосервис хуҗасы булган “агай” кайдан гына табып алган аны?..
– Ә боларында һәрберегез чыныгу узгансыздыр, – дип Дамир әфәнде бер почмакта тезелешеп киткән унбишләп мотоцикл каршына китереп бастыргач, янә сүзсез калдык.
Асылда да, “Минск”, “Ковровец”, “Иж-49”, “Иж-56”, “Иж-Планета”, “Урал”, “Муравей”, “Турист” мотоциклларының һәрбересе кечкенәдән таныш, кайберләрен үзебез үк идарә итәргә өйрәнеп тә үстек. Кайсы гына малай аларга кызыкмады да, кайсы гына “ташбаш” алардан егылып чыныкмады икән?! Кайчандыр олы хыял саналган егәр ияләре, әнә, ядкәр, истәлек һәм хатирә булып, кул сузымында тезелешеп тора. Әһ, сабый чакка кире кайтсаң иде дә, чәчләреңне туздырып, җил уйнатып, бу тимер аргамакларда чабып узсаң иде!..
Беркадәр арадан соң бер үк вакытта автосервис һәм шәхси музей хуҗасы да булган Рифкать әфәнде Солтановны чакырып китерделәр. Юк, ул ерак гасырларны хәтерләткән “тарихи экспонат” та, “чал агай” да түгел, алтмыш яшен яңа узган әле. Беренче сорауларны ишетүгә үк, ярып җавап бирде.
– Сәгатьләрне ничек җыйнадыммы? Соңгы ике-өч дистәсен автосервиска килүчеләр үзләре китереп бирде. Диварга тезелгәннәрен карап чыгалар да, “бездә дә бар бит моның ишләре, аларның модасы үтте” дип, үз ихтыярлары белән миңа китерәләр. Мотоциклларны, әлбәттә, бушка җыеп булмый. Ләкин аларның да “модасы” үткән бит инде, бик үк кыйбат хак сорамыйча гына үзләре китерәләр. Ә менә бу пионер кыз сынын, егерме мең тәңкә акча түләп, бер таныш рәссамнан үзем ясаттырдым. Асылда, ул совет чорындагы сыннан эчтәге тимер арматура белән ярты гәүдәсе һәм сыңар кулы гына калган иде. Шул чордагы фоторәсемнәргә ияреп ясый торгач, менә яшьлектәге кызны китереп бастырдылар. Кичә генә, шушыңа охшаш, тагын бер спортчы кыз сынын китереп тапшырдылар, яртылаш җимерелеп беткән, мәгәр Аллаһ боерса, барыбер элеккеге рәвешенә кайтарып бетерәбез...
Рифкать агай музеендагы иң кыйммәтле экспонатлар автосервис бинасының элек запас частьлар саклана торган склад стеллажларында тезелеп тора икән. Аңа аяк баскач, күз карашы йөзәрләгән “мал” буйлап йөгерә. Кайчандыр меңәрләгән кешеләрнең хыялында гына булган “Мир” суыткычы, әллә ничә калада җитештерелгән дистәдән артык радиоалгыч, магнитофон, патефоннар. Инде күптән “борынгылык чиренә” әверелгән язу һәм тегү машинкалары. Арада хәтта 1945 елда Германиядән “ияреп” кайткан “Зингер”! Үз заманында һәр гаиләнең төшләренә кергән “Таурас”, “Юность”, “Сура”, “Шалялис” телевизорлары. Дистәдән артык хромка һәм тальян гармуннары. Һәрбер яшүсмер хыялындагы әллә ничә төрле фотоаппарат. Без бәләкәй чакта һәрбер мәктәп дирекциясен, авыл советларын, партком кабинетларын бизәп торган Ленин, Сталин, Дзержинский сыннары. Безнең әти-әниләр сарай-лапасларга чыгу өчен көндез чыра яндырып эзләсә дә таба алмыйча интеккән ябык фонарь һәм лампалар. Араларында партизаннар ядкәре булган тимерьюлчылар фонарена һәм Донбасс күмерчеләре Һади Такташка бүләк иткән шахта лампасының игезәгенә кадәр бар бит! Тагын әллә ничә төрле самавырлар, будильниклар, чүлмәк вә үтүкләр... санап бетергесез. Совет чоры экономикасының меңнән бер өлеше генә тәкъдим ителсә дә, никадәрле байлык! Ә кәнәфигә теш-тырнагы белән ябышкан монафыйк түрә шул заманнан “совет чоры кәлүштән башка берни дә җитештерә белмәде бит”, дип көлә, үзенең алыштыргысыз булуын тәкрарлый бит һаман!..
Әлеге совет чоры музее, әлбәттә ки, балачак һәм яшьлек елларын сагындырмыйча калмый. Авыр замана булгандыр, гомер сөрүләре җиңел булмагандыр. Әмма ул заманда караклар юк, илнең ярты байлыгын чит илләргә бушка гына озатмыйлар иде. Ил “кәлүш” җитештерсен, ләкин гаделлек, хөррият һәм кеше кадере дигәннәре каберләргә күмелмәсен икән! Рифкать агай Солтанов хәләл көче белән төзегән шәхси музей әнә шундый хисләргә этәрмичә калмый. Азнакай район җитәкчелеге әлеге музейны халыкның киләчәккә өмет чаткысы рәвешендә саклый белсә иде.
В.ИМАМОВ.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев