Мәдәни җомга

АЙДАР ХИСАМОВНЫҢ ТӨСЛЕ ДӨНЬЯСЫ

Халкыбыз үзенең иҗат әһелләре белән чын-чынлап горурлана ала. Бүген без шуларның берсе - рәссам, реставратор Айдар Хисамов иҗаты белән якыннанрак танышырбыз. Айдар - тумышы белән хәзерге Ютазы районы, Кәрәкәшле авылыннан. Ул - рәссам Нияз Хисамовның игезәге. Икесе дә Казан сәнгать училищесын тәмамлап, Санкт-Петербургның И.Репин исемендәге сәнгать академиясендә югары белемне ала....

Халкыбыз үзенең иҗат әһелләре белән чын-чынлап горурлана ала. Бүген без шуларның берсе - рәссам, реставратор Айдар Хисамов иҗаты белән якыннанрак танышырбыз.

Айдар - тумышы белән хәзерге Ютазы районы, Кәрәкәшле авылыннан. Ул - рәссам Нияз Хисамовның игезәге. Икесе дә Казан сәнгать училищесын тәмамлап, Санкт-Петербургның И.Репин исемендәге сәнгать академиясендә югары белемне ала. Соңрак күренекле рәссам Харис Якупов җитәкчелегендә аспирантура тәмамлый. Хәзер Нияз Алманиядә яшәп иҗат итә. Ә бу юлы без кылкаләм осталарының берсе Айдар Хисамов иҗатына күбрәк тукталырбыз.

Бер карашка гади генә булып тоелган картиналар безне туган як табигатенә алып керә дә аның ихлас кешеләре,бөек шәхесләребез белән кабаттан очраштыра. Ел фасылларының алышынып торган гүзәл бизәкләре, урман, таулар, елгалар, сукмаклы юллар... Боларның һәрберсендә кабатланмас осталык, рәссамның күңел җылысы сизелеп тора. Болар - чынбарлыктан алынган иҗат җимешләре.Туган як табигате һәм эчкерсез гади авыл картлары сурәте аша туган сихри могҗиза... Айдарның картиналары аша без аның татар сынлы сәнгатен дәвам итүче оста булуын һәм дөньяны үзенчә күрә алуын да абайлыйбыз. Рәссамның һәрбер сурәтендә авылның үзенә генә хас авазларын тоемлыйбыз, йокымсырап торган тын елгалары белән хозурланабыз, каз-үрдәкләрнең канат кагуын күреп, күкләргә омтылабыз, җиләкле-чәчкәле тауларына сокланабыз. Бер караганда, болар һәрбер милләткә дә хас күренешләр кебек, ләкин алар Айдар Хисамов әсәрләрендә бары тик татарныкы гына сыман тоела.

Без Айдар белән аның остаханәсендә, картиналары хозурында сәнгать юлына беренче адымнары турында әңгәмәләшеп утырабыз.

- Кечкенә чактан ук игезәк сыңарым Нияз белән рәсем ясарга омтылыш бар иде, - ди Айдар. - Менә шул табигый омтылыш икебезне дә Казан сәнгать училищесына алып килде.Аны тәмамлагач, армия хезмәтеннән соң, Санкт-Петербургның И.Репин исемендәге сәнгать академиясенә укырга кердек. Зур профессорлардан белем алып, андагы Эрмитажга, башка музейларга йөреп, бөек рәссамнарның әсәрләреннән күчермәләр ясый идек. Аларның ясау техникасын өйрәнү безгә зур йогынты ясады.

Айдар Хисамовның төп белгечлеге дә - реставратор.Ул бүген дә аерым кешеләргә реставрация эшендә ярдәм итә. Шулай да күңеле күбрәк рәсем сәнгатенә тартылганга, майлы буяулар белән башкарылган картина, портретлар аша ул безне әлеге сәнгать төре нигезендә уйланырга, күңел күзе белән дөньяны танып-белергә дәшә сыман. Табигатьне тасвирлаганда да ул элеккеге осталарның бай традицияләренә таяна.Төсләр галәме, аларның колачлылыгы һәм миллилеге аша авторның күңел байлыгын, ихласлылыгын тоясың.

- Һәр рәссам милли булырга тиеш. Минем үземә туган як табигате аеруча тәэсир итә. Без туып-үскән Азнакай яклары, Кәрәкәшле, әтинең туган ягы - Чүпрәле төбәге һәрчак иҗатка дәрт биреп тора,- ди Айдар. - Без күңелебезгә шул матурлыкны сеңдереп үстек.Авыл картлары, ак яулыклы әбиләр, туган як табигате, аның гүзәл кешеләре - алар барысы да бердәй күңел түренә кереп урнашкан. Шушы матурлыклардан башка иҗатымны күз алдына да китерә алмыйм.

Айдар Хисамовның тарихи темаларга да карашы анык. Татар халкының мәдәни, рухи байлыгы саналган иҗат әһелләребез портретларын да зур осталык белән иҗат итә ул.

- Мин Тукай, Мөхәммәдъяр, Дәрдемәнд портретларын иҗат иттем. Аларның иҗаты мине әсир итте. Киң колачлы Тукай әсәрләре белән рухланмый мөмкинме соң?! Ә Мөхәммәдъяр исә безнең бүгенге чор шигъриятенә якынрак, аңлаешлырак шагыйрь. Аның һәр сүзе, афоризмнары искиткеч тәэсирле. Андагы зирәклек, акыл байлыгы бер генә иҗатчыны да битараф калдырмастыр. Кол Галине еш укыйм. "Идегәй" эпосын яратам. Без үзебез дә поэзия, әдәбият мохитендә үскәнгә, үзем дә рәсем сәнгате аша аларның образларына мөрәҗәгать итәргә булдым.Тукай, Дәрдемәнд, Мөхәммәдъяр һәм башка даһиларыбыз иҗатыма илһам биреп тора. Шулай ук авыл чибәрләре портретларын да ясарга туры килде, - ди Айдар. - Игезәк сыңарым Нияз Алманиядә Саксония гүзәлләрен эшләгән иде. Аңа Саксониянең гүзәлен ясавын үтенеп, махсус мөрәҗәгать иттеләр. Мин үзем дә 12 татар гүзәле сериясен ясарга ниятлим. Моңа мине татар халык иҗатында еш сурәтләнә торган 12 кыз образы да этәрә.

Ә менә кылкаләм остасы Рәшит Имашев портретын ясау уе аны бик кызык типаж буларак җәлеп иткән. Рәшит абый аңа үзе исән чагында ук югары бәясен һәм хәер-фатыйхасын биргән.

Айдар белән Нияз һәрчак үсешкә, югары сәнгатькә омтылып яши.Күренекле рәссам Харис Якупов остаханәсендә эшләп, аспирантура тәмамлауларына да шактый вакыт үтеп киткән инде. "Олуг останың киңәш-тәкъдимнәре, төпле фикерләре иҗади үсешкә зур ярдәм итте, бүген дә аның әйткәннәрен еш искә алам", - ди Айдар үзе.

Бездә бер дәрәҗәдә танылу алган игезәк рәссамнар юк кебек. Ә менә Ниязның иҗатына килсәк, ике останың аерымлыклары нидә чагыла икән?

- Ясау техникасында әлләни аерма юк диярлек. Нияз күбесенчә контрастрак ясарга омтыла. Бөек осталар - Караваджо, Веласкес, Рембрандт, Франс Ханс кебегрәк, төсләрне караңгырак тонда бирергә ярата ул,- ди Айдар. - Ә мин күбрәк импрессионистик рухта иҗат итәм. Анда төсләр уйнавы, ассоциатив тойгылар... Нияз пластиканы, форманы нечкә итеп бирергә, җентекле эшләргә ярата. Төп аерма шунда гына.

Айдар үзе татар рәссамнары арасында Бакый Урманченың иҗатын өлге итеп саный. Ә урыс рәссамнарыннан, пейзажчы буларак, Исаак Левитанны күбрәк үз итә. Чөнки Левитан картиналарында табигать күренеше беркем сурәтли алмаслык итеп тасвирланган. Андый осталыкка башка рәссамнарның әлегә ирешә алганы юк, дип саный ул. Шулай ук Куинджи, Верещагин, Суриков әсәрләре дә рухландыра аны.

- Гомер буе биеклеккә омтылу,туган як пейзажларын, аның эпик киңлеген, матурлыгын чагылдыру теләге яши бездә, - ди Айдар Хисамов. - Портретларда да шул ук хәл. Портрет аеруча осталыкны,төгәллекне ярата.Ул пейзажларга караганда катлаулырак та. Колоритлы портретлар эшләргә яратам. Киләчәктә Татарстаныбызның күренекле шәхесләрен киндердә чагылдырып каласым килә. Миңа ул иҗатым өчен бер биеклек кебек. Нияз өчен дә, үзем өчен дә сәнгать дөньясында камиллекнең очы-кырые юк . Без шуңа омтылабыз гына.

Әйе,чиксезлекне берәү дә күз алдына китерә алмый. Очсыз-кырыйсыз дөньяны гүзәл сәнгать кенә колачлый ала. Табигатьнең чиге булмаган кебек, сәнгатьнең дә чиге юк. Айдарча әйтсәк, аңа бары омтылырга гына була. Ә без иҗатчы әсәрләрендә образларның тулылыгын, композицияләрнең төгәллеген, җете , саф төсләрнең бай булуын күреп сокланабыз. Туган якның гүзәллеген тасвирлаган пейзаж авторлары, авыл күренешләрен, кеше образын сурәтләүче төгәл портрет осталары Айдар белән Нияз Хисамовларга без киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз.

Дания ГАЙНЕТДИНОВА,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

. «Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев».

. «Әтием портреты».

. «Әнием портреты».

. «Сириннәр».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: