Мәдәни җомга

АРХИТЕКТОР РӘССАМ БУЛГАН

Күренекле архитекторыбыз Сәйяр Айдаровның улы Равил шулай ук озак еллар архитектура белән шөгыльләнә, аерым алганда, Казаныбызның агач архитектурасын өйрәнә. Нәтиҗәдә, ул «Иске Казанның агач йортлары» дип исемләнгән акварельләр шәлкемен иҗат итә һәм моннан ике ел элек аны «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә күрсәтә. Ә былтыр шул рәсемнәр нигезендә «XIX йөз -...

Күренекле архитекторыбыз Сәйяр Айдаровның улы Равил шулай ук озак еллар архитектура белән шөгыльләнә, аерым алганда, Казаныбызның агач архитектурасын өйрәнә. Нәтиҗәдә, ул «Иске Казанның агач йортлары» дип исемләнгән акварельләр шәлкемен иҗат итә һәм моннан ике ел элек аны «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә күрсәтә. Ә былтыр шул рәсемнәр нигезендә «XIX йөз - XX йөз башы Казанның агач йортлары» дип исемләнгән китап нәшер ителде.


Күптән түгел исә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә архитекторның иҗат әсәрләреннән яңа күргәзмә ачылды. Анда сулы буяу белән башкарылган рәсемнәрдә дөньяның данлыклы архитектура корылмаларын күрергә мөмкин. Биредә Мисыр пирамидалары да, Афина шәһәрендәге Акрополь, Париждагы Триумфаль арка да, Нью-Йорктагы Хөррият сыны да, Венециянең күперләре дә, Рим Колизее дә, Һиндстанның Таҗ-Махалы да бар. Аерым бер залда исә пейзажлар урын алган.

- Минем үземнең архитектура остаханәм бар иде. Шәһәребездә безнең проектлар буенча төзелгән йортлар да байтак. Шуңа да карамастан моннан 10 ел элек мин иҗат юнәлешен алмаштырырга булдым, - дип сөйләде күргәзмәне ачу тантанасында Равил Айдаров. - Мин - Татарстан Архитекторлар берлеге әгъзасы. Ә былтыр мине Татарстан Рәссамнар берлегенә кабул иттеләр. Рәссам халкы, гадәттә, бөртекләп сурәтләгәнне яратып бетерми. Әмма киләчәк өчен нәкъ шундый сурәтләр кыйммәт тә инде. Бүгенге көндә мин Казан архитектура-төзелеш университетында рәсем сәнгате кафедрасы доценты. Бу уку йортында иҗади мохит урнашкан. Иҗат өчен бөтен шартлар да тудырылган. Моның өчен җитәкчелеккә зур рәхмәт. Бервакыт мин гәзиттә бер мәкалә укыдым. Анда үлеп терелгән кешеләр тәэсирләре белән уртаклашкан. Газраил белән күзгә-күз очрашкач, тормышны яңабаштан күздән кичергәндә, адәм баласында үкенү хисе дә туарга мөмкин, билгеле. Һәм әйтергә кирәк, үлеп терелгәннәрнең барысы да бер үк нәрсәләргә үкенгән. Гомер буе күңелгә хуш килмәгән эш белән шөгыльләнүләренә, дуслар белән аз аралашканга, әти-әни, балаларга вакытлары җитмәгәнгә һәм аз сәяхәт иткәнгә җаннары әрнегән. Без хатыным Галина Николаевна белән гомеребезнең икенче яртысында булса да шушы нәрсәләргә бик игътибар итеп, элек эшләп җиткермәгәннәрне эшләп яшәргә тырышабыз. Сәяхәткә еш йөрүебез дә әнә шуннан килә.

Экспозиция зур гына 4 залда урнашкан. Рәсемнәр зур, бик бөртекләп башкарылган. Ә акварель техникасы иң авырлардан санала. Күргәзмәгә килгән сәнгать сөючеләр авторның шул кадәр нәтиҗәле эшләвенә ихластан соклангандыр. Әмма тагын берничә елдан мөхтәрәм Равил әфәнде тагын берәр иҗат берлеге әгъзасы булып куйса һәм икенче бер юнәлештә шулай ук нәтиҗәле иҗат итсә, берәүнең дә исе китмәстер, мөгаен. Олуг Тукаебызны мәгърифәтле итүдә нык тырышкан Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллинның оныкчыгы, татар опера сәнгате йолдызы Галия Кайбицкая һәм татар драма театрына нигез салучыларның берсе Ситдыйк Айдаровның оныгы, затлы нәселнең дәвамчысы бит ул.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Татарстанның атказанган архитекторы Равил Айдаров һәм аның кайбер иҗат әсәрләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: