Мәдәни җомга

АСЫЛЫБЫЗГА КАЙТЫП БАРЫШЛЫЙ

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә "Кызыл капка" дип исемләнгән II төбәкара академик күргәзмә ачылды. Ул Русия сәнгать академиясенең 255 еллыгына багышлап оештырылды. Күргәзмәнең максаты - Идел бу федераль округында рәсем сәнгатенең торышын өйрәнү һәм академик сәнгатьне җанландырып җибәрү. Бу чара октябрьдә Сарытауда старт алган иде, ноябрьдә Тольятти шәһәрендә һәм Казаныбызда дәвам...

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә "Кызыл капка" дип исемләнгән II төбәкара академик күргәзмә ачылды. Ул Русия сәнгать академиясенең 255 еллыгына багышлап оештырылды. Күргәзмәнең максаты - Идел бу федераль округында рәсем сәнгатенең торышын өйрәнү һәм академик сәнгатьне җанландырып җибәрү. Бу чара октябрьдә Сарытауда старт алган иде, ноябрьдә Тольятти шәһәрендә һәм Казаныбызда дәвам итте, 12-23 декабрьдә исә ул Мәскәүдә төгәлләнәчәк. Бер үк вакытта "Кызыл капка" проекты кысаларында "Агымга каршы" дип исемләнгән бәйге дә оештырылды. Агымга каршы - сәнгатьтәге торгынлыкка, түбән зәвекъле, очсызлы рәсемнәргә, үзешчәнлеккә, конъюнктурага каршы, дип аңлашыла. Бәйгедә җиңүчеләргә 150, 100, 50 мең сум күләмендә 1, 2, 3 нче дәрәҗә премияләр тәгаенләнгән. Идел буенда урнашкан шәһәрләрнең, зур мәдәният үзәкләре буларак, дәрәҗәсен күтәрү өчен премияләр аларның үзләрендә тапшырылды. Сарытауда, мәсәлән, рәссам К.Петров-Водкин исемендәге "Академик сәнгатьтә яңалык өчен", Тольяттидә - И.Репин исемендәге "Академик сәнгатьтә актуальлек өчен", Казаныбызда - Н.Фешин исемендәге "Академик сәнгатьтә пластик казанышлар өчен" премияләре бирелде. Н.Фешин исемендәге 3 нче дәрәҗә премияләргә Казан рәссамнары А.Дорофеев һәм А.Шадрин лаек булды. Мәскәүдә рәссамнарыбыз В.Карасева һәм Р.Хуҗинга иң шәп мөгаллим-рәссамнарга тәгаенләнгән П.Чистяков исемендәге беренче дәрәҗә премияләр биреләчәк.

Күргәзмәдә Идел буеның 12 төбәгендә яшәп иҗат итүче кылкаләм осталары катнашкан. Татарстаныбыздан 31 рәссам экспозициягә үзләренең эшләрен тәкъдим иткән.

Шунысы әһәмиятле, Русия сәнгать академиясе, иҗат берлекләре, музейлар арасындагы иҗади элемтәләрне ныгыту максатында күргәзмәдә академиянең иҗат остаханәләре җитәкчеләре, академиклары, мөхбир-әгъзаларының әсәрләре дә урын алган. Казан тамашачысы, мәсәлән, Русия сәнгать академиясе президенты, СССРның халык рәссамы З.Церетели, Русия сәнгать академиясенең Идел буе бүлеге рәисе, Русиянең атказанган рәссамы К.Худяков һ.б. картиналарын да күрә алды. Иң гаҗәпләндергәне шул, проектның башында торсалар да, бу рәссамнар үзләре үк аның идеясенә каршы килә кебек, чөнки аларның күргәзмәдә урын алган картиналары академик сәнгатьтән ерак тора. Әмма күргәзмәдә күңелне сөендергән сурәтләр дә бар. Рәссамнар Р.Вахитов, Р.Заһидуллин, Ф.Суюров, З.Гыймаев, Ф.Вәлиуллин, Р.Хуҗин һ.б. картиналары, мәсәлән, проектның идеясенә бик тә туры килә.

- Академик сәнгать - ул матур язу кебек, язуың матуррак, аңлаешлырак булган саен, кешеләргә әйтәсе килгән сүзне җиткерүе җиңелрәк, - диде бу җәһәттән кылкаләм остасы Р.Хуҗин. - Ә авангардизмда анализ, тәртип юк, ул хәзерге заманда болай да фикер аныклыгын югалткан кешенең башын тагын да ныграк бутый.

Рөстәм күргәзмәгә татар авылы күренешләрен тәкъдим иткән.

- Бу күргәзмә академизмга, традициягә, башлангычка кайту максатында оештырылды, - диде ул. - Ә татар халкының башлангычы - ул авыл. Авыл - шәһәр мәдәниятен сугарып торган саф чишмә. Барча танылган язучы, шагыйрьләребез, галимнәребез, җырчы, музыкантларыбыз, рәссамнарыбыз, нигездә, авылдан чыккан.

Дөрестән дә, бүгенге болгавыр заманда адәм баласына кыйбланы югалтуы бик җиңел. Хәзер иҗат берлекләренең дә, элеккеге еллардагы кебек, файдасы сизелми диярлек. Шуңа күрә күргәзмә ачылган көннәрдә республикабызда яңа берлек - Русия Рәссамнар берлегенең төбәк бүлекчәсе оешты. Анда 30лап рәссамыбыз теркәлде.

- Хәзерге заманда рәссамнар өчен иң авыры акча мәсьәләсе дә түгел, - дип, кылкаләм осталарының хәлен аңлатырга тырышты Р.Хуҗин. - Иң катлаулысы - үзеңне аңлау, чын сәнгатьнең нәрсә икәнлеген искә төшерү, дөньяда барган хәлләргә төшенү, Рәссамнар берлеге алдындагы бурычларны түгел, ә бәлки, Хак Тәгаләбез, гаиләбез, җәмгыятебез, халкыбыз алдындагы бурычларны аңлау. Рәссамнарга, акчадан бигрәк, бер-берсе белән аралашу җитенкерәми. Шуңа күрә күп картиналар кабатлана, аларда үсеш юк.

Шундый аек фикерле егетләребез барында башлангычка юл урау булмас, иншаллаһ.

Миләүшә Галиуллина.

.Күргәзмәдән күренешләр.

Шамил Абдюшев фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: